Занятие по ПДД в старшей группе (на татарском языке).
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Интегрированное театрализованное занятие "Приключения Колобка."
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 49 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема : Бергәләштерү театраль шөгыль “Йомры икмәк маҗаралары.”
Үткәрү формасы: Күңел ачу.
Төркем: Зурлар.
Максат: Балаларга кисәтүче юл билгеләре:”Куркыныч борылыш”, “Кыргый җәнлекләр”,”Балалар” билгеләрен аңлату; проблемалы хәлләрдә алдан алган белемнәрен ныгыту; кыюлык, мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Хәзерлек чоры: Балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәнү, төрле темага шөгыльләр үткәрү; юл билгеләрен өйрәнү, ясау, әкиятләр сәхнәләштерү.
Кирәкле әйберләр, җиһазлар: Әкият уйнаучыларга костюмнар, залны бизәү өчен агачлар, кисәтүче юл билгеләре,машина,рульлар,музыка.
Тарату материаллар: кызыл,ак өчпочмаклар,кара символлар,клей,пумалалар,салфеткалар.
.
Сүзлек өстендә эш: Кисәтүче, куркыныч борылыш.
Методик алым:
1. Әңгәмә: “Юл билгеләре ни өчен кирәк?”
2. Өйрәнгән билгеләрне рәсемләү.
3. Шигырләр, җырлар өйрәнү.
4. Уеннар уйнау.
Шөгыль барышы:
Балалар бәйрәм залына музыкага атлап керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
Тәрбияче: Балалар,бүген безгә бик күп кунаклар килгән.Әйдәгез әле алар белән исәннәшик.
Балалар: Исәнмесез,кунаклар.!
1 б. Урамда матур йөрергә
Өйрәтәләр апалар.
Юлда йөри белмәсәгез
Начар була, ди алар.
2 б. Машиналар чаба гына
Юлга йөгереп чыкма.
Юлда йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма.
( Әби белән бабай залга керәләр, борчылганнар).
Бабай: Исәнмесез, балалар!Хәлләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт,рәхмәт!Хәлләр ничек?
Бабай: Бик яхшы түгел әле. Сездә күңелле бәйрәм, безнең борчуыбыз бар. Әрҗә төбеннән себереп әбинең туган көненә пешерелгән йомры икмәгебез тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшеп чыгып китте.
Әби: Юлда йөри белми, бәләгә юлыкмаса иде. Кайда гына китте икән? Сез күрмәдегезме?
( Балалар җаваплары тыңлана).
Әби: Рәхмәт, балалар, без юлны дәвам итик. (чыгып китәләр).
(Юлдан сикергәләп йомры икмәк керә).
Йомры икмәк:
Мин йомры, йомры икмәк
Әрҗәдән себерелдем.
Әби- бабайдан качтым,
Озын юлдан йөгердем.
(билге янына җитә).
“Куркыныч борылыш” билге:
Мин кисәтәм куркыныч
Борылыш барын алда.
Игътибарлы бул юлда
Сикергәләп син чапма.
Йомры икмәк: Юк кирәкми, миңа синең кисәтүең. Миңа бик күңелле.( үтеп китә, борылыштан машина белән куян чыга, йомры икмәк таптала яза).
Куян: Әй, йомры, йомры икмәк
Тапталмадың чак кына.
Әйдә барыйк укырга
Хәйләбикә чакыра.
Йомры икмәк: Кирәк түгел миңа уку, бик яхшы тәгәрим мин. (тәгәрәп китә. “Кыргый җәнлекләр” билгесе янына җитә).
“Кыргый җәнлекләр” билгесе:
Кая болай ашыгасың
Әй йомры, йомры икмәк.
Урман янынан үткәндә
Саклану бик тә кирәк.
Йомры икмәк: Мин йомры, йомры икмәк
Әби- бабайдан качтым,
Куянны алдап уздым,
Урманны гизеп чыктым.
( Сикергәләп барганда юлдан чыгучы Аюга килеп бәрелә).
Аю: У-у-у, Йомры икмәк, сак йөрү бик тә кирәк. Әйдә бергә урман мәктәбенә, белемле булу кирәк.
(Йомры икмәк башын тотып уйланып тора).
Тәрбияче: Балалар, Йомры икмәк нәрсә уйлый икән? Әйдәгез аңа карап нәрсә уйлаганын әйтик.
( балалар җаваплары тыңланыла).
Йомры икмәк: Юлымда ике күңелсезлеккә очрадым, укып белем алу, миңа бик кирәк. Әйдә киттек.( балалар янына киләләр).
Төлке: Озын юлны үттегез
Күп тамгалар күрдегез.
Кисәттеләр, әйттеләр
Сак булырга дәштеләр.
(Тамгаларны күрсәтеп).
Күрсәгез бу тамганы
Сак булыгыз”Балалар”.
Дип сезне дә кисәтә
Бала күпне күрсәтә.
“Куркыныч борылыш” билгесе:
“Куркыныч борылыш” барын
Алдан ук бит кисәттем.
Ашыкканга йомрыкай
Кисәтүләргә эләкте.
3 б. Юлны аркылы чыкканда
Кара сулга һәм уңга.
Машина килгәнен күрсәң
Көт син бик сабыр гына.
Төлке: Әби,бабай,мин таптым Йомры икмәкне,килегез монда!
Әби белән бабай керә.
Әби: Йомры икмәк түп-түгәрәк
Кителмәгән, янчелмәгән.
Озын юллар үтеп килгән
Бик тә шөкер имгәнмәгән.
Бабай: Рәхмәт балалар, ярдәм иттегез. Әйдәгез “Ак калач” уенын уйнап алыйк.
Тәрбияче: Балалар,без бүген әкият аша 3 яңа кисәтү билгеләре белән таныштык.Әйдәгез аларны кабатлап үтик.
1 нче уен: “Билгене дөрес куй”.
( Сюжетлы рәсемнәргә кисәтүче билгене дөрес урнаштыру).
2 нче уен:” Үз билгенгә охшаган билгене тап.”(Балалар тыю,кисәтү,күрсәтү билгеләрен алалар,музыка туктагач үз билгеләренә охшаган билге янына барып басалар.)
Тәрбияче: Рәхмәт балалар,булдырдыгыз! Күмәк эш башкарабыз. Бүген өйрәнгән кисәтү билгеләрне ясап карыйбыз.Кисәтү билгеләрне нинди формада ясыйбыз? (балалар җаваплары тыңланыла).
Эшнен тәртибе болай :безгә кирәк була кызыл,ак кагәзь,кара символлар.Кызыл өчпочмак өстенә ак өчпочмак ябыштырабыз,аның өстенә кара символ .
.(Алдан әзерләнгән өчпочмак өлгесенә билгеләрне рәсемлиләр,һәр өстәл үзләре ясаган билгеләре турында сөйлиләр.).
Тәрбияче: “ Шофер буласым килә” җырын җырлап шөгыльне тәмамлыйбыз.(Балалар рульләр тотып җырлап бииләр.)
5 б. Юл кагыйдәсен белмәүче
Юлларда бик йөрмәсен.
Бик йөрисе килә икән
Һәммәсендә өйрәнсен.
6 б. Кайда гына йөрсәгез дә
Игътибарлы булыгыз.
Кагыйдәләрне үтәгез
Имин булсын юлыгыз.
7 б. Юлларыгыз гел уң булыр
Борчылмаслар аналар.
Билге, кагыйдәләр үтәп
Йөри белсә балалар.
Тәрбияче: Балалар, юлларыгыз уң булсын, имин йөрегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)
Работая в двуязычном саду, столкнулась с дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....
"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).
Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке....

Физкультурный досуг для детей старшей группы на татарском языке "Дуслар белән күңелле"
Театрализованный физкультурный досуг, где артисты - дети....

Театрализация сказки "Колобок" с детьми старшей группы на татарском языке
Театрализация русской народной сказки "Колобок" детьми старшей группы под руководством воспитателя, т.е. меня получился отличной. Мы выступили перед самыми маленькими. В их глазах был такой блеск, они...
План-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа) на тему: Театрализация сказки "Репка" с детьми старшей группы на татарском языке
Театрализация русской народной сказки "Репка" детьми старшей группы получился отличной. Мы выступили перед самыми маленькими, перед мамами. Было интересно....

Сценарий новогоднего утренника "Путешествие по сказкам" для старшей группы на татарском языке
Сценарий новогоднего утренника для старшей группы на татарском языке...
Сценарий 8 марта старшая группа на татарском языке
Праздник наших любимых мам! 8 марта!...