Заман талэбе
консультация по логопедии на тему

Халимова Миляуша Рашитовна

Еллар узган саен тормыш кешелек дөньясына зур таләпләр куя. Олылыларга гына түгел балаларга да таләпләр көннән көн арта. Мәктәптә белем тирәнлеген ата-ана механик рәвештә генә түгел, ә аңлап үзләштерүен тели. Яңа программалар бик катлаулы. Киләчәк сынауларны узар өчен һәр баланың сөйләм теле үсешен вакытында формалашуын тәэмин итәргә кирәк. Бу уңышлы укуның төп өлеше. Сөйләм аша фикерләү үсә, фикерләү процесслары үзләштерелә.

Мәктәптә балаларны терминнар белән эш итәргә , гомумиләштерергә өйрәтәләр, димәк бала мәктәпкә элементар, ләкин әйләнә-тирә мөхит турында җитәрлек мәгълүмат белән килергә тиеш. Ә бу сөйләм аша килә. Мәктәпкә килгәнче баланың сөйләм үсешендә тоткарлыклар барлыкка килә. Бу башка кешеләрнең нәрсә әйткәннәрен аңлап җиткермәү, фәкыйрь сүзлек байлыгы, фонетик хаталар-авазларның дөрес әйтелеше бозылуы һ.б.

Күп очракта олылар бала сөйләменә игътибар итәргә кирәклеген дә онытып җибәрәләр.

Бала дөрес үсештә булсын өчен нәрсә эшләргә соң? Баланың яшь үзенчәлекләре үсешен белү-төп нигезе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zaman_talbe_konspekt.docx23.04 КБ

Предварительный просмотр:

Заман таләбе

Еллар узган саен тормыш кешелек дөньясына зур таләпләр куя. Олылыларга гына түгел балаларга да таләпләр көннән көн арта. Мәктәптә белем тирәнлеген ата-ана механик рәвештә генә түгел, ә аңлап үзләштерүен тели. Яңа программалар бик катлаулы. Киләчәк сынауларны узар өчен һәр баланың сөйләм теле үсешен вакытында формалашуын тәэмин итәргә кирәк. Бу уңышлы укуның төп өлеше. Сөйләм аша фикерләү үсә, фикерләү процесслары үзләштерелә.

Мәктәптә балаларны терминнар белән эш итәргә , гомумиләштерергә өйрәтәләр, димәк бала мәктәпкә элементар, ләкин әйләнә-тирә мөхит турында җитәрлек мәгълүмат белән килергә тиеш. Ә бу сөйләм аша килә. Мәктәпкә килгәнче баланың сөйләм үсешендә тоткарлыклар барлыкка килә. Бу башка кешеләрнең нәрсә әйткәннәрен аңлап җиткермәү, фәкыйрь сүзлек байлыгы, фонетик хаталар-авазларның дөрес әйтелеше бозылуы һ.б.

Күп очракта олылар бала сөйләменә игътибар итәргә кирәклеген дә онытып җибәрәләр.

Бала дөрес үсештә булсын өчен нәрсә эшләргә соң? Баланың яшь үзенчәлекләре үсешен белү-төп нигезе.

Баланың үсеш чорлары.

  1. – сабый чак. 0-1 яшь.
  2. – балалар бакчасына кадәр. 1-3 яшь.
  3. – мәктәпкә хәтле. 3- 6(7) яшь.
  4. – түбән сыйныфлар . 6 (7) – 12 яшь.

Баланың психомотор үсеше күп факторларга бәйле: иң беренче чиратта организмның нәсел үзенчәлекләре, сәләмәтлекнең гомум торышы, әйләнә-тирә мөхит. Сөйләм үсеше баш миенең өлгерү этапларына һәм әйләнә тирә мөхитнең катлаулануына бәйле. Сабыйчак һәм мәктәпкә хәтле чорда балада үсеш бертөрле бармый, шуңа аны бәяләү өчен аның үсеш динамикасын карап бару кирәк.

