Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме
план-конспект занятия по физкультуре
Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү;тарттырып сузылган җеп астыннан дөрес итеп үрмәләп чыгу, уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema.doc | 28.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме
Кулланылган әдәбият: “Перспективное планирование по программе “От рождения до школы”под редакцией Н.Е.Вераксы,Т.С.Комаровой,М.А.Васильевой первая млд.группа,«Уйный-уйный үсәбез” Закирова К.В.
Алдан эшчәнлек: иртәнге гимнастикада гомуми үсеш күнегүләре өйрәнү,хәрәкәтле уеннар уйнау “Тавык һәм чебиләр”, “Төлке 1әм чебиләр”,ял минуты “Тавык чыккан урамга”
Материал: бубин,чеби уенчыгы,чеби,тавык маскасы,дуга,сукмак.
Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү;тарттырып сузылган җеп астыннан дөрес итеп үрмәләп чыгу, уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру өлеше:
Тәрбияче:-Балалар бүген безгә кечкенә генә чеби баласы кунакка килгән.Ул сезне үзе белән уйнарга чакыра.Чеби баласы белән уйныйбызмы.Хәзер сез дә кечкенә чебиләр буласыз,ә мин сезнен әниегез-тавык булам (балаларга маскалар киертелә).
-Чебиләрем,бер-бер артлы тезелдек,алга таба киттек
Тәрбияче артыннан алга таба тезелешеп йөрү,кулларны янга чыгарып селкетеп йөрү-“Канатларны кагабыз”,йөгерү,тыныч йөрү.
Тәрбияче:-Ә хәзер түгәрәк ясап басыйк,зарядка ясый чебиләр.
Гомуми үсеш күнегүләре:
- “Исәнме кояш”- Аяклар әз генә аерылган,куллар төшкән. Кулларны күтәрәбез,аяк очларына басабыз “Исәнме,кояш”,төшерәбез \3-4 тап.\
- “Чебиләр су эчә”-Аяклар әз генә аерылган, куллар артта. Алга иеләбез-“Су эчәбез”, баштагы торышка кайтабыз.\3-4 тап.\
- “Чебиләр җим чүпли”-Аяклар бергә,куллар билдә. Чүгәлибез,идәнгә бармаклар бн шакылдыйбыз “Җим чүплибез”-баштагы торышка кайтабыз. \3-4 тап.\
- “Чебиләр канатларын чистарта” -Аяклар әз генә аерылган,куллар төшкән. Башта бер кулны янга чыгарабыз-тирән сулыш алып өрәбез кулга,аннан икенче кулны янга чыгарабыз,тирән сулыш алып өрәбез кулга \4-5 тап.\
- “ Чебиләр шатлана” -Ямь-яшел болында чебиләр уйнап сикерәләр-сикерү \3-4 тап.\
Төп хәрәкәт:
1.“Сукмак аша барабыз”-гәүдәне төз тотып сукмак буйлап алга таба атлап бару.
2. “Койма астыннан чыгабыз”-дуга астыннан үрмәләп чыгу(50-40см)
Хәрәкәтле уен: “Тавык һәм чебиләр”
Тавык чыккан урамга,
Яшел чирәм чүпләргә.
Аннан чыкты чебиләр,
Йомшак сары бәбиләр.
Ко-ко- ко.
Китмәгез сез еракка,
Бөртекләр чүпләгез!
Тәмле бөҗәкне каптык,
Аннан соң без су эчтек,
Йөгереп өйгә качтык
Йомгаклау өлеше.
Тыныч йөрү.Балаларны мактау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән (УМК кулланып) сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүгә дидактик уеннар һәм кулланмалар.
дидактик уеннар һәм кулланмалар...
Тема: «Кыш. Ап-ак кар ява» (йомгаклау) (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)
Иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль...
Тема: «Матрешка бездә кунакта» (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)
Иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль...
“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)
(Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)...
“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)
quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...
« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)
Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар, тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...
Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.
Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...