Сүз эчендә хикмәт бар
Дуслык турында мәкальләр
*Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
*Берлек кайда - көч шунда.
*Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
*Бозылышкан дус дошманнан яман.
*Дус - акчадан кыйммәт.
*Дус биткә карар, дошман ачкка карар.
*Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.
* Дусың авырса, синдә ыңгыраш.
*Ил өстендә илле дустың булсын.
*Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.
*Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.
*Күп дус эзләгән, дуссыз калыр.
*Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ХЕЗМӘТ ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР | 26.5 КБ |
ТЕЛ ҺӘМ СҮЗ ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР | 30 КБ |
Предварительный просмотр:
Эш турында мәкальләр
- Эш сөйгән үкенмәс.
- Хезмәт төбе- хәзинә.
- Агач- җимеше белән , адәм – эше белән.
- Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.
- Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.
- Кем эшләми , шул ашамый.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- Һөнәре бар үргә йөзәр.
- Күңел курка, кул эшли.
- Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.
- Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.
- Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
- Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.
- Эш беткәч , уйнарга ярый.
- Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
- Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк.
- Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.
- Калган эшкә кар ява..
- Бергә ашаган аш – тәмлерәк , бергә башкарган эш- ямьлерәк.
- Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый.
- Башланган эш-беткән эш.
- Эшләгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә.
Предварительный просмотр:
Тел , сүз турында мәкальләр
* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
* Алтыда белгән ана телең
* Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.
* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
* Әдәп башы — тел.
* Әйткәннән тел калмас.
* Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
* Татлы тел тәхет били.
* Татлы тел тимер капканы ачар.
* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
* Телең белән узма,
Белем белән уз.
* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
* Телне каләм саклый.
* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
* Теле пычракның күңеле пычрак.
* Теле татлының дусы күп.
* Теле чибәрнең үзе чибәр.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Тел күңелнең көзгесе.
* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
* Телләр белгән — илләр белгән.
* Тылмач үз җавабын үзе табар.
* Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.
* Тел өчен теш төбенә утырталар.
* Тел ташны эретә.
* Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.
* Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
* Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.