«Бездә һәрбер куңел сандугачлы»
материал (подготовительная группа) на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

 

     Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри: “Тәрбия һәрнәрсәнең ачкычы, аның белән һәрнәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, - дип  язган.

    Кеше тәрбияләү -  ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлык үзе үк тәрбиячедән зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карау юнәлешендә даими эзләнүне сорый. Бала тәрбияләү барышында килеп туа торган катлаулы хәлләр безне, тормышта ныгып урнашкан традицияләр белән генә канәгатьләнмичә, эзләнергә мәҗбүр итә.

       Нинди генә яңа алым, ысуллар куллансак та, тәрбиядә иң мөһим булып калучы әйберләр бар. Бу - баланың һәм өлкән кешенең уртак эшләре.

       Балаларны авылыбызның күренекле шәхесләре, өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, аралашырга өйрәтү аеруча мөһим. Шуны күздә тотып, без  балалар белән  “Чын күңелдән сөйләшү” ләр үткәрәбез. Әлеге сөйләшүгә авылның  хөрмәткә лаек кешеләре, хезмәт алдынгылары чакырыла.

          Бу чараның максаты - милли төбәк компонентына нигезләнеп, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам, сак караш тәрбияләү; эстетик зәвык, әдәп-әхлак нормалары формалаштыру; дөрес матур итеп сөйләшә белү күнекмәләрен үстерү; татар халкының җыр-биюләренә, моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_seminara_2018_goda.doc97 КБ

Предварительный просмотр:

«Бездә һәрбер куңел сандугачлы»

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен балалар иртәсе)

           Максат: милли региональ компонентка нигезләнеп халкыбыхның үткәне-

нә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам,сак караш тәрбияләү; эстетик тәрбия, әдәп-әхлак нормалары формалаштыру; дөрес матур итеп сөйләшә белү, татар халкының җыр-биюләренә, моңына мәхәббәт тәрбияләү.

           Җиһазлау: залны бәйрәмчә бизәү, телевизор макеты, өстәл, ваза белән чәчәкләр, интерактив такта, баян, шарлар, кечкенә гармун, борынгы бала арбасы, урак макеты.

   Әдәбият: М.Җәлил, Ф.Яруллинның шигырь җыентыклары, укытучыларның тәкъдим ителгән шигырь-җырлары.

 

    Көй яңгырый. 2 бала яшел келәм белән бии.

     

    1 а.б.     Хәерле көн сиңа, гүзәл җирем,

               Туган илнең сихри почмагы.

               Яшел бишегем син- Саба иле,

               Синнән газиз, ямьле җир бармы?!

2 а.б.     Сәлам сезгә, иген басулары,

              Сәлам сезгә, алтын арышлар.

              Мәгърүр таулар, елга- инешләрем,

              Анда үскән сылу камышлар.

1.а.б.    Сәлам сезгә, горур төз наратлар,

             Сәлам сезгә, шаян усаклар!

             Зифа каеннарым, тал- тирәкләр,

             Серле миләшкәйләр, баланнар!

2.а.б.    Сәлам юллыйм хәтфә үләннәргә,

             Җир-Ананың җылы куенына.

             Йомшак таң җиленә, кояшыма,

             Айлы төнгә, якты йолдызга.

Бергә:  Рәхмәт сиңа, җирем, суым, һавам,

            Туган туфрак, сиңа мең рәхмәт.

1 а.б.   Җир- Ананың изге җире – Саба ягы,

            Мәңге яшә гасырларда Саба җире!

1 бала.  Безнең яклар борынгыдан урман булган,

              Киек- җанвар урманнарда мыжлап торган.

              Нигез ташын Шыңар бабай шунда салган,

              Шыңар исемен саклап хәзер авыл калган.

2 бала.  Тырыш халык урман кискән, көтү көткән,

              Басуларда алар чәчкән икмәк үскән.

              Корган алар елгасына тегермәнен,

              Уйнап- җырлап күтәргәннәр күңелләрен.

