Математика Патшабикәсенә кунакка
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Тема: | «Математика патшалыгына сәяхәт » |
Төп белем бирү : | иң гади математик күзаллауларны формалаштыру. |
Үткәрде: | Хурамшина Рәмзия Минияз кызы. |
Интеграль белем бирү өлкәләре: | танып белү, сөйләм үстерү,социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш. |
Яшь үзенчәлекләре: | Мәктәпкә әзерлек төркеме |
Максат: | Балаларның гади математик күзаллауларын ныгыту, логик фикерләү сәлатен үстерү. |
Бурычлар: | 1.Балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү.Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча һәм кирегә санауны ныгыту,саннарның күршеләрен табу; 2. Предметның озынлыгын линейка белән үлчәү, геометрик фигуралар квадрат белән турыпочмаклыкның якларын үлчәү, охшаш һәм аермалы якларын атау; 3.Геометрик формаларны тану һәм аларга паспортлар ясау; 4. Саннар составын белү, 5.Бирелгән рәсем буенча мәсьәлә төзү,мәсьәләнең өлешләрен атау, чишү; кушу һәм алу арифметик гамәлләрне чишуә белүләрен күнектерү; 6.Шакмаклы кәгазьдә ориентлашу , график диктант язу. |
Танып белү өлкәсе | Логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, куелган биремнәргә тулы итеп җавап бирүләренә ирешү , дус – тату эшләргә этәрү. |
Сөйләм үстерү өлкәсе | Сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү, сүзлек запасын баету, бер – берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү. |
Социаль –аралашу өлкәсе | балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Шәхси эш: | Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау |
Сүзлек өстендә эш | мәсьәлә,шарт,кушу,алу, паралеллепепед, цилиндр, конус. |
Методик алымнар һәм чаралар | күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә. |
Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр | 1).Елга өчен зәңгәр җәймә, саннар ёщм тамгалар язылган ташлар, такта, бүрәнә, 2)Геометрик фигуралар, геометрик формала. 3)Презентация 4)Йортлар, кесәләрендә цифралар. 5) Геометрик формалар , фигуралар. 6) Линейка, рулетка, шартлы үлчәү, бау |
Таратма материаллар | 1.)шакмаклы кәгазь битләре, 2.)Йортлар төшерелгән кәгаз битләре 3.)Линейка, шартлы үлчәү, бау 4. квадрат , турыпочмаклыклар 5.Гади һәм төсле карандашлар, каләм 6. геометрик фигураларга паспортлар ясау өчен кәгазь |
Алдан үткәрелгән эш | Уеннар уйнау, мәсәләләр төзү.шөгыллләр |
Алга таба эш | Мисаллар чишергә, мәсьәлә белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү максатыннан саннар белән эшләү, дидактик уеннар уйнау. |
Эшчәнлек структурасы | I.Керешөлеш:(дәвамы2мин.) Оештыру моменты, балалар белән сәяхәткә чыгу. II. Төп өлеш:1 кейс Разминка ;(2мин) 2 кейс Елга аша чыгарга булышу; 3кейс.Геометрик формаларның паспортларын табу 4 кейсГеометрик фигураларны линейка ярдәмендә үлчәү; 5 кейсМәсәлә төзү; Физминутка 6.Кейс Саннар составын табу; 7кейс.График диктант язу. 3) III. Йомгаклау. |
Шөгыль барышы :(оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру),
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт.Рәхмәт
Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.
Балалар: (бергә)
Кулларымны сузам сина
Дустым елмаеп – көлеп.
Кушылсыннар башкалар да
Безнең дуслыкны күреп.
Тәрбияче: Буген безгә математика патшалыгыннан хат килгән , әйдәгез карыйк әле. 1 слайдны уку
Тәрбияче: Сез барырга телисезме?
Балалар: Эйе, телибез?
1 кейс
Тәрбияче: Иң элек без сезнең белән уйлау сәлатенә гимнастика ясап алыйк.
1)3 кеше тукталышта3 сәгать поезд көткәннәр. 1 кеше поездны ничә сәгать көткән.
Бала : 3 сәгать
2) Каен агачында 5 алма бар иде, шуның 2 өзеп алдылар , каен агачында ничә алма калды?
Бала : каен агачында алма үсми.
3) Агач ботагында 4 кош утыра иде шуның берсенә таш аттылар. Агач ботагында ничә кош калды?
Бала :Берәүдә калмады.
Тәрбияче: Ни өчен ?
Бала: Чөнки куркып очып киттеләр
Тәрбияче : өстәлдә 4 алма бар иде, шуның берсен урталай кистеләр, өстәлдә ничә алма калды.
Бала : 4 алма
2 кейс (3слайд)
Тәрбияче: Әйдәгез юлыга чыгабыз.Безнең юлда елга аша чыгарга кирәк. Елга аша ничек чыгарга була?
Балалар: Күпердән, такта куеп, бүрәнә куеп, көймәгә утырып, йөзеп, сал ясап, ташларга басып.
(4 слайд)
Тәрбияче :Безгә бүген нәрсә ярдәм итә ала?
Бала :Ташлар.
Тәрбияче : балалар безнең ташларда саннар язылган. Шул ташлардагы саннары билгеле бер тәртиптә урнаштырырга кирәк. зур саннан кечкенәгә таба төзелергә тиеш. Анда кайбер ташлар бар, шулар арасындагы ташларны табып куярга кирәк.
Тәрбияче : ни өчен бу ташларны куймадыгыз.
Балалар :Чөнки анда саннар түгел, тамгалар гына язалган.
Кем иң кыю шул беренче чыга һәм саннарны атый, калганнар аның артыннан чыга.
3 кейс
Тәрбияче: Бик дөрес .Юлыбызны дәвам итәбез.
Тәрбияче :Алда шәһәр, шәһәрдә йортлар ул саннарның йортлары , кайбер тәрәзәләр буш, анда яшәүче саннар качканнар , әйдәгез күршеләрен табарга булышабыз. Кемнәргә ничә катлы йорт ошый шул йорттагы яшәүчеләргә булыша аласыз. Кемнәр такта янына чыгып эшләргә тели.
(ике бала алд эшли)
Балалар: Кемнәр эшләп бетерде. Әйдәгез дөреслеген тикшерик.
Балалар урында эшлиләр.
5 слайд
4 кейс
Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик.
Карагыз әле безнең юлыбызда тартма, аның эчендә ниләр бар икән .
Балалар: Геометрик формалар, геометрик фигуралар.
Тәрбияче:геометрик формалар адашканнар . Үз өйләренә кайтыр өчен паспортлар кирәк. Булышабызмы?
Балалар:Әйе булышабыз.
Тэрбияче:Сез ни өчен квадратны, турвпочмаклыкны, түгәрәкне алмадыгыз.
Балалар: Чөнки алар геометрик фигуралар
Тәрбияче :Мин сезгә геометрик формалар күрсәтәм, сез аңа паспорт ясап карагыз.
Тәрбияче :Балалар монда тагын геометрик фигуралар калды. Аларга паспорт кирәкме?
Бала : Юк Чөнки аларның күләмнәре юк.
6 слайд
Тәрбияче: Безнең алдыбызда рәсемнәр. Бу рәсемнәр белән нәрсә эшләргэ була.
Балалар :Мәсәлә төзеп була.
Тәрбияче : Мәсәлә нинди өлешләрдән тора. Кем әйтә?
Балалар : Мәсәләнең шарты,соравы, чишелеше, җавабы бар.
5 кейс
Тәрбияче : Кем мәсәлә төзи? Сез мәсәләдә күпме предмет куясыгыз килсә шул кадәр куеп мәсәлә төзи аласыз?
Балалар: Урамда 2 тавык чирәм ашый иде. Шулар янына тагын ике тавык килде.- Бу мәсәләнең шарты
Сорау – барлыгы ничә тавк булды? Чишелеш-2 кушам 2не була 4
Җавап :4 тавык
2. Сазлыкта 3 бака бар иде ,шуларның 1се суга сикереп төште- бу мәсәләнең шарты
Сорау – ничә бака калды.
Чишелеш -3тән алам 1не була 2
Җавап :2 бака
Физминутка
Сазлыктагы бакалар бик иртә уяндылар
Бата –калка, бата- калка битләрендә юдылар
Куллар белән чәбәкләп, аяклар белән тыпырдап
Зарядка ясадылар.
5 кейс
Тәрбияче: Алдагы очраган бирмебез Ике геометрик фигураны безгә якларын үлчәргә кирәк.
Предметлларны нәрсәләр белән үлчәргә була?
Балалар: Рулетка, Метр, лиейка, адым, Колач белән
Тәрбияче:.Безгә бүген бу геометрик фигураларны үлчәү өчен нәрсә кирәк булыр.
Балалар: линейка
Тәрбияче:квадратның яклары ничә сантиметр? Турыпочмакларың яклары ничәшәр см.
Балалар: 5,5,5,5.- вадрат. 5,7,5,7- турыпочмаклык
Тәрбияче:Ни өчен берсенең яклары бер төрле , икенчесенеке ике ягы 7 шәр, ике Ягы 5см
Балалар: квадратның яклары бер тигез, турыпочмаклыкның капма-каршы яклары бер тигез.
6 кейс
Балалар: .
Тәрбияче: без сезнең белән биремнәр үтәп патшалыкка килеп җиттек.Аның ишекләре безнең өчен
ачык. Без бүген сезнең белән нинди биремнәр үтәдек . сезгә нинди авырлыклар белән очрашырга
туры килде.
Балалар: Елганы таштан салып шуларга басып чыктык, саннарны өйләренә урнаштырдык.
Геометрик формаларга паспортлар ясадык, квадрат һәм туры почмаклыкның якларын үлчәдек.
Мәсәләләр чиштек. Разминка ясадык.
Тәрбичяче: Безгә кире кайтыр өчен тагын шундый озын юл үтәргә кирәк. Ләкин безнең
математика иленең патша бикәсенең тагын бер биремен үтәсәк ул безгә кыска юлдан кайтырга
ярдәм итәчәк.Сез ризамы?
Балалар:Әйе без риза.
Тәрбияче:Мин сезгә хәзер әйтеп торам .Сез шакмаклы кәгазь битендә шуларны язарсыз.? Нәрсә
килеп чыкты?( көймә ясау) нәрсә килеп чыкты.
Бала:Көймә
Тәрбияче :Без Бүген шул көймәгә утырып үзебезнең бакчага кайтарбыз.Чөнки безнең күтәреп
кайтырга белемнәребездә күп.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).
Максат: балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын үстерү.Yстерү бурычы: балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.Тәрбия бурычы:...
"Математика патшабикәсеннән хатлар".
Конспект занятия по математике для сташей группы....
Математика патшабикәсеннән хат
Конспект занятия по математике в старшей группе....
Cценарий на Новый год "Кар патшабикәсе "
сценарий для подготовительной группы в ДОУ...
"Кар патшабикәсендә кунакта"
Саннар һәм фигуралар темасын ныгыту ....
«Математика патшабикәсе иленә сәяхәт»
1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күр...