Дәрестән тыш эшчәнлек. Внеурочная деятельность.
Класстан тыш чаралар эшкәртмәләре
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә
Тема:“ Шифалы шигырьләр остасы”
Максат: укучыларны Ш.Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш.Галиев китаплары, шигъри биремнәр, “Бииләр итек, читекләр”, “Утыр әле яннарыма” җырларына музыка, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (өстәл номерлары, 3 карточка, фломастерлар, проект эше өчен кәгазь, “РАФТ” структурасы өчен музыка, “Мик-фриз-груп” структурасы өчен музыка)
Кичә барышы.
Слайд №1.
Балалар музыка астында класска керәләр.(Музыка туктала)
Ук.Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!
Б. Исәнмесез хөрмәтле укытучылар!
Слайд № 2
Ук. Бүгенге әдәби кичәбезне балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз.2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни- эзләнү конференциясендә катнаштык.Анда Ш.Галиев иҗаты буенча эзләнү эшен яклап җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге кичәне без аның белән бергә алып барабыз.
Э. Һәр баланы җайлый,
Һәркем аны таный.
Шигъри теле һаман
Былбыл булып сайрый.
Бу юллар өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булгач , аның укырга мөмкинчелеге булмый. Ул колхозда эшли башлый.
Слайд №3
(Кадрда язылган диалог)Ш.Галиев әнисе белән сөйләшә.
Ш.Г. Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!
Ә. Мәртәбәгә ирешерсең, улым!
Ш.Г. Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!
Ә. Бөтен күмәчме?
Ш.Г. Әйе, түп- түгәрәк бөтен ак күмәч иде.
Ә . Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!
Хисамов Рамиль Ш.Галиевның “Икмәк “ шигырен сөйли.
Слайд № 4.
Э.Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый.Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып,ачлыгын,ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый.Алар “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.
Слайд № 5
У.Табышмак- шигырь, җавабын кем белә?
Шаян малай, ди үзе,
Әллә таныш та инде?
Вәли төслерәк, диләр,
Әмма тешлерәк, диләр,
Лаеклы иптәш дисәм,
Исемен әйтмәс микән?
У.Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН структурасы белән тикшерү. (бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер, бер укучыдан сорау.Ул- “Шәвәли”, –ди.
У. Кемнең җавабы шундый ук басыгыз. Кемнең башкача?
Балалар бергә: “Шәвәли”
Слайд № 6.
Табышмакның җавабы экранда чыга.
Слайд №7
(Шәвәли керә, шигырь сөйли. )
У.Исәнме, Шәвәли кичәбезгә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең,бүгенге кичәдә синең турында да шигырьләр сөйләрбез.
Ш.Мин дә буш кул белән килмәдем, китап һәм табышмак алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, бу китапны укыганыгыз бармы?
Б.Бар.
Табышмак: Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән
Сакалын кистермәгән.(Кәҗә)
У.Балалар да Ш.Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.(Арипҗанов.Ф)
“Ничә мәче?”(Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр карагыз... ....белмәгәннәр юк та бугай, барысы була- ....
Б.Өчәү. (балалар ясаган иллюстр . күрсәтү)
Горелов А-“Шәвәли хәйләсе”
У. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа?(Кызыксынучан, эзләнүчән)
Слайд № 8
Э.Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган.Шул абыйны күздә тотып ул шук Шәвәлине иҗат иткән. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”- 1 нче команда .
Б. «Онытылган»шигыренә инсценировка ясыйлар, «Кадак»,«Иншаның файдасы», “Бала сөю”, “Оеклар”шигырьләрен сөйлиләр.
У. Йомгаклау:...сезнең арада Мәсгуть, …кебек балалар юкмы?Бу шигырьләре белән Ш.Г. безне нинди булырга өйрәтә? Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык,пөхтәлек, гаделлек, өлкәннәргә хөрмәт...
Слайд №9
Җыр “Бииләр итек- читекләр.”И.Якупов муыкасы, Ш.Галиев сүзләре
Укучы гармунда уйнап җырлый. Балалар бии.
Слайд № 10
У. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы-Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г.Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре катнашты.Безне Татарстан мәгариф министрлыгының 3 дәрәҗәле дипломы, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр.
Яценко С. “Татар теле- Тукай теле”.
Я. Ш.Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым.
Ш.Гали- бөек шагыйрь
Аны белә бөтен ил.
Анардан үрнәк алыйк
Матур шигырьләр языйк.
“Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.
У.Балаларга шигъри биремнәр тарата. Бу вакытта ТАЙМЕР 1 мин.
У.Вакыт башлангач, башта уйлыйсыз.Вакыт башланды.(Таймер 1 мин.)
У.1мин вакыт бетте.
У. Хәзер вакыт башлангач шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. Вакыт башланды. (Таймер 1 мин.вкл.)
У.Вакыт бетте.
У. Хәзер инде язган биремнәрегезне бер-берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер -4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегенең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Вакыт-ярты минут.Таймер 30 сек.
У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.
У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.
У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.
У. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый.
Слайд № 11
Ял итү минутлары
Микс- фриз –груп структурасы.
У. Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный.Балалар татарча бииләр.Музыка туктый.
У.1 нче сорау- “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?(3)
Музыка. Музыка туктый.
У.2 нче сорау-“Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты?(1)
Музыка уйный. Музыка туктый.
У.3 нче сорау- “Курыкма,тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан?(2)
Слайд №12
Э. Ш.Г балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик. 2 нче команда .
Слайд №13
“Фән кушканча”,“Ай, тешем сызлавы”,“Тавыклар көлә”,”Кычыткан”шигырьләрен яттан сөйлиләр.
Слайд № 14
“Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләрен яттан сөйлиләр.
Йомгак ясау: аның шигырьләре юморга бай.Аларда Ш.Галиев җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза.Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә ә куяны физзарядка ясый. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп дус-тату яшик дуслар!
Слайд № 15
Э. Үтеп баручы 2 013 ел- Россия Федерациясендә, Т.Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы ,ә Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелә. Ш.Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп.Берничәсен 3 команда укучылары сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.
Слайд №16
“Физзарядка ясый куян”, “ Җылы тигән”, “ Курыкма, тимим!”,“ Авылча, бабайча ял” ,“ Узып киттем автобусларны”шигырьләре.
Слайд №17
“ Камырша”, “Кеше урман исә” шигырьләре.
Йомгак ясау. Сораулар бирү: Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?Кеше анардан нәрсә дип сорый? Кәккүк ничек җавап бирә? Кеше ни өчен тирән уйга чума?
Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди?(Шәфкатьле, миһербанлы...)
Слайд № 18
У. Күргәнегезчә Ш.Г олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш.Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.
Слайд № 19
Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда- татар балалар язучыларыннан беренче буларак Тат.ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Слайд №20
1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда Татар халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А.Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.
Күргәнебезчә, кичәбезнең башында нәни Шәүкәтнең әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты.
“Җирдә миңа ни кирәк? шигыре.
Слайд № 21
У.Хәзер без сезнең белән Ш.Галив иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз.Эшләп бетергәч бер укучы команданың эше турында сөйли.
Киләчәктә дә аның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. Әдәби кичәбезне Ш.Галиев сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз. “Утыр әле яннарыма”җыры.
Предварительный просмотр:
Американ
К.Тинчурин.
(өзек)
Катнашалар:
Дилбәр.
Мәйсәрә.
Искәндәр.
Габдуллаҗан.
Муса.
Дүртенче пәрдә.
Габдуллаҗан бай өе.Мәйсәрә белән Дилбәр диванда утыралар.
Мәйсәрә. Кара әле, Дилбәр, кешегә әйтмәсәң, мин сиңа бер нәрсә сөйләр идем.
