Сәламәтлек аланы
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) по теме

спортивное мероприятие на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otpravit_s_lam_tlek.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек аланы

Максат: укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру;

                       физкультура һәм спортка кызыксыну уяту;

                       актив ял итүне оештыру;

                       балаларны залда үз-үзләрен тотарга өйрәтү;

                       иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлар:

Музыка яздырылган кассеталар

“Сәламәтлек аланы” дигән язу

Спорт елы эмблемасы.

Командалар исеме язылган табличкалар

“Алтын” һәм “ көмеш” ” медальләр”

Кунакларга елмаючы кеше рәсемнәре

                    1, 2,3,4  ярышка: 2 волейбол тубы

                    5 ярышка: боҗралар(обручлар)-2

                    7 ярышка: “туннель” итеп тегелгән ике капчык”

                    8 ярышка: 2 шар, 2 теннис таягы

                    9 ярышка: 4 катыргы.

                    10  ярышка катыргыдан елмаючы кеше рәсеме -2

Уен-тамаша спорт залында үткәрелә.

Уен – тамашаның барышы.

Укытучы:

-Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? ( саулык, сәламәтлек, тазалык, исәнлек)

-Ни өчен саулык иң кирәге дип уйлыйсыз?( Балалрның җаваплары)

-Әйе, балалр, Саулык – иң зур байлык. Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәләрдән мәхрүм.Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тормышта актив була, хезмәттән, яшәүдән тәм таба. Шуңа күрә дә 2009 нчы ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше дип кабул ителде. Спорт елы эмблемасы күрсәтелә. Безнең бүгенге уен-тамаша “Сәламәтлек аланы” дип атала. Сәламәтлек аланында ял итеп без үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытырбыз.

       Бүгенге бәйрәм –тамашада уеннар белән бергә саулыкка кагылышлы мәгълүматлар да булачак. Сәламәт кеше нинди була икән соң? Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Җавап дөрес булса, кул чабабыз. Сәламәт кеше:

  • көчле
  • ак чырайлы
  • чибәр
  • ялкау
  • адымнары тиз
  • шат күңелле
  • әкрен кыймылдый
  • хәрәкәтчән
  • төз гәүдәле
  • алсу йөзле
  • кәкрәеп йөри.

Ә хәзер бер шигырь тыңлап үтәрбез.

1 укучы сөйли. Уятмый аны берәү дә килеп.

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр.

Бит кулын юар, вакытында ашар.

Портфилен барлап киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

-Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы? Ә нәрсә соң ул зарядка? (Балалрның җаваплары)

Зарядка ул иртән ясала торган күнегүләр. Зарядка ясау организм өчен файдалы. Ул йөрәкнең әйбәт эшләвенә, тирән тын алырга, , организмдагы матдәләр алышына ярдәм итә. Уянгая та сузылып – тартылып алсаң, уңга-сулга әйләнсәң, аяк-кулларны бөгеп-сузып алсаң- бу күнегүләр организм өчен уяткыч көч була. Ә уянган организм синең бөтен таләпләреңне үтәргә әзер.Без дә хәзер сезнең белән организмны язылдырып зарядка ясап алырбыз.

Зарядка музыка астында үткәрелә.

  1. Аяк очларына басып сузылу.
  2. Баш өчен күнегүләр. Башны аска-артка ию, уңга-сулга бору.
  3. Җилкә мускуллары өчен күнегүләр. Җилкәне чиратлап, аннан бергә күтәрү һәм төшерү.
  4. Бил һәм гәүдә мускуллары өчен. Билне алга-артка ию, уңга-сулга бөгү.
  5. Аяк мускуллары өчен.. Скакалкада сикергән хәрәкәтләр ясап бию күнегүләре.

Гәүдәне язып алдык. “Хәрәкәттә -бәрәкәт ,”-ди халык мәкале. Аз хәрәкәтләнү мускулларның көчен киметә. Көчсезләндерә. Хәрәкәтләнү эшкә сәләтне арттыра, күңелне күтәрә. Саф һавада булса, бигрәк тә сизелә. Чөнки анда кислород күбрәк.

Ә хәзер көчебезне сынап карыйк. Командалар үз урыннарыгызны алыгыз. (Һәр команда үз табличкасы янына баса) Сезнең ярышны безнең жюри бәяләр. (жюри составы белән таныштыру)

1 ярыш. Туплы уен. Тупны баш өстеннән җибәрү.

2 ярыш. Тупны аяк арасыннан җибәрү.

3 ярыш. Көнгерә. Тупны аяк арасына кыстырып йөгерү.

4 ярыш. Футбол. Тупны аяк белән йөртеп алып килү.

5 ярыш. Боҗралар (Обручлар) белән. Капитан боҗраны алып әйләнеп килә. Аннан икенче уенчыны алып әйләнеп килә.Аннан өч уенчы бергә, аннан калган уенчылар бергәләп йөгереп киләләр.

6 ярыш. “ Арба” уены –кулларга. Бер укучы кулы белән идәнгә таяна, икенчесе аның аягын тота- беренче укучы кулларында хәрәкәт итә.

7 ярыш. Туннель. Капчык эченнән чыгу.

8 ярыш. Теннис таяклары блән шар йөртү.Чиратлап уенчылар шарны бер- берсенә бирәләр.

9 ярыш. “Сазлыктан” чыгу. Катыргыга басып чиратлап “ сазлыктан “ чыгу.

Америка галимнәре сәламәтлек өчен елмаюның роле зур дип саныйлар. Елмайганда кәефне күтәрә торган гормоннар барлыкка килә. Алар зарарлы матдәләргә каршы тора. Шуңа күрә көндәлек режимга шундый кагыйдәләр кртергә диләр.

  • Һәркөнне 1 минут үз-үзнңә елмай.
  • Өйгә елмаючы кеше рәсеме эл.
  • Кеше белән елмаеп исәнләш.
  • Эчтән генә 3 мәртәбә: “ Елмаеп без үз-үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытабыз, -диегез.

       10 ярыш.Алдагы ярышта без бер-беребезгә елмаю бүләк итәрбез.     Беренче        уенчы елмаючы кеше рәсемен тоткан килеш бирелгән урыннан әйләнеп килә, иптәшенә тапшыра. Шулай чиратлашып йөгереп әйләнәләр.

         1 бала сөйли. Тылсымлы төш күреп уянабыз.

                       Матур итеп шулчак елмаябыз

                       Бер елмаю дәва мең авыруга.

                       Өйрәнегез ешрак елмаерга.

Кадерле кунаклар! Сез дә һәрчак елмаегыз, авыртмагыз. Һәм безнең кечкенә генә бүләкләрне кабул итеп алыгыз.( Елмаючы кеше рәсемен тапшыралар)

“Яратыгыз” җыры көенә балалар җыр җырлыйлар.

Бәхетле булырга килдек җиргә,

Бәхетле булмыйча ярамый.

Сәламәтлек -ярты бәхет бит ул,

Сәламәтлек –ярты бәхет бит ул,

Бәхетле булмыйча ярамый.

Сәламәт булыгыз барчагыз да,

Олыгыз һәм бала-чагагыз да.

Бернигә дә карамый,

          Сәламәт булмыйча ярамый.

          Сәламәтлек килми җиңел генә,

          Авырлыклар бик күп сагалый.

          Тик шулай да тырышырга кирәк,

          Һәркемгә булышырга кирәк,

          Сәламәт булмыйча ярамый.

          Бәхетле булырга килдек җиргә,

Бәхетле булмыйча ярамый.

Сәламәтлек -ярты бәхет бит ул,

Сәламәтлек –ярты бәхет бит ул,

Бәхетле булмыйча ярамый.

Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Жюри нәтиҗә ясый.

Җиңүчеләргә”алтын медаль”, җиңелүчеләргә  “көмеш медаль”ләр тапшырыла.

Согласовано

зав. МБДОУ Красногорский д/с

«Аленушка»

Апалонова Ю.С

“ Сәламәтлек

аланы “

МБДОУ Красногорский д/с

«Аленушка»

Воспитатель 2-ой младшей группы

Мубаракшина Г.К


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

"Cәламәтлек аланы"

Саескан:   Исәнмесез, кадерле дуслар!Мин сезне бүген сәламәтлек аланыны  өенә чакырам.Урман,  күлләрдә  яшәүче дусларым сәламәт  булып яшисегез килсә,  ...