Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней годовщине рождения Мусы Джалиля.
презентация к занятию (подготовительная группа) на тему
Материал подготовила: Абдуллина Гузель Инкаровна, воспитатель 1 младшей группы МБДОУ № 22, город Лениногорск, Республика Татарстан.
Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней годовщине рождения Мусы Джалиля.
Материал подготовлен для детей и педагогов для показа на занятиях,педсоветах,семинарах.
ЦЕЛИ:
Познакомить с основными сведениями о жизни и творчестве поэта-героя Мусы Джалиля, о военном периоде его жизни и творчества, о его пребывании в немецком плену, о «Моабитской тетради»;
Воспитывать интерес и уважение к личности поэта, его творчеству, чувство патриотизма, любви к родному краю, к Родине;
актуализация знаний детей о поэте М. Джалиле;
патриотическое воспитание;
способствовать развитию мышления,памяти,внимания;
учить выразительному чтению стихов;
эстетическое и нравственное воспитание;
воспитание чувства любви к поэзии.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musa_dzhalil.pptx | 2.62 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы , Совет берлеге каһарманы . Бу исемне телгә алуга , күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була . Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә , үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. . « Гомерем минем моңлы бер җыр иде , Үлемем дә яң гы рар җыр булып .» Муса Җәлил
Муса Җәлил ( Муса Мостафа улы Җәлилов ) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа . Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була . Күп укый , һәр нәрсәне белергә тырыша . Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә . Рәсем ясарга ярата . Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый .
Мусаның әтисе Мостафа ага Мусаның әнисе Рәхимә апа
Абыйсы Ибраһим Сеңлесе Хәдичә Сеңлесе Зәйнәп
Тормыш иптәше Әминә М.Җәлил кызы Чулпан белән
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый . Ләкин алар югала . Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла . 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый . 1925 елда Җәлилнең « Барабыз » исемле беренче китабы чыга . «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый .
Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар . Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы » поэмасын , « Алтынчәч » , « Илдар » исемле опера либреттоларын яза.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка китә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында , дошман чолганышында калып , авыр яраланган хәлдә , фашистлар кулына әсирлеккә эләгә . Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый . Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була , бик күп әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып кушылырга телилэәр . Ләкин бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга җиткерә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар . Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. «Хөкем алдыннан » Харис Якупов
Үлем җәзасы көтеп торганда да,туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган , фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып , аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле . Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты . Аларны бөтен дөньяда « Моабит дәфтәрләре » дигән исем белән беләләр .
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар . Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты . « Җырларым, сез шытып йөрәгемдә.... » …Җырлап үттем данлы көрәш кырын , Җырлап килдем тормыш языма . Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла …
Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә .
Ул яшәгән фатирда музей ачылды .
Башкалабызның үзәгендә һәм башка шәһәрләрдә аңа һәйкәл куелды .
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде . Муса Җәлилгә багышлап романнар , поэмалар , опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде . Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый . Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Источник: http :// tt . wikipedia . org / wiki / Язылмалар википедияд ә ге Муса_Җәлил_биографиясеннән алынды .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
презентация на татарском языке
Идея Галиевой автор Кирилова...
Праздничное мероприятие посвященное ко дню рождения Мусы Джалиля.
Праздничное мероприятие посвященное ко дню рождения Мусы Джалиля.Муса Җәлилнең иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе.Хәйбуллина Мәдинә ӘхәтонаТатарстан республикасы Казан шәһәре Идел буе район...
НОД Познания, Коммуникация (Татарский язык) во второй младшей группе «День рождения куклы Алсу».
МАДОУ №10 «Детский сад комбинированного вида»...
Презентация "Изучаем татарский язык вместе"
В федеральных государственных образовательных стандартах дошкольного образования речевое развитие выделено в отдельную область не случайно.На современном этапе вопрос развития речи дошкольников ...
Сценарий ко дню рождению Мусы Джалиля (старшие и подготовительные группы)
Сценарий ко дню рождению Мусы Джалиля(старшие и подготовительные группы)...
Мероприятие посвященное ко дню рождению Мусы Джалиля
Сценарий для проведения мероприятия с участием детей и взрослых посвященный Мусе Джалилю....
Сценарий ко дню рождению Мусы Джалиля
Программное содержание:Познакомить детей с жизнью и творчеством татарского поэта Мусы Джалиля.Закрепить умение правильно рассказать стихи на татарском языке.Создать праздничное настроение.Воспитывать ...