“Сөлге башы бизибез”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
solge_bashy_bizibez.docx | 19.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомумүстерешле 58 нче номерлы «Шаян нәниләр» балалар бакчасы
Тема: “Сөлге башы бизибез”
(икенче кечкенәләр төркеме)
Тәрбияче:
Гимранова Мәйсәрә Әбелвафа кызы
Максат: төрле эшчәнлекләр интеграциясе аша балаларны милли бизәк – лалә чәчәге мотивы кулланып, сөлге башы бизәргә өйрәтү.
Бурычлар:
Тәрбия бурычы: бер-береңә ярдәмчел булу, матурлыкны тоярга омтылдыру, табигать гөллләре – чәчәкләргә карата сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: “Бизәк” төшенчәсен формалаштыруны дәвам итү, бер чәчәк һәм ике яфрактан торган бизәк төзеп пөхтә итеп кәгазьгә ябыштыру.
Үстерү бурычы: милли бизәкләргә карата кызыксыну үстерү, сүзлек запасын баету.
Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып белү үсеше, музыка дөньясы, физик үсеш.
Җиһазлау: 2 метр озынлыгында ак төстәге тукыма сөлге, чиккән сөлге, кызыл туплар, аудиоязма, бизәк төзү өчен лалә чәчәге һәм яфрагы силуэтлары, чәчәк исемнәрен атар өчен оригами технологиясе белән бөкләнгән лалә, кыңгырау, акчәчәк мотивлары, лалә һәм нәркиз чәчәкләренең ярымбитлекләре, ябыштыру өчен җилем, пумала һәм тукыма салфеткалар.
Сүзлек өстендә эш: чәчәк, яфрак, сабак, бизәк, лалә, кыңгырау, акчәчәк.
Алдан үткәрелгән эш: шигырь ятлау Н. Исәнбәт “Куян”, дидактик уен өйрәнү “Үсемлекнең өлешләрен әйт”, сүзле уен өйрәнү “Матур бакча”, чигелгән сөлгеләр карау.
Эшчәнлек төзелеше: 1. Сүзле уен “Туп”;
2. Куян белән әңгәмә;
3. Физминутка “Кояш”;
4. Бизәкләр ябыштыру;
5. Җырлы уен “Матур бакча”
Эшчәнлек барышы.
Күңелле музыка астында балалар бүлмәгә керәләр. Кунаклар белән исәнләшәләр, тәрбияче балаларны түгәрәккә җыя:
“Бергәләп басыйк әле,
Түгәрәк ясыйк әле.
Менә нинди түгәрәк,
Бик кечкенә түгәрәк.
Ә хәзер артка барыйк,
Менә нинди түгәрәк,
Бик зур түгәрәк”.
Тәрбияче: Балалар, уйныйбызмы?
Тәрбияче кулына кызыл туп ала һәм сорый: “Балалар, бу нәрсә? Ул нинди төстә? Нинди формада? Туп нишли? Сезнең дә туплар кебек сикерәсегез киләме?” (Җаваплар тыңлана).
Уен “Туп”.
“Туп, туп, кызыл туп.
Сикер, сикер, кызыл туп.
1,2,3,4,5,6,7,8,9,10
Сикер, сикер, кызыл туп”.
Шулвакыт елаган тавыш ишетелә. Тәрбияче балалар белән тавыш килгән якка бара. Балалар Куянны күрәләр.
Тәрбияче: Исәнме, Куянкай-йомшаккай, озын колаккай.
Куян: Исәнмесез, нәни дусларым.
Тәрбияче: Куянкай, нигә болай елап утырасың?
Куян: Әниемнең тиздән туган көне, ләкин аңа ошардай бүләк табалмадым. Тәрбияче: Куянкай, елап кына бүләк табып булмый. Әйдә берәләп уйлашыйк әле. Балалар, әнигә нәрсә бүләк итеп була?
Балалар җаваплары тыңлана һәм чәчәк иң матур бүләк дигән фикергә киләләр.
Куян: Минем әнием чәчәкләрне бик ярата, ләкин аларны өзәргә рөхсәт итми.
Тәрбияче: Ни өчен?
Куян: Әгәр барсы да чәчәкләрне өзсә, алар бәтенләй бетәргә мөмкин ди әнием.
Тәрбияче: Чыннан да әниең бик дөрес әйтә шул, Куянкай. Әйдәгез, балалар, уйлашыйк әле, әниләргә тагын нәрсә бүләк итеп була?
Балалар җаваплары тыңлана, шигырь дә яхшы бүләк дигән фикергә киләләр.
Тәрбияче: Әйдәле, Куянкай, рәхим итеп, безнең шигырьне тыңлап кара әле.
“Әй, куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына,
Ике колагы озынкай гына,
Аягы җиңел мамыктай гына”.
Куян: Шигырегез бик матур, ләкин ул минем әнием турында түгел бит.
Тәрбияче: Куянкай, онытып җибәргәнбез, бездә синең туның кебек, ап-ак сөлге бар, бәлки әниеңә шуны бүләк итәрсең?
Куян: Сөлге бик әйбәт бүләк, ләкин бу ак сөлге минем әниемә ошамас шул.
Тәрбияче: Ни өчен?
Куян: Ул бит кар кебек ап-ак, бизәге дә юк.
Тәрбияче: Балалар, бу сөлгене нәрсә белән бизәп була?
Балалар җаваплары тыңлана, чәчәкләр һәм яфраклар белән бизәргә мөмкин дигән фикергә киләләр.
Тәрбияче: Нинди чәчәкләр беләсез? Балалар мольбертка эленгән чәчәк исемнәрен атыйлар.
Тәрбияче: Куянкай, телисеңме, балалар бу сөлге өчен сиңа бизәкләр әзерләп бирә алалар.
Тәрбияче балаларга мөрәҗәгать итеп “Булдырабызмы, балалар?”, дип сорый (Җаваплар тыңлана).
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, кулларыбызны эшкә әзерлик.
Физминутка “Кояш”.
Балалар түгәрәккә чүгәләп утыралар.
“Кояш күтәрелә”. – балалар әкрен генә торалар, куллары өскә күтәрелә.
“Кинәт җил чыкты”. – уңга, сулга кулларын чайкыйлар.
“Яшен яшнәде”. – уңга, сулга кул чабалар.
“Яңгыр ява башлады”. – чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр.
“Яңгыр туктады”. – балалар торып басалар.
“Яңадан кояш чыкты”. - кулларын өскә күтәрәләр.
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, эшкә керешәбез.
Балалар ике яфрак һәм бер лалә чәчәгеннән торган бизәкне кәгазьгә ябыштыралар. Эше беткән һәрбер бала, үз бизәген сөлге башына куя.
Тәрбияче: Куянкай, менә эшебез тәмам, Тукай абыебыз әйткәнчә, эш беткәч, уйнарга ярый. Әйдә бергәләп “Матур бакча” уенын уйнап алыйк:
“Бар матур бакча,
Анда үсә лалә.
Менә шундый лалә зур,
Менә шундый кечкенә.
Лалә, лалә, кил әле,
Биеп, биеп кит эле.
Әл-лә-лә, әл-лә-лә,
Биеп, биеп кит эле”.
Куян: Бик зур рәхмәт, балалар, сез бик тәрбияле, булдыклы, ярдәмчел, уңган балалар икәнсез, гел шундый булып калыгыз.
Куян балалар белән саубуллаша.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Матрешкаларның күлмәген бизибез
Максат: - матрешка уенчыгы белән таныштыру, аның сыйфатларын атап китү;- зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәсен аера белергә өйрәтү;- киселгән чәчәк...
"Тэрбиянен башы - бишектэ"
Сценарий мероприятия для родителей....
“Сөлге башы бизибез”
Веду кружковую работу по оригами "Волшебный квадрат". В данном занятии учу детей создавать из квадратиков узорный элемент, повторяя его на конце полотенца. Воспитываю интерес к составлению татарского ...
"Башыңдагы ак яулык нур сибә йөзеңә"
Статья...
Занятие по аппликаций в средней группе "Түбәтәйләр бизибез"
Тема: Түбәтәйләр бизибез. (Уртанчылар төреме өчен кисеп ябештерүдән белем бирү эшчәнлеге.)Программа эчтәлеге: балаларның татар халык орнаметлары турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш ки...
"Куянга чыршы бизибез."
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге өчен.Зурлар төркемендә....
Телмәр үҫтереү эшмәкәрлеге: «Башаҡ беҙҙә ҡунаҡта»
Маҡсат: грамматик яҡтан дөрөҫ һөйләргә өйрәтеү; тәрбиәсе ярҙамында әкиәттән өҙөк һөйләү; ҡылым һәм сифатты телмәрҙә дөрөҫ ҡулланыуҙы дауам итеү....