Зурлар төркемендә әвәләү буенча перспектив план
календарно-тематическое планирование по аппликации, лепке (старшая группа)
Ай | Тема | Программа эчтәлек |
СЕНТЯБРЬ | Урман аланында гөмбәләр | Гөмбәләргә хас билгеләрне күрергә һәм ясап күрсәтергә өйрәтү (эшләпә читләренең өскә яки аска таба бөгелеше, батынкы яки кабарынкы булуы, нечкә яки юан төбе һ.б.) Әвәләп ясау күнекмәсен ныгыту. Балаларда туган як табигате белән кызыксыну хисе тәрбияләү. Дөрес итеп ясау алымнарын тәкъдим итү аша тәнкыйтьләп анализлау күнекмәсен үстерү. |
Көз фоторамасы | Россияне, Республикабыз Татарстанны яратырга чакыру, Татарстанның шәһәрләре турында белемнәрен киңәйтү; балаларда горурлык хисе тудыру; Ватан турында төшенчә бирү, Татарстан Республикасында нинди халыклар яшәве турында кыскача мәгъләмат бирү. |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zurlar_torkemend_vlu_buencha_perspektiv_plan.docx | 18.76 КБ |
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә әвәләү буенча перспектив план
Ай | Тема | Программа эчтәлек |
СЕНТЯБРЬ | Урман аланында гөмбәләр | Гөмбәләргә хас билгеләрне күрергә һәм ясап күрсәтергә өйрәтү (эшләпә читләренең өскә яки аска таба бөгелеше, батынкы яки кабарынкы булуы, нечкә яки юан төбе һ.б.) Әвәләп ясау күнекмәсен ныгыту. Балаларда туган як табигате белән кызыксыну хисе тәрбияләү. Дөрес итеп ясау алымнарын тәкъдим итү аша тәнкыйтьләп анализлау күнекмәсен үстерү. |
Көз фоторамасы | Россияне, Республикабыз Татарстанны яратырга чакыру, Татарстанның шәһәрләре турында белемнәрен киңәйтү; балаларда горурлык хисе тудыру; Ватан турында төшенчә бирү, Татарстан Республикасында нинди халыклар яшәве турында кыскача мәгъләмат бирү. | |
ОКТЯБРЬ | Тылсымлы кошлар | Әвәләп ясаганда, кош образын күз алдына китереп, аны тәэсирле итеп чагылдыра белү сәләтен формалаштыру. Балаларның балчыкны (пластилинны) ике уч белән түгәрәкләп яки туры итеп тәгәрәтү, сузу, җәю, чеметкәләп кую күнекмәләрен ныгыту, әвәләп ясалган сынның катыршы урыннарынтигезләргә өйрәтү. Төрле эш төрләрен (әвәләп һәм табигый материаллар кулланып сау) берләштереп барырга өйрәтүне дәвам итү. |
Дымково колыны | Балаларны рус халык иҗат үрнәге – Дымково уенчыгы белән таныштыруны дәвам итү. Халык һөнәрчеләре хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Балаларны халык иҗаты үрнәкләре (Дымково мотивлары) буенча сыннар әвәләп ясарга өйрәкәндә, эшләүнең катнаш ысулын куллану. Уенчыкка хас үзенчәлекләрне күрсәтү өчен, әвәләп ясауның мөһим ысулларын (тартып сузу, чеметеп кую, сылау, тигезләү) куллануларын ирешү. | |
НОЯБРЬ | Урман аланында | Гәүдә өслеге фактурасын сыгылмалы таякчык кулланып җиткерү аша җәнлекләрне катнаш ысул белән әвәләп ясауга өйрәтүне дәвам итү. Гадәти хәрәкәтләрне күрсәтә торган әвәләп ясау күнекмәләрен шомартуны дәвам итү. Сюжетлы уен әзерләү ниятләрен үстерү. |
Сертотмас үрдәк | Җәнлекләрне, коларны катнаш ысул белән әвәләп ясарга өйрәтүне дәвам итү. Композиция төзү осталыгын үстерү, предметларның зурлыкларын чамалап ясарга, аскуймага урнаштырырга, хәрәкәтләрен, позаларын эшләнмәдә күрсәтә белергә өйрәтү. Язучы А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштырганда, балаларда тапшырылган эшне башкарып чыгу җаваплылыгы тәрбияләү. | |
ДЕКАБЬ | Балалары белән песи | Төрле зурлыктагы предметларны әвәләп ясарга һәм аларны гомуми композициягә берләштерергә өйрәтү. Ясалачак образ өслеген шомартып, катнаш ысул белән әвәләп ясый белүне ныгыту. Йорт хайваннарына мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Кышкы уеннар | Әвәләп ясауның таныш алымнарыннан иң уңайларын, иң кулайларын кулланырга өйрәтү. Сурәтне детальләр (башлык, бияләйләр, бизәкләр) белән баетып, берничә предметны гомуми композициягә берләштерү күнекмәсен ныгыту. Күмәкләп эшләү күнекмәләрен үстерү. | |
ГЫЙНВАР | Кунаклар көтәбез | Пластилинны тасма рәвешендә сузып, чыная ясарга, аның формасын һәм төп өлешләре пропорөиясен дөрес итеп җиткерә белергә өйрәтү. Өслекне тигезләү, шомарту алымнарын ныгыту. Кунакчыллык тәрбияләү, тормышның билгеле бер ситуацияләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары кысаларында эш итәргә күнектерү. |
ФЕВРАЛЬ | Федора кайгысы | Балаларны балчык яки пластилинны тасма рәвешендә сузып, шуннан савытлар әвәләп ясарга өйрәтүне дәвам итү, шул эштә савыт өлешләренең пропорционалҗ чагыштырмасын күрсәтә белүләренә, детальләрне ялгап һәм сылап, өслекләрен шомартып эшләүләренә ирешү. Кеше хәленә керә белү һәм рәхимлеле, әйберләргә сак мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Хәрби танклар | Танк өлешләрен (корпус, түбәсе, тубы (пушкасы), пулемёты, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәчләре) ныклап ялгап ясарга өйрәтүне дәвам итү. Предметның кайбер өлешләрен сыгылмалы таякчык белән ясау күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү. Россия Хәрби көчле турында күзаллауларны киңәйтү. | |
МАРТ | Чынаяк кирпеч | Халык иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Рус халык чынаяк кирпечләренә (кафель) охшатып, декоратив пластиналар ясарга өйрәтү. Ниятләнгән эшкә туры килә торган әвәләп ясау алымнарын сайлап ала белү күнекмәсен ныгыту. Эш эчтәлеген сайлауда мөстәкыйльлекне үстерү. |
Кувшин | Балаларны савыт-саба ясауның әйләнмәле сылау кебек яңа ысулы белән таныштыру. Алдан уйлап куелган форманы ясау күнекмәсен ныгыту. Балаларның нәфасәти карашларынкиңәйтү өчен, дөнья халыкларының балчык савыт-сабалары (керамика) белән таныштыру. | |
АПРЕЛЬ | Крепость | Пластилиннан ясалган кирпечләрдән корырга, крепость сурәтен төзергә өйрәтү. Үзара килешеп, күмәк эшләү күнекмәсен ныгыту. Өстәмә предметларны әвәләп ясаганда, иҗади сәләтләрне үстерү. |
Космонавт | Балаларны ел саен билгеләп үтелә торган Космонавтика көне (12 апрель), космонавтлар хезмәте белән таныштыруны дәвам итү, әлеге профессиягә хас үзенчәлекләрне әвәләп ясаганда күрсәтә белергә өйрәтү. Комонавт һәм ракетаны ясау ысулын мөстәкыйль сайлау күнекмәсен ныгыту, өлешләрне салмак кына ялган, сылап һәм өйслекләрен тигезләп, тиешле формага китерү. Дөньяның беренче космонавтын тәрбияләп үстергән туган илебез белән горурлык хисләре тәрбияләү. | |
МАЙ | Өй зоопаркы | Балаларның җәнлекләрне әвәләп ясау ысулын мөстәкыйль сайлап эшләү күнекмәсен ныгыту. Җәнлекләр фактурасын сыгылмалы таякчык белән яки өслекләрен тигезләп ясарга өйрәтү. Балаларның үз эшләре турында сөйләүләренә ирешү һәм җәнлекләр өчен җаваплылык хисе тәрбияләү |
Әкияти җәнлекләр | Нинди образ булуга карап әвәләп ясау алымын мөстәкыйль сайларга өйрәтү. Җәнлекләрне әкияти образга хас детальләр белән тулыландырып ясарга өйрәтүне дәвам итү |
Зурлар төркемендә
әвәләү буенча
перспектив план
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.
Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр то...
Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).
Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....
"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
Максат:- Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...
Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек
Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема: «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга табигать - безнең уртак өебез булуын аңлату.Бурычл...
Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план
Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...
Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план
Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план...
Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...