Авылдашыбыз Ф Яруллин- безнең горурлыгыбыз
методическая разработка (подготовительная группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән авылдашыбыз язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.yarullin_stsenariy.docx714.24 КБ

Предварительный просмотр:

               Авылдашыбыз Ф. Яруллин- безнең горурлыгыбыз

Максат:  1.Ф. Яруллин иҗатына кызыксыну уяту.

2. Балаларның иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү.

3. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, язучыга багышланган стенд, балалар ясаган рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәсе, китаплары, кроссворд, уеннар өчен реквизит, музыка

Алдан башкарылган эш: язучының әсәрләрен уку, иллюстрацияләр һәм кул эшләнмәләре эшләү, музейга бару

Кулланылган әдәбият: “Зәңгәр күлдә ай коена” китабы, 3 томлык җыентык, “Яз гөлләре”, “Май төне”, “Минем елмаю”, “Сулыш” исемле  китаплары, “Сөембикә”, “Салават күпере” журналлары, Ф.Яруллин музей-йорты материаллары.

Залда язучының китапларыннан һәм балаларның рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә, фотолардан төзелгән стенд.C:\Users\Пользователь\Desktop\IMG_4833.JPG

C:\Users\Пользователь\Desktop\IMG_4848.JPG

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар! Без бүген күренекле шагыйрь, язучы, безнең авылдашыбыз Фәнис Яруллин турында сөйләшергә, аны искә алырга җыелдык. Аның күп кенә әкиятләрен, шигырьләрен без бергәләп тә, әти-әниләрегез белән өйдә дә укыдык, рәсемнәр ясадык. Өйрәнгән шигырьләрегезне сез бүгенге кичәбездә сөйләп, безне шатландырырсыз. Бергәләп без җырлар җырларбыз, әкиятләрне искә төшерербез, уеннар уйнарбыз.
    Фәнис абый Яруллинның туган авылы- Кызылъяр, ул безнең дә туган ягыбыз, ә бер авылда туып- үскән кешеләрне “авылдашлар” дип йөртәләр. Безнең кичәдә кунак- Фәнис абыйның шигырь һәм җырларын оста башкаручы бакчабыз хезмәткәре Айгөл апа  катнаша. Ул безгә Фәнис абыйның туган авылына багышлап язылган  шигырен укып күрсәтер.

 Шигырь уку : “Кызылъярым

Тәрбияче: Шулай ук туган якларын яратып, сагынып язылган шигырь- “Их, безнең Ык буйлары”, аны  Айнур укып күрсәтер.

  Шигырь уку:  “Их, безнең Ык буйлары”.            

Тәрбияче: Шушы ямьле Ык елгасы буенда урнашкан Кызылъяр авылында туа Фәнис абый. Әнисе- Бибигафифә , әтисе- Гатаулла исемле була.Ул сугыш башлангач, фронтка китеп, шунда һәлак була. Бу вакытта Фәнис абыйга 4 яшь була. Әниләре ялгызы 6 баланы үстерә, аякка бастыра.
    Кечкенә чактан ук Фәнис абый бик шаян, сүзгә оста була, мәктәптә бик яхшы укый. Бигрәк тә татар теле дәресләрен ярата ул, татар халык иҗатын әйбәт белә. Без дә зиһенебезне чарлап, ”Мәкальне әйтеп бетер” уенын уйнап алыйк әле.
      Уен:”Мәкальне әйтеп бетер”.
     1. Кем эшләми- шул ашамый.
     2. Сабыр төбе сары алтын.
     3. Эш беткәч, уйнарга ярый.
     4. Аз сөйлә, күп тыңла.
     5. Иленнән аерылган- канаты каерылган.
     6. Җылы сүз- җан азыгы.
     7. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
     8. Борынын чөйгән абынмый калмас.
     9. Үз илем- алтын бишек.

Тәрбияче: Фәнис абыйлар үскән чагында урамда кышын тау шуулар бик күңелле үтә торган булган. Без дә хәзер шул турыда җыр җырлап алырбыз.
Җыр: “Кыш”.
Тәрбияче: “Табышмак әйтеш” уенын уйнаганда да Фәнис абый беренчелекне бирми торган булган.Уйныйбызмы без дә шул уенны?
Уен: Табышмак әйтеш”.
1.Аягын- башын яшерә таш күлмәге эченә
  Ай үтәсен ел үтәм, ди, йөрсәм дә бар көчемә. (Ташбака)
2.Канаты бар, очалмый, күккә таба карамый,
  Йолдызларны да санамый, коры җирдә торалмый.(Балык)
3.Кием сорамый, бик уңган,
  Җәен- кышын бер туннан. (Сарык)
4.Келт- келт итә, алга таба китә.(Сәгать)
5.Нинди аучы коралсыз җәнлек аулый төн буе,
  Аннан мыегын селкетеп йоклап ята көн буе?(Мәче)
6.Көлтә- көлтә койрыгым, селки- селки барамын.
  Кетәклеккә кереп мин тавык- чебеш аламын.(Төлке)
7.Кош түгел, оча, ябалактан курка,
  Чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
8.”Алма!”,- дисәләр дә алалар,
  Нәрсә соң ул балалар?(Алма)
9.Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле,
  Бу ни була, кайда яши, берәрегез беләме? (Керпе)
10.Йомры, йомшак сары йомгак
  Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)

Табышмаклар чишүнең яңа ысулын- кроссвордларны да өйрәндек бит без, шулаймы, балалар? Менә шуның берсен хәзер чишәргә тырышып карыйбыз. Дөрес җаваплар биргәннән соң, Фәнис абый балалар өчен яза торган жанр- әкият сүзе төзелергә тиеш.

1. Бу әкият героен әнисе бик күп хәйләләргә өйрәтә. (Сөрмәкүз)
2.Башта йорт кошы булып, яла ягып гаепләнгәннән соң, күчмә кошка әйләнә- ул нәрсә?(Каз)
3.Сарытүш исемле сандугачның сөйгән кызының исеме (Пеппи)
4. Ф.Яруллинның туып- үскән авылына багышлап язган шигыре (Кызылъярым)
5. Вәгъдәсен тотмыйча, бөтен дусларыннан колак каккан тиен малаеның исеме (Тим- Тим)

                                           C:\Users\Пользователь\Desktop\11022016803.jpg


     

Тәрбияче: Фәнис абый Кызылъяр мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, Баулыда эшкә урнаша, монтер булып эшли, соңрак армиягә алына. Ул анда да спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бервакыт турникта күнегүләр ясаганда кулы ычкынып китеп, ул егылып төшә,аркасын имгәтә һәм гомерлеккә йөри алмас хәлгә килә. Ләкин урын өстендә ятса да, укуын дәвам итә: башта урта мәктәпне, соңрак университетны тәмамлый. Укытучылыр аны өенә килеп укыталар.
   Менә шул вакытта инде ул шигырьләр яза башлый: табигать турында да, әниләргә багышлап та, шаян шигырьләр дә. Шуларның берничәсен тыңлап китик.
Шигырьләр  уку: ”Тапкан тәмле нәрсәне”, “Мактану бәласе”

C:\Users\Пользователь\Desktop\IMG_4846.JPG

 Җырлы уен:”Куш кулым”
Шигырьләр уку: ”Кар өстендә кара мәче”, ”Кар өстендә кара мәче”, “Мактанчык чебен”
Тәрбияче: Кунагыбыз Айгөл апа сезгә тагын бер күчтәнәч- Фәнис абыйның бик матур җырын алып килгән.
Җыр: ”Шомыртым”.
Тәрбияче: Без сезнең белән Фәнис абыйның күп кенә әкиятләрен  укыдык. Әйдәгез, менә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.
  1.”Урман әкияте”ндә Төлке Аю абзый туган көненә нинди хикмәтле бүләк алып килә?(телевизор)
 2. “Рәссам кыз” әкиятендә Кыз рәсемнәрен нәрсә ярдәмендә ясый? (акбур һәм күмер ярдәмендә)
 3.”Тылсымлы ачкыч” әкиятендәге акыл җыярга чыгып киткән малайның исеме ничек? (Ибрай)
 4.”Кызыл алма” әкиятендәге Кыз нишләп бик каты чирли башлый?
 5. Сарытүш- сандугачның баласының исеме ничек? (Пеппи)
 6. Ни өчен Буар еланнан урмандагы барлык җәнлекләр дә курыкканнар? (буып үтерер дип)
 7.Малай әнисен алдап суны якындагы чишмәдән кайтаргач, нәрсә була? (көн караңгылана)
 8.Салпыкикрикне ни өчен берсе дә яратмаган?(усал, тәртипсез булганг

 Тәрбияче: Ял итеп алабызмы?
Җырлы уен: ”Әйе шул, шулай шул”.
Тәрбияче: Имгәнеп, урын өстенә калгач, Фәнис абыйның иң ышанычлы ярдәмчесе- әнисе Гафифә апа була. Аңа багышлап язылган шигырьләре күп Фәнис абыйның. Шуларның берсен хәзер без тыңларбыз.