1 а.б.  Шат куңелле җир кешесе яши монда,

2 а.б.  Эшкә уңган, бай шулай ук җырга- моңга.

3 бала.       Табигатьнең матурлыгы, болыннары,

                   Чишмәләре, сый- хөрмәтле урыннары.

                   Кешеләрне үзенә тарткан, сыендырган,

                   Оет, Чулпыч Мишә буйлап нигез корган.

4 бала.       Төрле һөнәр серләренә төшенгәннәр,

                   Тегү белән кәсеп итеп көн күргәннәр.

                   Итек басып дан алганнар тирә- якта,

                   Шәл дә бәйләп саткан алар бик юнь хакка.

5 бала.       Кызларының кулларыннан нурлар тамган,

                  Ашъяулыкта, алъяпкычта чәчәк булып шул кулларның эзе калган.

                  Авыл үскән, матурайган, йортлар арткан,

                  Яшь киленнәр чибәр- таза бәби тапкан.

 

 Шыңар бабай атлаган тавыш килә. Ике улы белән Шыңар бабай чыга.

Шыңар бабай:    Озын, ерак юллар үттек, улларым. Юлыбыз безне шушы чишмәгә җиткерде. Суы тәмле, шифалы. Арган буыннарга сихәт бирде. Тирә- якта калын урман. Иген игәргә ялан җирләр дә байтак. Халкым тырыш минем. Әнә ул калкулык өстендәге урманны аударып чәчүлек җирен киңәйтербез. Монда Шыңар авылы булыр!

Уллары:   Монда Шыңар авылы булыр!

Шыңар бабай:  Улларым, бу якларның табигате үз итте безне. Бу туфрак- безнең өчен изге туфрак.  Изге туфракка тук орлыклар гына сибеп, мул уңышлар гына җыеп алырга насыйп булсын. Сез минем тырыш, булдыклы улларым. Кулыгызда һөнәр дә булса, ил- көн арасында ким- хур булмассыз.

    Бәхетнең нигезе хезмәттә, улларым!

“Уракчы кыз” көенә тәрбияче башкаруында урак уру күренешен бию белән күрсәтү. ( бер кырыйда борынгы бала арбасы)

1 а.б. Шыңарлылыр ил- көн арасында ким- хур булмадылар. Шыңар яклары оста итекчеләре, данлыклы шәлчеләре һәм тегүчеләре белән тирә- якта танылдылар.

2 а.б. Әйе, тырыш, уңган халык яши авылыбызда. Элек- электән җиң сызганып эшли дә, гөрләтеп ял итә дә белгән алар. Кыш көннәрендә ир- атларның күбесе чит авыллырга итек басарга йөргән, хатын- кызлар җыелышып кич утырып шәл

бәйләгән. Ә жәй көннәрендә көндәге мәшәкатьләрдән арынгач, көтү кайтып мал- туарларны япкач авылның яше- карты капка төбенә кич утырырга чыккан.

Жыр:«Авылым чишмәләре» И.Газизҗанов сүз., Ф.Галимов көе.

1 а.б. Буген дә итекчеләрнең иң осталары, шәлчеләрнең иң унганнары бездә. Бүген дә чишмә буйлары кичке уеннардан гөр килә, бүген дә гашыйклар мәңге

бергә булырга вәгъдәләр бирешәләр, шаулап туйлар уза, бәбиләр туа. Авылым үсә, яшәрә. Һәм бу гел шулай булыр.

Шыңарбабай:  Амин! Шулай булса иде. Заманның шомлы җилләре үтеп кермәсме авылыма? Хәмер дигән афәт халкымның аңын томаламасмы?

(Азан тавышы яңгырый. Уллары азан тавышыннан сон алга чыгалар)

1 улы.  Азан тавышы тыңлаган кешеләрнең зиһене ачык, акылы һәрчак аек булыр.

2 улы.  Заманның хәвефле җилләренә бирешмәсләр авылдашларыбыз.

