Татлыдыр ла әнкәм теле
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему

Сценарий праздника, посвященного родному языку, "Татлыдыр ла әнкәм теле" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_stsenarie.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие

Тема:  Татлыдыр ла  әнкәм теле”

Максат: 

  1. Ана телендә дөрес сөйләшү күнекмәләрен ныгыту;
  2. Бармак уеннарын, тизәйткечләрне ныгыту;
  3. Тел турында  мәкальләрнең мәгънәсенә төшендерү
  4. Тулы  җөмлә белән җавап бирүгә, дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш

уяту, аудитория алдында чыгыш ясарга теләк булдыру;

  1. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: -  балалар санынча урындыклар, мольберт;

- “ребус”ка рәсемнәр;

- тизәйткечләр сюжетына рәсемнәр;

- залда тел турында мәкальләр язып эленгән;

- милли атрибутика үрнәкләре куелган;

 - аваз маскалары.

Алдан эшләнгән эш:   тизәйткечләр, мәкальләр, бармак уеннары, шигырьләр, җырлар һәм татар биюе өйрәнү.

Үткәрү урыны:  музыка залы

Катнашалар:  милли бизәкләр төшерелгән калфак кигән “Туган тел”, 2 алып баручы. Алып баручылар һәм балалар милли киемнәрдән.

Бәйрәм барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап тезелгән. Ике яктан ике алып баручы чыгып, алга килеп басалар. Талгын гына “Туган тел” көе уйнап тора.

1 нче алып баручы:

Тел дигән дәрья бар,

төбендә энҗе-мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

белмәгәннәр коры калыр.

2 нче алып баручы:

Әйтер сүзләремне бүген,

Сөйлим ана телемдә.

Туган телдә сөйләшәбез,

Шуңа күңелле бездә.

Туган тел керә:

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Хәерле көн һәммәгезгә!

Бәйрәм, ахры, бүген сездә.

1 нче алып баручы: Әйе, Туган тел, бүген бездә дөрес сөйләм бәйрәме.

2 нче алып баручы: Син бу бәйрәмдә иң кадерле кунак буласың инде.

Туган тел: Рәхмәт сезгә. Ләкин бит балалар минем белән аралашырга әзер микән, сынап карыйм әле. Минем сорауларга үз туган телебездә тиз генә дөрес җаваплар таба алырлармы икән?

- Матур, яңа күлмәкне

Тиз табыла киюче.

Ә аларны кемнәр тегә,

Әйтегезче? – тегүче.

Көн дә нидер сата ул,

Булсын гына алучы.

Үлчәп бирә, салып бирә

Кем соң безгә? – сатучы.

Диварларда бизәкләр,

Кем икән соң аларны

Болай матур ясаучы,

Әйтегезче? – буяучы.

 “Туган тел”не дә җырлый,

Башка көйне дә көйли.

Бигрәк моңлы ул – күрче,

Сәхнәдә тора – җырчы.

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше.

Ул була – укытучы.

1 нче алып баручы: Безнең балалар ана телләрендә матур, дөрес сөйләшүнең кирәклеген бик яхшы аңлыйлар.

2 нче алып баручы: Шуңа күрә алар авазлар белән бик дуслар.

Авазлар йөгерешеп чыгалар, тезелешеп басалар. “ң” алга чыга.

“ң” авазы:

- Мине һич кимсетмәгез,

Әйтегез дөрес итеп.

“Н” га охшап язылсам да,

Укыгыз тик “ң” итеп.

Яна” димәгез тунны,

Янмый, ул бит өр-яңа.

Ун” түгел бит кулыгыз,

Кул була ул “уң” гына.

1 нче алып баручы: “ң” дускай, үпкәләмә инде, безнең балалар сине бик яраталар. Сүзләрдә дә дөрес әйтәләр. Балалар , әйтеп күрсәтегез әле:

(туңдырма, яңгыр, таң, кыңгырау )

“р” авазы сөйли:

Һич кенә дә әйтә алмыйм,

Әллә нинди аваз бу!

Машина да йөртеп уйныйм,

Күп тырышам, тик аз бу.

Ял көнендә иртән торып,

Тәрәзәгә карадым.

Ап-ак булган бөтен дөнья!

“Әни, каррр” дип кычкырдым.

“Р”ны әйтеп җибәргәнне,

Үзем дә сизми калдым.

Көн буена кабатладым,

Ялны “каррр”лап уздырдым .

Иртәгә бакчага барып,

Апага әйтим әле.

Ул миннән ныграк куаныр,

Бер сөендерим әле.

