“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) по теме
"Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_teld_soylshbez.docx | 39.92 КБ |
Предварительный просмотр:
“Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик комплекты буенча
беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшьлек ) өчен
2016-2017 нче уку елына
комплекслы – тематик план
Танып –белү эшчәнлеге
№ | Бүлек тема-лары | Тема | Бурычлар | Эшчәнлек саны | Үткәрү вакыты |
1. | Безнең балалар бакчасы | Чишенү бүлмәсен карау | 1) балаларны чишенү бүлмәсе, андагы җиһазлар белән таныш-тыру, төркемдәге (группадагы) бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2) балалар-ның кабул итү сәләтен, игътибарын, диалогта катнашу теләген үстерү; 3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү. | 1 | 6 сентябрь |
2. | Йомшаккай бездә кунакта | 1) балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәрен һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2) тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | 1 | 13 сентябрь | |
3. | Йомшаккай тагын бездә кунакта | 1) уенчыкларны карарга һәм аларның аерым өлеш ләрен билгеләргә өйрәтү, уенчыкларның исемнәрен, өлешләрен әйтү; төсен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү; 2) тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү; 3) сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, кызыклы уенчыклар белән уйнаудан тәм табу, шатлык хисләре тәрбияләү. | 1 | 20 сентябрь | |
4. | Тупны коткарабыз | 1) рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү;2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларын үстерү;3) башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү. | 1 | 27 сентябрь | |
5. | Юыну бүлмәсен карау | 1) балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар (сабын, сөлге, кран, су, теш щёткасы, теш пастасы) белән таныштыру, функциональ билгеләнешләре турындагы күзаллауларын ачыклау;2) сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабын, сабынны, сабын белән һ.б.) куллану осталыгына ирешү, балаларның сөйләм активлыгын, инициативасын үстерү; 3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү) | 1 | 4 октябрь | |
6. | Көз | Көзге табигать | 1)балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр, кешеләрнең киеме һ.б.) турында гади күзаллауларын формалаштыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү;3) көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. | 1 | 11 октябрь |
7. | Җиләк-җимешләр | 1) тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк-җимешләрне аерырга өйрәтү, җиләк-җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турын да күзаллауларын киңәйтү, җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм алар ның билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;2) балаларның игътибарын, кабул итү һәм сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) куллана белергә гадәтләндерү, әйләнә-тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләү. | 1 | 18 октябрь | |
8 | “Безнең Алсу” ресиясеннән рәсем | 1) рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлекне активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү;3) рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү. | 1 | 25 октябрь | |
9 | Яшелчәчеләр: помидор, кыяр, кишер | 1) балаларның помидор, кыяр, кишер турындагы белемнәрен ныгыту; помидор, кыяр, кишернең форма, төс, тәм үзенчәлекләре (кызыл, йомшак, шома, тәмле, сусыл, шар формасындагы помидор; яшел, каты, шома, кытыршы кыяр; шома, кызыл, тәмле, каты кишер) белән таныштыру;2) балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү, саубуллашу) кулланырга гадәтләндерү, зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. | 1 | 1 ноябрь | |
10-11 | Мониторинг | 2 | 8,15 ноябрь | ||
12 | Мин дөньяның бер кешесе | Минем исемем бар. | 1) баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү, исем нәрне истә калдырырга, оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү; 2) тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга, кайбер фразаларны (Минем исемем — Алсу) кабатларга күнектерү; балаларның хәтерен, игътибарын үстерү;3) балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү | 1 | 8 ноябрь |
13 | Бу – мин. | 1) организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау формалаштыру, үзләрен бербөтен итеп кабул итәргә өйрәтү, гәүдә өлешләре турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту;2) гәүдә өлешләренең атамалары (баш, күзләр, колаклар, борын, авыз, тешләр, чәч, куллар, аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 3) үзеңне, гәүдә өлешләреңне ярату, игътибарлы булу, культура-гигиена күнекмәләрен үтәү теләге тудыру. | 1 | 15 ноябрь | |
14 | Минем әйләнә-тирәм | Яраткан уен бүлмәбез. | 1) балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам итү, төркемдәге уен бүлмәсе, андагы махсус почмаклар белән таныштыру, «һәр әйбернең үз урыны» дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту;2) сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын үстерү;3) җиһазларга сакчыл караш һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык тәрбияләү | 1 | 22 ноябрь |
15 | КамАЗ машинасы. | 1) балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга, исемен әйтергә өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен, сөйләмен, уңай эмоцияләрен үстерү; 3) балаларда йөк транспортына, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну уяту | 1 | 29 ноябрь | |
16 | “Безнең урам” | 1) балаларны урам, андагы объектлар, күренешләр белән таныштыру, аларга карата кызыксыну тудыру;2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сүз байлыгын үстерү;3) урамга соклану хисе тәрбияләү | 1 | 6 декабрь | |
17 | Яңа ел бәйрәме | Электр лампасы белән таныштыру | 1) электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында «яши»; утны яндыру өчен, өзгечкә (выключательгә) басарга кирәк, шуннан соң электр чыбыкларыннан ток йөри башлый); электр, ток, чыбык, өзгеч (выключатель) сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәтерен, кабул итү сәләтен үстерү; ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык ка гый дәләрен балаларга җиткерү;3) сакчыллык тәрбияләү. | 1 | 13 декабрь |
18 | Гирлянда | 1) балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү, электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту; кызыл, яшел, сары төс ләрне таный һәм аера белергәкүнектерү;2) балаларның игътибарын, кызыксынучанлыгын, шатлык хисләрен үстерү, сүз байлыгын киңәйтү;3) күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү | 1 | 20 декабрь | |
19 | Яшел чыршы | 1) балалар белән чыршыны бергәләп карау, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету; 2) балаларның «Яңа ел бәйрәме» темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру, тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү;3) матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү | 1 | 27 декабрь | |
20 | Кыш | Ап-ак кар ява | 1) балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә, эри, йомшак, салкын, җиңел) белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2) балаларның сүз байлыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; 3) кышкы табигатькә соклану хисе, бергәләп уйнау теләге тәрбияләү. | 1 | 10 январь |
21 | Алсу урамга җыена | 1) балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү; урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү;2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сүз байлыгын үстерү;3) башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сак караш тәрбияләү. | 1 | 17 январь | |
22 | Ләйлә суыктан курыкмый | 1) рәсемне карарга, рәсемдә ясалган предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү; предметларны, эш-хәрәкәтне, төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнектерү; 2) кабул итү сәләтен, игътибарны, хәтерне үстерү; 3) сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту. | 1 | 24 январь | |
23 | Күгәрченнәр, чыпчыклар – безнең нәни кошчыклар | 1) мәйданчык тагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү; гөр-гөр, чырык-чырык, кар-кар аваз ияртемнәрен ачык итеп әйтер гә күнектерү; томшык, сикерә, гөрлиләр, җим, чүплиләр, чырыл дый, җитез, өлгер сүзләре хисабына сүзлекне баету;2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәр-бияләү. | 1 | 31 январь | |
24 | Әтиләр һм әниләр, бабайлар һәм әбиләр | Безнең әтиләр | 1) балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрне карарга, аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү; эш-га- мәлләрне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;74 2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, сүз байлыгын үстерү;3) төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту. | 1 | 7 февраль |
25 | Безнең апа | 1) тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа, ашарга алып килә, сөлгеләрне ал-маштыра, бүлмәне җыештыра һ.б.);сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр белән баету; уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү;2) балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү, катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгын үстерү;3) әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлау-чанлык тәрбияләү. | 1 | 14 февраль | |
26 | “Алсу бәйрәмгә җыена” дидактик уен | 1) өс киемнәре, аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү, сүзлекне активлаштыру: ефәк, ак, чәчәкле кебек яңа сүзләр кертү; 2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, сорауларны ишетә һәм аларга бер сүз яки кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын үстерү; 3) курчаклар белән уйнарга теләк уяту, уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү | 1 | 21 февраль | |
27 | Безнең әниләр. | 1) балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү; эш-хәрәкәтне белдерә тор-ган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;2) балаларның кабул итү сәләтен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү; 3) төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү. | 1 | 28 февраль | |
28 | Халык иҗаты | Матрешкалар (ачу, җыю). | 1) балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёшкалар) белән таныштыруны дәвам итү; матрёшканы ачарга һәм дөрес итеп 81 җыярга өйрәтү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү; 2) игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) уенчыкларга сакчыллык, халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү | 1 | 7 март |
29,30,31 | Мониторинг | 3 | 14, 21, 28 март | ||
32 | Яз | Яз, яз килә... | 1) балаларга язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) турында башлангыч белемнәр бирү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру; 2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерү; 3) табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру. | 1 | 4 апрель |
33 | Җәнлекләр урманда яшиләр | 1) җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү; 2) балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү; 3) җәнлекләр белән кызыксындыру. | 1 | 11 апрель | |
34 | Сыерчыклар, карлыгачлар килде | 1) балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга һәм исемнәрен әйтергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык, сыерчык оясы, карлыгач сүзләрен кертү; 2) игътибарны, күзәтүчәнлекне, тәрбияче белән аралашу, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү, кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү. | 1 | 18 апрель | |
35 | Песиле тал бөреләрен карау | 1) балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү; сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал, ботак, бөре, йомшак, хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 2) балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3) табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү. | 1 | 25 апрель | |
36 | Җәй | Тузганак чәчәген карау | 1) балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү; тузганак чәчәген күрсәтү, аны танырга, исемен әйтергә, төзелеше (чәчәге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү; сүз байлыгын үстерү; тузганак, чәчәк, сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру;2) балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзә түчәнлеген үстерү;3) табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү | 1 | 2 май |
37 | Йорт хайваннары | 1) балаларның йорт хайваннары (сыер, ат, песи, эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар) киңәйтү, хайваннарның исемнәрен, хәрәкәтләрен әйтергә күнектерү; 2) сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү; 3) йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү. | 1 | 16 май | |
38 | Балалар тавык һәм чебиләр ашата | 1) балаларны рәсемне карарга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, тәрбияче һәм иптәшләренең сөйләгәннәрен тыңларга өйрәтүне дәвам итү; 2) сөйләмне томшык, тавык, чебиләр, табак кебек сүзләр хисабына баету, игътибарны, хәтерне, образлы фикерләүне үстерү; 3) йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү | 1 | 23 май | |
39 | Ком һәм аның үзлекләре | 1) балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга, йомарларга һәм сибәргә), төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү; 2) коры, дымлы, юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү; 3) ком белән уйнарга кызыксындыру. | 1 | 30 май |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән (УМК кулланып) сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүгә дидактик уеннар һәм кулланмалар.
дидактик уеннар һәм кулланмалар...
Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...
Беренче кече яшьтәге төркем балаларында ана теле һәм сөйләм телен устерүдә музыкаль - дидактик уеннар
Выступление на секционном заседании музыкальных руководителей...
“Яшелчәләр” (Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)
(Икенче кече яшьтәгеләр төркеме өчен оештырылган әшчәнлек)...
« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)
Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар, тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...
Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.
Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...
Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”
Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....