( Шыңарбабай калкулыктан төшә)

Шыңар бабай:     Ялгышмаган сайлап бу урынны,

                              Мин кабызган учак сүнмәгән.

                              Чишмәләрнең суы саекмаган,

                              Минем халкым яши, үлмәгән.

                                        Мин сызган тәүге буразнада

                                        Оныкларым икмәк үстерә.

                                        Гасырлардан килгән көчле буын

                                        Хезмәт белән яшәп көн күрә.

                                                    Мин бәхетле сезнең буын аша

                                                    Киләчәккә бара алганга.

                                                    Эш һәм хезмәт, җыр һәм бию аша

                                                    Нәселләрнең җебе ялгана.

Жыр: «Шыңарым» Ә. Касыймова сүз. Ф. Галимов муз.

Залда “телевизор”. Музыка уйный. Татар халык көе “Баламишкин”.

Алып баручы бала:   Хәерле, имин көннәр, хөрмәтле телевизор караучылар. Сезне «Бездә һәрбер куңел сандугачлы» исемендәге авылыбызның күренекле шәхесләренә багышланган телетапшырулар программасы көтә. Бүгенге программада сез:

  • «Сүнмәс йолдызлар»
  • «Җаным тулы моң»
  • «Тәмле чәй, җанлы сүз»
  • «Музыкаль сәхифә тапшыруларын карый алырсыз. Безнең белән калыгыз!

Музыка яңгырый.  Татар халык көе “Зәңгәр төймә”.    

               

               «Сүнмәс йолдызлар» тапшыруы башлана.

Алып баручы бала:  Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                                   Түмгәк булып тигез урында.

                                   Янып калсын гомерең маяк булып

                                   Үзеңнән соң килгән буынга.

(Бакча балалары авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләр турында белешмә бирәләр, ә интерактив тактада алар турында слайдлар күрсәтелеп барыла.)

Саумысез, хөрмәтле тамашачыларыбыз. Авылыбызның күренекле шәхесләренә багышланган «Сүнмәс йолдызлар» тапшыруына рәхим итегез. Кемнәр икән соң алар безнең якты маякларыбыз. «Әллүки» балалар бакчасы балалары бездә кунакта. Сузне аларга бирик.

1б.       Габделмәннән Рахманколый Олы Шыңар авылында туган. 19 нчы гасыр ахырында иҗат иткән. Үз заманының  алдынгы карашлы, ачык фикерле мәгърифәтчесе була. Авылыбызда балаларга белем бирә.

2б.       Әхмәтсолтан Рахманколый 1888 нче елда Олы Шыңарда туа. Габделмәннән Рәхманколыйнын улы Солтан бөтен тырышлыгын әдәби хезмәткә юнәлтә. 17 яшендә бөек рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп, китап булып басылып чыга.

3б.       Мәрьям Рахманкулова Габделмәннән Рахманколыйнын кече кызы була. Ул РСФСР ның һәм ТАССРның халык артисткасы. Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям ханым Шыңарга концерт белән килә.

4б.        Нәгыйм Гаяз улы Нигъматҗанов Кече Шыңар авылында дөньяга килә.Район газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли, оста сәнгать кешесе була. 1999 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде.

Алып баручы бала:       Тама торгач нәни тамчы ташны тишә,

                                         Кайный торгач нәни дулкын ярны ишә.

         5 б.       Авылыбыздан чыккан шушы хөрмәткә лаек шәхесләребезнең якты истәлегенә багышлап тәрбияче апаларыбызның  биюен тәкъдим итәбез.

6б.      Фәрит Әхмәтнур улы Шәрифуллин Олы Шыңар авылында туа. Ул «Мәгариф» журналының баш мөхәррире. Татарстан мәктәпләренең атказанган хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.

7б.      Мөдәррис Гатаулла улы Зарипов Кече Шыңар авылында туа. Рәссам һәм геолог булырга укый. Геолог булып җир тирәли әйләнеп чыккан кеше. Казанда 2 тапкыр рәсем күргәзмәсе үткерелә.

8б.       1997 елда авылыбызда композитор Рөстәм Яхинны әтисенең туган ягында искә алу тантанасы булып үтте.

9б.     «Татарстанның атказанган табибы» Алмаз Әсгать улы Ахунҗановка 60 яшь тулу уңаеннан  туган авылында юбилей кичәсе булып үтте.

10б.      Аның әтисе, авылыбызның хөрмәткә лаек мәктәп директоры була. Аның исемен мәңгеләштереп  мәктәбебезгә Әсгать Ахунҗан улы Ахунҗанов исеме бирелде. Ул бердәнбер ике Ленин орденлы укытучы.

11б.      Без кечкенәдән авылыбызның йөзек кашы булырдай кешеләре белән танышып, горурланып үсәбез. Сезнең игътибарыгызга  без- балалар башкаруында татар халык җыры «Ямьле Мишә буйлары».

Жыр: «Ямьле Мишә буйлары».

Көй яңгырый. Татар халык көе “Олы юлның тузаны”.

 

Алып баручы бала:      Жирдә кеше торса торсын,

                                       Эзе калсын тирән булып.

                                       Үзе үлсә эше калсын

                                       Мең яшәрлек имән булып.

            Тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Үзегезгә күп файдалы мәгълүмат алгансыздыр, дип уйлыйм.    Сау булыгыз!

Көй яңгырый. Татар халык көе “Мәдинәм-гөлкәем”.

       

         1нче алып баручы бала:       Хәерле көн, моң сөюче халкым!

   2нче алып баручы бала:       Саулармысез, музыка сөючеләр!

          «Җаным тулы моң» тапшыруын башлыйбыз. Без үзебезнең тапшыруыбызда сезне авылыбыздан чыккан  жырчыларыбыз, сәхнә артистларыбыз, гармунчылар белән даими таныштырып киләбез.Буген дә без сезне бергә җырлар иҗат итә торган үзешчән композиторыбыз Фәннүр абый һәм шигырьлр язучы Әнисә апа белән таныштырырбыз.

1нче алып баручы: Фәннүр абый һәм Әнисә апа  бүген бездә кунакта. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. Без аларның балалар өчен бергә иҗат иткән бик матур җырларын беләбез. Әнисә апа, сез ничә яшьтән шигырьләр яза башладыгыз? Ни өчен балалар өчен дә шигырьләр иҗат итәсез? Тамашачыларыбызга берәр шигырь бүләк итсәгез иде. (Рәхмәт)

 …

2нче алып баручы:      Фәннур абый, ә сезнең моң чишмәгез каян килә? Сез ничек итеп Әнисә апа белән җырлар иҗат итәргә булдыгыз? “Шыңарым” җыры ничек туды? Берәр җырыгызны тәкъдим итсәгез иде.

 ...

Жыр: «Зөһрә кыз». Л.Лерон сүз. Ф. Галимов муз. ( Бер кыз бала чиләк-көянтәләр белән бии.)

2нче алып баручы:        Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар телибез, Сездән тагын матур җырлар көтәбез. Тапшыруыбыз ахырына якынлашты, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

 Музыка яңгырый. Тапшыру бетә.

Икенче тапшыру башлана. Татар халык көе “Наласа”.

1 бала.       Язар өчен каләм эзлим,

                   Сайлыйм аккош каурыйларын.

                    Ул каурыйлар сөйләп бирер

                    Аккошларның сагынуларын.

2 бала.        Язар өчен каләм сайлыйм-

                   Төрле- төрле, төрлеләрен.

                   Табигатьнең үзе кебек

                    Гамьлеләрен, серлеләрен.    (“Каләм эзлим” Ф.Яруллин)

1бала:    Имин, матур көннәр теләп «Тәмле чәй, җанлы сүз» тапшыруын башлыйбыз. Буген безнең тәмле чәебез янында үзенең җанлы сүзе белән шагыйрь җанлы,  тарих укытучысы Айдар абый һәм татар теле укытучысы Нәсимә апа. Алар Чулпыч авылында яшиләр һәм туган җиребез турында бик матур шигырьләр язалар. Айдар абый, Нәсимә апа менә ни өчен туган җир турында язасыз?

  ...

2бала:    Айдар абый, әйдәгез тапшыруны бер матур шигырегез белән башлап җибәрегез.(Рәхмәт)

...

1бала:    Нәсимә апа, ә сез шигырьне кайчан язасыз? Тагын нинди темаларга иҗат итәсез? Сездән дә бер матур шигырь тәлгәше котеп калабыз. Рәхим итегез!

...

     2бала:     Рәхмәт сезгә Айдар абый, Нәсимә апа. Илһам чишмәлерегез саекмасын. Тагын тапшыруыбызга көтеп калабыз.

1бала:   Саубуллашыр вакыт җитте. Мин дә Сезнең белән шигырь юллары аша саубуллашырга телим.

             Кулга кагәзь- каләм алам,

            Өстәлә дәрт, арта көчем.

            Табыла сүзләр, агыла хисләр,

            Кушылып китә иртә- кичем.

       2 бала.  Булмаса мондый мизгелләр

             Шагыйрь җаны үләр иде.

             Сокланучы бетсә әгәр

             Йолдызлар да сүнәр иде.      (“Шагыйрь бәхете” Ф.Яруллин)

Яңа тапшыру көе яңгырый. Татар халык көе “Утыр әле яннарыма”.

1 а.б. Исәнмесез, бию сәнгатенә гашыйк балалар, апалар, абыйлар. «Музыкаль сәхифә» тапшыруы башлана.

2 а.б. Әмир, син биергә яратасыңмы?

1 а.б. Әйе, Зилә, мин биергә яратам. Биюне яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Бүгенге сүзебез дә бию һәм бию осталыгына өйрәтүче Әлфия апа Билалова турында.

2 а.б. Шулай, Әмир. Әлфия апа безне үзенең иҗаты белән таныштырырга дип тапшыруыбызга килгән. Хәерле көн, Әлфия апа. Хәлләрегез ничек?

...

1 а.б.  Әлфия апа, Сез ни өчен биюче һөнәрен сайладыгыз? Нәрсә сәбәп булды?

Биергә өйрәтү җиңелме? Бию коллективына ничә яшь?

2 а.б. Алдагы планнарыгыз?

1 а.б. Әлфия апа, Сез безгә буш кул белән килмисез инде. Нинди бию тәкъдим итәсез?

Бию.

2 а.б. Рәхмәт Сезгә, Әлфия апа. Һәрвакыт шундый көләч, ярдәмчел, матур булып калыгыз.

1 а.б. Ә без сезнең белән саубуллашабыз!

Бергә. Матур, тыныч көннәр сезгә!

Бәйрәм балаларның К.Сәгадәт сүзләре, Ф.Галимов музыкасына иҗат ителгән “Балачак – бәхет иле” җыры белән тәмамлана.

1.Балачак- бездә генә, дип

   Уйлый күрмәгез тагын.

   Илләрнең дә, гөлләрнең дә

   Була шат балачагы.

            Кушымта:   Балачак-бәхет иле ул,

                                 Кояшлы хыял иле.

                                 Ал гөлләргә уратылган

                                 Ул чорның һәр мизгеле.

                                           

                                           2.Юлбарсның, жирафларның

                                              Нәп-нәни чагы була.

                                              Фил малае көннәр буе

                                              Кырда күбәләк куа.

                                                       Кушымта: шул ук

                                                   

                                                    3.Үсмер еллардан истәлек-

                                                        Күңелдә шатлык кала.

                                                        Шуңа һәркем балачагын

                                                        Сөенеп искә ала.

                                                               Кушымта:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

Бездә гаилә бәйрәме.

15 майда билгеләп үтелгән гаилә көне уңаеннан уздырылган бәйрәм конспекты....

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...