" Яшел урам, яшел урман"
учебно-методический материал по обж (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Предлогаю сценарий по ПДД в под. группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx36.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яшел урман. Яшел урам. Яшел ут.

Өйрәтү максаты: юлда, урамда, урманда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү; балаларны юл билгеләрен танып әйтә белергә, алда үтелгән материалны, конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәтү;

Тәрбия максаты: үз-үзеңнең, тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт белән карау, табигатьне саклау, экологик тәрбия бирү; матур сөйләм кунекмәләре һәм аралашу культурасын тәрбияләү.

Үсеш бирү максаты: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү.

Шөгыль төре: экология, юл йөрү кагыйдәләре, театр, музыка шөгыльләрен берләштергән театральләшкән тамаша.

Җиһазлау: өй , урман күренеше, сырчык оясы, тыючы, кисәтүче, күрсәтүче билгеләр, җәнлекләргә маскалар, газет, телефон.

Рольләрдә:

Әби – Т. Самира

Бабай – Динияр

Онык – Эмиль

Күрше кызы – Х. Динә

 Саеска-  К. Динә

Төлке – Әдилә

Бүре – Нияз

Куян – Мәрьям

Сукыр тычкан – Ислам

Авария – тәрбияче

Балалар: Рәзилә, Рүзәл, Мәликә, Замира, Самира

Светофор - Фидан

 Әби, бабай ян бакчада чәй эчә. Онык кайта.

- Хәерле көн, әбием! Хәерле көн, бабаем!

Әби: Көннәр хәерле булсын, бәбкәем!

Бабай: Кая улым, гәзит бармыни?

Эмиль: “Мәгърифәт” газетасы, бабакай!

Бабай гәзит укый: - Я хода, тагы авария!

Әби: Кая, кая, ни булган? (укый):

- Урман юлында бер машина пошины бәрдергән.

Эмиль: Бабай , ул авария дигән әйбер нинди була? Куркыныч микән ул?

Бабай:Бик куркыныч әйбер дип әйтәләр улым.

Эмиль:Ә без аны эзләп карасак табарбыз микән? Кая Динәгә шалтыратып карыйм әле. Алло, Динә безгә генә кереп чык әле.

Динә керә:  Исәнмесез. Нәрсә булган дисез?

Бабай: Бер поши машинага бәрелгән.

Эмиль: Эх, бу авария! Динә әйдә эзләп карыйк әле нинди микән ул?

Динә: Ничек котылырга моннан? Әйдә, Эмиль, эзләп табыйк без аны, югалтыйк күз уңыннан.

Эмиль: Без китик, булмаса?

Бабай: Хәерле юл, балакайлар! Имин йөрегез!

Әби: Акыллы йөрегез, бәбкәйләрем, юлда да акыл кирәк.!

Көчле ямьсез музыка яңгырый. Урам. Кап-карадан шыксыз итеп киенгән Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый.

- Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә, әйләнеп йөри. Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена, агач төбенә ыргыта.

Авариянең каршына Эмиль белән Динә йөгереп чыга.

Эмиль: Менә бит ул кайда йөри!

Динә: Авария, син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең?

Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз, сезгә һәрчак күңелле булыр. Сез гел юлда йөрегез, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз!

Динә: Әле син кирегә сукалыйсыңмы? Хәзер мин сине (куып китә).

Эмиль: Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр).

Тәрбияче: Без дә, хөрмәтле кунаклар, балалар, урманга юнәлик әле. Авария дигән афәт урман ягына сызды бит. Җәнлекләребезгә искәртеп куйыйк!

             Урманда бар да бар,

Бар анда агачлар, куаклар.

Үләннәр, чәчәкләр

Җәнлекләр һәм кошлар                Х.Динә.

             Урманда бар да бар,

                     Тик юк шул кагыйдә.

                      Ә ансыз бик кыен

                       Тыңлагыз бер әйдә.

