"Яшь янгын сүндерүчеләр" Методик эшкәртмә
методическая разработка по обж (старшая группа)

Мотыгуллина Резеда Ильдаровна

Методик эшкәртмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Методик эшкәртмә45.44 КБ

Предварительный просмотр:

 «Яшь янгын сүндерүчеләр»

Protiv_pozharov_3

 

Максат:

1) Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру;

2) Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү;

3) Янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту;

4) Игътибарлылык, җитезлек, түземлек, көч һәм кыюлык кебек сыйфатларны

үстерү;

5) Янгын сүндерүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту һәм хөрмәт хисе булдыру;

6) Янгын чыгу куркынычы янаганда югалып калмау сыйфатлары, янгын сүндерүчеләр һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы.

Урман күренеше. Залга җырлый-җырлый, сумкасын селтәп Төлке керә.

Төлке: Урман, сафһава, кошларсайрый. Яле, шушы аланга утырып, учак ягып, ял итеп алыйм әле. Я, сумкамда нәрсәләр бар икән? Әхә, шырпы бар, димәк учак ягырга була. Яле, агач ботаклары җыеп, учакны ягып та җибәрим. (Шырпы сыза, учак янмый.)

Залга төтен исен иснәп, ике Песи килеп керә.

1 Песи: (куркып) Нинди ис бу? Нәрсә бу? Я, нәрсә эшләвең бу? Янгын чыгарасың бит!

Төлке: Янгын! (көлеп) Бер шырпыдан янгын була димени?

2 Песи: Шырпы белән шаярырга ярамый!

Шырпы үзе кечкенә,

Ләкин аннан чыккан ут

Бар нәрсәне бетерә!

Дустым, исеңдә тот: ут белән уйнарга ярамый!

Төлке: Карагыз әле, сез күп беләсез, ахрысы.

1 Песи: Беләсеңме, безнең сиңа бер тәкъдимебез бар. Әйдә без сине балалар бакчасына алып барабыз. Анда янгын куркынычсызлыгына багышланган кичә була. Кызык булыр дип уйлыйм. Яңа белемнәр туплап кайтырбыз. Киттек.

Залдан чыгып китәләр.

 

Алып баручы дәвам итә.

Алып баручы: Балалар, бүген без сезнең белән янгын куркынычсызлыгына багышланган кичәгә җыелдык.

Мин сезгә “Урманда янгын” әкиятен сөйлим, тыңлагыз әле.

 Тәрбияче. Куянкай көнең күңелле үткәрә,

Дуслар белән уйный-көлә.

Менә керпе аркасында алма килә,

Аю тэмле, баллы кура- җилэк җыя.

Тиен дускай чикләвек вата,

Тәмләп чәй эчергә вакыт җитә.

Бары тик төлкеләр-апалы-сеңелләр,

Дуслар белән уйнамый,

Хәйлә корып, шырпы табып

Учак яндырмакчы булалар.

Шырпы кабызып, китә учак янып,

Яна агачлар, яшел үләннәр,

Курка төлкеләр,

Сүндерәсен ничек белмиләр.

Ярдәм кирәк, дускайлар,

Шалтыратыгыз янгын сүндерүчегә,

«Ноль Бер» килә ярдәмгә.

Кондызлар отряды килә,

Янгынны сүндерә.

Тәрбияче. Балалар, бу экиятне тыңлагач, сездә нинди фикерләр туды?

Балалар. Шырпы белән уйнарга ярамый, ут белән сак эш итәргә кирәк.

Тәрбияче.Уйлап карыйк әле, ни өчен, шырпы белән уйнарга ярамый?

Балалар. Янгын чыгарга мөмкин.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, шырпы белән уйнау ярамый, янгын чыгарга мөмкин. Ә янгын чыкса, бик күп зыян килә, күпме кайгы-хәсрәт китерә. Уйлап карыйк әле, урмандагы янгын нәрсәдән чыга?

Балалар.Төлкеләр шырпы яндырганга күрә, ут чыга.

Тәрбияче.Ут кая үрмәли?

Балалар. Җирдән, яшел үлләнәрдән, агачларга, агачлар яфракларына ут күчә.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Янгынны ничек сүндереп булыр икән соң? (җаваплар тыңлана)

Балалар, чиләк белән генә су ташып янгынны сүндереп булмый шул, дөрес эйтәсез. Ә нишләргә кирәк соң?

Балалар. Янгын сүндерүчеләрне чакырырыга кирәк.

Тәрбияче. Менә безнең Куянкаебыз да янгын сүндерүчеләргә шалтырата.

Балалар.Урмандагы янгынны кондызлар отряды сүндерә.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә кешеләргә килгәндә, балалар, янгын сүндерүчеләр янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасында хезмәт итәләр. Аларның үзләренең махсус телефон номеры бар – 01.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Төлке белән Песиләр керә. Исәнләшәләр.

Төлке: Исәнмесез, апалар, исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар!

1 Песи:Сездә янгын куркынычсызлыгына багышланган кичә була дип ишеткән идек.

2 Песи:Без дә белемнәребезне ныгытырга килдек әле.

Алып баручы: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез! Балалар белән без нәкъ шул турыда гына сөйләшә идек. Бүген балаларыбыз янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен туплап, төрле уеннар уйнарлар, шигырьләр сөйләрләр.

Алып баручы: Иң беренче, Төлке, синең белемеңне тикшереп карыйк әле. Күзалдыңа китер, өй тәрәзәсеннән төтен чыга, ут күренә. Син нишлисең? Үзеңне ничек тотасың?

Төлке: Минме? Минме? М-м-м, мин йөгерәм, качам, мин бит уттан куркам.

Алыпбаручы: Тукта, тукта әле. Алай ярыймы инде? Булышырга кирәк бит.

Төлке: Ә-ә-ә, булышырга. Алайса…… мин затлы киемнәр, туннар, уенчыклар, телевизор алып чыгам.

Алыпбаручы: Юк инде, алай да бик үк дөрес булмый бит әле. Балалар, әйтегез әле, бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәк?

Балаларның җаваплары.

Алып баручы: Әйе, иңберенче 01 телефоны ашахәбәр итәргә кирәк. Адрес, кайда нәрсә янганын әйтеп, фамилияңне әйтергә кирәк. Мөмкин кадәр ераккарак янгын урыннан китәргә кирәк.

Төлке: Кара әле. Ничек җайлы номер – 01. Әйдәгез, балалар, бергә кабатлыйк әле.

Алып баручы: Янгын вакытында һәр секунд кадерле. Шуның өчен телефон номерын һәрвакыт истә тотарга кирәк. 01- ул ахыргы һәм беренче номер телефонда. Әйдәгез әле, хәзер командаларыбызны тикшереп карыйк әле. Бу номерны җыя белерләрме икән?

 1 бирем. “Кем тизрәк хәбәр итә”.

Телефонга йөгереп барырга, номерны җыеп, адресыңны әйтергә һәм кире командага кайтырга. Телефон янында дөреслекне тикшереп Төлке торыр.    Кайсы команда дөрес һәм тиз башкарыр икән биремне?

 

2 бирем. “Табышмакка җавап тап”.

1. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

2. Башы белән кабына,

Кагылдыңмы, кабына. (Шырпы)

3. Үзе өрми, теле бар,

Үзенең теше юк, ләкин тешли. (Ут)

5. Башыбыз бар, гәүдәбез бар,

Юк кул, аякларыбыз.

Балалар тотса, куркабыз  –

Яман шул якларыбыз. (Шырпы)

6. Зур ялкынны да,

Кечкенә генә утны да,

Су сибә дә сүндерә.

Кем булла ул? Кем әйтә? (Янгын сүндерүче)

Төлке: Ярар, табышмакларга җавап тиз таптыгыз. Ә менә ут, янгын турында шигырьләр беләсезме соң?

 Алып баручы: беләләр әлбәттә. Әйдәгез, балалар, шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

  1. Матурлыкны җимерүче

Ямьсез күренешләр күп.

Шуларның иң куркынычы

Янгын тудыручы – ут.

  1. “Сакланганны Ходай саклар”,-

Халык бик белеп әйткән!

Һәрнәрсәне уйлап эшлик

Сакчыллыкка ни җиткән?!

  1. "Тили-бом! Тили-бом!

Загорелся кошкин дом.

Загорелся кошкин дом,

Идет дым столбом! Кошка выскочила!

Глаза выпучила!              

Бежит курочка с ведром

Заливать кошкин дом,

      А лошадка с фонарем,

А собачка с - помелом,                              

Серый заюшка с - песком.

 Раз! Раз! Раз! Раз!

И огонь погас!

“Табигатьне саклагыз”

  1. Язлар җитте, җирләр кипте,

Менә май башы җитте.

Җыелышып малайлар да

Ялга – урманга китте.

  1. Бара торгач, матур гына

Иркен алан таптылар.

Бәрәңге пешерәбез дип,

Тиздән учак яктылар.

  1. Бәрәңгене мактый-мактый,

Тәмләп авыз иттеләр.

Учакларын сүндермичә,

Кайттылар да киттеләр.

  1. Күз иярмәс тизлек белән,

Ут йөгерә, ут үрли...

Агачларга ут капканны

Малайлар гына күрми!

  1. Урман, елга буйларыннан

Иркен сулап атлагыз.

Табигать – тиңсез хәзинә,

Табигатьне саклагыз!

3 бирем. “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”.

Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга килгәч, күп вакыт коткару эшләрен башкаралар. Уттан балаларны, олыларны, инвалид кешеләрне, хайваннарны алып чыгалар. Сезгә дә кыенлыкларны җиңеп, ялкын чыккан урынга барып җитеп, уенчыкны уттан коткарырга. (Кыршаулар аша сикереп, дуга астыннан шуышып чыгып, уенчыкны алырга.)

 

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, шигырьләребезне сөйләүне әвам итик.

  1. Ростом невелички -

Маленькие спички.

Только трогать спички,

Не имей привычки!

***

  1. Ребята, вам твердят не зря!

Играть со спичками нельзя!

Огонь опасен, к сожалению,

Для всех людей без исключения!

  1. Огонь и дым со всех сторон,

Нам срочно нужен телефон.

Простые цифры набирай

И адрес точный называй.

  1. Если спички в руки взял,

Сразу ты опасным стал.-

Ведь огонь, что в них живет,

Много бед всем принесет!

  1. Нельзя малыш, с огнем играть –

Опасны игры эти.

Ведь могут люди пострадать:

И взрослые и дети!

  1. Он таким бывает разным –

Голубым и рыже – красным,

Ярко – желтым и, еще же,

Олимпийским быть он может.

Тот огонь, что с нами дружен,

Очень всем, конечно, нужен,

Но опасен, если бродит

Сам собою на свободе!

4 бирем. “Кем тизрәк киенә”.

Урындыкта кәчтум (пиджак) .Тиз генә киенеп, төймәләрен төймәләп, “әзер” диеп кычкырырга.

Алып баручы: Шигырьләр сөйләүне дәвам итик.

  1. Ребята, помните о том,

Что нельзя шутить с огнем.

Кто с огнем неосторожен

У того пожар возможен!

  1. Днем ли, ночью, утром рано

Если что – то загорится,

То пожарная охрана

На подмогу быстро мчится

Крепко помните друзья,

Что с огнем шутить нельзя!

  1. Спички – это не игрушка,

Могут целый дом спалить.

Если взрослых не послушать,

Больше негде будет жить!

  1. Сам не справишься с пожаром –

Этот труд не ля детей.

Не теряя время даром,

101 звони скорей.

Набирай умело,

Чтоб невсе сгорело

  Пусть помнить кажый гражанин

Пожарный номер 101!

  1. Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр?

Балалар.: Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).

  1. Булмасын иде янгыннар

 Күгебез аяз булсын.

Кояш чыксын елмаеп,

Шатлыклы көннәр тусын!

6 бирем. “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк”.

(Ситуацияләр ясалган рәсемнәр белән эш.)

– Ә хәзер әйдәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

Кабатлыйбыз:

– Шырпы, ут беләнуйнарга ярамый;

– Мич, камин ишекләрен ачык калдырыргая рамый;

– Электр приборларын караусыз калдырма;

– Янып торган газ плитәләрен игътибарсыз калдырма;

 

– Ә хәзер янгын вакытында үз-үзеңне тотукагыйдәләрен искә төшерик әле.

 

– Янгын күрү белән аңа су, ком, балчык, кер юу порошогы сибәргә, юрган яки келәм капларгакирәк.

– Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга;

– Тиз генә бинадан чыгарга;

– Өлкәннәргә, балаларга ярдәм итәргә;

– 01 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә;

– Төтенле бинада авызны юеш салфетка белән капларга;

– Янгыннан зыян күрүчене хастәханәгә озатырга.

 

 Алып баручы: Балалар, сез бүген үзегезнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүегезне күрсәттегез. Өлгер, җитез булдыгыз. Без барлык сорауларга да җавап бирдек, алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Иң беренче шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак. Шуңа да һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез. Янгын булган очракта исә, куркып калмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, янгын сүндерү эшендә булдыра алганча катнашырга.

Бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр безне читләп үтсен! Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!

Сүзне килгән кунагыбызга бирәбез.

 

Инспектор чыгышы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманда янгын"

Янгын куркынычсызлыгына багышланган театральләштерәлгән әкият....

Янгын сүндерүчеләр иленә виртуаль сәяхәт.

янгын сүндерүчеләр! Бары тик алар гына янгынны дөрес һәм тиз арада сүндерә беләләр. Ә янгын чыккан очракта нинди номерга шалтыратырга икәнен беләсезме сон? Әлбәттә –  01....

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балалар белән эшләүнең перспектив планы.

Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми.Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче б...

Без янгын сүндерүчеләр

Янгын вакытында экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру....

Яшь янгын сүндерүчеләр

План конспект занятия...

Сюжетлы-рольле уен: "Янгын сүндерүчеләр"

laquo;Урманда янгын», сюжетлы-рольле уен конспекты, уртанчы төркем балалары өчен....