2 нче алып баручы: Әйе, безнең балалар барысы да “р” авазын дөрес әйтә беләләр, иң матур сүзләрен синең ярдәмең белән әйтәләр. Әйдәгез, балалар,  “р” авазы кергән сүзләр әйтик әле.

(Балалар чиратлап сүзләр әйтәләр: ярдәм, матур, рөхсәт, рәхәт, рәхмәт).

“р” авазы:

 - Рәхмәт, балалар сезгә!

1 бала:

Рәхмәт, ярдәм сүзләрен

Дөрес әйтә беләбез.

Кирәк булса язып та,

Күрсәтербез сезгә без.

Туган тел:

Һай, балалар, сүзләрегез

Бигрәк тә инде күркәм.

Тагын да шат булыр идем,

Язганыгызны күрсәм.

(Балалар кисмә хәрефләрдән “рәхмәт” сүзен төзиләр)

1 нче алып баручы: Балалар, авазлар сезнең белән уйнарга уеннар да алып килгәннәр. Уйныйбызмы?

2 нче алып баручы: Уен “Үз авазыңны тап” дип атала.

Мин сезгә рәсемнәр таратам. Рәсемдәге предметларның исеме кайсы аваздан башланса, сез шул аваз янына барып басарсыз (рәсемнәрне тарата).

Җиңел музыка уйный. Балалар рәсемнәрен карыйлар, бию көенә әйләнеп алалар һәм авазлар янына җыелалар. Туган тел тикшереп чыга, аңа алып баручылар булыша.

1 нче алып баручы: Икенче уен “Рәсемнәрдән сүз укы” дип атала. Менә бу рәсемнәрнең бары тик беренче авазларыннан гына сүз төзергә кирәк.

Рәсемнәр: барабан, алма, ручка, машина, агач, кыяр – “бармак” сүзе килеп чыга.

 Туган тел: Юкка гына “бармак” сүзе килеп чыкмагандыр, әллә бармак уеннары да уйнап күрсәтәсезме?

2 нче алып баручы: Әйдәгез, балалар, бармак уеннарын искә төшерик.

1 бала:Бу бармак – чыпчык,

        Бусы – сыерчык,

        Бусы – карлыгач,

        Бусы – сандугач.

        Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием-чәнтиемә.

2 бала: Баш бармагым бүредер,

Имән бармагым – төлке,

Урта бармагым – бурсык.

Атсыз бармагым – аю,

Чәнти бармагым – куян,

Куянны кая куям?

3 бала: Баш бармак бүрек кигән,

        Имән бармак итәк кигән.

Урта бармак уйга калган,

        Атсыз бармак аптыраган,

Чәнти бармак чишә алмый:

- Кышмы соң бу, әллә җәйме?

Нигә болай киенгәннәр?

4 бала: Баш бармагым – биюче,

Имән бармак – итекче.

Урта бармак – укытучы,

Атсыз бармагым – аучы.

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

5 бала: Баш бармак  баганага менә.

Имән бармак идәндә утыра.

Урта бармак урамда йөри.

Атсыз бармак атта чаба.

        Чәнти бармак бик кечкенә,                

Утыра чәй эчеп кенә.

Туган тел: Булдырдыгыз, балалар! Әллә тагын һөнәрләрегез бармы?

1 бала: Ә без тизәйткечләр дә әйтә беләбез әле.

Туган тел: Анысы ни була инде?

2 бала:  “Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизрәк! Тизрәк!

Тиз! Тиз! Тиз!” – ди.

Тизәйткеч.

Тизәйткеч ул,

Тиз әйттереп,

Телебезне төзәткеч.

Чиратлап тизәйткечләр әйтәләр:

3 бала Саран Сара сарыгына

Саный – саный салам сала.

Саран гына сарыгына

Саламны да санап сала.

4 бала: Аттым карга,

Төште карга,

Карга төште ак карга.

Шул карганы карар өчен

Карга җыелды карга.

5 бала:Эчтем, әчтем. су эчтем.        

        Чәй эчмичә, су эчтем.                

Чәй эчмичә, су эчкәнгә,        

Бик авыртты шул эчем.        

6 бала:Мич башында биш мәче.

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

7 бала: Тор, тор, торналар

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә,

Тормаганны оралар.

7 бала: Ишми, Ишми,

Мич башыннан төшми.

Мич башыннан төшми,

Ничек тәне пешми.


8 бала: Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Биегәнең булмаса да,

Безгә биерсең әле.

1 нче алып баручы: Балалар, бик матур сөйләдегез, әллә инде биеп тә күрсәтәсезме?                 (балалар татар биюен башкаралар)

2 нче алып баручы: Безгә такмакчы кызлар килгән, нинди җырларын  алып килделәр икән?

1 кыз: Без бүген кайбер тәрбиясез малайлар турында такмаклар җырлап бирербез.  

 Җырлыйлар:

Исәнләшә дә белми,

Саубуллаша да белми.

Матур сүзләр бит Гатаның,

Исенә дә бер керми.

                Ай-яй-яй,

                Ай-яй-яй,

                Тәрбиясез бу малай!

Алып каба да елмая

Апа биргән конфетны.

Рәхмәт әйтү исенә дә

Керми әллә Фәритнең?

                Ай-яй-яй,

                Ай-яй-яй,

                Тәрбиясез бу малай!

Этә-төртә кереп китте

Автобус ишегеннән.

Гафу үтенә белмәде

Зур апалардан Мәннан.

                Ай-яй-яй,

                Ай-яй-яй,

                Тәрбиясез бу малай!

Туган тел: Әллә бар балаларыгыз да шундыйлармы?

1 нче алып баручы: Юк, Туган тел, безнең балалар тәрбияле, тел әдәбе турында бик яхшы беләләр. Шулай бит, балалар? Кайбер тәрбиясез малайларга аңлатып китик әле бераз.

1 бала: Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

2 бала: Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

3 бала: Булыр-булмас кешегә дилбегә буе тел бирер, дигәннәр.

4 бала: Татлы сүздән тел корымый.

5 бала: Татлы тел тимер капканы да ача.

Кызлар җырлый:

“Исәнмесез, хәерле кич!

Рәхим итегез, апа!”

Матур сүзләр әйтә Гата,

Апалар да шакката.

                Менә бит,

                Менә бит,

                Тәртипкә өйрәнгән бит!

Кунакка килгән бер апа

Фәриткә конфет бирде.

Тыйнак кына алды Фәрит:

“Зур рәхмәт, апа”,- диде.

                Менә бит,

                Менә бит,

                Тәртипкә өйрәнгән бит!

Башкалар кергәнен Мәннан

Бик тыныч кына көтте.

“Гафу итегез”,- дип кенә,

Салонда алга үтте.

                Менә бит,

                Менә бит,

                Тәртипкә өйрәнгән бит!

1 бала: Бәхетле буласының теле татлы.

2 бала: Инсафлының теле саф.

3 бала: Кешенең күңеле теленнән таныла.

4 бала: Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр.

5 бала: Тел елата да, юата да.

6 бала: Әдәп башы – тел.

Туган тел: Һай, рәхмәт, балалар, тынычландырдыгыз мине. Сезне кемнәр шулай өйрәтә соң?

1 бала:

Безгә әйтә әниләр:

- Бик дәү үсегез, - диләр.

Туган телдә сөйләшегез,

Илне сөегез, - диләр.

2 бала:

Бакчабызда апалар

Безне гел өйрәтәләр:

- Авазларны, сүзләрне

Дөрес әйтегез,- диләр.

3 бала:

Дәү әти, дәү әниләр

Безгә гел кабатлыйлар:

- Якты йөзле, тәмле телле,

Булыгыз сез, балалар!

Туган тел:

Күрәм, яхшы өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

4 бала:

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен,

Киңәш бирүең өчен.

Тагын да күп өйрәнербез.

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Туган тел:

Сезгә карап сокландым да,

Көлдем дә, уйландым да.

Мондый балалар булганда,

Гөрләп яшәр, чәчәк атар

Татарстаныбыз да.

- Балалар, сезгә, сезне күп нәрсәләргә өйрәткән апаларыгызга, әти-әниләрегезгә бик зур рәхмәт. Ә бу китаплар сезгә ана телебезне тагын да яхшырак өйрәнергә ярдәм итсен.

(күчтәнәчкә китаплар өләшә, балалар рәхмәт әйтеп алалар)

“Туган тел” көе яңгырый. Балалар җырлый, кунаклар кушыла. Бәйрәм аягүрә  Г.Тукай сүзләренә “Туган тел”не җырлап тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")

Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека.  Проведение игр "Чудесный...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"

Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

Проект в подготовительной группе "Я и мое тело". Дети познакомятся со строением человеческого тела и функциями всего организма.

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА № 27 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ ГОРОДСКОГО ОКРУГА САМАРА(ДОШКОЛЬНОЕ ОТДЕЛЕНИЕ)________________...

Проект в подготовительной группе "Я и мое тело". Дети познакомятся со строением человеческого тела и функциями всего организма.

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА № 27 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ ГОРОДСКОГО ОКРУГА САМАРА(ДОШКОЛЬНОЕ ОТДЕЛЕНИЕ)________________...