“Серле агач”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Серле агач”
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән математика шөгыленең
йомгаклау конспекты.
Төзеде һәм күрсәтте:
гомуми үстерешле 76 нчы балалар
бакчасының 6 нчы төркем тәрбиячесе
Фаттиева Гөлфия Мәхмүтгәрәй кызы,
ноябрь, 2014 ел.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ
Тема: “Серле агач”
- Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту, капшап карау юлы белән: түгәрәкне, квадратны һәм өчпочмакны аеру.
- Зәңгәр, кызыл, сары, яшел, кара төсләрне турында белемнәрен ныгыту.
- Бишкә кадәр санауны ныгыту.
- Әйберләрне санап билгеле сан янына куярга өйрәтүне дәвам итү.
- Балаларда игътибар, уйлау сәләтен һәм бармак мускулларын ныгыту.
- Балаларда кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:
Күрсәтмә: агач, аңа эленгән 5 төсле капчыклар, чәчәкләр һәм күбәләкләр, саннар, туп, обруч.
Таратма: геометрик фигуралар, сан таякчыклары, түгәрәк ясалган карточкалар.
Шөгыль барышы:
-Балалар бүген мин сезне әкияткә кунакка алып барам. Карагыз әле безнең каршыда серле агач тора. Карыйк әле нәрсәләр үскән икән анда.
- Капчыклар
-Ничә капчык бар?
-Биш.Нинди төстә алар? (Бер капчыкны ачам)
-Балалар капчык нинди төстә?Капчык эчендә нәрсәдер бар.
- Хәзер мин карыйм. Эй , анда геометрик фигуралар икән.Без сезнең белән нинди геометрик фигураларны барлыгын белергә тиеш. Аның өчен кулны савытка төшереп карамыйча нинди геометрик фигура тотканыгызны әйтергә тиеш.
-Булдырдыгыз балалар. Икенче капчыкны алыйк әле.Ул нинди төстә?
- Капчыкта нәрсәләр бар икән?
- Күбәләкләр һәм чәчәкләр.
-Балалар нинди матур чәчәкләр.Әйдәгез әле саныйбыз аларны(өч). Хәзер күбәләкләр чәчәкләргә килеп куначак.Карагыз әле һәр чәчәккәдә кундымы күбәләк?
- Бер чәчәккә күбәләк җитмәде.
-Балалар ничә күбәләк бар?(дүрт)Нәрсәләр күбрәк?
- Чәчәкләр күбрәк.
-Балалар тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Бер күбәләкне куярга.
-Дөрес балалар. Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә? (Өй , чыршы рәсемен күрсәтәм) Балалар утырабыз һәм сан таякчыкларыннан шундый матур өй һәм чыршы төзибез (балалар утырып төзиләр).
-Бу капчык нинди төстә? (Капчыкта 1 дән 5 кә хәтлек саннар)
- Балалар сез өстәлдәге карточкадагы түгәрәкләрегезне санагыз һәм шул сан булган обруч янына барып басыгыз.
- Дөрес балалар.
- Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә?
Ә хәзер тагын бер капчыкны алабыз.Ул нинди төстә? (капчыкта туп)
“Туп белән уен”
- Балалар, әйдәгез туп белән уйныйбыз. Мин кемгә тупны ыргытам шул җавап бирә.
- Кем зур: филме яки тычканмы?( фил)
-Нәрсә биек: өстәлме яки урындыкмы?(өстәл)
- Нәрсә зур: ябалакмы яки чыпчыкмы?(ябалак)
- Синең ничә борының?(бер)
-Керпенең ничә энәсе бар?(күп)
- Синең ничә коерыгың бар? (берсе дә юк)
- Ай өстә, ә җир ...(аста)
- Түбә өстә, ә идән...(аста)
- Синең ничә күзең бар?( ике)
-Синең башыңда ничә чәч бар? (ике)
- Песинең ничә коерыгы бар?(бер)
-Этнең ничә борыны бар?(бер)
-Хәзер елның кайсы вакыты?(яз)
- Күктә ничә кояш бар?(бер)
- Синең ничә аягың бар?(ике)
- Кар нинди төстә?(ак)
-Лимон нинди төстә?(сары)
- Аю кыш көне нишли?(йоклый)
- Светафорның ничә төсе бар?(өч)
- Әтәчнең ничә коерыгы бар?(бер)
- Үгезнең ничә мөгезе бар?(ике)
- Нәрсә зур апельсинмы яки мандаринмы?( апельсин)
-Балалар булдырдыгыз.Тупка сезнең белән уйнау бик ошады.
- Балалар сезгә бүген уеннар ошадымы? Нәрсә ошады?Булдырдыгыз балалар, барыгызда тырыштыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге Тема:”Гаҗәеп агач”
Уенчыкны сүрәтләп сөйләргә өйрәтү.Күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белү.Рәсемләү алымнарын ныныту,уенчыкларга сак караш тәрбияләү.Методик алымнар:Яңа уенчык алып керү,иске таушалган уенчы...
Сценарий на 8 марта для средней группы "Кәнфитле агач"
Уртанчылар төркеме өчен 8 март бәйрәме сценарие...

Конспект образовательной деятельности на татарском языке "Юкә агачы"
Образовательная деятельностть на педагогическом совете....

Дидактическое игровое пособие "Тылсымлы агач"
Авторское дидактическое игровое пособие для детей 5-7 лет....
"Агач, агач, исемең ничек?"
Экскурсия по экологической тропе...