Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопед эшчәнлеге.
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему
Логопедическое занятие в подготовительной группе "Перелетные птицы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kuchm_koshlar.docx | 29.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Халимова Миләүшә Рәшит кызы,
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы укытучы-логопеды
Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопед эшчәнлеге.
Әлеге гомумиләштерүче эшчәнлекне укытучы-логопед үткәрә. Сәламәтлекне саклаучы технологияләр: психогимнастика, кинезиологик күнегүләр, сулыш күнегүләре, сөйләм белән бәйле уеннар, логоритмика. “Күчмә кошлар” презентациясе балаларның кызыксынуын арттыра, күрсәтмә материал әзерләүгә вакытны кыскарта.
Максатлар:
Белем бирүче: күчмә кошлар турында : аларның яшәү рәвеше, тышкы кыяфәтләре сүзлекне активлаштыру, баету;
Коррекцион- үстерүче: сөйләмне аңлау дәрәҗәсен үстерү: үзенә төбәлгән сөйләмне тыңлый белү; предмет, хәрәкәт,билгене белдерүче сүзләрне аеру, гомумиләштерүче сүзләрне аңлау, куллана белү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Игътибарлылыкны, хәтерне, фикерләүне, артикуляция һәм вак моториканы үстерү;
Тәрбияви: әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту, игътибарлы сак булырга өндәү.
Материал: күчмә кошлар турында предметлы рәсемнәр, указка, “Колумбо” йомыркасы, “Күчмә кошлар” мультимедия презентациясе, төсле кәгазъләр.
Эшчәнлек:
- Оргмомент. Балалар түгәрәккә басалар һәм һәркайсы үзенең исемен әйтә.Аннары бергәләп бер-берсенә хәерле иртә телиләр.
- Кереш өлеше.
Логопед: Балалар, без бүген кызыклы сәяхәткә чыгарбыз һәм бик күп кызыклар күрербез.
Презентация . Слайд №2.
Логопед: Безгә бик җиңел булмас ахры. Шушы ишекләрне ачып аның артында кем яшерелгәнен белер идек... карагыз, Ишекләрне кем саклый?
Балалар: Аҗдахалар.
Логопед: “Яшел аҗдахалар очып китегез!”- дип, өч төрле тавыш көче белән: көчле, тыныч һәм пышылдап дип әйтсәк, алар качырлар.
Балалар (хор белән): Яшел аҗдахалар очып китегез! (көчле,тыныч, пышылдап әйтү)
Слайд№3
- Ком белән бармак гимнастикасы.
Логопед: Әлеге ишекләрне ачыр өчен безнең бармакларга әзерлек кирәк.
- Комга йомшак кына,аннары каты басып исәнләшик.
- Һәрбер бармакны аерым ком белән исәнләштерик, хәзер барлык бармакларны комга тидерик.
- Комны учларга алдык һәм әкрен сибәбез.
- Комга учыбыз белән басабыз, ә хәзер кул аркасы белән.
- Комны куллар арасында ышкыйбыз.
- “Аюлар киттеләр”- йодрыклап комга көч белән басабыз.
- “Куяннар сикерәләр”- йомшак итеп бармак очлары комда бармакларны сикертәбез.
- “Еланнар шуышалар”- йомшак итеп бармаклар белән комда дулкыннар ясыйбыз
- “Тараканнар йөгерделәр”- тараканнарны комда йөгертүне күрсәтәбез һәм комда үзебезнең әзне калдырабыз.
- Артикуляциягә гимнастика. “Телне уяту”. Телебез иртә белән торган, тәрәзәләрне ачкан, өскә-аска караган, уңга сулга караган. Тәрәзәләрне япкан. Тешен чистарткан,авызын чайкаган. Ашарга әзерләгән: камыр баскан, йомшарткан, белен пешергән, токмач кискән, чәй эчкән, конфет, бал ашаган. Чыккан урамга. Анда буяучы койма буйый икән, ат чабып киткән, туктаган.Телебез машинасын кабызып караган.
- Төп өлеш
Логопед. Балалар,сезнең уң ишек артында нәрсә икәнен беләсегез киләме?
Балалар: Әйе.
Слайд №4
Логопед. Без кая килеп чыктык?
Слайд №5
Балалар: Язгы урманга килеп чыктык.
Логопед. Нинди матур язгы көн. Бергәләп урман һавасы сулыйбыз.
В.Н.Нищеваның “Торналар очырга өйрәнәләр” сулыш гимнастикасы.
Балалар кулларын җәеп җилкә биеклеге кадәр күтәрергә һәм борын җелән тирән сулыш алырга, кулны төшергәндә авыздан һаваны чыгарабыз.
Логопед. Монда- яз. Ә кошлар кая киткән соң? Нишләптер урманда беркемдә күренми.
Слайд №6
Балалар, карагыз, хат белән күгәрчен килгән. Анда нәрсә язылган икән?
Логопед хат укый.
Логопед. Усал сихерче җылы яктан кайтучы күчмә кошларны читлеккә япкан.
Слайд №7
Логопед: Без аның биремнәрен үтәсәк, ул кошларны очыртып җибәрәчәк.
“Кошлар тавышы” яздырылган аудио язма яңгырый.
Ишетәсезме, алар бездән ярдәм сорыйлар? Аларга ярдәм итик. Аларга булышыр өчен без барысына да әзер булырга тиеш.
Нәтиҗә: Һәрвакыт үз көчеңә таянып уңышка ирешүеңә ышанырга кирәк. Ләкин уңышка ирешер өчен яхшы эшләр башкарырга кирәк. Ә хәзер мин сезне тикшерәм.
