"Теремкәй"
методическая разработка по обж (подготовительная группа)
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен истә калдыру максатыннан рус халык әкиятен үзгәртеп сәхнәләштерү)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
teremky_pdd.docx | 28.6 КБ |
Предварительный просмотр:
Теремкәй
Максат: Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
Тәрбия бурычлары: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.
Белем бирү бурычы: юлда, урамда юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, алган белемнәрне мөстәкыйль куллану күнекмәсен камилләштерү.
Җиһазлау: җәнлекләрнең костюмнары; юл хәрәкәте билгеләре, теремкәй, урман күренеше, агачлар, агач төпләре,идәндә “Зебра”лы юл макеты, уенчык машиналар, туп, музыкаль бизәлеш
А.Б: Барысын да шаккаттырып
Тамаша күрсәтәбез.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Бергәләп ныгытабыз.
Сез әзерме? Башлыйбыз!
Игътибарлы булыгыз!
Әй, карагыз, дусларым,
Алда нинди могҗиза:
Кызыл, Сары һәм яшел
Аның утлары яна.
Һәм мөгаен ул безгә
Нидер сөйләргә тели.
Светофор(олы кеше): Мин- Светофор,
Һәр баланы күзәтәм.
Юлны аркылы чыгарга,
Юл йөрергә өйрәтәм.
Сезнең белән бергәләп әкият иленә юл тотам.
А.Б: Борын-борын заманда
Ерак тугел , якында,
Безнен урман артында
Бер теремкәй торган ди…
Тычкан: Мин бик кечкенәТычкан, урман буйлап йөгерәм.
Ашыйсым килде бигрәк, кая микән ашханә?
Ә юлда күпме билге!!!
Светофор: Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
“Ачыктым” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.
(“Пункт питания”( Туклану пукты) билгесен күрсәтә)
Тычкан: Ах нинди тәмле исләр килә! (иснәнә, агач төбе янына килеп сыр кимерә)
Тычкан: Тамак туйды, сыр тәмле.
Теремкәйгә йөгерим.
(Музыка астында теремкәйгә йөгерә, шакый)
Тычкан: Ай,нинди матур өй! Монда кем яши?
Беркем дә юк, монда мин яшим.
(Музыка астында сикереп Бака чыга, юл кырыенда туктап, сөйли)
Бака: Бака-бака бакака, бака җәйнеярата,
Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата!
Бака суык яратмый, бака җылы ярата.
Нинди матур теремкәй! Теремкәйгә керер өчен
Ничек юлны үтәсе?
Светофор: Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
“Зебра” сызыклары кебек
Буялган ул юл акка.
Бака: Машиналар юк - чыгам. Теремкәйгә мин керәм.
( Бака җәяүлеләр юлыннан сикереп, теремкәйгә таба сикерә, шакый)
Бака: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Бу мин Тычкан–Чыелдык, ә син кем?
Бака: Мин Бака- Бакылдык!
Тычкан: Дусларга мин һәрвакыт шат! Әйдә яшик бергәләп!
А.Б: Бу вакытта кыр аша Куян йөгерде,
Теремкәйне ул күрде. (Куян сикереп чыга)
Куян: Мин куянкай, куянкай,
Бик шаян мин, наян мин.
Көне буе уйныйм мин
Һич уеннан туймыйм мин. (юл читенә килеп баса)
Куян: Менә нинди теремкәй! Юлны чыгыйм кыеклап.(Куян юлны аркылы чыкмакчы була, ләкин Светофор сыбызгысын сызгырта)
Светофор: Нинди мода бу тагын: юлны кыеклап чыгу?
Светофорны күрдеңме, ниләр сөйли- белдеңме?
Куян: (калтырап) Гафу итегез, мин белмәгән идем! Әй, куркам, куркам!
Светофор: Куян, курыкма, Куян, тынычлан!
Юл үтәргә кирәк икән- туры атла син! (Светофорга күрсәтә)
(Музыка уйный, Куян теремкәйгә таба сикерә, шакый)
Куян: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Бу мин Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин Бака- Бакылдык! Ә син кем?
Куян: Ә мин Куян–Озынколак.
Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат! Әйдә яшик бергәләп!
( Музыка астында велосипедка атланган Төлке килеп керә, «Велосипедта йөрү тыела» билгесен күреп, туктап кала)
Төлке: Автомобиль тәгәрмәчле,
Тәгәрмәчле сәпит тә.
Шулай уйлап, һәрвакыт,
(Уйныйсы килгәч бик тә)
Олы юлга чыгам да,
Җилдерәмен сәпиттә.
Светофор: Бу билгене күргәчтен,
Борыл, Төлке, кирегә.
Ярамый шул бу урында
Велосипедта йөрергә.
Кагыйдәне үтәмәсәң,
Мөмкин хәвеф килергә.
Төлке: Ярый, Светофор, аңладым, бүтән алай эшләмәм. (Төлке велосипедын җитәкләп, зебра аркылы чыга, теремкәйгә килеп, шакый)
Төлке: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Бу мин- Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин Бака- Бакылдык!
Куян: Мин Куян–Озынколак. Ә син кем?
Төлке: Ә мин- Төлке- Көлтәкойрык.
Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат! Әйдә яшик бергәләп!
А.Б: Кинәт, кара урман ягыннан йортсыз бүре пәйда булды. (Музыка астында бүре чыга. Бүренең теше авырта)
Бүре: У-У-У-У, тешем авырта. Кем миңа ярдәм итә ала?
Светофор: Ерактан ук күренә
Ак байраклы кызыл хач.
“Тизрәк яныма килсен,- ди-
Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ”( “Медпункт”- “Хастаханә” билгесе)
(Бүре хастаханәгә барып, табибка тешен күрсәстә)
Бүре: Рәхмәт табаибка, тешемне дәвалады. (аннан соң зебра аркылы чыгып, теремкәйгә ишек кага.)
Бүре: Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Бу мин Тычкан–Чыелдык.
Бака: Мин Бака- Бакылдык!
Куян: Мин Куян–Озынколак.
Төлке: Мин- Төлке- Көлтәкойрык. Ә син кем?
Бүре: Ә мин бүре Сорыбай.
Тычкан: Дусларга без һәрвакыт шат! Әйдә яшик бергәләп!
(Юлда тубын сикертеп уйнап, Аю бара)
Туп, туп, туп, тубым,
Син бит минем матурым,
Тишмәмен дә ярмамын да,
Оста тота кулларым.
Светофор: Авыл, шәһәр, бистә аша
Үтсә әгәр юлыгыз,
Шушы билгене күрерсез-
Игътибарлы булыгыз!
“Монда- торак зона”,- диеп
Ул алдан ук кисәтә.
Бәлагә тармагыз, дип,
Һәр кешене кисәтә.
Аю: Белдем, белдем, юлда туп белән уйнарга ярамаганын. Рәхмәт сиңа, Светофор! Ләкин берүзем уйнарга гына кызык түгел (башын кашып тора, як-ягына карана, теремкәйне күреп ала)
Аю: Нинди матур теремкәй,
Барыйм әле, сорыйм әле,
Хуҗалары бармы икән? (Юлны зебра аркылы чыгып, теремкәй янына килә)
Аю: Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши? (берәм- берәм чыгалар):
Тычкан: Бу мин Тычкан- Чыелдык.
Бака: Мин Бака- Бакылдык!
Куян: Мин Куян–Озынколак.
Төлке: Мин- Төлке- Көлтәкойрык.
Бүре: Мин бүре- Сорыбай. Ә син кем?
Аю: Ә мин Аю- Камытаяк.
Тычкан: Әйдә яшик бергәләп!
Аю: Нинди матур көн бүген, әйдә, урамга чыгыгыз.
Төлке: Светофор безгә юл билгеләрен искә төшерде.
Куян: Әйдәгез, аңа багышлап, җыр җырлыйк.
“Светофор”җыры
А.Б: Юл йөрү кагыйдәләрен
Төгәл үтәп йөрсәгез,
Юл чатында басып торган
Светофорны күрсәгез-
Шул чагында бәла-каза
Сезне читләтеп үтәр,
Кара кайгы, күз яшьләре
Сездән мәңгегә китәр.
Светофор: Урамда сак булыгыз,
Кагыйдәне белегез,
Онытмагыз беркайчан да,
Бәлагә юлыкмагыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Осень в теремке
Сценарий осеннего праздника для среднего дошкольного возраста...
Физкультура шөгыле "Теремкәй"
Максат:Балаларның сикерү, шуышу хәрәкәтләрен ныгыту. Аларны физик яктан чыныктыру, тизлекләрен арттыру, үстерү.Материал: Өй күренеше,гимнастик таяклар,скамейка,шалтравык,күпер,шакмаклар,чиләк,уенчык җ...
Интегрированное занятие во второй младшей группе:Игра-драматизация по сказке "Теремок".Конструирование "Дорожка к теремку."
Занятие начинается с сюрприза. В гости к детям пришел почтальон и принёс посылку из леса. В посылке лежали атребуты к сказке "Теремок." Дети показывают сказку и строят узкую-короткую дорожку и широкую...
"Дорожные знаки в жизни жителей Теремка"
Инсценировка сказки с дорожными знаками....
Утренник во 2-мл.гр. "Осень в теремке"
Это осенний праздник во 2- мл.гр.(3-4 г.), главными героями которого являются дети подготовительной группы....
"Осень в теремке"
Театрализованное развлечение детей подготовительной группы для младших дошкольников....
Сказка для родительского собрания "Дорога к теремку"
Дети обыгрывают правила поведения на дороге с помощью сказки. Родители могут познакомиться с формой обучения детей правилам дорожного движения....