Йомры икмәк белән кунакка
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Тема: Йомры икмәк белән.

Максат: уен һәм сәламәтлекне саклау технологияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү.

Бурыч: Тәрбия:Кызыксыну, дуслык, ярдәмгә килү, балаларда уңай эмоцияләр уяту теләк тәрбияләү.

Белем бирү:Рус халык әкияте «Йомры икмәк» кә ияреп.

Монологик һәм диалогик эмоциональ яктан бай сөйләм формалаштыру; балаларның сүзлек запасын активлаштыру.

Уен аша аралашу элементларын (мимика, ишарә, интонация, тавыш модуляциясе) үзләштерүгә ярдәм итү.

Балаларны әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү.

Үсеш бирүче:Танып белү активлыгын, игътибарны, хәтерне, фикерләүне, иҗади сәләтләрне, төрле уен биремнәрен үтәү күнекмәләрен үстерү.

Төрле уен технологияләре ярдәмендә сөйләмнең барлык якларын (тавыш әйтелеше, сүзлек запасы, грамматик төзелеш, бәйләнешле сөйләм) үстерү һәм камилләштерү.

Кулларның вак моторикасын һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Танып белү өлкәсе буенча конспект378.35 КБ

Предварительный просмотр:

Югары категорияле тәрбияче

Лотфуллина Ләйсән Глүс кызының

" Сәламәтлекне саклау технологияләре аша

балаларның сөйләм телен үстерү” темасы

буенча РМБ утырышында  катнашкан

шөгыль конспекты

Тема: Йомры икмәк белән.

Максат: уен һәм сәламәтлекне саклау технологияләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү.

Бурыч: Тәрбия: Кызыксыну, дуслык, ярдәмгә килү, балаларда уңай эмоцияләр уяту теләк тәрбияләү.

Белем бирү: Рус халык әкияте «Йомры икмәк» кә ияреп.

Монологик һәм диалогик эмоциональ яктан бай сөйләм формалаштыру; балаларның сүзлек запасын активлаштыру.

Уен аша аралашу элементларын (мимика, ишарә, интонация, тавыш модуляциясе) үзләштерүгә ярдәм итү.

Балаларны әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү.

Үсеш бирүче: Танып белү активлыгын, игътибарны, хәтерне, фикерләүне, иҗади сәләтләрне, төрле уен биремнәрен үтәү күнекмәләрен үстерү.

Төрле уен технологияләре ярдәмендә сөйләмнең барлык якларын (тавыш әйтелеше, сүзлек запасы, грамматик төзелеш, бәйләнешле сөйләм) үстерү һәм камилләштерү.

Кулларның вак моторикасын һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.

.

Алдан әзерлек: рус халык әкиятен уку , әкияткә иллюстрацияләрне карау, әкиятне уйнау; исемнәргә кушымчалар сайлап алу өчен сөйләм уеннары, проблемалы ситуацияләрне хәл итү. Уеннарны өйрәнү.

Яше: 3-4 яшь

Эш формасы: индивидуаль-коллектив.

Сүзлек эше: балаларның сөйләмендә предмет билгеләре булган сүзләрне, эш-сүзләрне активлаштыру.

Кулланмалар һәм материаллар: презентация (кадрлар: йорт һәм урман), камыр, бибабо курчаклары (куян, бүре, аю һәм төлке), сары төстәге туплар, тәлинкәләр, мич, кишер һәм кәбестә.

Методлар һәм алымнар:

Уен (сюрприз мизгелләрне куллану).

Күренешле (әкият атрибутларын куллану).

Сүзле (исегезгә төшерү, күрсәтү, сораштырулар, балаларның шәхси җаваплары).

Шөгыль  барышы:

Беренче этап. Оештыру:                 Шатлык түгәрәге: "Хәерле иртә

Хәерле иртә дип мин барысына да әйтәм,

Хәерле иртәне  сезгә бүләк итәм.

Яхшы кешеләр елмаялар,

Күрәсең, алар яхшы сүзләр яраталар.

Балалар түгәрәктә торалар.

Тәрбияче: балалар, без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгачакбыз:

Әгәр әкият ишеккә шакыса,

Син аны тизрәк керт,

Чөнки әкият кош кебек,

Куркытсаң... тота  алмассың.

II этап. Мотивацион:

Тәрбияче: элеке заманнардан бирле кешеләр әкиятләр уйлап чыгарганнар һәм аларны үз балаларына сөйләгәннәр. Әйтегез әле, ә сез нинди әкиятләр беләсез? (балаларның индивидуаль җаваплары).

( шалкан, чуар тавык, су анасы, теремкәй, шүрәле, кәҗә белән сарык, өч аю)

Тәрбияче: Яхшы, балалар, әкиятләрне яхшы беләсез. Ләкин бүген мин сезгә бер әкияттә генә булырга тәкъдим итәм. Әкиятчеләр буларак, без аны сөйләрбез һәм бераз үзгәртә алырбыз. Нинди әкияткә барганны  табышмакның җавабын әйткәч белербез:

Ул әби белән бабайны ташлап киткән,

Төшке аш булырга теләмәгән

Сукмак буенча тәгәрәп качкан

Экранда «Йомры икмәк»

Хәзер без сезнең белән «Йомры икмәк» артыннан әкиятенә сәяхәткә чыгарбыз.

III этап. Гамәли Экранда йорт рәсеме.

Тәрбияче: балалар, әйтегез әле:

  • йомры икмәкне кем пешерергә кушты? ( бабай)  Барлык малайлар да безнең бабайлар булачак.
  •  Кем пешерде (Әби). Кызлар әбиләр булыр. Бу безнең Әкият булганлыктан йомры икмәкне дә   бергә пешерербез.

                                             Бармак уены «Йомры икмәк»

Таулар , урманнарны узып  (кулларыгызны өскә күтәрегез, башыгыз өстеннән тоташтырыгыз, аннары, аска төшереп, аларны як якка җәегез ).

Киң диңгезләр артында (кулларны дулкын хәрәкәтләнгән кебек хәрәкәтленднрергә).

Бабай белән әби яшәгән, (бабай «уйдырма сакал күрсәтегез» әби «уйдырма яулык киегез һәм аны яңак астына бәйләгез).

 Бабай йомры икмәк пешерергә кушкан (кул белән әвәләп күрсәтү)

Әби әрҗәдән он алып керергә киткән (әбиләр кебек атлау)

Әрҗәдән кырып җыйыйк  (Кулларыгызны алга кую, тырнакларыгыз белән кыру).

Бура төпләреннән себереп алыйк, (идәнне ничек сөрткәннәрен күрсәтегез).

Безнең авыз кечкенә  (бармакларыгыз белән иреннәрегезгә тотыгыз).

Йомры икмәккә  җиткерербез (шар әвәләү хәрәкәтен күрсәтү).

Тәрбияче балаларны өстәлләргә алып бара һәм камыр чыгара.

Тәрбияче: без сезнең белән шулкадәр тырыштык, карагыз, бездә күпме камыр булды.

Әйдәгез әкиятне бераз үзгәртик һәм бер генә йомры икмәк пешермик, күп итеп пешерик.

Балалар өстәл артына утыралар.

Тәрбияче балаларга камыр тарата.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә:

  • «Йомры икмәк» нинди формада ?
  • Шар формасында тагын нәрсәләр була?
  • шарны әвәләү өчен без нинди хәрәкәтләр эшлибез? ( бер бала сөйли: без камырны ике уч арасына куябыз һәм уң якка таба түгәрәк хәрәкәтләр ясыйбыз.  (Балалар эше)

Хәзер безнең йомры икмәкләрне табага салып, кайда пешерергә кирәк? Мичтә.

«Йомры икмәк» ләрне табага салып, мичкә куябыз.

Тәрбияче: «Йомры икмәк» мичтә пешсен , әйдәгез бераз уйныйк.

Балалр без нинди милләт кешеләре? (Татарлар)

Без нинди телдә сөйләшәбез? (Татар телендә)

Балалар һәр милләтнең үзе генә пешерә торган ризыклары була, сез татар халык камыр ашларын беләсез микән тикшереп карыйк әле

 Презентация “Татар халыкның камыр  ашлары” (бәлеш, кыстыбый, чәк чәк, өчпочмак)

Балалар, бәлеш ничә? (Бәлеш 1әү) Әйдәгез аларны күп итеп әйтик (бәлешләр)

Өчпочмак ничә ? (Өчпочмак 1әү) Әйдәгез аларны күп итеп әйтик (очпочмаклар)

Кыстыбый ничә? (Кыстыбый 1әү) Әйдәгез аларны күп итеп әйтик (кыстыбыйлар )

Чәкчәк ничә ? (Чәкчәк 1әү) Әйдәгез аларны күп итеп әйтик (чәк чәкләр)

Тәрбияче: Әй, балалар бер тәмле ис сизәсезме? пешкән ис кебек. Иснәп карагыз әле (Балалар сулышны борын белән ясыйлар...авыздан чыгарабыз).

Тәрбияче мичтән «Йомры икмәк» ләрне ала ( кечкенә су джок, массаж сары туплар ).