Ата-аналарга һәм педагогларга баланың нормада үсеш срокларын белү-аңа уңай йогынты ясау өчен кирәк.

Җитлегеп тумаган яки авырлыгы җитеп тумаган баларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Һәр баланың үсеше индивидуаль. Бала тугач  та ата-ананың аның белән ни рәвешле аралашуы да баланың сөйләм теле үсешенә зур йогынты ясый. Сабый өчен 1 яшькә кадәр хәтта бик ешь булмаган уңай тыныч мөхит тудырган аралашу яхшы тәэсит ясый. Ананың бала белән булганда, уйнагандаэмоциональ булмавы балада курку, холыкта аут формалары (үз-үзенә бикләнү, контакттан качу, агрессия һ.б.) тудырырга мөмкин.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк , балалрның үсешен бер калыпка салып карарга ярамый, әмма норма белән тоткарлануны белү өчен боларны белү мөхим.

1-3яшкә кадәр сөйләм иң югары үсеш ала. Бала 3 яшьтә инде әйләнә тирәдәгеләр белән җәенке җөмләләр белән аралашырга тиеш. Сүзлек байлыгы арта. Бала үзенең эшен аңлата һәм сорау бирә аларга тиеш. Ул әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр тыңларга ярата башлый.  2 яшьтә баланың сүзлек бйлыгында 300ләп сүз булса, 3 яшьтә 1000-1500 лап тәшкил итә. Ә авазларның дөрес әйтелешенә килсәк, ул әле урнашып җитмәгән: күп кенә балалар авазларны төшереп калдыра яки әйтелеше белән якын булганбашка аваз белән алыштыралар. 3-4 сүздән торган җөмлә төзергә тиеш. Бу чорда сөйләм үсешен тоткарлаучы сәбәпләр  төрлечә булырга мөмкин. Бу чорда кичергән төрле соматик авырулар, психик травмалар, җитәрлек күләмдә эмоциональ аралашу булмау, үсештә булган тайпылышлар. 3 яшькә бала “мин” дип сөйли башлый. Бу чор “3 яшь кризисы” дип атала. Көчле иркәләү, кинәт кенә балалар бакчасына бара башлау һ.б. –балада тайпылыш китереп чыгарырга мөмкин. Йокы бозылу, ашамый башлау, энурез,тотлыгуга кадәр китереп чыгарырга мөмкин. Сөйләме бик яюгары темпта барган балага кайбер ата-ана методика белмичә көчле режимда укыта, чит телләргә өйрәтә башлый. Ә  бу үз чиратында һәрвакытта уңай нәтиҗә китерми.

 Сөйләмгә зыян китерергә мөмкин факторлар.

Бала туганчы:

  1. Нәселдәнлек (ата-ананың артикуляция органнары урнашу, психик авырулар)
  2. Тормыш алып бару (радиация, наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту, бала төшерү)
  3. Токсикоз, төрле вируслар, эндокренологик авырулар, резус-факторлар туры килмәү,физик зыян килү,стресслар бигрәк тә 4 атнадан -4 айга кадәр вакыт –балага иң зыян килә торган вакыт)

                Туганда :

  1. Туганда зыян килү (баш бәрелү, туганда кан саву, асфиксия, кендеккә чорналу)

   Тугач:

  1. Баш бәрелү
  2.  Ишетү органнарына зыян килү,
  3. Даруларның ишетү нервларына зыян салуы
  4. Теш казнасының, тешләрнең урнашып беткәнче аномаль формага килүе
  5. Сөйләм үсешен даими контрольда тотмау.

Балаларда сүзлек байлыгы үзгәрүе

1 яшь -  5-9 сүз,

1.5 яшь – 20- 40 сүз,

2 яшь – 50-200 сүз,

3 яшь – 800- 1000 сүз,

3 яшь – 1100 сүз,

4 яшь -1600-1900 сүз,

5 яшь – 1900-2200 сүз.

