Балалар бакчасында дежурлык оештыру - чыгыш
методическая разработка на тему
Балалар бакчасында дежурлык оештыру буенча чыгыш
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balalar_bakchasynda_dezhurlyk_oeshtyru.docx | 15.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Әҗәкүл балалар бакчасы”
Балалар бакчасында дежурлык оештыру
1 нче категорияле тәрбияче
Миннахметова Н.Х.
Август 2013 ел
“Балалар бакчасында дежурлык оештыру”Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәтне дөрес оештырганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Бала хезмәт күнекмәләрен үзләштергәннән соң гына дежурлык – көндәлек хезмәт буларак кертелә. Балалар бакчасында дежурлык оештыруның төп бурычы булып йөкләнгән эшкә җаваплылык, башкалар өчен файдалы эш эшләргә омтылыш һәм дежур вазифаларын даими эшләргә гадәтләндерү тора.
Баланы тәрбияче кушкан эшнең максаты кызыксындырса да, әгәр бала күнекмәләрне белмәсә, ул барыбер кирәкле нәтиҗәләргә ирешә алмаячак һәм балада хезмәткә карата тискәре караш уяна.
Шулай ук тәрбияченең дежурныйларның эшенә игътибары җитмәве, эшләренә бәя бирмәве, эштә бертөрлелек булуы, эш күләменең аз булуы да тискәре караш уятырга мөмкин.
Тәрбияче дежурныйларның эшенә бәя бирергә, хаталарын күрсәтергә, кем әйбәт дежур иткән, кайсына тырышырга кирәк икәнен билгели. Коллективка файда китерәчәгенә сөенеп, башкарылган хезмәт баланың әхлагына, шәхси формалашуына һәм дөньяга карашына уңай йогынты ясый, файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе туа. Ә балалар дежурныйларның хезмәтенә ихтирам белән карарга тиеш. Безнең балалар дежурныйлар әйткәч кенә өстәл артына утыралар, ашларыгыз тәмле булсын дигәннән соң гына ашый башлыйлар. Хезмәт күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәт әйтәләр.
Дежур торуны оештырган тәрбияче бөтен эшне дежурныйларга йөкләп, балаларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә тиешлеген дә онытып җибәрергә тиеш түгел. Ул кайсы эшне балалар, ә кайсысын дежурныйлар башкарырга тиешлеген алдан ук төгәл уйларга тиеш.
Эчтәлеге буенча дежур хезмәте 3 төрлегә бүленә:
- табын әзерләгәндә;
- шөгыльләрдә;
- тере почмакта (табигать почмагында).
Ә мин үзем уен почмагында да дежур итүне оештырдым. Иртән килгәч дежурныйлар юылган уенчыкларны шкафларга куя. Прогулкага алып чыга торган уенчыкларга да дежурныйлар җаваплы (алып чыгалар, җыеп алып кертеп тә куялар һәм кич белән уенчыкларны юып та калдыралар).
2 нче кечкенәләр төркемендә елның икенче яртысында ашханәдә дежур тору күнекмәләре бирелә башлый. 1 нче кечкенәләр төркеме балалары бик теләп ипи, салфетка савытларын куялар. Безнең зурлар әз булу сәбәпле, мин дежур итеп 1 зур бала белән 1 кечкенәне куям. Олылар кечкенәләрне бик теләп өйрәтәләр, алъяпкычларын кияргә дә булышалар.
Уртанчылар төркемендә уку елы башында ашханәдә дежур итә башлыйлар. Балаларны беренче айларны дөрес эш алымына өйрәтергә кирәк: чашканы тоткасыннан, ә ипи савытын ике куллап тотарга кирәклеге аңлатыла. Уртанчылар төркеме яшендәге балалар үзләренең эшләрен иптәшләре белән яраштыра алмыйлар, шуның өчен алар табынны бер үзләре генә әзерлиләр, мөстәкыйль рәвештә матур итеп тезә белергә тиешләр. Ә инде икенче яртыеллыкта тәрбияче балаларга аңа ярдәм итә алырлык булып үсүләре һәм шөгыльләрдә ярдәм итәргә тиеш булуларын әйтә.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә дежур хезмәтенең эчтәлеге, оештыру формасы катлаулана, алар эшне мөстәкыйль башкара һәм үзлектән оештыра белергә тиешләр.
Тәрбияче дежурныйларга үзенең ярдәмчеләре итеп карый, төрле алымнар кулланып, тырышып, теләк белән эшләүләрен күреп хупларга һәм аларның бик кирәк булуын әйтергә, балаларда хезмәткә җаваплылыкны тагын да арттырырга тиеш.
Зурларда тагын бер төр – табигать почмагында хезмәт итү өстәлә.
Дежурлык иткәндә балалар 3 төргә берләшеп эшләргә мөмкиннәр:
- парларга бүленеп;
- үзләренә ошаган иптәшләре, дуслары белән;
- үзара аралашып, бер-берсен сайлап.
Парлап эшләгәндә бик каты таләп куела, балалар бер-берсенең эше белән яраклашып эшләргә һәм нәтиҗә өчен бергәләп җавап бирергә тиеш булалар, эшләрне үзара дөрес итеп бүлергә тиешләр. Ә дуслар белән эшләгәндә һәрбер бала иптәшенең эшен күзәтергә һәм кирәк булса аңа ярдәм итәргә тиеш була.
Үзара аралашып, бер-берсен сайлау юлы белән эшләгәндә тәрбияче хезмәткә уңай караш тудырырга мөмкинлек ала. Ул билгеле бер мисалда иптәшенә кайчан, нинди очракларда ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтә.
Икенче яртыеллыкта инде балаларның үзләренә эшне үзлектән бүлешеп алырга мөмкинлек тудырыла, бу аларда кызыксыну уята һәм алар үзләре эшләгән эшнең кирәклеген күрәләр. Ә инде тәрбияче мактап та җибәрсә, балаларда үзләренә карата ышанычлары арта.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш
Бу чыгышта сүз балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатының әһәмияте турында бара...
Балалар бакчасында дежурлык оештыру - презентация
Балалар бакчасында дежурлык оештыру буенча эш формалары...
Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы
Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...
Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"
Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк....
Чыгыш-презентация "Балалар бакчасында икетеллелеккә өйрәтү"
Хәзерге вакытты илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы күпкә үсте. интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү .. Шуңа күрә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала....
Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”
Выступление для воспитателей на татарском языке...
“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру”
Педагогик тәҗрибә буенча доклад:“ Балалар бакчасында балаларның мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру&rdquo...