Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа)
Максат : 1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 линия арасыннан гәүдәне төз тотып йөрүне ныгыту.
2. Уенга кызыксыну уяту , үзлектән эш итүне үстерү .
3. Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kar_borteklere.doc | 37 КБ |
Предварительный просмотр:
Физкультура уен эшчәнлеге.
Тема: « Кар бөртекләре»
1 кечкенәләр төркеме
Алдан әзерлек : кышкы табигать күренешләре белән танышу,төрле хәрәкәтле уеннар уйнау. Ярдәмлек: кояш рәсеме , дуга , 2 шнур , уенчык эт , кар бөртекләре. Кулланма әдәбият : 1. Я. Лайзане “Кечкенәләр өчен физкультура” 2. “ Уйный , уйный үсәбез” К. В . Закирова . Уен эшчәнлегенең структурасы . 1. Оештыру өлеше – 2 минут . Йәрү , аяк очында йөрү , йөгерү . 2. Төп өлеш – 10-15 минут. Гомуми күнегүләр . Төп күнегүләр : 1. Дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгу . 2. Ике линия арасыннан гәүдәне төз тотып йөрү . Хәрәкәтле уен : “ Йонлач көчек” . 3 өлеш 2-3 минут . Йомгаклау өлеше . Максат : 1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 линия арасыннан гәүдәне төз тотып йөрүне ныгыту. 2. Уенга кызыксыну уяту , үзлектән эш итүне үстерү . 3. Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү .
Эшчәнлекнең барышы . - Балалар бүлмәбездә ни өчендер күңелсез , ни өчен икән ? Ә мин белдем , бүлмәбезгә бүген кояш кермәгән икән . Әйдәгез әле бергәләп кояшны чакырабыз . Кояш чык , чык , майлы ботка бирермен , Майлы ботка казанда , тәти кашык базарда . Тәти кашык мең алтын , кирәкми безгә салкын . – менә кояш та чыкты , күңелләребез дә күтәрелеп китте . Әйдәгез бер-бер артлы йөрибез , аяк очларында барабыз , кар бөртекләре кебек очабыз ( йөгерү).
Түгәрәккә басу. 1.- Балалар әйдәгез кояшка үреләбез . Төп торыш : куллар аста , аякларны әз генә ачу , кулларны өскә күтәреп аяк очына күтәрелү ( 5-6 тапкыр ).
2.Кинәт җил исте.
Төп торыш: аякларны әз генә ачу, кулларны өскэ күтәрү: уңга, сулга, иелү (3 әр тапкыр).
3. Урамда бик күп кар яуды.
Әйдәгез кар бөртекләрен күзәтик.
Төп торыш: куллар билдә, аякларны ачу, алга иелү (5-6 тапкыр).
4. Кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшә.
Төп торыш: куллар ян- якта, аякларны әз генә ачу, чүгәләү басу (5-6 тапкыр).
5. Кар бөртекләренең матурлыгына соклану.
Төп торыш: корсакка яту, кулларны яңакка кую, аякларны хәрәкәтләндерү (5-6 тапкыр).
6. Шатланышып шикергәләү.
7. Кояшка үрелү (сулыш алу, чыгару).
Төп торыш: куллар аста, аяклар бөргә кулларны өскә күтәрү, аяк очына күтәрелү (3 тапкыр).
Төп хәрәкәтләр:
- Дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә йомарланып чыгу. (Дуга янына килеп җиткәч, чүгәләү йомырлану һәм дуга астыннан чыгу, дуганы селкетмәскә)
- 2 линия арасыннан гәүдәне төз тотып йөрү (20 см арасы)
Эт килеп керә:
-Исәнмесез балалар , сезнең күңелле тавышыгызны ишетеп кердем, минем дә сезнең белән уйныйсым килә.
-Балалар маэмай белән уйныйбызмы? Хәрәкәтле уен “Йонлач көчек” (2-3 тапкыр)
“Әнә ята йоклап көчек
Борынын сузган ул ничек
Йоклаганга да охшый
Эллэ юриме мышный
Уятыйк үзен торсын
Нәрсә булса да булсын”
- Тыныч уен “Без карлар”
Без карлар , кар очабыз
Түбән таба төшәбез
Җитәбез дигәндә җил белән китәбез
Без карлар, кар очабыз
Түбән таба төшәбез
Җил тынган арада , утырып ял итәбез.
-Балалар без сезнең белән бүген физкулҗтура эшчәнлегендә нәрсә эшләдек: кар бөртекләре белән уйнадык , дуга астыннан кулларны идәнгә тидермичә чыктык , 2 линия арысыннан йөрдек , маэмай белән уйнадык.
-Рәхмәт балалар, менә сезгә бүгенге эшчәнлек истәлеге итеп кар бөртеге бирәм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)
Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....
Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
“Кечкенә шырпы – зур бәла”( II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...
Проект эшчәнлеге. Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә балалар бакчасы » Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек...
Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”
9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...
Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)
Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:Белем бирү бурычлары: - балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллаула...