Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.
консультация (подготовительная группа)
“Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”.
Р. Фәхретдин.
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш.
Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата-анасы булырга тиеш. Гаилә–баланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була.
Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:
-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;
-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;
-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;
– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.
Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйм.
Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс идем. Шуңа күрә мин үз эшемдә төп бурыч итеп балаларда әхлаклылык һәм әдәплелек формалаштыру әһәмиятле дип саныйм. Р.Фәхретдиннең шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан ук сала башларга тиешбез дип уйлыйм. Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галимебез тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмасалар , бәяхас хурларлар вә кимсетерләр генә. Һәр ата-ана үз баласын тәрбияле, инсафлы итеп үсүен тели. Ә моның өчен ул нәрсәләр эшли соң? Хэзерге заман ата-ана үз баласын күрми дә дияргә була: акча, карьера, дәрәҗә артыннан куа. Ә бала икенче планда кала. Баланы балалар бакчасында тәрбияләргә тиешләр дигән фикер белән яши. Һәм ул бик нык ялгыша. Әхлакый тәрбиягә бала туган көннән үк гаиләдә нигез салына башларга тиеш дип уйлый мин.
Галим мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын җентекләп өйрәтә. Балалар белән һәрвакыт дөрес сүз сөйләргә, аларны төрле җеннәр, пәриләр, усал хәлфәләр белән куркытмаска өнди. Балалар белән тыныч, салмак тавыш белән сөйләшергә, аңлатырга, кыйнамаска һәм башка төрле физик җәзалаулар белән эш итмәскә кирәклеген әйтә.
Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар , аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхретдинның әлеге хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп.
Үз халкының мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкының тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү - бүгенге көн тәрбияченең бурычлары дип уйлыйм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
data.docx | 14.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Дата | Речевое развитие | Познавательное развитие | Социально-коммуникативное развитие | Художественно-эстетическое развитие |
2 неделя января | 1 Дидактическая игра «Баночки». Цель игры: умение соотносить цифру с количеством, название цвета закрепить на татарском языке: сары, кызыл, яшел –УМК (Амир, Сафина | 1. Работа на листе бумаги на развитие внимания с Саматом. 2. Порядковый счет до 10 и обратно с Камилем 3. Работа на коврографе Воскобовича (Порядковый и обратный счет. «Поможем ежатам»)- Зарина , Дина | 1. Работа на коврографе Воскобовича. (Порядковый и обратный счет, повторить правила поведения в лесу «Поможем гномику собрать фиолетовые листья») Муслима | 1. Дидактическая игра «Укрась тюбетейку и алъяпкыч». Цель игры: умение чередовать узор, воспитывать эстетическое воспитание, закрепить название узора на татарском языке: яфрак, лалә чәчәге,кынгырау чәчәге - ЭРС ( Илюза) |
3 неделя января | 1.Уен “Зур хәм кечкенә машина”. Максат: 1.сүзлек байлыгын арттыру, игьтибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү. 2. Нинди? Соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру. 2. Пальчиковая игра “Семья” (Рамиля, Дина) | 1.Упражнения со счетными палочками «Мельница», «Колос». Цель : развитие мелкой моторики рук.(Данир, Аб-Карим) | Знакомство с правилами поведения в детском саду - коммуникативная деятельность. (Мухаммад, Муслима) | Поупражнять лепить предметы круглой, овальной, дискообразной формы (Самат, Амир) |
4 неделя января | Пальчиковая игра «Дружная семейка». Цель: развитие мелкой моторики пальцев рук Воспитание культурно-гигиенических навыков. Правильно размещать свои вещи в шкафу Беседа: «Как мы наводим порядок в шкафу для одежды». (Данир) | ФЭМП: «Игры с блоками Дьенеша» - цель: развиваем воображение, логическое мышление, память. (Самат) | Игровая ситуация: «Незнайку пригласили друзья в гости: сказали, приходи вечером. Он не знает когда вечер, а когда день, ночь. Пришёл в гости ночью»(Миляуша) Мотивация: Давайте поможем ему разобраться с частями суток, когда утро, когда день, вечер, ночь. (Айдана) | |
5 неделя января | Дид.игра «Какое время года?» Цели: учить соотносить описание природы в стихах или прозе с определенным временем года; развивать слуховое внимание, быстроту мышления.(Зиля) 2. Дидактическая игра «Какое что бывает?» Цели: учить классифицировать предметы по цвету, форме, качеству, материалу, сравнивать, сопоставлять, подбирать как можно больше наименований, подходящих под это определение; развивать внимание. Рамиля | Конструирование «Микрорайон города» Цель: развивать пространственное мышление, учить отвечать на вопросы Ринас, Алмаз | Трудовое поручение в уголке природы Даниру и Рамазану полив комнатных растений. Воспитывать бережное отношение к растениям. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...
“ Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү ”.
Әти әниләр өчен киңәшләр....
Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну»
Максат: татар халык ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Халкыбызнын узенэ генэ хас узенчэлекле педагогикасы- нэтижэле тэрбия чараларын тэрбия алымнарында кулланып эшлэугэ ирешу.Эш юнэлешлэре: 1....
Рухи хәзинәләребез аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү.
әхлак тәрбия...
Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.
Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...
балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге
Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...
Балаларга әхлак тәрбиясе бирү
Балалар бакчасында һәм гаиләдә әхлак тәрбиясе...