“ Күңелле математика” (Зурлар төркемендә математика шөгыле)
план-конспект занятия по математике (старшая группа)
Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү. «1» һәм “ 2 “ саны белән таныштыру,
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kunelle_matematika_starshiy_gr._konspekt.docx | 21.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Олы Әтнә балалар бакчасы
“ Күңелле математика”
(Зурла төркемендә математика шөгыле)
Тәрбияче: Зарипова З.Х.
Максат: Балаларны математика шөгыленә кызыксындыру, бергәләп уйнау, уйлау теләге булдыру, математик кузаллауларын, логик фикерләу сәләтен арттыру, сүзлек байлыгын, игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү. «1» һәм “ 2 “ саны белән таныштыру,
Бурычлар: Берничә предметны биеклекләре буенча чагыштырып, аларны киму һәм үсү тәртибендә тезәргә өйрәтүне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында күзаллауларын ныгыту,пространство юнәлешен билгеләү( уңда, сулда, артта, алда )
Методик алымнар: Әңгәмә , кузәту, курсәтмә, уеннар, сорауларга җавап, мактау.
Җиһазлар: Ике тартма, 1 һәм 2 цифрасы ясалган карточкалар, кар бөртекләре, адым санынча аяк эзләре, чыршы макеты , геометрик фигуралар, төрле биеклектәге чыршылар, кар бабай макеты, компьютер, экран.
Шөгыль барышы (оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)
Тэрбияче: хэерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?
Балалар: яхшы.
Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.
Кулларымны сузам сина
Дустым елмаеп – көлеп.
Кушылсыннар башкалар да
Безнең дуслыкны күреп.
Тәрбияче:Балалар, килегез әле монда. Бүген хат ташучы килеп безгә кар бабайдан хат калдырган . Мөгәен, ул безне үзенең чакыра торгандыр. Әмма, сәяхәтебезне башлаганчы минем сезнен белемнәрегезне тикшереп үтәсем килә. Мин хәзер сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә җавап бирерсез.
Тәрбияче: Хәзер нинди ел фасылы?( Кыш)
Тәрбияче: Кышка безнең нинди айлар керә? (Декабрь, гыйнвар, февраль)
Тәрбияче: Хәзер көннең нинди вакыты? (иртә)
Тәрбияче: Бүген атнаның нинди көне икәнен искә төшерик!(җомга)
Ә иртәгә атнаның нинди көне(шимбә).
Тәрбияче : Димәк, без сезнең белән нәтиҗә чыгарыйк: Бүген җомга, 12 декабрь ,иртән без сезнең белән юлга кузгалыйк.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, юлда бер серле тартма ята, аңа нинди цифра язылган ? (1)
Тәрбияче: Ә кем белә анда ничә предмет бар икән? ( бер).
( Тәрбияче тартманы ача һәм аннан бер кар бөртеге чыгара һәм сорый)
Тәрбияче : Балалар тартмада ничә кар бөртеге бар ? (бер). Бер санын нинди цифра белән билгеләп була? (1). Ул нәрсәгә охшаган? ( Экран буенча балаларның җаваплары, челәнгә).(Шулай ук 2 цифрасы белән дә таныштыру.)
Тәрбияче: Балалар карагыз әле экранга ,нинди геометрик фигурага “1” цифрасы яшеренгән. ( Балаларның җаваплары).
Тәрбияче :Юлыбызны дәвам итик, балалар карагыз әле бу аланда чыршылар күп икән, әйдәгез аларны биеклекләре буенча дөрес итеп урнаштырыйк. ( рәсемнәрне урнаштыру).
Тәрбияче: Ә менә бу чыршы узе генә моңаеп утыра. Ә чыршы астында төрле фигуралар ята. Әйдәгез аны бизибез. ( Балалар төрле фигуралар алып, төсләрен формаларын әйтәләр).
Тәрбияче: Ә хәзер балалар кар бабайга барып җитәр өчен бу эзлэрдән дөрес итеп барырга кирәк. (4 адым алга, 2 адым сулга, 1 адым уңга)
Тәрбияче: Менә балалар никадәр урау юллар аша без кар бабаебызга килеп тә җиттек Әйдәгез аның тирәсендә уйнап алабыз
Кар ява, кар ява , Йомшак карны алабыз,
Бураннарны туздыра. Аннан туплар ясыйбыз,
Кулларга төшеп эри. Кар атышып уйныйбыз,
Үзе бик тиз туңдыра Бик куңелле яшибез.
Тәрбияче: Молодцы балалар , булдырдыгыз. Балалар без буген сәяхәткә кая бардык? Юлда нинди биремнәр эшлэдек? Нәрсә бизәдек? Нәрсәләр тездек? Сез биремнәрне төгәл һәм дөрес үтәдегез. Безнең кар бабабыз да бик шат .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.
Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр то...
Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль
Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....
“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле
Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...
Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге
Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...
Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...
Уртанчылар төркемендә математика шөгыле.
Уртанчылар төркемендә математика шөгыле....
Зурлар төркемендә математикадан шөгыль конспекты
Математика...