"Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

Шафигуллина Миляуша Накибовна

Конспект занятии по ФЭМП

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilen_syaht.docx93.88 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль барышы:

 (Балалар тугәрәк буенча урындыкларга тезелеп утырганнар)

 Тарбияче. Исәнмесез,балалар,әйдәгез але бер-берегезгә карап елмаегыз, хәзер бер-беребезгә  узебезнең елмаюны буләк итик.

Менә сиңа уң кулым.

Менә сиңа сул кулым

Уң кулым, сул кулым.

Менә сиңа куш кулым.

Балалар, сез киләсе елга мәктәпкә укырга барырсыз. Сез анда төрле фәннәрне өйрәнә башларсыз. Математика дигән бик кызыклы фәнне дә өйрәнерсез. Мин бүген сезне, балалар, математика иленә сәяхәткә чакырам. Барасыгыз киләме? Без анда нәрсәгә утырып барырбыз икән? (Тактага эленгән кәгазьгә күрсәтә). Балалар, менә монда ниндидер саннар язылган. Шул саннарны тәртип буенча тоташтырып карыйк әле. (Балалар саннарны тәртип буенча тоташтыралар). Нәрсә рәсеме килеп чыкты, балалар? (поезд).

Тәрбияче: – Без бу поездга утырып, математика иленә барырбыз. Сез ризамы? Ничә бала бара икән сәяхәткә? Ерак илдә берегез дә адашып, югалып калмасын. Әмир, балаларны санап чык әле. (Балаларны саный).

Тәрбияче: – Балалар поездга утыру өчен безгә билетлар кирәк булачак. Мин сезгә менә мондый билетлар әзерләдем. (балаларга геометрик фигуралар рәвешендә билетлар тарата).

Тәрбияче: – Балалар, билетларның икенче ягын карагыз әле. Анда сезнең номерларыгыз язылган. Ягез, шул номерлар буенча тәртип белән тезелик әле.(Балалар тәртип номеры буенча тезелә). Әйдәгез, поездга  утырыйк та, сәяхәткә кузгалыйк, балалар. Хәерле сәгатьтә!

Балалар тәртип буенча “поездга” утыралар. Поед кычкытркан тавыш ишетелә. Балалар поезд барган  хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле, без ниндидер тукталышка килеп җиттек. Без юл тоткан математика иле шунда түгелме икән?

Тәрбияче: – Балалар, без Саннар шәһәрчегенә килеп җиткәнбез икән бит

Шулвакыт Саннар шәһәрчеге хуҗасы-Санарга яратучан  килеп чыга

Санарга яратучан : – Тәк, кем минем патшалыгыма аяк басмакчы була? Кем минем тынычлыгымны боза?

Тәрбияче: –Патша галиҗәнапләре, зинһар өчен, гафу итегез, тынычсызлавыбыз өчен. Без балалар белән математика иленә сәяхәткә дип чыккан идек. Без дөрес барабызмы? Математика иленә юл сезнең шәһәрчек  аша үтәме?

С.я. : –Әйе, дөрес барасыз. Тик поезд минем шәһәрчегемнән болай гына кузгалып китми. Сез башта минем табышмакларымны чишегез.

Табышмаклар  чишү:

1)Керпе гөмбәгә барган. 9 ак гөмбә тапты. 3 не бирде тиенгә ,калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбә тапкан?

2) 7 малай урамга чыкты футбол уйнарга. 3әү килде тагын да. Исәплә син барын да!

3) Ак каенда 3 чыпчык, түбәдә 5 сыерчык.Барысы ничә кошчык?

С.я.: – Булдырасыз, балалар, хәзер инде поезд кузгалып китеп юлыгызны дәвам итерсез!

 Алда – “Геометрик фигуралар шәһәрчеге”.

Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле, бу шәһәрдә кешеләр дә, хайваннар да  геометрик фигуралардан гына торалар. Алар нинди рәвештә икән, үзебез ясап карыйк әле.

Балалар “Танграм” уены ярдәмендә төрле кешеләр . хайваннар фигуралары төзиләр.

Тәрбияче: – Нинди булганнар безнең бакча балалары! Әйдәгез, бераз ял итеп, “Төсле поезд ” уенын уйнап алабыз.

Балалар “Төсле поезд ” уенын уйныйлар, җиңүчеләрне билгелиләр.

Тәрбияче бер читтә күңелсезләнеп утыручы бер кызны  күреп ала..Бу математика патшабикәсе була

М.п.: – Кинәт көчле җил чыгып, безнең йортыбызны җимерде. Мин хәзер кая барыйм  икән дип кайгырам.

Тәрбияче: – Борчылма, патшабикә, балалар хәзер сиңа йорт салып бирергә  булышырлар.

Балалар патшабикәгә  йорт салып бирәләр (йорт  рәсемен кисәкләрдән җыялар) , ул аларга рәхмәт әйтә, бүләк бирә.

Тәрбияче: – Балалар, без бик озак сәяхәт иттек. Сезнең бакчада калган иптәшләрегез дә, тәрбияче апалар да борчылалардыр. Безгә кайтырга вакыт. Тик менә безнең кайта торган юлыбыз кайда соң? Без кайсы тукталышта утырырга тиеш икән?

-Карагыз әле, балалар, монда безнең төсле адашып, юл таба алмаучы җәнлекләр, кошлар да бар икән әле. Әйдәгез, башта без аларга булышыйк, аннары үзебезнең кайту тукталышын билгеләрбез

Балалар лабиринтлар чишәләр.

Тәрбияче: – Балалар, бүген без математика илендә сәяхәттә булдык. Молодцы, сез үзегезнең тапкыр да, ярдәмчел дә, дус та булуыгызны күрсәттегез. Моннан соң да математиканы тырышып өйрәнегез. Уңышлар телим сезгә!

F:\SAM_0028.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...