« Мияуның туган көненә сый” Уртанчылар төркемендә әвәләү шөгеле
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)
« Мияуның туган көненә сый”
Уртанчылар төркемендә
әвәләү шөгеле
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_zanyatiya_dlya_sredney_gruppy.docx | 20.98 КБ |
urtanchylar_torkemend_vlu_shogyle.docx | 20.98 КБ |
Предварительный просмотр:
« Мияуның туган көненә сый”
Уртанчылар төркемендә
әвәләү шөгеле
Тәрбияче: Мухаметзянова Миляуша Габдулманафовна
Программа бурычлары:
- Балаларны милли ашлар белән таныштыруны дәвам иттерү, кызыксыну уяту.
- Милли ризыклар әзерләү ысуллары белән таныштыру.
-Пөхтә итеп эшләргә өйрәтүне дәвам иттерү; тозлы камырны уч төпләрендә тәгәрәтү;
- Балаларның сынлы сәнгать күнекмәләрен камилләштерү (зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп алу ,аларны бармаклар ярдәмендә түгәрәкләп тәгәрәтү, өлешләрне тоташтыру.)
- Хыялны үстерү,фантазия,иҗат үсешен чагылдырырга ярдәм итү.
- Кунакчыллык,игелеклелек тәрбияләү.
Сүзлек эше: кунакчыллык, чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак,ризык.
Метод һәм алымнар: уен,телдән-сөйләү,нәфис сүз ,сюрприз мизгеле, күрсәтү,сорау;практик-әвәләү
Күрсәтү материалы:
Милли ризыклар тематик альбомы; уенчык песи.
Тарату материалы: такталар, тозлы камыр, салфеткалар, поднос ,аудио язма.
Оешкан эшчәнлек барышы
1 .Оештыру өлеше
Тәрбияче: Хәерле иртә балалар!
Иртә торды балалар,
Бакчага килде алар.
Куанышып күрештек,
Елмаештык,көлештек!
Исәнмесез!
Балалар:Исәнмесез!
Тәрбияче:Балалар әйдәгез утырыйк.
2. Төп өлеш
Тәрбияче: Ишетәсезме кемдер ишек шакый, кем бар икән анда?
Карагыз әле балалар кем килгән безгә.Безгә песи килгән!
Мияу: Исәнмесез балалар, минем исемем Мияу.
Балалалар :Исәнмесез.
Тәрбияче: Мияу әйдә син менә шушында утыр ,ә без балалар белән сөйләшеп алыйк.
(Мияуны урындыкка утырта)
Тәрбияче Р.Миңнуллинның шигерен сөйли
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Тәрбияче : Балалар ,ә сез,нинди бәйрәмнәрне беләсез?
Балалар:Яңа ел ,туган көннәр (һәм башкалар).
Тәрбияче :Әйе, менә күпме бәйрәмнәр беләсез. Без бу бәйрәмнәрне яратабыз, түземсезлек белән көтәбез, кунаклар чакырабыз яки үзебез кунакка барабыз.
Балалар тиздән Мияуның туган көне җитәчәк. Әйдәгез аңа бүләк ясыйк - тәмле ризык пешерик.
Тәрбияче:- Балалар менә бу рәсемнәргә карагыз әле ,аларда татар халык милли ризыклары сурәтләнгән ("Татар халык ашлары” альбомы)
Тәрбияче: -Балалар бу ризык ничек атала?
Балалар: Чәк-чәк.
Тәрбияче: Чәк-чәк бал һәм камырдан ясала.
Тәрбияче: Ә бу ризык ничек атала ?
Балалар: Бу пәрәмәч.
Тәрбияче: Пәрәмәч ит һәм камырдан ясалган.
Тәрбияче: Бу нәрсә ?
Балалар: Бу өчпочмак.
Тәрбияче: Нигә өчпочмак дип әйтәбез?
Балалар:Чөнки ул өчпочмакка охшаган.
Тәрбияче:Бу милли ризыклар мөһим бәйрәмнәрдә өстәлне бизиләр.Бу ризыклар белән иң кадерле кунакларны сыйлыйлар.Татар халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан,шуңа күрә кунакларны каршы алганда төрле ризыклар күп әзерләгән.
3 Әвәләү
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, без бүген Мияуның туган көненә чәк-чәк пешерәбез.
Хәзер чәк-чәкне ничек ясарга кирәклеген күрсәтәм. Камыр алам, зур кисәктән кечерәк кисәкләр өзеп алам ,аларны бармаклар ярдәмендә уч төбендә түгәрәкләп тәгәрәтәм, өлешләрне тоташтырам.
Тәрбияче: Әйдәгез бармакларыбыз тизрәк һәм яхшырак эшләсен өчен аларны җылытыйк.
Бармак күнегүләре:
Камырга он кушылды,
Оннан камыр басылды
(бармаклар кысыла, ачыла.)
Камырдан без пешердек:бәлеш, пәрәмәч, коймак,(бармакларны бөкләп саныйбыз)
Өчпочмак ,гөбәдия
Без пешерәбез мичтә
Их тәмле булды бик тә(эчне сыпыру хәрәкәте).
Татар көйләре яңгырый.Балаларның мөстәкыйль эше. Эш процессында тәрбияче биремне үти алмаган балаларга булыша.
4 Йомгаклау.
Тәрбияче:Афәрин, балалар! Нинди тәмле чәк-чәк килеп чыкты! Аларны пешерергә калды.
Чәк-чәк пешкән арада "Туган көн"уенын уйныйк.
Мияуның туган көненә
Без пешердек чәк-чәкләр
Менә шундый чәк-чәк зур
Менә шундый кечкенә
Менә шундый тәмле
Менә шундый баллы
Әйе шул, әйе шул,
Әйе шул чәк-чәк тәмле.
Мияуның туган көнендә
Бергә-бергә уйныйбыз
Менә шулай сикерәбез,
Менә шулай йөгерәбез,
Менә шулай чәбәк-чәбәк,
Менә шулай тыпыр-тыпыр.
Әйе шул ,әйе шул
Шулай бергә уйныйбыз
Мияуның туган көнендә
Күңелле ял итәбез
Менә шулай биибез,
Менә шулай җырлыйбыз,
Ля-ля-ля-ля-ля
Ля-ля-ля-ля-ля
Әйе шул,әйе-шул
Котлы булсын туган көн.
Чәк-чәкләрне Мияуга бирәләр.
Мияу:Зур рәхмәт сезгә балалар!Миңа сезнең чәк-чәкләр бик ошады,бик тәмлеләр .Сезнең белән бик күңелле булды.
Балалар: Сау бул Мияу . Тагын кунакка кил.
Мияу: Саубулыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...
Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге
Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләре исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү (рус балаларын татар теленә өйрзтү)....
Алсуның туган көне Бакчабыз тәрбиячеләре өчен ачык шөгель
Открытое занятие по УМКа...
“ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ” (уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)
ldquo;ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ”(уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)...
Конспект занятия по теме “Мияуның туган көне”
Конспект занятия по теме“Мияуның туган көне”( "День рождения Мияу")Возраст: подготовительная группаТип: повторение пройденного материала....
“ ШӘһӘРГӘ БАРАБЫЗ” уртанчылар төркемендә уздырылган шөгель
Программа эчтәлеге: Юл буйларына куелган тыючы, кисәтүче билгеләрне танып белүләрен ныгыту. Шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Транспорт чараларын аера белүләрен, машиналарның т...
“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча уртанчылар төркемендә уен-сәяхәт.
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлар...