ХЕЗМӘТЕМ – БӘХЕТЕМ МИНЕМ (Һөнәрләргә багышланган балалар иртәсе)
материал (подготовительная группа) на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

 

“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

  Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә”

Әйе, бөек шагыйребез Г.Тукай хезмәт турында бик матур сүзләр әйткән. Балалар, тирә- ягыбыздагы барлык әйберләр кешенең тырыш хезмәте ярдәмендә барлыкка килә. Игенчеләр икмәк үстерә, табиб кешеләр сәламәт булсын һәм авыруларны терелтү өчен тырыша, төзүче биек- биек йортлар төзи, пешекче тәмле ашлар пешерә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

              ХЕЗМӘТЕМ – БӘХЕТЕМ МИНЕМ                     

  (Һөнәрләргә багышланган балалар иртәсе)

Талгын музыка яңгырый. Яулыклар белән бию.

Кыз. Әкрен генә таң килә,

         Ак челтәрләрен үреп.

         Җилкәннәрен киереп,

         Илгә яңа ямь биреп...

Малай. Алсу йөзле кыз кебек,

             Шат кояш күтәрелә.

             Һәр яңага сокланып

             Ашкынып йөрәк тибә.

А.б.   Мәскәүдәнме, Казаннанмы,

         Авылданмы, данлы Сабаданмы сез.

         Хезмәтегез аша беләбез Сезне.

         Якын дуслар булыйк. Исәнмесез!

А.Б.  Танышлармы, таныш түгелләрме,

         Берәүме, икәү, өчәүме сез.

         Дус яшәүгә җирдә нәрсә җитә,

         Якын дуслар булыйк. Исәнмесез!

А.Б. “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

        Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә”

Әйе, бөек шагыйребез Г.Тукай хезмәт турында бик матур сүзләр әйткән. Балалар, тирә- ягыбыздагы барлык әйберләр кешенең тырыш хезмәте ярдәмендә барлыкка килә. Игенчеләр икмәк үстерә, табиб кешеләр сәламәт булсын һәм авыруларны терелтү өчен тырыша, төзүче биек- биек йортлар төзи, пешекче тәмле ашлар пешерә.

    Менә безнең алда утыручы апалар да  пешекче һөнәрен сайлаганнар. Алар сезнең кебек  балаларга тәмле боткалар, ашлар әзерлиләр.

А.Б.  Нәниләрем, тагын сезгә,

         Бар әйтер бер сүзем.

         Нинди һөнәр сайласаң да,

         Кирәк беренче- белем.

  Һөнәрле булыр өчен тырыш булырга,  күп өйрәнергә, укырга кирәк.

1 бала. Биюченең итәкләре

             Бии- бии кыскара.

             Биючегә сүз әйтмәгез,

             Бии- бии остара.

2 бала. Биючесе, биючесе,

             Биючесе бик чибәр.

          Биюченең күңеле булсын,

          “Ай, маладис!” дип җибәр.

   Башкорт кызлары биюе.

Бала. Минем әтием дә, әнием дә мәктәптә хезмәт укытучылары булып эшли. Алар балаларга бик матур әйберләр эшләргә өйрәтәләр.

Бала.  Ә минем әнием инглиз теле укытучысы.  Ул чит телдә дөрес сөйләшергә өйрәтә.

Бала. Минем әни тегүче,

          Әни теккән күлмәкне

          Бик яратып киямен.

          Шундый матур тегелгән,

          Күбәләктәй күрәмен.

Бала. Минем әти милиционер булып эшли. Ул тәртип саклый.

Бала. Ә минем әни шәфкать туташы. Ул барлык авыруларны дәвалый.

Бала. Ничек кенә мактансак та,

          Аз кебек сүзләребез.

          Тәмле ризык белән тулы

          Һәрвакыт өстәлебез.

Бала. Мин  дә әнием кебек

         Пешекче булырга телим.  

         Шуның өчен һәрвакыт

         Аңа булышып йөрим.

Безнең әни бик оста пешекче. Бик тәмле, телеңне йотарлык итеп пешерә.

А.б. Әйе, балалар, сезнең әти- әниләрегез күп һөнәр ияләре. Кеше өчен һөнәр бик кирәк. Ул – кешенең яшәү чыганагы.

   Һөнәрләр- бик күпләр,

   Бар да яхшы кебекләр.

   Башлый белсәң бетерә бел,

   Җиренә җиткерә бел.

        Җыр “Әйлән- бәйлән”

А.б.  Балалар без сезнең белән үзебезнең әти- әниләребезнең һөнәрләре турында сөйләштек. Ә үзегез үскәч кем булырга уйлыйсыз?

Бала. Җырчы буласым килә,

          Моңга туласым килә.

         Җырчы булып гомер юлын

         Җырлап узасым килә.

Бала.  Мин беләм кем булырга!

           Яраткан һөнәр сирәк-

          Сайлый  белергә кирәк.

          Тик төзүче җырчыдан

           Барыбер кирәклерәк.

Бала.  Мин үскәч абый булам

           Аннары бабай булам!

Бала.  Ә мин бабай булгач та

           Гел әйбәт малай булам!

Бала.  Мин үзем әни булам!

Бала.  Ә мин дәү әти булам!

Бергә.  Ә син кем буласың?

Бала.  Үскәч кем буласымны

            Мин әле әйтми торам!

Бала.  Мин батыр солдат булам!

Бала.  Ә мин пешекче булам!

Бала.  Ә мин хоккеист булам, капкада сакта торам!

Бала.  Ә мин начальник булам, йөрим “Джип”та гына.

Бала.  Ә миңа әни  үскәч куша кеше буларга!

Бала.  Без дә аны күптән

           Уйлаган идек,

          Әйтергә генә

          Кыймаган идек.

 Татар халык биюе “Шома бас”.

Музыка астында яшелчәләр йөгереп уза.

Тәрбияче. Сарымсак , сарымсак , кая болай чабасың ?

Сарымсак.  Чапмый хәлем юк, Гыйлаҗ бабайга салкын тигән , тамагы авырткан, шуны дәваларга чабам.

Тәрбияче.  Бәрәңге , бәрәңге , кая болай йөгерәсең?

Бәрәңге.  Йөгерми хәлем юк , Сәрби әбинең ашказаны бозылган , шуны төзәтергә йөгерәм.

Тәрбияче.  Борчак , борчак тукта әле , кая болай тәгәрисең?

Борчак.  Гафу , гафу. Туктап торырлык вакытым юк , Мөнәвәрә әбинең нервалары какшаган , шуны дәваларга ашыгам.

Тәрбияче.  Кишер , кишер!

Кишер.  Соңыннан , соңыннан.  Вакытым юк. Хәйрүш бабайның күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга кирәк.

Тәрбияче.  Чөгендер , чөгендер , ә син кая?

Чөгендер.  Динар дигән малай янына. Кәефсез йөри , күңелен күтәрергә , хәл кертергә йөгерәм.

Динар.  Миңа үсү өчен

              Сәламәт булу кирәк.

              Яшелчәләр белән дус булсаң,

              Үсәрмен мин тизрәк.

Бию.  Рус халык биюе.

( Вәли белән Гали керә .)

Вәли.  Кара әле , Гали , нәрсәләр бу ? Без кая эләктек соң ?

Гали.  Әй , безгә кирәк нәрсәләр түгел ул. Кишер-мишер , чөгендер-мөгендер , шалкан-малкан...

Тәрбияче.  Балалар , бу Гали белән Вәли түгелме соң ? Малайлар , нишләп әле сез яшелчәләрнең исемен шулай бозып сөйлисез ?

Вәли.  Нәрсәләр ? Яшелчәләр ?

Гали.  Безгә яшелчә ни , кызылча ни , сарыча ни барыбер. Менә ичмасам сагыз (авызындагы сагызын тартып күрсәтә). Бүгенгә кадәр яшелчәләрнең бер генә дә файдасын да күргәнем юк.

Вәли.  Минем дә. Дәү әни суган турарга тотынса , күзләремнән яшь ага башлый.

Гали.  Дөрес. Ә сарымсак ? Ялгыш кына авызыңа керсә , бер атна яныңа кеше килми. Ул суган белән сарымсакны корт та ашамый бит.Ә борчак турында әйтәсе дә юк. Ха-ха-ха !

Вәли.  Помидор белән бәрәңге тибеп уйнар өчен генә кирәк лә ул.

Гали.  Кишер әле аңа да ярамый.