Саескан (очып керә): Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар!

Җыелыгыз бирегә!

Урманга балалар килә                                    К. Динә

Кагыйдә өйрәтергә.

Җәнлекләр, кошлар (агач артыннан күтәрелеп): Кагыйдә, нинди кагыйдә?

Саескан:   Игътибар, игътибар!

Һәркайсыгыз ишетсен!

Балалар өйрәтергә килә

Юл йөрү кагыйдәсен.

Төлке:    Нәрсәгә безгә билгеләр?

Нигә безгә кагыйдә?

Юкка вакыт уздырмагыз,

Таралыйк моннан, әйдә!

Сукыр тычкан светофор табып ала. - Карагыз әле, нәрсә бу? (кабып карый) тәме дә юк, (әйләндереп карый) төсе дә юк, исе дә юк.

Куян (сукыр тычканнан тартып ала): Әй, сукыр тычкан, бу өч күзле шакмак, э-э-э (исенә төшергәндәй), бу бит светофор!

Бүре: Светофорны беләм лә мин, (кулына ала)

Аннан миңа ни толк?

Мин бит куяннар куям

Мин бит - бүре, мин - волк! (светофорны ыргыта)

Әйдәгез Бер биеп алыйк әле. ( бүреләр биюе).

Куян (светофорны ала): Бүре абзый арттан куганда светофорның кызыл сары төсләренә карап тора алмыйм инде мин, зинһар гафу итәрсез! (ыргыта).

Сукыр тычкан: Миңа да кирәк түгел юл йөрү кагыйдәсе. Үземә үзем җир асты юлын казыйм мин.

Төлке (йөренә): Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр урманыбызда болай да тәртип бит, әйеме бүре абзыкай! (бүрегә елыша).

Балалар керә.

                Исәнмесез, жәнлеккәйләр,

Ялкынлы кайнар сәлам!

Сез сөйләгән сүзләргә                  Замира

Түзәлмас хәтта каләм.

                Жәлләп куйдым җәнлекләрне,

                        Юл аша еш йөриләр.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Аңламыйлар, белмиләр.

Сез җәнлекләр дә бит

Юлда бик еш йөрисез

Юл йөрү кагыйдәләрен

Үзегез һич белмисез.                                                                                                                                

                           Менә шуны белмәгәнгә,

  Поши бәлага тарган.

  Сулдан килгән машинаны         Эмиль

  Курмичә юлдан барган.

                             Җәнлекләргә:

                 Чәчәкләр – урманны бизи

    Билгеләр – олы юлны

    Шулай булгач һәммәбез дә

    Өйрәник без аларны.

    Билгеләрне белегез                        Рәзилә

    Менә алар ниндиләр.

    Күрсәтүче, кисәтүче

    Һәм тыючы билгеләр.

1.Рүзәл. Әлеге юл билгесе машина йөртүчеләрне "бу урында кыргый җәнлекләр булырга мөмкин” дип кисәтә. Ә сезгә, урман жәнлекләре, бу билге “сак булыгыз, монда куркыныч” дип кисәтә. Юл билгесен урнаштыра.

2. С.Самира. Тсс-с! Тавышланмыйк әле, шаулашмыйк, урман дигәч тә инде. Менә бу урында кош оясы бар. Анда нәни кош баласы йоклый. Димәк, монда менә бу билге кирәк.

3. Рәзилә: Юл йөрү кагыйдәләрен белмисез, юл билгеләре кирәкми дисез, ә менә авырып китсәгез нишләрсез, әлбәттә Айболитка барасыз, ул сезне кирәкле дару үләннәре белән дәвалар.

Буре: Белдем, белдем, бу билгене Айболитның өе янына куярга кирәк!

Балалар кул чабалар: Булдырдың, бүре!

Мәликә: Ә менә бу жиргә "бу урында туктап тору тыела” дигән билгене куябыз, монда күрәсезме, эшчән кырмыскалар өй төзегәннәр.

