"Яңа ел тылсымы"
план-конспект занятия по физкультуре (средняя группа)

Балаларда җитезлек, көчлелек, чыдамлылык  кебек физик сыйфатларны үстерү .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_tylsymy.docx23.4 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                 "Яңа ел тылсымы»

Максат: Балаларда җитезлек, көчлелек, чыдамлылык  кебек физик сыйфатларны үстерү .

Бурыч:

- балаларны уң һәм сул як бн кыршау эченнән чыгарга өйрәтүне дәвавм итү;

- идэнгә туп ату һәм тотып алуны күнектерү;

 -осталыкны, үз урыныңны табарга өйрәтүне үстерү,

Тәрбияви максат: яхшы мөнәсәбәт, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

  -Кар Кызы : Исәнмесез!

- Балалар, бүген физкультураны мин үткәрәчәкмен  ! Сез мине беләсезме?

Балалар : әйе!

Кар кызы:

    -Мин Кар кызы, Сезгә әкият иленнән  килдем. Балалар, ә сез яңа ел бәйрәмен яратасызмы?

    Балалар:

- Яңа елга бүләкләр бирәләр, балалар бакчасына әкият геройлары килә. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны котлыйлар.

- Яңа ел бәйрәменең төп бизәге нәрсә?

Балалар:

  • Матур итеп бизәлгән чыршы.

Кар кызы ( (уенчыкларсыз чыршыга игьтибар итә)

- Балалар, чыршыга карагыз әле уенчыклары юк?

Балалар:

-Юк шул.

Балалар чыршы ботакларында ята торган конвертка игътибар итәләр.

 Кар кызы хатны укый:

 «Исәнмесез, балалар! Мине Убырлы карчык сихерләде һәм минем бөтен уенчыкларымны  алып китте. Убырлы карчык урманга барырга, биремнәрне үтәргә куща. Ул аларны  үзенең биремнәрен үтәсәк кенә кире кайтарачак. Сез мина ярдәм итәсезме?”

Кар кызы:

-Чыршыга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Кар кызы:

-:Ул чакта чыршыны башта тынычландырыйк. ягымлы сүзләр әйтик.

Балалар чыршы тирәли басып, туп биреп,сүзләр әйтәләр. (Яшел, матур, төз, энәле. Афәрин, балалар!

Кар кызы:

-Сез әзерме? Эйдәгез юлга кузгалдык. Юл буйлап , бер-бер артлы, минем арттан барабыз.Сукмактан кырыйга чыкмыйбыз, аяклрыгыз  карга батмасын. Кар өемнәре аша барабыз. (аякларны күтәреп йөрү). Кар өеменә егылмас өчен, йөгереп үтик.Ә хәзер агачлар арасыннан елан кебек  барабыз. Йөрү.

 Балаларга күрсәтмәләр: бер-берегезгә якын килмәгез, ара калдырып барасы, кулларны  эшләтә6ез, борын белән  сулыйбыз.

Менә урманга килеп җиткәнне сизми дә калдык.

(Экранда урман рәсеме).

Кар кызы: Убырлы карчык чыршыда нинди уенчыклар булганын күрсәтергә куша. Иркен итеп , ара калдырып басабыз һәм уенчыкларны курсәтәбез.(Экран)

Гомумүстерешле күнегүләр.

  1. “Үгез”.

Б.т. тезләргә һәм кулларга таянабыз.

Башны уң якка (сул ) борабыз.(һәр якка 3 тапкыр)

  1. “ Күңелле гномнар”

Б.т.: аяклар ачылган, куллар алда, бармаклар йомарланган.

Куллар янга сузыла, бармаклар җәелә.(6 т.)

  1. “Клоун”

Б.т. куллар билдә , үкчәләр бергә, аяк очлары ачылган.

Чүгәләү, тезләр киң итеп ачыла, куллар янга  сузыла.

  1. “Балык”

Б.т.: Эчкә ятабыз,куллар ияк астында. Аяклар бергә кушылган.

Кулларны алга сузабыз, аякларны идәннән күтәрәбез.

  1. Сикерү. “ Куяннар”.
  2. Сулыш алу күнегүе.

  Балалар колоннага тезелә.

      Кар кызы: Убырлы карчык тупларнын  чыршы уенчыкларына охшаган булуын әйтә. Сез аны идәндә сикертә алмыйсыз ди. (Экран)

     Тупны идәндә сикертеп, ике кул бн тотып алу(3-4 тапкыр)

Кар кызы: Балалар,  Убырлы карчык безгә аю өненә кереп, чыршы уенчыкларын карарга куша. (экран)

 Тоннель аша чыгу.

   Кар кызы: Карагыз әле, монда сандык, анда чыршы уенчыклары ятадыр (кыш бабай башлыгы һәм таяк ). Балалар, бу Кыш Бабай башлыгы.

Убырлы карчык безгә «Кыш бабай»  уенын уйнарга куша.

    Хәрәкәтле уен: “Кыш бабай”

    Балалар Кыш бабайны сайлыйлар һәм мәйдан буйлап йөгерәләр. Кыш Бабай балаларны куа. Кыш бабай кагылса, бала уеннан чыга.

     Кар кызы: Сандык төбендә нәрсәдер бар. Әйбәтләп карыйк әле. Бу бит карта. Эйдәгез карта буенча карап барсак һичшиксез уенчыкларны табарбыз.Монда кар өеме бар. Карыйк әле. Бу чыршының уенчыклары.

    Кар кызы: Хәзер безгә урманнан кайтырга кирәк. Минем арттан маршка атлап киттек.

Кар кызы: Узебезнен чыршы янына кайтып җиттек

Аз хәрәкәтле уен: чыршыга уенчыклар элү.

 Кар кызы: Балалар чыршы астына карагыз әле монда нәрсәдер бар (бүләкләр салынган  коробка ).

   

Кар кызы балаларга бүләкләр тапшыра.

     Кар кызы: Балалар, әйтегез әле, әгәр без чыршыга ярдәм итмәсәк, ул безгә киләсе елга килә алыр идеме? (балаларның җаваплары). Әлбәттә, юк, шуңа күрә, һичшиксез, бәлагә юлыкканнарга ярдәм итәргә кирәк. Ә без, чыршыга ярдәм иткәч , нинди булдык?

   Балаларның җаваплары (көчле, кыю, чыдам, җитез)

Балалар Бер-бер артлы маршлый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һүҙ тылсымы

Туған тел – быуаттар буйына тупланған рухи хазина, ата-бабабыҙҙың изге аманаты. Ул һаҡлауға, ҡәҙерләүгә мохтаж. Хыянатты иһә ғәфү итмәйәсәк...

"Яңа ел тылсымы"

Балаларда җитезлек, көчлелек, чыдамлылык  кебек физик сыйфатларны үстерү ....