Тәрбияче.  Туктагыз әле , малайлар , сез ни сөйлисез ? Балалар әйтегез әле , яшелчәләр белән тибеп уйнарга ярыймы ? Юк, ярамый,  менә ни өчен. Чөнки алар бик файдалы, бигрәк тә язын, көзен. Йогышлы авырулар вакытында яшелчәләрнең  төрлесен ашарга кирәк. Яшелчәләр бит – витаминнар хәзинәсе.

Вәли , Гали аңлыйсызмы ?

Гали.  Ишеттеңме Вәли , бу апа нәрсә ди. Ә без бернәрсә дә белмибез.

Вәли.  Әй , исең китмәсен лә. Әнә телевизордан бер дә яшелчәләр турында реклама күрсәтмиләр әле, гел орбит,чупа- чупсны мактыйлар. Әйдә китик моннан. (чыгып китәләр )

Җыр. Тәрбиячеләр башкаруында “Әниемә” җыры.

Тәрбияче.  Ә хәзер , балалар , бергәләп яшелчә салаты ясыйбыз.

(салат әзерләү барышында малайлар җырлап тора “Без әзерлибез салат”.

Гали белән  Вәли керә. Берсе  йөткерә, берсе  төчкерә.

Тәбияче:   Балалар  бу  малайлар  Йөткерек  белән  Төчкереккә  әйләнгән  бит.

Нәрсә  булды   сезгә?

Гали;      И- и,  нәрсә  булганын  белмибез. Мин  йөткерәм, Вәли  төчкерә.

Тәрбиче.  Сез  бит  вакытлы  килдегез. Без  балалар  белән  витаминнар

салаты   ясадык. Ә  витаминнар  алар  авыруга  каршы көрәшә.  Ягез  

әле  хәзер  балаларны  тыңлагыз. Авырмас  өчен нинди  яшелчәләр-

не  еш  ашарга кирәк  икән.  Алар  сезгә  шул  хакта  сөйләрләр.

 

Тәрбиячеләр башкаруында   татар  халык биюе.

           

1.Ал.б      Балаларның   тазалыгы

                  Пешекчеләр  кулында

                  Витаминлы  салатлар

                  Һәркөн  безнең менюда

      Балаларыбыз  матурлар

       Күзләр  генә  тимәсен

       Иртәнге  ботка  тәмле  соң

       Ярма  гына  димәссең.

         

2Ал. б       Россольник,  щи- борщлар

                  Була  болар- первыйлар.

                   Балалар  яратып  ашый

                   “Апа,тагын  бир”- диләр.

    Нурзиянең   коймаклары

    Авызыңда  тотарлык,

    Бәлешләрен  ашый  калсаң

   Телләреңне  йотарлык

(Үзебезнең  пешекчеләр  турында   сөйләү)

 

Җыр:   пешекчебез  Нурзия  башкаруында.          

1 БАЛА:   Исән  булыйк  һәркайсыбыз.

                  Сезнең  белән  саубуллашыйк.

                  Табигатьнең   җаны  бит  без

                   Бер  бөтен   булып   яшик.

     

2 БАЛА     Бердәмлек,  дуслык, татулык

                   Безнең  өчен  кирәк  һәммәсе.

                   Күкләр  аяз  булсын

                   Илләр  тыныч  булсын,

                   Әнә  шулар  тормыш  мәгънәсе.

1 Ал б  Тауларга  карап

             Тау булмасаң  да,

             Таңнарга  карап

             Таң  булмасаң да

             Кешегә  карап

             Кеше  була  бел.

             Олы  җаныңның

             Ише  була  бел.

2 Ал б   Кирәк  чакта  җитез дә  син,  тапкыр  да  син. Кирәк  чакта  сабыр  да  син, батыр  да син. Бик  җаваплы,  авыр  синең  хезмәтең  дә.  Тиешенчә  күр-

сәң  иде  хөрмәтен  дә.

 Җыр “Балачак”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаилә бәхете - балада! Ата – аналар һәм балалар белән уздырылган бәйге.

        "Тылсымлы куллар" журналы игълан ителгән "Ачык дәрес" бәйгесендә 1- урынга ия булдым....

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе

Гаиләдә һәм балалар бакчасында хезмәт тәрбиясенең бердәмлеге ....

Балалар бакчасы, ата-аналар һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге

Тәрбиянең төп асылы -  балалар бакчасы белән гаиләнең, мәктәпнең  бердәмлегендә.   Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ир...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең рухи-әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге.

Консультация для родителей на татарском языке...