Дилбәр. Ни эшләп әйтим Алла сакласын. Сүз ташып йөрергә мин Чулак Фатыйма түгел ич.
Мәйсәрә. Ләкин, зинһар, кешегә әйтмә.Әткәй мине, теге, Америкадан килгән мөселман профессорына кияүгә бирә.
Дилбәр. Ә профессор ризамы соң?
Мәйсәрә. Нәрсәгә?
Дилбәр. Сиңа өйләнергә?
Мәйсәрә. Зур придан белән.. Әти әйтә, акча барысын да эшли, ди. Әгәр шул профессорга барсаң, ди, ни генә сорасаң да кызганмам, ди. Әбэзиян сак тектерермен, ди.
Дилбәр. Әбэзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңмени?
Мәйсәрә. Әбэзиян нишләп маймыл булсын ул! Мех ул, бик кыйммәтле мех. Әй, мескен, шуны да белмисеңмени? Маймыл булса, кем кияр иде соң аны? Әбәү, маймыл тиресен кияргә!
Дилбәр. Хәер, теләсәң ни эшлә. Мин синең урыныңда булсам, әллә нигә дә аңар кияүгә чыкмас идем. Монда бит сине теләсә кем алыр. Үзең матур, бай, укыган.
Мәйсәрә. Кем укыган, минме? Мин бернәрсә дә белмим. Валлаһи, байлык булгач, укуның нигә кирәге бар? Ярлы кешеләр берәр җирдә хезмәт итеп тамак туйдырыр өчен укыйлар бит. Ә миңа ул нигә? Чү, кемдер чыга бугай!
Дилбәр Мәйсәрәне кулыннан җитәкләп алгы бүлмәгә тарта, инде чыгып кителәр дигәндә Мәйсәрә борылып кире керә.Искәндәр чыга.
Искәндәр. (Мәйсәрәне күреп) Туташ, утырыгыз!
Мәйсәрә. Рәхмәт! (Чүгәләп ала.)
- 2-
Искәндәр. Туташ, дөньяда сезнең иң зур теләгегез нәрсә?
Мәйсәрә. Иң зур теләкме?.. һем, әйтергә оялам.
Искәндәр. Оялмагыз, әйтегез, туташ.
Мәйсәрә. Кияүгә чыгу. Һи-һи-һи..
Искәндәр. Бик яхшы. Рәхмәт, акыллы сүз әйттегез. Билгедә тоткан киявегез бармы?
Мәйсәрә. Бар.
Искәндәр. Кем?
Мәйсәрә. Электәгесеме,хәзергесеме?
Искәндәр. Хәзергесе.
Мәйсәрә. Хәзергесе – син.
Искәндәр. Мин?
Мәйсәрә. Әйе.
Искәндәр. Рәхмәт. Бу да акыллы сүз. Сез, туташ, бик акыллы икәнсез.
Мәйсәрә. Әти генә мине җүләр дип тирги.
Искәндәр.Әткәгез сезне тиргимени?
Мәйсәрә. Бик тирги,тәмам туеп беттем инде үзләреннән. Шуның өчен тизрәк кияүгә чыгасым килә дә бит... Син мине тиргәмәссең бит?
Искәндәр. Юк, юк, мин сине автомобильдә генә йөртермен. Теләсәң, аэропланда очырырмын.
Мәйсәрә. Юк, аэропланда очырма син мине, мин куркам. Автомобильдә генә йөртерсең, яме? Синең үз автомобилең бармы?
Искәндәр. Минем йөз дә биш автомобилем бар.
Мәйсәрә. Йөз дә биш? Бик күп икән. Без иртә белән берсендә, көндез берсендә, кич берсендә, төнлә берсендә йөрербез.
Искәндәр. Ярый, ярый.
Мәйсәрә. Ә син миңа күптәннән гашыйк тотасыңмы?
Искәндәр. Биш елдан бирле.
Мәйсәрә. Мескен. Нигә соң сәлам хатлары бер дә язмадың? Ә туебыз кайчан булыр?
Искәндәр. Теләсәгез бүген үк мөмкин.(Төртә.)
Мәйсәрә. Пәрәмәч!.. Нигә төртәсең? Әле никах укылганы юк ич!
Габдуллаҗан керә
Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?
Мәйсәрә. Әти, ул төртә.
Габдуллаҗан. Ә, эһеммм... (Искәндәргә.) Кирәк нәрсәгез булса, сорагыз.
Искәндәр. Рәхмәт! Габдуллаҗан әфәнде, сезнең кызыгыз гаҗәп акыллы икән. Әгәр ул сөйләгән сүзләр дөрес булса...
Габдуллаҗан. Нәрсә, нәрсә?
Мәйсәрә. Әти, без туй хакында сөйләштек.
Габдуллаҗан. Ничек, профессор әфәнде, сез ризамы?
Искәндәр. Риза, ләкин бер шартым бар.
- 3 -
Габдуллаҗан. Приданы? Җаныгыз ни теләсә, шуны бирәбез. Әгәр дә акча кирәк булса, менә рәхим итегез. Хәзердән үк.
Искәндәр. Юк, бик рәхмәт. Минем акчага мохтаҗлыгым юк.
Габдуллаҗан. Соң нәрсә генә?
Искәндәр. Миңа сез придан итеп Болгар ханнарының тарихи ярлыкларын бирергә тиешсез.
Габдуллаҗан. Миндә һичбер төрле ярлык юк.
Искәндәр. Мин әйтәм, бар.
Габдуллаҗан. Юк, профессор әфәнде, миндә ярлык-марлык юк.
Искәндәр. Алай булса, гафу итегез. Мин Муса әфәнденең кызы Дилбәр туташка өйләнәм.
Габдуллаҗан. Хәерче бит ул. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.
Искәндәр. Мин үзем бай. Шул ярлыкларны бирсәгез, бу көннән үк мин сезнең киявегез. Берничә көннән Америкага китәбез. Теләсәгез сезне дә алып китәрбез.Аннан товарлар алып кайтырсыз.
Габдуллаҗан. Юк кияү тфү...профессор әфәнде, миндә ярлыклар... Ничек дисез? Америкадан товар алып килеп булыр, дисезме?
Искәндәр. Теләсәгез ун вагон.
Габдуллаҗан. Ә, ун вагон? Ярлыкларны бирергә ярамый.
Искәндәр. Менә шул, Габдуллаҗан әфәнде, бирсәгез, иртәгә туй. Бирмәсәгез, гафу итегез. Мин бүген үк Дилбәр туташка өйләнеп, Америкага китәм.
Габдуллаҗан. Кияү, профессор әфәнде, теләсәгез җанымны сорагыз, жәл түгел, әмма ярлыкларны бирә алмыйм. Үзем үлгәч, сезгә калдырырмын. Бирә алмыйм. Мирас ул.
Искәндәр. Димәк бирмисез?(Дилбәр керә) Алай булгач гафу итегез. Ә. Дилбәр туташ, рәхим итегез! Минем сезгә бик мөһим йомышым бар иде, рәхим итеп утырыгыз!
Дилбәр. Мирси, мусио! (Реверанс ясый.)
Искәндәр. (тегеләрнең караганнарын сизеп). Дилбәр туташ, әткәгез миңа сезнең фикерегезне ирештергән иде. Мин башта Мәйсәрә туташка өйләнмәкче идем, хәзер инде сезгә өйләнергә булдым. Сез ризамы?
Дилбәр. Мирси, мусио!.. (Реверанс ясый.) Риза!.. (Тагын реверанс ясый.)
Искәндәр. Алайса иртәгә...
Муса керә.
Муса. Профессор әфәнде, сез мине бик һавага салдыгыз. Гүя сез Габдуллаҗан байның кызына өйләнмәкче буласыз, имеш, дөресме?