Куян: Димәк, аларнын өен жимерергә, кырмыскаларны борчырга һич ярамый!

Саескан:  Балалар бик белемлеләр,

Тыңладык без һәрберсен.

Өйрәнергә сүз бирәбез,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Җәнлекләр бергә: Өйрәнергә сүз бирәбез,

 Юл йөрү кагыйдәсен.

Эмиль:  Бик теләп булышырбыз, ә бу светофорны без үзебез белән алырбыз (светофорны барып ала). Ансыз урамда йөрү бик читен. Светофор безне кечкенәдән үк юлда йөрергә өйрәтә .

Ширма артыннан светофор булып киенгән бала чыга, башында - милиция фуражкасы:

Светофор мин – таныйсыздыр,

Сез мине беләсездер.

Светофорсыз юлда авыр,

Сез моны сизгәнсездер.

                         Машина узганын көтми,

                         Йөгермә син тизрәк.                          Фидан

                         Моны белү һәркемгә дә,

                         Кайда йөрсә дә кирәк.

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Барлык балаларда арткы планга чыгып тезеләләр.

1 бала: Авария дигән афәт

Хәтта төшкә кермәсен.

Дуслар, ныклап өйрәник,               Х. Динә

Юл йөрү кагыйдәсен.

Җыр: “ Светофор”

2 бала: ЮХИДИгә керәм үскәч,

Куям эшкә бар көчем.

Балалар да, җәнлекләр дә

Тапталмасыннар өчен.

Рус кызы: Правил много есть на свете,

Быть послушным, чистым быть.

Не брать у взрослых спички тайно,

Где ты был – там не сорить.

Но для жизни очень важно:

Правила дороги знать,

Чтобы не было аварий,

Надо их всем соблюдать!

Бергә:  Чтобы не было аварий.

Надо их всем соблюдать!

Нәзилә: Юл чатында дуслаштым мин,

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.

Фидан:  Әти, әни, әби, бабай,

Кыз һәм малай – һәммәсе.

Бердәй белсен һәм өйрәнсен,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Анжелика:  Юлларда ничек йөрергә

Өйрәтә апа безне.

Юлда да акыл кирәк дип,

Өйрәтә һәммәбезне.

Безне генә түгел, апа,

Әтиләрне дә жыеп,

Әниләрнең дә һәммәсен,

Өйрәтә көн дә беразлап,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Тәрбияче: Яшел ут яна! Яшел ут!

Гүя әйтә безгә ул –

Ашыкмыйча чыгыгыз, ди,

Телим сезгә хәерле юл!

Һәркемгә кирәкле ул!

"Яшел урам” жыры башкарыла (Т.Вәлиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре) Жыр беткәч, балалар көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар.

Кулланылган әдәбият:

Исәнмесез, жәнлеккәйләр,

Ялкынлы кайнар сәлам!

Сез сөйләгән сүзләргә                  Замира

Түзәлмас хәтта каләм.

 Жәлләп куйдым җәнлекләрне,

 Юл аша еш йөриләр.

Юл йөрү кагыйдәләре

Аңламыйлар, белмиләр.

Светофор мин – таныйсыздыр,

Сез мине беләсездер.

Светофорсыз юлда авыр,

Сез моны сизгәнсездер.

 Машина узганын көтми,

 Йөгермә син тизрәк.                          Фидан

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк.

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

Туган ягым яшел бишек

Это презентация. Можно использовать на занятиях по окружающему миру....

Педагогический проект "Красота Урало-Сибирской росписи" (приобщение детей к истокам народной культуры Сибири и Урала через знакомство с Урало-Сибирской росписью)

Проект "Красота Урало-Сибирской росписи" направлен на обновление содержания педагогической работы воспитателя с детьми старшего дошкольного возраста от 6 до 8 лет по образовательной области ...