“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Ясавиева Лилия Маславиевна

Тема: “Математика иленә сәяхәт”

Максат:

1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре буенча классификацияләү; ел фасылларын, тәүлек өлешләрен дөрес билгеләү; үз яшеңне белү; сериация; нумерация; карандашларны дөрес тотып шакмак буенча дөрес язу)

2)    Балаларда дуслык хисе тәрбияләү,бер – берсенә ярдәмчелекне үстерү.

3)    Тирә - юньне танып белү, тиз хәтердә калдыру, логик фикерләү, игътибарлык сәләтен үстерү.

Җиһазлау: 0-9 га кадәр цифрлар, ел фасыллары, тәүлек өлешләре рәсемнәре, диңгез, корабль рәсемнәре, өләшү материаллары (санау таякчыклары, геометрик фигуралар, 5 төсле түгәтәкләр, цифрлар, дәфтәр битләре, карандашлар).

Бүлмәне әзерләү: Диңгез (диңгездә 6 утрау), корабль, математика иле, Белмәмеш.

Шөгыльнең структурасы:

1)    Кереш өлеш: сюрпризлы момент, сәяхәткә җыену

2)    Төп өлеш: сшяхәткә (биремнәр үтәү) 1 утрауда саннар буталган, 2 утрауда предметларны төрле билгеләре буенча классификацияләү, 3 утрауда сериация, нумерация, 4 утрауда ел фасыллары, тәүлек өлешләре, 5 утрауда яшеңне белү, 6 утрауда истәлеккә язып калдыру.

3)    Йомгаклау, нәтиҗә ясау: математика иленә килеп җитү, Белмәмешнең рәхмәт белдерүе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Математика иленә сәяхәт”

Уртанчылар төркеме

                       

                                 Төзеде: Ясавиева Л.М.

Тема: “Математика иленә сәяхәт”

Максат:

  1. Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре буенча классификацияләү; ел фасылларын, тәүлек өлешләрен дөрес билгеләү; үз яшеңне белү; сериация; нумерация; карандашларны дөрес тотып шакмак буенча дөрес язу)
  2. Балаларда дуслык хисе тәрбияләү,бер – берсенә ярдәмчелекне үстерү.
  3. Тирә - юньне танып белү, тиз хәтердә калдыру, логик фикерләү, игътибарлык сәләтен үстерү.

Җиһазлау: 0-9 га кадәр цифрлар, ел фасыллары, тәүлек өлешләре рәсемнәре, диңгез, корабль рәсемнәре, өләшү материаллары (санау таякчыклары, геометрик фигуралар, 5 төсле түгәтәкләр, цифрлар, дәфтәр битләре, карандашлар).

Бүлмәне әзерләү: Диңгез (диңгездә 6 утрау), корабль, математика иле, Белмәмеш.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Кереш өлеш: сюрпризлы момент, сәяхәткә җыену
  2. Төп өлеш: сшяхәткә (биремнәр үтәү) 1 утрауда саннар буталган, 2 утрауда предметларны төрле билгеләре буенча классификацияләү, 3 утрауда сериация, нумерация, 4 утрауда ел фасыллары, тәүлек өлешләре, 5 утрауда яшеңне белү, 6 утрауда истәлеккә язып калдыру.
  3. Йомгаклау, нәтиҗә ясау: математика иленә килеп җитү, Белмәмешнең рәхмәт белдерүе.

Шөгыльнең барышы:

I.  Оештыру моменты.

- Балалар, без бүген сезнең белән математика иленә сәяхәткә барырбыз. Ә сәяхәткә без Белмәмеш белән барабыз. Үзебезнең белемнәребезне Белмәмешкә күрсәтербез, сәяхәт вакытында аңа булышырбыз. Сәяхәткә иң акыллы, иң тәртипле балалар гына бара. Безнең алда күп каршылыклар, биремнәр очрар. Шуның өчен әйдәгез әле белемнәребезне яңартыйк әле, сәяхәткә җыеныйк.

II.  Сәяхәткә әзерлек.

  1. 0-10

     10-20

     20-30

     30-40

     40-50 гә кадәр санау.

2) – Безнең алда зур диңгез, ул диңгездә утраулар, нәрсә белән сәяхәткә чыгарбыз? (көймә белән)

    - Хәзер тыныч кына көймәгә кереп утырыйк та үзебезнең көймәләребезне тәзеп карыйк. Игътибар белән карап калыгыз. Белмәмеш төзегән бу көймәне.