Искәндәр. Шулай уйлаган идем.
Муса. Сез ул эшегез белән бик зур ялгышлык эшлисез. Габдуллаҗан урлашып кына баеды. Революция вакытында халыкны талап баеды. Жулик, карак ул, кызы дивана. Аның әбисе дә шашып үлде.
Габдуллаҗан. Кем карак? Кем юләр? Кем жулик? Нәрсәңне урладым? Кем күргән, ә, кем күргән? Тоттыңмы? Ә?.. (Бугазына ябыша.)
Муса.Карак шул! Урлашып баедың.
- 4 -
Габдулаҗан. Син үзең шифырт, син үзең күмер карагы.
Сугышалар.
Мәйсәрә. (Дилбәргә). Мин юләрмени? Мин авырумени? Минем әтием каракмени? Сез үзегез мулла нәселе. Сорыкортлар!..
Дилбәр. Юләр шул, шыр тиле. Әтиең карак.
Мәйсәрә. Каракмы? Менә сиңа, менә сиңа!..
Дилбәр. Чеметмә! Җибәр, чеметмә, юләр!
Сугышалар.
Искәндәр. Туташлар!.. Сабыр!.. Әфәнделәр!.. Сабыр!..(аерырга тырыша). Җәмәгать! Сабыр! Габдуллаҗан әфәнде, ярлыкларны бирсәгез, хәзер туй итәрбез. Юкса, Дилбәр туташ минем хатыным дип хәзер игълан итәм.
Габдуллаҗан. Ә, кем, профессор әфәнде, ни эшлибез соң? (Мусага) У-у-у... сине, күмер карагы! (кизәнә.)
Искәндәр. Эш сездә. Әгәр хәзер үк ярлыкларны бирсәгез, Мәйсәрә туташ минем хатыным дип хәзер үк игълан итәм. Юкса...
Габдуллаҗан. Ярый. Аллага тапшырдым. Риза.
Искәндәр. Юк, кулга ярлыклар кермичә, мин риза түгел.
Габдуллаҗан. Бетте, бетте, риза. Хәзер алып килермен. У-у, сине, күмер карагы! Йә, Мәйсәрә минем хатыным дип игълан итегез!
Искәндәр. Әфәнделәр, хәзер мин сезнең алдыгызда бик зур эш ачачакмын... Әфәнделәр, мин өйләнәм...
Барысы. Өйләнәсез! Кемгә?
Искәндәр. Мин...
Габдуллаҗан. Ярый, ярый, риза. Алып киләм. (чыга.)
Муса. Профессор әфәнде, зинһар, байлыкка кызыкмагыз, кызы юләр бит. Җырлый да, бии дә, пионинода уйный да, французча сөйләшә дә белми. Минем кызым милли алтын бит!..
Габдуллаҗан. (керә). Менә, кияү, рәхим ит! Бөтен бәхетемне кызым белән сиңа тапшырам!.. (Искәндәр алып язуларны карый.)
Муса. Кызым, әйдә киттек. Дөньяда акчага сатылмаган нәрсә юк икән, Америка профессорлары да акчага сатылалар икән. Әйдә, кызым, үзеңә насыйп милли егет табылыр әле. (Чыгалар.)
Габдуллаҗан. Кияү, мунча ягарга кушыймы?
Искәндәр. Кушыгыз!.. ( Габдуллаҗан китә.) Ә син, Мәйсәрә, бар, ак күлмәгеңне киеп чык. (Төртә.)
Мәйсәрә. Төртмә әле, юньсез, никах укылганы юк ич әле. Һи-һи-һи!.. (Чыга.)
Искәндәр. Мондагы халык үзләре тарихи ярлыклар икән... (Залга). Менә бит, студент иптәш, уйлап эшләсәң бар нәрсәне дә эшләп чыгарырга була. Ярлык безнең кулда. Кая, үзләре чыкканчы качарга кирәк. (Чыгып йөгерә.)
Тәмам.
Предварительный просмотр:
Фронтовик-шагыйрь, татар поэзиясенең күренекле вәкиле
Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуына багышланган
конкурс-викторина сораулары һәм җаваплары
1нче блок. Фатих Кәримнең тормыш баскычлары.
- Фатих Кәрим кайда, кайчан дөньяга килә?
Җавап: Татар поэзиясенең күренекле шагыйре Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 нчы елның 9 нчы январендә элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортостанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа.
- Кайсы уку йортында укыганда һәм кайчан Фатих Кәримне “мулла баласы” дип комсомолдан чыгаралар?
Җавап: 1927 нче елда Казанда, Җир төзелеше техникумында укыган елларда ук аны “мулла баласы” булганы өчен комсомолдан чыгаралар. Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашкач кына аны комсомол сафында калдыралар.
- Фатих Кәрим кайчан кулга алына? Күпме срокка хөкем ителә? Кайсы елда аклана?
Җавап: Фатих Кәримгә “Җидегәнчеләрнең юлдашы, солтангалиевче...” дигән ярлыклар тагыла. Бу сүзләр артында нәрсә шәүләләнүе сер түгел. 1936 нчы елда аның өстендә кара болытлар куера. 1937 нче елда ул эшеннән чыгарыла һәм 1938 нче елның 3нче гыйнварында “халык дошманы” исеме тагылып, Кремль төрмәсенә озатыла. 1939 нчы елның 14 нче мартында хөкем була, аны ун елга Коми якларындагы төрмәгә җибәрәләр. 1941 нче елда, Фатих Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар. 3 нче декабрьдә азат итәләр. Берничә кәннән ул инде фронтка җибәрелә.
- Фатих Кәримне аклауга кемнәрнең ярдәме тигән?
Җавап: Язучы Кави Нәҗми, генерал Якуб Чанышев шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар һәм Фатих Кәримнең азат булуына зур өлеш кертәләр.
- Фатих Кәримнең фронт юлы турында нәрсә беләсез? Ул кайда җирләнгән? Кайсы елда табыла?
Җавап: Фатих Кәрим армиягә 1941нче елның 30 декабрендә алына һәм 1942нче елның февраленнән 1945нче елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр каты яралана.
Фатих Кәрим Сугышына катнашуны үзенең намус эше итеп саный. Фронттан салган беренче хатында ул түбәндәге юлларны яза:
“... Үзем исән-сау. Киләсе җиребезгә килеп җитеп, эшкә башладык. Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Эш күп, вакыт юк. Тәүлекләр буе аякта торырга туры килә. Болар бар да дан эше.Тик сәламәтлек кенә булсын. Хәзер Ләйлә “Минем әти фронтта”дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта, хәрәкәт итүче армиядә” (28.02.1942)
Икенче бер хатында Фатих Кәрим фашизмга каршы корал белән дә һәм җыр белән дә көрәшүе турында әйтә:
“... Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецларбелән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
1945нче елның 19нчы февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, Фатих Кәрим мөһим бер заданиене үтәгәндә һәлак була. 1955нче елга кадәр аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында җирләнгән була. 1955 елда шагыйрь-сугышчының гәүдәсе Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә һәм мәһабәт монументта мәңгеләштерелә.
Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең кабере 1956нчы елда табыла, без әни белән 1957нче елда каберен зиярәт кылырга бардык, дип хәбәр итә. (“Мәгърифәт” газетасы, 13нче гыйнвар саны, 2009нчы ел)
- Бөек Ватан сугышы елларында Фатих Кәрим яралар аламы?
Җавап: Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин, шуңа карамастан, сафтан чыкмый, яңадан сугышка омтыла. “Башкортстан республикасы” газетасында 3 тапкыр яраланган дигән мәгълүмат укыдым.
- Фатих Кәрим фронт юлын рядовой солдат булып башлый. Нинди дәрәҗәгә күтәрелә? Нинди бүләкләрен беләсез?
Җавап: Ватанны дошманнан азат итү Фатих Кәримнең намус эшенә әверелә. Батырлыгы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945нче елның 6нчы февралендә ул Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң, икенче орден - 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.Бу орден 21 елдан соң гына Татарстан язучылар союзына килә.
- Шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукова иренә багышлап нинди гөл үстерә?
Җавап: Шагыйрьнең сөекле хатыны Кадрия Ишукова иренә багышлап ясмин гөле үстерә. Аның көндәлегендә мондый юллар бар:
“...Ура! Кояш шәфкатьле карый башлады. Ә безнең өйгә кояш бар нурлары белән алты тәрәзәдән кереп тула. Кешегә күп кирәкме соң? Аз гына шәфкать, аз гына җылы караш... Кешегә дә, гөлләргә дә шулай. Бүген мин гөлләрнең яшел бөреләре чыга башлаганын күрдем. Менә ясмин гөлем- Фатихка багышлап үстергән гөлем. Шуңа карап хикәя язган идем. Ул да минем кебек картайды инде, аның үсентесен алып, яшь гөл үстерергә кирәк. Ул җәй буенча ак чәчәктә утырыр, өйгә хуш ис таралыр...” (25нче февраль, 1954нче ел.)
- “Ясмин гөле” хикәяләр җыентыгының авторы кем?
Җавап: “Ясмин гөле” хикәяләр җыентыгының авторы - Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова. Ире истәлегенә үстергән ясмин турындагы хикәясе “Ясмин гөле” дип атала. Монда К. Ишукованың башка хикәяләре дә урын алган.
- Габдулла Кәримов исеме сезгә танышмы? Фатих Кәримгә нинди мөнәсәбәте бар?
Җавап: Габдулла Кәримов- шагыйрьнең абыйсы, Ярлы Кәрим псевдонимы алып, шигырьләр язган. Үзенең автобиографиясендә Фатих Кәрим абыйсы турында мондый мәгълүмат бирә:
“1922нче елда минем туган абыем, татар шагыйре Ярлы Кәрим 1918нче елдан ВКП(б) члены, гражданнар сугышы елларында Ленинградтагы башкорт полкының политработнигы (ә 1922нче елда Мәскәүдә- Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыды) Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләбәй шәһәренә алып китте һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырды, 1924нче елда абыем Габдулла Кәримов мине Казанга чакырды. Ул анда партиянең Верхнегородской райкомында агитпропаганда мөдире булып эшли иде. Мин аның янына Казанга килдем. Ләкин мин килү белән абыемны ВКП(б)-ның Башкортостан өлкә комитеты карамагына җибәрделәр. Ул шунда китте. Анда киткәндә абыем мине Н.К.Крупская исемендәге яшүсмерләр йортына тапшырды. Абыем Габдулла Кәримов Башкортостан республикасының Белореөк кантонында партия эшендә эшләде, 1926нчы елда аны психик авыру аркасында, Уфа психиатрия больницасына салдылар, ул анда 1937нче елга кадәр булды һәм 1937нче елда үлде.”
11.Фатих Кәримгә әдәбият өлкәсенә таба этәргеч ясаучы нинди якын кешеләрен беләсез?
Җавап: Фатих Кәрим үз заманы өчен укымышлы саналган гаиләдә үсә (әтисе мулла булган). Абыйсы- Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим) – Октябрь революциясе өчен актив көрәшкән коммунист. Әтисе һәм апасы Гобәйдә шигырьләрне яратып укыйлар, үзләре дә шигырь чыгаралар. Әтисе, абыйсы, апасы аңа әдәбият өлкәсенә таба этәргеч ясаганнар. Бәләбәй техникумында укыганда, Фатих Кәрим булачак язучылар Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйров белән бергә укый, аралаша.
2нче блок. Фатих Кәрим иҗатын беләсезме?
- Әдипнең беренче шигыре дөнья күргән журналны әйтегез.
Җавап: Әдипнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналының 1927 нче елгы 2 нче санында басылып чыга.
- Фатих Кәримнең иҗатын нинди чорларга бүлеп карап була? Бу бүленеш нәрсәгә бәйле?
Җавап: Шагыйрьнең иҗатын 3 чорга бүлеп карап була, бу бүленеш илдәге төрле шартларга һәм тарихи вакыйгаларга бәйле:
1нче чор- 1922нче елдан 1937нче елга кадәр булганы- яшьлек романтикасы белән ашкынып иҗат итү.
2нче чор- 1937нче елдан 1941нче елга кадәр булган иҗаты- нахак тоткынлык хәленә сыкрау-әрнү.
3нче чор- 1941-1945нче еллардагы иҗаты- үзенең Ватанын яклап көрәшкән кешенең илһамлы йөрәк авазы дип атап була.
- Шагыйрьнең 20-30нчы еллар иҗатының төп тема-мотивларын әйтегез, мисаллар китерегез.
Җавап: Фатих Кәрим поэзиягә әле Һади Такташ, Мәҗит Гафуриларның тавышы көчле яңгыраган чорда-20нче еллар ахырында килеп керә һәм, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи кебек талантлы тавышлар белән кушылып, Маяковский һәм Такташлар Җырын дәвам иттерә.1927-1929нчы елларда өлкә матбугаты битләрендә яшь шагыйрьнең беренче шигырьләре мәкаләләре һәм фельетоннары басыла башлый.
Авылда да, шәһәрдә дә яңатормыш төзү өчен катлаулы көрәш кызган чор иде бу. Фатих Кәрим, таулар казып, яңа төзелеш күтәрүче комсомол яшьләргә, аларның рухландыргыч хезмәтенә дан җырлый. Фатих Кәримнең 1927-1932нче елларда язган күп әсәрләрендә шигырь юллары лирик геройның гүзәл теләкләре дәрәҗәсеннән уза алмыйлар. Ләкин бу лирик герой- үзенең бар уй-теләкләре белән яңа кеше. Ул бүгенге көрәшкә дә, киләчәккә дә нык ышаныч белән карый. Шагыйрьне илебездәге бөтен вакыйгалар җәлеп итә.
Беренчел шигьри тәҗрибәләре әдәби яктан бик үк камил булмаса да, 30нчы елларда аның әсәрләрендә шактый сизелерлек сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә. “Көтәм сине” шигыре (1935) солдатка китүче егетнең хисләрен гәүдәләндергән: шул ук ватанпәрвәрлек, ил чиген сакларга ашкыну. Ләкин биредә инде болары шигырьнең бөтен тукымасын каплап тормый.Әсәрдә өртелгән төп хис-сөйгәненнән аерылып китүче егетнең яратуы, шуның табигыйлеге. Бу сыйфатлар егетне ягымлы, сөйкемле итә.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Мондый эзләнүләр Фатих Кәрим иҗатындагы лирик тирәнлекне көчәйтә төшәләр. “Кемгә сөйлим серләремне” җырының (1938) тууы моның ачык мисалы:
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынлаган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
- Тоткынлык чоры иҗатының төп үзенчәлекләрен санап күрсәтегез.
Җавап: 30нчы еллар ахырына таба Фатих Кәримгә сәяси гаепләр тагыла. Яшәп килүче җәмгыятькә үзенең гаепсезлеген исбат итүдән гаҗиз булып, ул салкын төньякта, муеныннан карга бата-бата урман кисә. Ләкин шагыйрь җанлы кеше иҗат итми тора алмый ул. Тик аның язганнарында хәзер инде социализмны, партияне, комсомолны мактау юкка чыга. Лирик герой үз мине белән ялгыз кала. Бу - аның икенче чор иҗатының -төрмә елларында язганнарының төп сыйфаты. Аның әсәрләрендә тоткынлыкның ачы газабы, рәнҗетелү хисләре өстенлек итә. Шагыйрь иреккә сусый. Шуңа күрә хөрлек билгеләре булган кошларны әсәрләренә табигый кертеп сурәтләве дә азтлыкка омтылу хисләрен көчәйтүгә ярдәм итә. Без лирик геройның ак күгәрчен белән сөйләшүенә шаһит булабыз. Икенче бер шигырендә ул кыр казына мөрәҗәгать итә.
Әй, кыр казы! Түбәнәйт тә
Очкан юлыңны,
Бүләк итеп китче миңа
Бер каурыеңны.
- Сугыш афәтен, совет солдатының батырлыгын күрсәтү ягыннан Ф.Кәримнең проза һәм драма әсәрләреннән кайсыларын әһәмиятле дип уйлыйсыз?
Җавап: 1941-1945нче еллар эчендә Фатих Кәрим искиткеч иҗат эшчәнлеге күрсәтә- фронтның авыр шартларына карамастан, 5 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 120 якын шигырь иҗат итә.
Сугыш афәтен, совет солдатының батырлыгын күрсәтү ягыннан Ф.Кәримнең проза һәм драма әсәрләре барысы да әһәмиятле дип саныйм: “Разведчик язмалары” повесте (1942), “Язгы төндә”повесте (1944), “Шакир Шигаев” драмасы (1943), чөнки бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы – батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи 1әм сугышчан бердәмлеге чагыла.
- Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Өзек кайсы шигырьдән? Ф.Кәримнең бу шигырь юллары кайчан язылган?
Җавап: Бу өзек “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” дигән шигыреннән, бу юллар 1942 нче елда язылган.
- “Син еракта” шигыре кемгә багышлап язылган?
Җавап: Бу шигырьне Фатих Кәрим сөекле хатыны Кадрия Ишуковага багышлаган. Шигырь 1942нче елда, шагыйрь сугышта вакытта языла.
Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара...
- Фатих Кәрим поэмаларында чагылган төп тема-мотивларны мисаллар белән раслап күрсәтегез.
Җавап: 1931-1934нче елларда шагыйрь татар совет әдәбиятында мактаулы урын тотарлык күренекле әсәрләрен иҗат итә. “Җиденче мич”, “Тавышлы таң”, “Илле егет”, “Аучылар” кебек поэмалары шагыйрьнең иҗаты яңа баскычка күтәрелә баруын раслаучы әсәрләр иде. Бу поэмаларында шагыйрь гомуми сүзләрдән шактый арына, яңа кешенең үсүен образлы күрсәтү дәрәҗәсенә күтәрелә.
Сугыш елларында язган поэмалары- “Гөлсем”, “Идел егете”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Өмет йолдызы”.
“Җиденче мич” поэмасының үзәгендә Таҗи, Ширнин кебек алдынгы эшчеләр, коммунистлар образы алына. Алар җиденче мичнең сафтан чыгуына чын йөрәктән большевикларча кайгыралар һәм бу өзеклекне бетерү өчен көрәшәләр.
1933нче елда Фатих Кәримнең илебез тормышында үзәк урынны тоткан икенче бер теманы- авыл темасын яктыртуга багышланган “Тавышлы таң” Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасына якын тора һәм шул ук мотивны дәвам иттерә. Һади Такташ поэмасындагы Мохтар бабай белән Фатих Кәримнең Җиһаншасы аңындагы кичерешләр бер-берсенә бик охшыйлар.
1936нчы елны шагыйрь “Аникин” поэмасын язып бетерә. “Аникин”- зур күләмле, тирән эчтәлекле әсәр. Поэманың эчтәлеге һәм идея юнәлеше шул чордагы халыкара хәлләр һәм вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. “Аникин”- татар поэзиясендә Бөек Ватан сугышы алдыннан язылган әсәрләр арасында илнең оборонасын ныгытуга, совет солдатының ил чигендә дошман белән күзгә-күз очрашуын күрсәтүгә багышланган зур күләмле әсәрләрнең бердәнбере дияргә мөмкин. “Аникин” поэмасы халык бәхете өчен һәлак булган Михаил Аникинның үлемсезлеге турында җыр итеп язылган.
“Гөлсем” поэмасы фашистларның канечкеч вәхшилеген һәм безнең ил кешесенең алардан рухи өстенлеген тетрәндергеч күренешләрдә ача. Татар кешесенең матурлыгы, физик камиллеге, акыл үткерлеге күптән расланган. Донбасс хатыны Гөлсем дә үзенең эчке һәм тышкы матурлыгы белән сурәтләнгән. Аның озын толымы- милли күркәмлегенең аерылмас билгесе. Сабый баласын өзелеп сөюе, зенитчы ирен сагынып өзгәләнүе аның эчке матурлыгын тагын да затлы итә. Әмма матурлык белән янәшә бу җирдә фашист дигән ерткычлар да бар. Алар, гомерләрен озайту өчен, баланың канын актык тамчысына кадәр суыртып алалар һәм сабыйның тәнен дә үзләренең яраланган урыннарына күчереп утырту өчен кискәлиләр. Баласының әнә шулай үтерелүенә шаһит булу – ана өчен күтәрә алмаслык газап, кайгы-хәсрәт. Фашист аның матур чәч толымын да кисеп ташлый. Бу инде - мөселман хатын-кызын мәсхәрәләүнең явыз төре. Гөлсем киселгән чәч толымы белән фашист офицерын буып үтерә. Поэма партизаннарның авылны фашистлардан азат итүе белән төгәлләнә.
Фатих Кәримнең сугыш чорында язган башка поэмалары да фашизмга каршы, көрәш булып яңгырады. Бу поэмаларның үзәгендә мәхәббәт һәм нәфрәт тора. Автор сугыш чоры көрәшчесенең төрле образларын иҗат итә: “Үлем уены”нда кечкенә Әхтәм тапкыр хәйләсе белән дошманнан өстен чыга.
“Пионерка Гөлчәчәккә хат”та автор җитди, укучыга хат формасы каләм иясенә шәхси кичерешләрен герое турында уйлануларын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә. Поэмада пионерка Гөлчәчәкнең тылдан фронтка җибәргән чиккән кулъяулыгы зур мәгънә ала. Ул кулъяулык белән сугышчы абыйсы яраланган Ләйләнең башын бәйли, димәк, кыз исән, тормыш дәвам итә.
“Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” шикелле поэмалары татар совет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр”- дигән иде балалар язучысы Г.Гобәй.
- Кайсы язучыларның әсәрләре Фатих Кәримнең өстәл китаплары булган?
Җавап: Фатих Кәрим Г.Тукайны, Һ.Такташны иҗатының башында ук үзе өчен өлге итеп карады. Рус әдипләреннән В.В. Маяковский, А.Т.Твардовский, М. Шолохов иҗатлары белән тирәнтен таныша.
- Шагыйрь Фатих Кәримнең Уралга иҗат командировкасы белән барганнан соң язылган поэмасы ничек атала? Анда үткәрелгән төп идеяне аңлатыгыз.
Җавап: Туып килгән социалистик промышленность геройларын һәм илнең индустриясен ныгыту өчен көрәш темасын чагылдыру Фатих Кәримнең бөтен иҗатында зур урын тота. Ул социализм геройларын, аларның эчке дөньясын сурәтләп бирерлек эпик полотно тудырырга хәзерләнә. Шул максат белән Бондюг шәһәренә командировкага бара, Урал заводларына экскурсия ясый 1әм эшчеләр тормышын өйрәнә. 1929-1930нчы елларда газеталарда бер инженер белән берничә ударник эшченең мартен миченә кереп мичне ремонтлаулары турында хәбәр басыла. Алар Ленин ордены белән бүләкләнәләр. Шушы вакыйга Фатих Кәримнең язачак әсәренә сюжет итеп алына. Шагыйрь бу турыда үзе: “Минем “Җиденче мич” дигән поэма иҗат командировкасы белән Уралга баруым нәтиҗәсендә туды,”- ди. Әсәрдә үзәккә Таҗи, Ширнин кебек алдынгы эшчеләр, коммунистлар образы алына. Алар җиденче мичнең сафтан чыгуына чын йөрәктән, большевикларча кайгыралар һәм бу өзеклекне бетерү өчен көрәшәләр.
- Фатих Кәрим фронтта чакта кайсы татар язучылары белән хат языша?
Җавап: Фатих Кәрим фронтта чакта Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Хатип Госман, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Таҗи Гыйззәт белән фронтта чакта хат алыша.
- Фатих Кәрим шигырьләрен нинди графика нигезендә яза?
Җавап: Фатих Кәрим шигырьләрен латин графикасы нигезендә яза.
- Фатих Кәримнең сугыш елларында иҗат иткән әсәрләрен чын мәгънәсендә батырлык үрнәге дип саныйбыз. Бу хәзинәнең күләме күпме?
Җавап: 1941-1945нче еллар эчендә Фатих Кәрим искиткеч иҗат эшчәнлеге күрсәтә - фронтның авыр шартларына карамастан, 5 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 120гә якын шигырь иҗат итә.
- Фатих Кәримнең балалар өчен иҗат ителгән кайсы әсәрләрен беләсез?
Җавап: “Электр фонарьлары”, “Улак белән еракка” хикәяләре (1930), “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” көлкеле әкият – поэмасы (1937), “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” поэмалары (сугыш чоры), “Кулымда кылыч”, “Яз килә” җырлары, күп санлы шигырьләре.
- Фатих Кәримнең кайсы шигырьләренә көй язылган?
Җавап: “Чайка башыңны”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Кулымда кылыч” балалар җыры, “Яз килә” балалар җыры, “Казан”, “Сагындым” (Әнвәр Бакиров музыкасы), “Яз җитә” (Җәүдәт Фәйзи музыкасы).
- Фатих Кәримнең фронт поэзиясе кайсы күренекле рус совет язучыларына һәм шагыйрьләренә якын тора?
Җавап: Фатих Кәримнең фронт поэзиясе күренекле рус совет язучылары һәм шагыйрьләре В. В. Маяковский, А.Т. Твардовский, А. Сурков, Я.Смеляков,
М. Шолохов иҗатларына якын тора.
- Туган якларга Фатих Кәримнең нинди шәхси әйберләре кайтты?
Җавап: Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган тулы бер экспозиция бар иде. 2005нче елда Кремль эчендә хәрби мемориал ачылгач, кайбер әйберләрен шунда биргәннәр. 2005нче елда Кремль эчендә хәрби мемориал ачылгач, кайбер әйберләрен шунда биргәннәр. Алар арасында Фатих Кәримнең хәрби шинеле дә бар. Батырларча һәлак булганда, ул нәкъ менә шул шинельдән булган. Итекләрен, шәхси әйберләрен хатыны Кадрия Ишуковага посылка белән җибәрәләр.Татарстан милли музеенда кулъязмаларының пулялар белән тишкәләнеп беткән соңгы битләре һәм тоткынлыкта булганда ясаган шкатулкасы да саклана.
- Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестена аваздаш булган кайсы әсәрләрне беләсез?
Җавап: “Разведчик язмалары” әсәрендә батырлык, горурлык кебек сыйфатларны һәм дошманнарның ерткычлыгын турында сөйли. Карчык, Наташа, Евдокия карчык һәм башка образлар белән булган хәлләрне тасвирлау аша автор сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын һәм фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә. Бу повестена аваздаш әсәрләр дип мин Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Моабит дәфтәре” циклына кергән бөтен шигырьләрен, шулай ук Фатих Кәримнең “Язгы төндә” повестен, “Үлем уены” поэмасын, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” хыялый романын, Иван Киндерның “Крутая дорога” хикәяләр җыентыгын Хисам Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә” романын, Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”повестен һәм “Җимерелгән бастион” романын саныйм.
19. Фатих Кәримнең кызы Адага багышлап язылган шигырьләре ничек атала?
3нче блок. Фатих Кәрим турында күренекле шәхесләр.
- “Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат”. Әлеге фикерне кем әйткән?
Җавап: Бу фикерне атаклы француз язучысы Луи Арагон әйткән.
- Язучы, тәнкыйтьче Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин: “Фатих Кәрим дә, Муса Җәлил шикелле иң авыр сынаулар һәм үлем каршында граңданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып безнең күңелләребезгә мәңгегә кереп калдылар,” – дип яза. Фатих Кәримнең бик күп юллары Җәлил шигырьләре белән аваздаш булуын дәлилли.Кайсы шигырьләрдән алынган нинди юллар турында сүз бара?
Җавап: Сугыштан соңгы елларда Мәскәү тәнкыйтьчеләре татар шигъриятен “Солдат шинелендәге поэзия” дип атадылар. Татар шагыйрьләре иң авыр сынау көннәрендә халык белән бергә алгы сызыкта булдылар, мылтык белән дә, каләм белән дә дошман белән сугыштылар. Фашист палачлары тарафыннан гильотинага хөкем ителгән Муса Җәлил Берлинның Моабит төрмәсендә үләр алдыннан
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә, -
дип язды.
Аның шигырьләре белән Фатих Кәримнең бик күп юллары аваздаш:
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Җәлил дә, Фатих Кәрим дә, фашизмга соңгы нәләтләрен әйтеп, батырларча һәлак булдылар. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” белән бер үк киштәдә Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”ы, “Гөлсем”, “Өмет” кебек поэмалары тора. Фатих Кәрим дә, Муса Җәлил шикелле иң авыр сынаулар һәм үлем каршында граңданлык һәм язучылык үрнәге булып тора. Алар икесе дә олы шагыйрь һәм көчле рухлы батыр булып безнең күңелләребезгә мәңгегә кереп калдылар. (Р. Мостафин. “Казан утлары” журналы, 1нче сан, 2009 нчы ел, 126 нчы бит.)
- Галим, шагыйрь, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Зәет Мәҗитов Ф. Кәримнең кайсы китапларына кереш мәкалә яза? “ Ф.Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе,”- ди ул, һәм, Һ. Такташ исеме белән рәттән, ике якты исемне телгә ала. Кемнәр алар?
Җавап: Галим, шагыйрь, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Зәет Мәҗитов Ф. Кәримнең түбәндәге китапларына кереш мәкалә язган:
- Әсәрләр. 3 томда. Казан, Таткнигоиздат, 1954. 1нче томы З.Мәҗитов кереш сүзе белән.
- Әсәрләр. 3 томда. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979-1981. 1нче томы –Шигырьләр. З.Мәҗитов кереш сүзе белән.
“ Ф.Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе,”- ди Зәет Мәҗитов, һәм, Һади Такташ исеме белән рәттән һәрвакыт ике якты исем – Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим исемнәре әдәбиятта һәрчак яшәр, дигән фикерне әйтә.
- “... Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре... татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк.” Бу юлларның авторы кем?
Җавап: Бу юлларның авторы Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким. (“Үлем турында уйлама” мәкаләсе)
- Фатих Кәрим исемендәге премиягә татар әдипләреннән кемнәр лаек булды?
Җавап: Татар әдипләреннән бу абруйлы премиягә Ренат Харис, Әхмәт Гадел, Рәдиф Гаташ, Зәет Мәҗитов (үлгәннән соң), Роберт Миңнуллин, Таһир Таһиров, Рәшит Имашев, Динес Бүләков, Марат Кәримов лаек булдылар.
- Ф. Кәрим турында язылган нинди әсәрләр беләсез?
Җавап: Ф.Кәрим турында язылган түбәндәге әсәрләрне беләм:
Резидә Вәлиева “Батырлык турында баллада”, Рашат Низамиев “Фатих Кәрим истәлегенә” шигыре, Гали Хуҗиев “Гражданин. Солдат. Шагыйрь” поэмасы, Г. Хисмәтуллин “Фатих Кәрим”- очерклар, Зәет Мәҗитов “Фатих Кәрим” – тормыш һәм иҗат юлы турында очерк, Х.Хәйри “Патриот шагыйрь”китабы, Сибгат Хәким “Үлем турында уйлама” китабы, Р.Кукушкин “Канатлы дөнья”, Ләйлә Кәримова “Әтием турында белгәннәрем” мәкаләсе, И. Ахунҗанов “Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы” Фатих Кәримнең иҗат портретына эскизлар, Илдар Юзеев “ Васыятен эзлим Кәримнең”, Харрас Әюпов “Кайту” шигырьләре, Ренат Харис “Өченче ядрә”
Файдаланылган әдәбият.
- “Казан утлары” журналы, 1 нче сан, 2009 нчы ел.
- “Сөембикә”журналы, 1нче сан, 2009 нчы ел.
- Фатих Кәрим “Идел егете”, Казан, 1993 нче ел.
- Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.
- З.Р.Вәлиева “Балалар әдәбияты”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004 нче ел.
- Л.И.Минһаҗева “Татар балалар әдәбияты”, Казан, ТаРИХ, 2003 нче ел.
- Ф.Ф.Исламов “Әдәби викториналар - әдәбияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара”. Казан. ТаРИХ, 2005 нче ел.
- Интернет ресурслары.
Предварительный просмотр:
“Югалган чыршы” әкияте
(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .
У. Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.
(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.) Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..
Ш. (Сикереп тора) Кем үлгән?
(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый). Әй, Убыр, син түгелме соң бу?
У. (Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).
Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.
У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.
Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.
У. Ничава , мин барында курыкма син.
Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?
У. Беләм!
Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!
У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.
Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.
У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.
Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.
(Ике клоун керә).
1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.
2к. Ә чыршы кайда соң?
1к. Әйдә алып киләбез.(җитәкләшеп чыгып китәләр.)
(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).
Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.
У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.
Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .
У. Әйдә , тагын качып торыйк.(Качалар).
(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә).
1к. Менә чыршы да булды.
2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.
1к. Чыршыны калдырып китәбезме?
2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.
1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).
Ч. (Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.
(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).
Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.
У. Бизәргә кирәк моны.
Ш. Чуртым белән бизикме аны?!
У. (Уйлап тора.) Таптым! (Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала.) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.“ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала.) Ә боларын юлдан таптым.
Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.
Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.
У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).
Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.
(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).
У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизәндердек,
Әзерләндек Ёлкага.
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Без чыршы тирәсендә.
Чыршысыз калды балалар
Менделеевск мәктәбендә.
У. Әйдә, бау бир , бәйлибез.
Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.
(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).
Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.
(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).
1к. Ә чыршы кайда соң?
2к. Юк... Кая китте икән ?
1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.
2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?
1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.
2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек
1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.
2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.
(Тылсымчы керә).
Т. Я кайсыгыз мине чакырды?
1к. Сез кем буласыз?
Т. Танымыйсызмыни?
К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да...
2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.
Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.
1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...
2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.
Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач, ул табышмакларның җавабын белми икән.
К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.
Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.
Мырк-мырк мырылы,
Бик каты икән борыны.
1к. Таптым! Кабан – бу табышмакның җавабы.
Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.
Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.
2к.Белдем! Күсе!
Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар Кабан дуңгыз һәм Күсе турында булды икән ?
1к. Узган ел – Кабан елы иде.
2к. Ә Яңа ел Күсе елы булачак.
Т. Агымдагы елның хуҗасы — Кабанга алмашка Ак металл күсе киләчә. Күселәр йөгерек, җитез һәм тирә-юньгә бик исләре китми торган җәнлек булуы белән аерылып тора.
Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).
(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).
1 кл.Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагында бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 кл.Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән
1-2 кл.Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе
Син тагын да матур булып
Бизәлгәнсең бу юлы.
Ч. Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!
Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.
У. Без бүтән алай эшләмәбез.
Т. Гафу итәбезме аларны?
1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.
Предварительный просмотр:
Әдәби-музыкаль кичә “Туган телем – моңлы Тукай теле”\ “Язык Тукая- мой язык”.
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 елга багышланган бәйрәм тантанасын башлап җибәрәбез.
Ведущий: Здравствуйте, дорогие ребята, уважаемые учителя! 135лет назад, 26 апреля 1886 года родился великий татарский поэт Г. Тукай. Сегодня мы с вами собрались на праздник, посвященный юбилейной дате поэта.
Алып баручы:
Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне бездә бәйрәм.
Ведущий: В этот праздничный день хочется вспомнить, что кроме родного тат. языка великий поэт знал еще 4 языка: русский, арабский, персидский, турецкий. Всего за неполные 8 лет творческой жизни Габдулла Тукай написал 9 поэм, более 400 стихотворений, а также 350 рассказов, очерков и воспоминаний. Песня, написанная на его стихи «Туган тел» стала гимном татарскому языку.
Туган тел көе яңгырый. (Включается музыка “И туган тел”, читают под муз.
О, язык, родной, певучий!
О, родительская речь!
Что еще на свете знал я,
Что сумел я уберечь!
О, язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья.
С детства стала мне понятна
Радость и печаль твоя!
- Нинди таныш моңлы кɵй бу? (Зар
Тукай җыры «Туган тел».
Истǝн бер дǝ чыкмый торган
Халык кɵе «Туган тел».
- И туган тел, и матур тел, (Ильназ
Əткǝм-ǝнкǝмнең теле! –
Бу юлларны ишеткǝндǝ
Җырлый татар кʏңеле.
- Тʏзеп булмый, тыңлаганда(З)
Шундый таныш бу кɵйне,
Кʏтǝрелǝ татар моңы,
Урап алып бар җирне.
- Татар гимны яңгырый бит, (Иль.)
Басып җырлыйк, ǝйдǝле!
Кʏрсеннǝр башка иллǝр дǝ
Безнең баш имǝгǝнне!
- Чɵнки җыр – моң исǝн булса, (Ильназ)
Халык ʏлемсез була.
Ə Тукайның «Туган теле»
Моны дǝлиллǝп тора.
Музыка продолжается, дети поют “Туган тел”, все участники встают.
Барысы да басып «Туган телне» җырлыйлар.
Ведущий: Г. Тукай призывал нас любить Родину, родной язык, свой народ. Он говорил, что татарский народ найдет свое счастье только на земле своих отцов, в единстве с русским народом.
С народом России мы песни певали
Есть общее в нашем быту и морали.
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить.
Нанизаны мы на единую нить.
- Родной язык – божественное чудо. (Камилла
Он нас не предавал и не предаст.
И в бедах он к нам бесконечно чуток,
И в радостях не покидает нас.
И так надежно искреннее слово,
Когда в душе не остается сил.
Родной язык – как оголенный провод,
Что всех славян навек объединил.
И свет добра, что согревает сердце,
Не мыслим без мелодий языка.
Пока мы вместе – этот мир бессмертен
И дружба наша тоже на века.
Краснов В. Чуваш шагыйре Мих. Сениэльнең шигырен 2 телдә укый.
Синең туган көнне
Халкым бәйрәм итә.
Ишетәмсең Тукай
Чуаш сәлам әйтә.
Родной язык, родная речь, Саша Большаков
Он с детства рядом с нами,
Он в нежном шепоте листвы,
В словах отца и мамы.
Он в сказках, песнях и стихах,
В присяге он и в гимне
И без родного языка
Любой народ погибнет.
Г.Владимир Мари шагыйре Макс Майнның шигерен 2 телдә сөйли.
Кая гына барып йөрсәм дә мин
Искә алам Тукай җырларын
Кардәш халкым минем-татар халкым.
Сагынам Кушлавычын, Кырлаен.
Родной язык - он самый главный, Иван К.
В нем есть любовь, забота, мать.
Родное слово вспоминая,
Мы возвращаем время в спять
Родная речь - так ранит душу,
Когда один в чужой стране.
И так бодрит, когда стоишь ты,
На родной своей земле
Алып баручы:
Тукайлы ил – Татарстан,
Моң – җырлы ил – Татарстан.
Бүген бездә Тукай көне,
Бәйрәм итә Татарстан.
Танец мальчиков.
“
Алып баручы:
Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне;
Мәңге-мәңге тап кунмаслык , көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз.
Бар җиһанга күренерлек Ту-ка-е-быз” (бергә: Ту-ка –е-быз)
Без-татарлар! Ильсаф
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык,
Без-татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык.
Без-татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без-татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Ведущий . К сожалению, жизненный путь поэта очень короткий. Но за свои 27 лет Тукай оставил своему народу богатейшее наследие. Тукай почитаем во многих городах и странах. Его произведения переведены на многие языки. Его именем названы площади, улицы, станции метро во многих городах Татарстана, а воздвигнуты памятники в Казани, Москве, С-Петербурге, Челябинске, Стамбуле.
Алып баручы:
Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Җыр “Туган телем”
(Никита, Алия, Азалия, Зарина, Самира, Камилла)
Предварительный просмотр:
Милли бәйрәм Сабан туе “Иртәгә - Сабан туе” дип аталган фольклор - хореографик композиция белән башланып китә. Сәхнә милли бизәкләр белән бизәлә. Сәхнә түрендә - челтәрләп эшләнгән тәрәзә. Аңа ак челтәр пәрдәләр эленгән. Сәхнәгә милли киемнәрдән малайлар йөгереп керәләр.
- Ура,иртәгә Сабан туе! Түбән очтан сорәнчеләр бирегә таба киләләр.
Алып баручы.
Урамда бүләк җыялар,
Сыгыла колга башы.
Кайчакта такмак әйтешеп
Алалар кара-каршы.
- Әй бүләге, бүләге,
Атлас икэн күлмәге.
Шул бүләкне алам дип,
Тибә батыр йөрәге!..
1 нче малай. Мактыйлар бүләкләрне,
Уены-чыны бергә.
Без ияреп йөрибез,
Калу юк инде бер дә. (Г.Л.)
"Сабан туе" көе яңгырый. Сәхнәгэ 8 кыз биеп чыга. Алар биеп бетерүгә, җырлый-җырлый сөрәнчеләр керә. Алдагысы чигүле сөлгеләр бәйләгән колга тоткан. Калганнарының кулларында бизәкле чиләкләр, шарлар, шелдерләр, гармун.
"Сабан туе" жыры (Халык кое, М.Садри шигыре).
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык hәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.
2 нче малай. Дуслар, иртәгә Сабан туе бит. Әйдәгез, бүләкләрне җыеп
бетерик!
1 нче малай. Кемдә калдык?
2 нче малай. Әпипәләрдә.
1 нче малай. Киттек алайса Әпипәләргә. ("Сабан туе" җырын дәвам итеп, малайлар, кызлар түгәрәк әйләнәләр. Кызлар белән малайлар кара-каршы басып калалар)
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә-бергә, шул;
Безнен бергә булуыбыз
Җитсен бөтен гомергә.
3 нче малай (тәрәзәгә килә, чиртә).
Әпипә! (Тавыш юк. Аптырап, кулларын җәеп жибәрә, инсәләрен сикертә.)
Әпипә!
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме:
Сабан туе җитә дип,
Бүләк әзерләдеңме?
4 нче малай. Әпипәу!
Елга суы тирәндер,
Сай жирләре билдәндер;
Җырлап торулар бездәндер,
Бүләк бирү сездәндер.
Бергә. Ә-пи-пә!
Әпипә чыга.
Чиккән алъяпкычтан. Яулыгын чөеп бәйләгән. Кулына, җәеп, чиккән сөлге тоткан. Җырлап-биеп түгәрәк әйләнә.
Сөлге чиктем асыл җеплэр белән,
Йөрэк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.
Ефәк жепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк - гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.
Солгене колгага бэйли.
5 нче малай.
Рәхмәт әйтэм шул корабка,
Диңгез кичергән өчен;
Рәхмәт әйтәм Әпипәгә,
Тастымал биргэн өчен.
6 нчы малай. Әпипәне биетмичэ җибәрмибез, егет-
ләр. (Такмак әйтәләр. Әпипәне биетәләр.)
Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;
Әпипәнен көйләренә
Биеп калыйк, ичмасам.
Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;
Каршысына бер егет чыга. Парлап биилэр.
Синен баскан эзләреңә
Мин дэ китереп басам.
Бас, кызым Әпипә,
Күз тимәсен үзеңэ.
Асыл голләр үсеп тора
Синең баскан эзеңә.
Сабантуй башлана.
Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Уртага ике бала чыга.
1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә.
Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабан туена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
«Сабан туе» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй — күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.
Кушымта.
Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Кушымта.
Кызлар вокаль-ансамбле «Һаман бию кызык шул» җырын (Д. Гарифуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкара.
Бик матур көй уйнар өчен,
Бер гармунчы табыгыз.
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
Кушымта:
Әйе шул, шулай шул,
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Һаман бию кызык шул.
Бүләк читеккә күңеле
Күтәрелгән кызларның.
Хәзер инде тыпыр-тыпыр
Биисе бар аларның.
Кушымта.
Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.
1. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?
«Чүлмәк вату» уены.
2. Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
«Капчык белән сугышу» уены.
3. Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
«Су ташу» уены.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Уенның максаты Укучыларны Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән тирәнтенрәк таныштыру . Г.Тукай иҗатына карата хөрмәт хисе , мәхәббәт тәрбияләү . Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү; матурлыкны тоя белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Кичә үткәреләсе зал түрендә Г.Тукай портреты. Әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар. Китаплар күргәзмәсе. “ Могҗизалар кыры” өчен ясалган барабан. .Магнитлы такта.
Плакатлар: “ ... Нинди бөек бу Тукай. Бары тик талантлы халык кына поэтик фикерләрнең шундый титанын, кешеләр йөрәгенең шундый гигантын тудыра ала. (Н.Домо ж аков) 2. Дөн ь яда бик аз булыр чын шагыйр ь Габдулладай; Ул- карангы төндә яктырткан матур, ак тулган ай”. Шәйхзадә Бабич.
Кичә башланганчы сәхнәдә З.Яруллинның “Тукай” маршы яңгырый. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзекләр яңгырый. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без Г.Тукайның тормыш юлына багышланган “Могҗизалар кыры” уены үткәрәбез. Уенда өлкән сыйныф укучылары катнаша.
1 нче тур Г.Тукайның Уральскийда укыган мәдрәсәнең исеме ничек? "Мотыйгия"
II нче тур -Тукайга Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы кем? "Скульптор И.Новоселов"
III нче тур -Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? "Зәйтүнә"
Тамашачылар белән уен. -Тукайның кушаматы ничек булган? "Апуш"
ФИНАЛ Г.Тукай язышып, аралашып торган гәзитнең исеме? "Әльислах"
Супер уен Телсез идек, Тукай безне телле итте, Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. -Бу шигырь юлларының авторы кем? "Сәйфи Кудаш"
Җиңүчене бүләкләү!
яңа очрашуларга кадәр.