Логопед: Сихерченең табышмакларын чишсәк, аның нинди кошларны тотып алганы турында без белә алабыз.
Табышмаклар.
- Баласын да бакмый.
Узе йомырка басмый. (Күке)
- Сайрамый да,җырламый да
Тик кычкырып моңлана
Ул кычкыргач,су керергә
Вакыт җитә ,соңлама. (Күке)
- Җепшек бураны да бар.
Тәмле боткасы да бар.
Аның карасы да бар.
Хәтта аласы да бар. (Карга)
- Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
- Канатлары кашың кебек,
Оялары балчыктан
Чебен-черки тотып кайта:
Балалары ачыккан. (Карлыгач)
- Сазлык җирләрдә йөри,
Камышлыкта көнозын.
Борыны озын, чабуы кыска,
«Тату торыйк!» - дип сөйли. (Торна)
- Аяклары озын булгач
Йөриләр биеп кенә.
“Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без”,-- диеп кенә.(Торна)
- Җылы яктан кайтуына
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый
Ошамаса оябыз. (Сыерчык)
Җавапларны таптык, ә кошларны санап карыйк, сихерче ничәшәр кошны читлеккә яшерде икән?
“Сана һәм әйт”күнегүе . Балалар мольберт янында кошларны саныйлар.
- “Кайсы артык? “Кайсы кош “Р” авазын алып кайта?
“Кайсы артык?” уены. Күке,сыерчык, карлыгач, торна, кара карга.
- “Р” авазы билгесе: Яңгырау тартык аваз. Калын һәм нечкә әйтелештә була.
- “Иҗекләр лотосы”: кар –га, ур- ман, тор- на, сыер- чык, үр- дәк.
- Карга һәм чеби сүзләрен анализлау.
- “Җөмләләр төзе”. “Р” авазы кергән сүзләр уйларга һәм алар белән җөмләләр төзү.
“Кошчыклар” психогимнастикасы.
Логопед: Бу кошларның нәни кошчыклары әниләрен бик сагынган, тамаклары бик ачкан. Ничек моңсулана икән алар, әйдә күрсәтик әле. Зур усал кош очып килде, алар бик курыктылар. Әниләре кайтса ничек сөенерләр иде икән?
Логопед: Кошларның йомыркалары ватылган. Җыешырга булышыйк әле.
“Колумбо” йомыркасы уены. Һәрбер балага өләшелә. Һәрберсенең төсе әйтелә.
Логопед: Сихерче безнең кошлар турында белемебезне тикшереп карыйм, дигән.
“Кошлар нишли беләләр?” биреме. Кошлар нишли алалар искә төшерик әле.
Кошлар йөри, сикерә, очып китә, оча, ашата, оя кора, бала чыгара, тәрбияли алалар.
“ Дөресме?” кунегүе.
Логопед: Балалар, мин сезгә әйтәм, ә сез дөреслеген тикшерегез.
Песиләр йомырка чыгаралар.
Йомыркалардан көчекләр чыга.
Кошларның гәүдәләре йон белән капланган.
Сыечык сарайда яши.
Логопед: Ә хәзер рәсемгә карагыз һәм нәрсәнең артык икәнлеген әйтегез.
Слайд № 9
Логопед: Ура, без биремнәрне үтәдек, сихерче кошларны очыртып чыгарды.
Слайд № 11, 12, 13, 14, 15.
Логопед: Ә хәзер сул ишекне ачырга вакыт җитте.
Слайд № 16,17.
Логопед: Балалар, кошлар урманда гына түгел диңгез, күл буенда да яшиләр.
Слайд №18.
Сез таныдыгызмы, бу нинди күл?
Балалар: Байкал күле.
Логопед: Үз тирәңдә әйлән, Байкал күле ярында барлыкка кил.
Слайд № 19,20,21.
Логопед: Ә Байкал күле ярында Турухтан исемле бер кош яши.
Слайд № 22.
Балалар бу кошларның кешеләргә файдасы турында сөйләшеп алыйк әле. Яз көне бер кыз җирне йомшартып орлык утырткан. Җылы су сипкән. Орлык тишелеп чыккач. Аның яшел йомшак яфракларын ашарга дип каяндыр корт килеп чыкан.Үсенте бик курыккан. Шулчак кара карга очып килгән дә, үсентене ашыйм дигән кортны кабып та йоткан. Ә теге орлык көнбагыш орлыгы икән. Үскәч ул кара каргага күп итеп көнбагышлар биргән. Рәхмәт әйткән. Яхшылыкка- яхшылык. Балалар, кайсыгыз көнбагыш һәм кара карга дуслыгы турында сөйләп күрсәтә.
Логопед: Мин сезгә балалар, тылсымлы кошлар ясарга тәкъдим итәм.
Төсле кәгазъләр ярдәмендә кошларга канатлар кую.
Логопед: Ә хәзер кошларны очыртып җибәрик.
Логопед: Балалар, монда бер конверт ята. Анда җимлек ясалган. Димәк, бездә калучы кышлаучы кошларга җимлек ясарга кирәк. Ә сезгә, балалар, кошларны сихерчедән коткарганн өчен медальлар тапшырам.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге
Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план ...
«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
развлечение...
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/
Тартык л авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү; л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге “Серле ташлар”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эзләнү эшчәнлеге“Серле ташлар”Белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.Белем бирү эшчәнлеге: тирә-юнь белән таныштыру.Максат: балаларда ташларга кызыксыну ...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге
Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...
“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру, балаларның мөстәкыйль фикер...