(балалар тәзиләр)

3) -  Яхшы, булдырдыгыз. Саный да белдегез, ә цифрларны таныйсызмы соң сез? Яхшы беләсезме? Тикшереп китик әле. Ә Белмәмеш карап торын.

Биш – 5          бер – 1          ике – 2

өч – 3              дүрт – 4        җиде – 7 һ.б.

  1. - Ә нәрсә соң безнең һәр цифра?
  1. - нәрсә була безнең бер генә? Кояш, Ай, Әти, Әни
  2. - күзләр, колаклар, куллар, аяклар һ.б.
  3. - өчпочмакның почмаклары, яклары
  4. - урындык, өстәл аяклары, хайван аяклары
  5. - бармаклар, йолдыз почмаклары

III. Сәяхәткә чыгу.

  • Менә без диңгезгәсәяхәткә чыктык. Безнең алда утраулар, шул утраулардагы биремнәрне үтәсәк без сезнең белән “математика иленә” дә барып җитәрбез. Белмәмеш безгә юл күрсәтер, ә без аңа булышырбыз.

1) 1 утрау – монда Белмәмеш саннарны бутаган, әйдәгез әле аңа ярдәм итик әле.                 0  1  2  3  

                             9                  4

                                8  7  6  5

2) 2 утрау – бу утрауда геометрик фигуралар. Сезнең алдыгызда да геометрик фигуралар. Хәзер Белмәмеш сезгә биремнәр әйтер, ә сез аларны үтәрсез.

- сары фигураларны аерып алыгыз

- зурлыклары буенча бүлегез ( зур, кечкенә)

- формалары буенча бүлегез (түгәрәк, квадрат, өчпочмак)

3) 3 утрау – матур алан.

- Хәзер кызлар гына бирегә чыксыннар әле. Аларны зурдан кечкенәгә тезәргә кирәк. (1 бала тезә)

- Кем безнең 1, 2, 3?

- Әйдәгез ял итеп алыйк матур аланда.

1 – кулларны янга күтәрдек

2 – алга суздык

3 - өскә күтәрдек

4 – кулларны төшердек

1, 2, 3 – бездә дуслык, бездә көч (кул чабу)

4) 4 утрау – монда рәсемнәр. Хәзер безгә утрауда елның кайсы вакыты икәнен белергә кирәк. Мин табышмак әйтәм, сез җавабын төсле түгәрәкләр белән күрсәтегез.

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде

Егълап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (яз – яшел түгәрәк)

- Димәк безнең утрауда яз. Ә кәннең кайсы вакыты шулай ук тыңнап түгәрәкләр белән күрсәтәбез.

Айгөл йокыдан торды

Бит, кулларын юды

Һәм дә зарядкага басты.

Бу кайчан? (иртә - сары түгәтәк)

  1. 5 утрау – бу утраудан үзеңә ничә яшҗ икәнлеген әйткән кешеләрне, балаларны гына уздыралар. Белмәмешкә дә сезгә ничә яшь булса шулкадәр яшь. Бармаклар белән күрсәтегез әле.
  2. 6 утрау – бу утрауда тәрле язулар, сәяхәттә булучылар  үзләреннән истәлеккә язып калдыралар, бер – берләренә бүләк өләшәләр. Әйдәгез әле без дә сезнең белән языйк әле.

IV. Менә шулай итеп, без сезнең белән бергәләп Белмәмешкә “математика иленә” килеп җитәргә ярдәм иттек. Безнең ярдәмнән башка Белмәмеш үзе генә килеп җитә алыр идеме? (юк). Әлбәттә, чөнки Белмәмеш бик күп әйберне белми әле. Ә без сезнең белән күп әйберләр беләбез.

  • Хәзер Белмәмеш сезгә рәхмәт йөзеннән үзенең бүләкләрен өләшә. Әйдәгез әле бергәләп рәхмәт әйтик Белмәмешкә (рәхмәт).
  • Рәхмәт, саубул Белмәмеш.
  • Ә без үзебезнең корабльгә, көймәгә кереп утырыйк та үзебезгә әйләнеп кайтыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

"Балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда үстерешле уеннар (уртанчылар төркеме)"

игры для дошкольников средней группы  по математике на татарском языке....

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...