 Шигырь уку: “Әни”.            
Тәрбияче: Гомеренең соңгы көннәренә чаклы тагын бер ярдәмчесе, ышанычлы һәм якын кешесе- хатыны Нурсөя апа. Ул аңа бар яклап та булыша. Һәм Фәнис абый аңа бик рәхмәтле була.
Шигырь уку: (тәрбияче) “Ярый әле”

Тәрбияче: Әбекәйләр турында да бик матур шигырьләр иҗат иткән ул.
Шигырь уку:”Әйбәт тә минем әби”            

Тәрбияче: Фәнис абыйның әкиятләрен искә төшереп “Серле әкият капчыгы” уенын уйнап аласыгыз киләме?
 Уен “Серле әкият капчыгы”

(Капчыкта әкият персонажлары һәм реквизитлар,1 бала чыгып кулын капчыкка тыгып уенчыкны ала, кайсы әкияттән икәнен әйтә):
 -телевизор(“Урман әкияте”)
 -кызыл алма(“Кызыл алма”)
 -ачкыч(“Тылсымлы ачкыч”)
 -2 чәчәк(“2 чәчәк”)
 -песи(“Шушылай яшәүгә ни җитә?”)
 -тиен(“Тиен малае Тим-Тим”)  
 -елан(“Буар елан”)
 -төлке(“Сөрмәкүз”)
 -чиләк(“Кояштагы тап”)
 -күмер(“Рәссам Кыз”)
 -акбур(“Рәссам Кыз”)
 
Тәрбияче: Без әкиятләрне укып кына калмадык, шулар буенча рәсемнәр дә ясадык.

C:\Users\Пользователь\Desktop\IMG_4865.JPGD:\Ф.Яруллин\Ф.Я.әкиятләренә рәсемнәр 2018\20180206_130232.jpgD:\фото с работы\Ф.Яр\Ф.Яруллин 2016\09022016758.jpg

 

Менә безнең кечкенә рәссамнарыбыз:.....Зур рәхмәт аларга! Киләчәктә дә шулай актив булыгыз!
Тәрбияче: Фәнис абый үскән заманда кичке уенда яшьләр җырлы уеннарны яратып уйный торган булганнар. Шуларның берсе- “Кәрия-Зәкәрия”.
Җырлы уен “Кәрия-Зәкәрия”

Тәрбияче: Гаиләдә тәрбия мәсьәләләренә карата фикерен Фәнис абый көлкеле шигырьләре аша читләтеп кенә белдерә

Шигырь уку:  “Төпчек малай”        

Тәрбияче: Фәнис абый үзен укыткан укытучыларны гомер буена рәхмәт сүзләре белән искә ала, аларга багышлап җырлар яза.

Җыр: ”Рәхмәт Сезгә”.
Тәрбияче: Фәнис абый күп еллар Казан шәһәрендә яши, иҗат итә. Ләкин мөмкинлек булган саен туган авылына кайта, үскән җирләрен сагынып яши, аның белән горурлана.
Шигырь уку: ”Туган ягы кирәк кешегә”.            

Тәрбияче: Фәнис абый 2011 елның декабрь аенда вафат булды. Аның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, районда аның хөрмәтенә һәйкәл куелды. Анда һәрвакыт шигырь сөючеләр тере чәчәкләр салалар, шигырь  бәйрәмнәре, конкурслар үткәрәләр. Безнең шундый талантлы  авылдашыбыз булуын без дә онытмыйча, аның язган әсәрләрен алга таба да укып, акыл җыеп үсик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! C:\Users\Пользователь\Desktop\IMG_4844.JPG


   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алар безнең горурлыгыбыз

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәйкәл янында үткәрелгән бәйрәмнең план – конспекты...

Индивидуальная карта самообразования Яруллиной А.Р.

Индивидуальная карта самообразования Яруллиной А.Р....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Методичекое пособие "Композиторы Татарстана- детям". Фарит Яруллин.

Музыка - единственный всемирный язык, его не надо переводить, на нем душа говорит с душою.Данное учебно- методическое пособие разработано для музыкальных руководителей. Данное пособие м...

Конспект ОД по аппликации. Тема занятия: «Цыпленок на лугу» (нетрадиционная техника «отрывная») во 2 мл. группе. По сказке Ф. Яруллина «Хыялый чебеш.(Цыпленок-мечтатель)»

Цель: Учить детей создавать выразительный образ цыплёнка, творчески применяя технику рваная бумага.Задачи:Образовательные Продолжать учить детей элементам бумажной пластики: разрывать бумагу на п...

Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)

Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)...