Кул чукларына эш төрләре

Баш миендә сөйләм зонасының үсеше кул чуклары ннан килгән импульслар аша җитлегә. Кул чукларының яхшы эләве сөйләм теленең дә югары булуын тәэмин итә.

  1. Шакмаклардан өйләр, замоклар төзү.                        
  2. Җыелып сүтелә торган уенчыклар белән эшләү (матрешкалар, пирамидалар, шакмаклар).
  3. Киселгән рәсемнәрдән предметлар җыю ( башта 2 гә бүлгән, аннан 3,4 кә катлауна бара)
  4. Таячыклардан геометрик фигуралар, хәрефләр төзү.
  5. Предметларның контурларын йуртеп чыгу.
  6. Контурлы рәсемнәрне төсле карандашлар белән буяу.
  7. Контур буенча төсле фигуралар кисү.
  8. Йомгак, кәтүк сүтү, җыю.
  9. Төймәләү.
  10. Пластилин белән эш.
  11. Мозайка белән эшләү.
  12. Күп тапкыр бармакларны йодрыкка җыю, җәю.
  13. Кулны чиратлап йодрык-яны-аска карату.
  14. “Бармаклар исәнләшү”. Баш бармак һәр бармак белән исәнләшеп чыга.
  15. “Балалар йөгерделәр”. Икешәр бармак өстәлдә йөгерәләр.
  16. “Рояльдә уйнау”. Бармаклар чиратлап өстәлгә кагылалар.
  17. Бармаклар-“ Гаилә” уены.

Һәр бармакны чиратлап бөгеп бару.

Бу бармак-бабай.

Бу бармак- әби.

Бу бармак-әти.

Бу бармак-әни.

Бу бармак-мин.

Минем исемем- ....

Учка массаж ясау

Япон галиме Йосиро Цуцуми берничә күнегү эшләгән

  1. Бармакларга массаж, баш бармактан алып чәнти бармакка таба ясала. Төрле әйтешләр белән бармак мендәрчегеннән төбенә таба массажлау.
  2. Учка массаж ясау.“Марблс” таш, металл,пыяла шарларын учтаәйләндерү, билгеле бер ноктага ату.
  3. Әстерхан чикләвеге белән массаж.
  1. Ике чикләвекне учлар арасында әйләндерү.
  2. Бер чикләвекне бармаклар арасында әйләндерү
  3. Бармаклар арасында берничә чикләвекне тотып тору
  1. Алты кырлы карандаш белән масаж.

Сулыш гимнастикасы

Дөрес сулыш алу авазларны әйтергә, артикуляциягә, тавыш үсешенә зур йогынты ясый. Сулыш күнегүләре диафрагма сулышына ярдәм итә. Сулыш күнегүләре үткәргәндә бүлмә җилләтелгән, тузан сөртелгән булырга тиеш. Ашаганнан соң үткәрергә киңәш ителми.Шөгелләр арасында ,яки ашагач бер сәгатьтән соң үткәрергә мөмкин.

  1. “Кар”. Битне кабартмыйча иреннәрне бөреп мамыкка,вак кәгазь кисәкләренә өрү.
  2. “Көймәләр”. Табакка су салып җиңел предметларга өрү(киндер-сюрприз)
  3. “Футбол”. Конструктордан капкалар ясап тизлеккә анда шарлар өреп кертү.
  4. “Тылсымлы куыклар”.  Сабын куыгы белән уеннар.
  5. Курай, ирен гармуннарында уйнау.
  6. “чәчәк кибете”. Ясалма чәчәкләрне әкрен генә озак итеп борын аша сулыш алып иснәү.
  7. “Шәм”. Янган шәмгә акрын гына өрү.

Тартык авазларга охшаш тавышларны озын итеп сузу

Ж-бөҗәк оча

З-черки безелди

С-җил исә

В- чебен оча

Щ- елан ысылдый

Һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Заман тәрбиячесе нинди булырга?

Заман тербиячесе нинди булырга?...

Заман тәрбиячесе нинди булырга?

Заман тәрбиячесе нинди булырга?...