Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр” темасына план – конспект
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) по теме
Максаты: 1) балаларны турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;
2) кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү;
3) эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
Бурычлары:
- гөмбәләр турындагы белемнәрен арттыру,
- гөмбә төзелешен өйрәтү,
- агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында мәгълүмат бирү,
- гөмбәлек, гөмбәче кебек яңа сүзләр өйрәнү,
- кәгазьдән гөмбә кисәргә өйрәнү,
- табигатькә сак караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2018_plan-konspekt_zanyatiya.docx | 16.56 КБ |
Предварительный просмотр:
33 нче номерлы балалар бакчасы
Кисеп - ябыштыру шөгыленнән “Кәрзинемдә гөмбәләр”
темасына план – конспект
Тәрбияче:
Гыйләҗева Г.С.
Түбән Кама, 2018 ел
Тема: Кәрзинемдә гөмбәләр.
Максаты: 1) балаларны турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;
2) кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү;
3) эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
Бурычлары:
- гөмбәләр турындагы белемнәрен арттыру,
- гөмбә төзелешен өйрәтү,
- агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында мәгълүмат бирү,
- гөмбәлек, гөмбәче кебек яңа сүзләр өйрәнү,
- кәгазьдән гөмбә кисәргә өйрәнү,
- табигатькә сак караш тәрбияләү.
Җиһазлар: темага кагылышлы рәсемнәр, керпе (йомшак уенчык), төслеһәм ак кәгазьдән турыпочмаклыклар, клеенка, клей, пумала, салфеткалар.
Шөгыль барышы:
- Дидактик уен “Гөмбәләр җыю”
- Балалар, без бүген урманга сәяхәткә барабыз.
- Хәзер елның кайсы вакыты? (Көз)
- Урман нинди? (Көзге, тыныч, алтын...)
- Көн нинди? ( Болытлы, яңгырлы, кояшлы...)
- Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар, җиләкләр, гөмбәләр)
- Әйе, көзге урманда бик күп гөмбәләр табарга була.
- Табышмак тыңлап китик
Яңгырны бик яратса да,
Эшләпә кия көн дә.
Аягы аның бер генә,
Аумый тора. Ул ........(гөмбә)
В глухом бору стоять привык,
На толстой крепкой ножке я.
Найти попробуйте меня. (Гриб)
Гөмбә рәсемен күрсәтү. Презентация карау. Әңгәмә үткәрү.
Ак гөмбә- Бик тәмле, итле гөмбә. Аны киптереп тә, тозлап та ашыйлар. Эшләпәсе – караңгы кызгылт, аягы аксыл сары.
Каен гөмбәсе – каен агачы төбендә үсә, эшләпәсе күк, аягы зәңгәрсу. Киптергәндә карала, шуҗа күпчелек кыздырып ашыйлар.
Чебен гөмбәсе - агулы гөмбә, ләкин бик матур. Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар. Кешегә зарарлы булса да, хайваннарга дару буларак үсә. Бигрәк тә пошилар ашарга яраталар.
- Физкультминут.
Җырлы уен “Гөмбәләр биюе” Түгәрәктә җырлап биеп әйләнү.
- Балалар карагыз әле, күпме гөмбәләр үскән. Кәрзингә гөмбәләрне җыю, санау. Төсләренә һәм формаларына игътибар итү.
- – Балалар карагыз әле, кем агач төбендә качып утыра?
- Керпе.
- Тик нишләптер ул бик моңсу. Кәрзине дә буш. Дусты тиенкәйгә кышка гөмбәләр әзерләшергә теләгән, ләкин бер гөмбә дә тапмаган. Балалар, керпегә булышабызмы? Әйдәгез, керпене үзебезгә кунакка чакырыйк. Ә кәрзинен үз кулларыбыз белән ясагангөмбәләр белән тутырырбыз.
- Аппликация.
(Балалар урыннарга утыралар).
- Бүген без сезнең белән гөмбәләр кисәргә һәм керпенең кәрзиненә ябыштырырга өйрәнербез.
- Карагыз әле, гөмбә нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
- Эшләпәдән һәм аяктан тора.
- Эшләпә нинди формада, ә аяк?
- Ярымтүгәрәк, овал рәвешендә.
- Өстәлдәге савытка карагыз. Нинди фигуралар күрәсез?
- Турыпочмаклыклар.
- Эшләпәсен нинди турыпочмаклыктан ясап була? (Көрән төстән)
- Ә аякларын (ак турыпочмаклыктан)
- Карагыз, безнең кайчыларыбыз ярдәмендә ничек итеп эшләпә ясарга була. Моның өчен мин турыпочмаклыкның ике ягын кисеп алам һәм эшләпә барлыкка килә.
- Ә хәзер ак турыпочмаклыктан аягын кисәбез һәм ике өлешне бергә ябыштыру нәтиҗәсендә гөмбә барлыкка китерәбез.
- Әйдәгез, сез дә эшкә тотыныгыз. Кайчылар белән сак кына кулланыгыз. Киселә, төртелә күрмәгез.
( Балалар гөмбәләр кисеп ясыйлар, ябыштырып, аны олы кәрзингә салалар, ябыштыралар.
5 Анализ.
- Балалар, карагыз әле. Керпе ничек шатлана. Тиеннең кышка азык запасы да булды. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Аңа китәргә вакыт.
- Сау бул, керпе.
6.Йомгаклау.
- Балалар, сез бүген гөмбәләр турында нәрсәләр белдегез?
(Балаларның җаваплары.)
- Сез бүген бик яхшы тырыштыгыз. Афәрин! Мин дә сезне тылсымлы гөмбәләр белән сыйлыйм әле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты
Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...
"Кәрзинемдә гөмбәләр" темасына план-конспект
Тема: Кәрзинемдә гөмбәләр. Максаты: 1) балаларны турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү...
Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...
“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.
ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....
уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"
Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....