Тәрбияче: менә безнең йомры икмәкләр пеште,  нинди матурлар, сап –сары булганнар.  Без аларны мичтән алдык, димәк алар нинди? Кайнар. Салкын булсын өчен, аларга өрик. (Борын аша сулыш алабыз, авыз ябык, озын сулыш, иреннәр торба кебек булалар).

"Җил" сулыш гимнастикасы.

Юл буйлап тәгәрәп китте. (кечкенә су джок, массаж сары тупларны куллар буенча тәгәрәтү)

Тәрбияче: урман буйлап йомры икмәк тәгәрәп бара, ә каршысына кем килә?

Җәен соры кышын ак аңа шулай яхшырак   (Куянкай).

Тәрбияче кулына куян кия.

Тәрбияче: (Куян) Ой, йомры икмәкләр, алар нинди тәмле, мин сезне хәзер ашармын.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әкиятебезне үзгәртик, без куяннан качмаячакбыз, без аның белән дуслашыйк. Безнең йомры икмәкләр серле аны ачып эченнән тылсымлы йөзекләрне алыйк бармакларга кияек һәм яңа бармак уенын өйрәник (йөзекне чиратлаштырып бармакларга киябез, бармак уенын кабатлыйбыз)

Бу бармак- кыяр,
Бу бармак- борыч,
Бу бармак- суган,
Бу бармак- шалкан,
Бу бармак- кишер. Бу яшелчәләрнең кайсысын куян ярата? (Кишерне ) Әйдәгез куянга кишер бирик. Үзебез кечкенә түгәрәк ясап поезд кебек басыйк.(балалар поезд кебек аркалары белән басалар)

 Юл буйлап тәгәрәп китте. (кечкенә су джок, массаж сары тупларны иптәшләрнең аркаларында тәгәрәтү)

Тәрбияче: урман буйлап йомры икмәк тәгәрәп бара, ә каршысына кем килә?

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли (Бүре)

Тәрбияче бүрене чыгара.

Тәрбияче: (Бүре). Мин сезне хәзер ашармын.

Балалар: безне бүре ашама без синең белән уйнарбыз.

 Игьтибарлыкка уен “Бүре кайда качкан” (презентациядә уен)

(Бүре агач артына качкан, төлке куак артына, куян куак эченә, керпе агач түмгәге артына, ябалак куыш эченә, тиен гөмбә артына) (Фил, арыслан агач, куак артына балалар безнең урманнарда яшиләрме? Ә кайда яшиләр? Җылы якта, зоопаркта)

Тәрбияче: (Бүре). Минем белән урманда беркем дә уйнамый иде, рәхмәт сезгә, мин сезне ашамыйм, алга таба йөгерегез.

Юл буйлап тәгәрәп китте. (урындыкларга утыралар кечкенә су джок, массаж сары тупларны  аяклар буенча тәгәрәтү)

Тәрбияче: урман буйлап йомры икмәк тәгәрәп бара, ә каршысына кем килә?

Нечкә билле, көлтә койрыклы (Төлке).

Тәрбияче төлкене чыгара.

Тәрбияче: (Төлке). Әй, ничек тәмле ис килә, нинди йомры икмәкләр тәмле, кызарган, мин сезне хәзер ашармын.

Балалар: безне ашамагыз.

Тәрбияче: Балалар бу төлке шундый хәйләкәр, ул безне барыбер алдар әйеме? Аның матур сүзләрен тыңламыйк

Тәрбияче: Әйдәгез  мин сезне качырам ( обручлар куела парлашып кереп басалар) Төлке безне көтеп  көтеп торыр да китәр.

Тәрбияче: Балалар төлке китте... чыгыгыз өйләрдән...әйдәгез уйнап алыйк....урмада бик матур кошлар бар алар кебек очып алыйк....су эчеп алыйк....тагы очыйк........ТӨЛКЕ килә, качыгыз.

Кереп качалар .....киткәч тагы чыгабыз күбәләкләр булып очабыз.....чәчәкләрдән бал ашыйк....ТӨЛКЕ килә качыгыз...

Тәрбияче: (Төлке). Мин сезнең арттан йөгерүдән арыдым. Ял итәргә киттем.

Тәрбияче: менә безнең бүген сезнең  белән яңа әкият уйлап чыгардык.  

IV этап. Рефлексия Тәрбияче: безнең сәяхәт ахырына якынлашты. Нинди яңалык алдыгыз. Бүгенге шөгыль турында кемнәргә сөйләрсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

Йомры күмәч

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам                  ...

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү....