Җирне сөеп, калдырыйк матур бизәк! ( балалар өчен күңел ачу кичәсе)
материал (старшая группа) на тему
Балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уяту, үз-үзләрен күрсәтү ихтяҗларын канәгатьләндерү. Әти-әниләргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, татар халык ризыклары белән танышу һәм аны ясарга өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhirne_soep_kaldyryyk.doc | 57.5 КБ |
Предварительный просмотр:
«ЖИРНЕ СӨЕП, КАЛДЫРЫЙК МАТУР БИЗӘК»
зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе
Музыка яңгырый. Кызлар жиңел шарфлар белән биеп чыгалар. Кызлар тезелеп баса, араларыннан бер кыз, бер тәрбияче чыга.
1 б. Хәерле көн теләп пәрдә ачам,
Хәерле эш телим һәркемгә.
Кылган гамәлебез изгелектән тора,
Изге эшләр кылыйк буген дә.
Т. Нарасыйлар безнен янга килә,
Балачагым матур утсен дип.
Кубрәк белеп, купне ишетергә,
Затлы кешеләрне таныйк дип.
2 б. Һәркөн шулай жырлар жырлап яшик,
Моңлы куңел һәрчак ак булсын.
Моңга тулган куңел һәрвакытта
Игелекләр белән уралсын.
Балалар урыннарына утыралар. Шулвакыт ишек шакыйлар. Тәрбияченен ике апасы керэ.
Т. Нихәл алма апай, нихәл чибәр апай. Нишләп йөрисез? Сез эштә түгелмени?
А.а. Юк, сенлем. Без чибәр апаең белән жәйге ялга чыктык. Синең хәллэр ничек икән дип, яңа бакчагызны да куреп китәрбез дип синең янга килергә булдык.
Ч.а. Ничек хәлләрең, сеңлем? Балалар ни хәлдә?
Т. Бар да яхшы. Әле буген мин эшлим, иртәгедән минем дә ялым башлана. Аңарчы бакчабызны матурлыйсы, тәртипләп китәсе бар.
Ч.а. И, ничек яхшы булган бу. О
Өчебезнең дә ялларыбыз бергә икән бит. Әниләргә, туган авылыбызга, балалар белән бергәләп кайтырбыз, алла бирсә.
А.а. Әти белән әни куаныр инде. Әле өчебез бергә кайта алмый идек.
Т. Әниләргә хәбәр итәргә кирәк. Алдан сөенә торсыннар. Инде килгән- килгән бакчабызны карап, кунак булып китәрсез. Сез икегез дә дизайнерлыкка укыдыгыз, миңа ярдәмегез дә кирәк булыр. Менә балалар белән бакчаны ямьләндерергә, чәчәкләр белән бизәргә, матурлык бакчасы ясарга иде исәп. Балаларның да үз фикерләре бар. Әйдәгез, эшкә тотыныйк.
(Балалар әйберләрне тезәләр, матурлыйлар)
А.а. Телефоннан сөйләшә. Бер якта әби белән бабай утыра.
А.а. Нихәл, әткәй! Ничек хәлләрегез?
Әти. Аллага шөкер, кызым. Әнкәең белән исәнлек- саулыкта әлегә, шөкер. Узегез ни хәлдә? Кияү, балалар?
А.а. Аллага шөкер, әткәй. Барыбыз да исән- сау. Икегезгә дә күп сәламнәр жибәәэбез. Әткәй иртәгә өч кызың да балалар белән сезнең янга кайтабыз. Әнкәйне сөендер. Өч кызың да ялга чыкты, әткәй.
Әти. Сөбханалла, сөбханалла. Рэхмәт, кызым. Көтәбез, кайтыгыз, балам.
А.а. Ярый сау бул, әткәй, очрашканчыга кадәр.
Әни. Әтисе кайсы белән сөйләштең? Нинди хәбәрләр бар?
Әти. Бик сөенечле хәбәр, әнисе. Балалардан күп сәлам сиңа. Иртәгә өч кызыбыз да оныкларыбыз белән кайта. Камырыңны кубрәк куй.
Әни. Сөбханалла, рәхмәт сөенечле хәбәреңә. Исән- сау гына кайтсыннар, балакайларым.
(Бүлмә эче бизәлгән)
1 б. Ал чәчәкләр, күк чәчәкләр,
Күп чәчәкләр бакчада.
Без исемен белми торган
Чәчәкләр дә бар монда.
2 б. Кем буяган, ничек алар
Күп төрле төскә кергән?
Ә аннан соң кем аларга
Ислемай сөртеп йөргән?
3 б. Язгы миләүшэ чәчәген
Танып була күзеннэн.
Менә монысы роза гөле
Хуш ис аңкый үзеннән.
Жыр: «Гөлбакча»
4 б. Чәчәкләрем баш игәннәр:
«Мине өз»,- дип торалар.
Ә мин өзәргә кызганам,
Бик тә матур бит алар.
5 б. Табигать ул син дә, мин дә,
Аны сакларга кирәк.
Утыртыйк без язлар саен
Кимендә утыз чәчәк.
6 б. Су, һава, кояш, хайваннар-
Табигать тереклеге.
Һәркемгә дә билгеле бит
Аларның кирәклеге.
7 б. Әй күп безнең бакчада
Төрле- төрле чәчәкләр.
Алар бар да матурлар,
Алар бар да бик шәпләр.
8 б. Кайсы кызыл, кайсы ак,
Кайсы боек, кайсы шат.
Жыеп алсаң һәммәсен
Булыр иде ун кочак.
9 б. Чәчәкләрнең бар хәтта
Очып йөри торганы.
Тутәллэрдән түтәлгә
Күчеп йөри торганы.
10 б. Кайчагында шуларны
Жыймак булам чүгәләп.
Ләкин чәчәк дигәнем
Булып чыга күбәләк.
Бию.
II бүлек
1б. Саумы кояш! Саумы, елга!
Саумысыз, урманнарым!
Саумысыз, кошлар, чишмәләр,
Авылым урамнары!
2б. Исәнмесез, таулар, кырлар,
Күлләрем, камышларым.
Саумысыз, жәнлек, бөҗәкәр,
Дусларым, танышларым.
3б. Хәерле көн, туган ягым,
Яна көнем, бул изге!
Алып кил жиргә бәрәкәт,
Куандыр әле безне.
4б. Исән булыйк һәркайсыбыз,
Таң туды, сәламләшик.
Табигатьнен жаны бит без ,
Бер бөтен булып яшик.
Т. Менә туган якларга да кайтып життек.Әнэ әткәй белән әнкәй дә капка төбендә утыра.
(Күрешәләр, исәнләшәләр)
Әни. И балакайларым, камыр куйган идем, пешерергә дә өлгерми калдым.
Әти. Борчылма, әнисе. Безнең балалар уңган. Хәзер ясарлар да, әзерләп тә куярлар.
А.а. Шулай булмыйча. Балаларыбызга камыр пешеру, ясау осталыкларын өйрәттек. Балалар шундый осталар, үзләре матур итеп бөгә, ясый беләләр.
Әни. И рәхмәт төшкерләре. Ит пәрәмәче әзерләрмен дигән идем. Ите дә әзер, камыры да.
Ч.а. Борчылма, әнкәй. Хәзер кулларны юып, алъяпкычларны бәйләп алабыз да эшкә керешәбез.
Әни. Римма кызым, тавышыңны сагындым, балам. Мин яраткан жырны жырла эле.
Т. Ярый, әнкәй. Хәзер Ч.а. белән сиңа багышлап жыр жырларбыз.
Жыр.
А.а. Балалар, әзерме сез? Әйдәгез, эшкә тотыныйк, пәрәмәчләр пешерик. Аннан остәлен дә әзерләрбез.
Пәрәмәч әзерләү.
Җыр «Без әзерлибез табын»
Әти. Әнисе, син кызларны җырлаттың да җырлатуын. Алар бит әле бик оста итеп бииләр дә. Ягез әле, кызларым- йолдызларым, бер биеп тә курсәтегез әле әтиегезгэ.
Әпипә биюе.
Әни. Менә кызым, пәрәмәчләр пеште дә. Әйдәгез, өстәл янына утырыйк. Гөлчәчәк кызым, нишләп алай читтә генә торасың?
Бала. Дәү әнием!
Туйдым инде бу күлмәктән,
Тузмый да, тузмый һич тә.
Әни аны алган иде
Яшем тулган да бишкә.
Хәзер миңа алты инде,
Ә кулмәк тишелми дә.
Кулмәк алам дигән сүзләр
Әле ишетелми дә.
Яза белсәм язар идем
Газетага теләкне.
Фабрик апа бик нык итеп
Текмәсен дип кулмәкне.
Әни. И, кызым, юкка борчылма.Ч.а.ның куллары алтын, хәзер өр яңа итеп куяр.
Җыр: «Балачак- бәхет иле ул»
1т. Таланлы син Кеше туганым!
Сәләтлесең һәрбер иҗатка.
Дөнья дигән бөек китапка
Языла бара хезмәт юлларың
Талантлы син Кеше туганым.
2т. Җирне сөеп, калдырып матур бизәк,
Үтә алу узган юлларны бизәп-
Шул түгелме җирдә яшәү мәгънәсе,
Шул түгелме безнең таяныр үзәк.
3т. Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк.
Һәркемнең гөмере бер генә
Матурлык бирергә ашыгыйк.
Балалар өстәл янына утыралар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...
«ҖИРНЕ, КҮКНЕ ҺӘМ ДИҢГЕЗНЕ САКЛАУЧЫЛАР”.
Зурлар төркемендә турыдан туры белем бирү зшчәнлеге үрнәге....
Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...
Сценарий праздника "Үрнәк булып яшик җир йөзендә,калдырыйк без бары яхшылык!"
В этом семейном концерте основном участвуют дети и родители....
Проект « Җиңү килде, җирне нурга күмеп»
Проектның актуальлеге: Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Туган илне...
Сценарий "Көз матур бер көндә". Урта яшьтәге балалар төркеме өчен.
Көз матур бер көндә. (Урта яшьтәге балалар төркеме өчен) ...