Бөек җиңүгә 75 ел!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
БӨЕК ҖИБҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ | 29.34 КБ |
Ф.Кәримнең 100 еллыгына багышланган конкурс-викторина | 92 КБ |
Җәлилчеләргә багышланган проект яклау дәресе | 25.41 КБ |
Батырлык дәресе планы | 38.95 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәби-музыкаль кичә “Җиңү кайтавазы мәңгелек”
(Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга (егет белән кыз).
- 2020 нче елның 9 нчы маенда Җиңү салюты 75 нче мәртәбә яңгырый.
- 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.
А.б.
Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде
Туган ягым күмелде чәчәккә.
41 нең җәен каршылый халык
Зур өметләр баглап киләчәккә.
Ак болытлар өерен тирбәтеп
Җылы җилләр тагын истеләр.
Кояш нуры белән бизәлешкән
Күбәләкләр очып үттеләр.
Шул иртәдә печән чабу өчен
Авыл халкы чыкты болынга.
Күмәкләшеп, өмә ясап эшли
Шундый гадәт борын-борыннан.
Сызганулы кулда чалгы
Эх, ул печән исләре...
Эшкә дәрт һәм кулга куәт бирә
Туган якны ярату хисләре.
Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.
1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.
2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!
1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.
3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.
4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.
(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)
4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Мөслах белән Әкмәл гармун алып чыгыбыз диделәр.Алайса бер дә күңел ачкан юк.
5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.
6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)
2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.
(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)
Кызлар. И харап булдык, я Аллам!
1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)
Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!
4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)
Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.
Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.
Сау бул, улым, читкә оч син,
Бәхет яусын юлыңа.
Авылың өчен тыныч бул син,
Анаң кала урыныңа.
Лачын коштай очып,
Дошманны ку иленә.
Яшен ташы булып оч син,
Оч син фашист өстенә.
Сәлам хатың килгән саен,
Бәйрәм күлмәк киярмен.
Минем улым батырларча
Бурычын үти диярмен.
1.“Солдатлар” җыры башкарыла (Р.Әхмәтҗанов шигыре,Ф.Әхмәдиев көе).
Сугышка озату күренеше
Хуш, авылым, соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы,
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.
Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,
Бил кысышып җылы күрешү;
Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,
Ләкин... сугыш уен түгел шул!
Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,
Яраланып юлда егылсам,
Йөрәгемдә саклап ялкынымны,
Акрын-акрын тәнем суынса,
Хуш, авылым!
Соңгы минутта да
Мин уйлармын синең турында.
Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:
“Әгәр үлсәм, туфрак булсам, бәхил бул... ”
“Катюша” көенә бию .
Җан ачысын тоеп хаклык кичкән
Хаклык күңеле тирән яралы.
Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала
Үч алу бит аның карары.
Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп
Җир актарып туплар ярыла.
Яшь батырның барыр юлларына
Утлы төтен, ялкын сарыла.
Озак бара көрәш каты була
Дошман явы күпләп кырыла.
Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә
Ятып кала сугыш кырында.
Сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән язучылырыбыз күп безнең. Шуларның берсе халык шагыйре-Муса Җәлил. Аның аенычлы язмышы һәрберебезгә мәгълүм.
Укучылыр башкаруында М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү. Фатих Кәрим “Мин-гуманист”
Ф.Кәрим “Ант"
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Иле исән калган батыр улың
Яши халкы белән ул бергә.
Тыныч тормыш өчен тырыша ул,
Җырлап иген игә ул җирдә.
Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
Кайтмый калган авылдашлар хөрмәтенә
М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.
Башкаралар: АрБалет театраль коллективы
Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.
1941 нче елның кышы аерата авыр һәм салкын килә, җыеп эскерткә куелган игеннәрне сугу җәйгә кадәр сузыла, икмәк тапшыру заданиесе бик авырлык белән үтәлә.
Әмма тормышны алып барырга кирәк . Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.
Олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.
Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата да өлеш керттеләр.
Солдат хатыннары!Сезнең тормышыгыз михнәтле, тамагыгыз ачлы-туклы, күңелегез тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Кызыл Чапчак авылына иң беренче мондый кәгазь РТС та яшәгән Фәйзуллина Гөлсем апага килә. Халык арасында Гөлсем апаның мондый эчтәлекле җыры тарала:
Аклы ситса күлмәгемнең
Ак сатин кештәкләре.
Алдан саргайган гөлләрнең
Мин булам иптәшләре.
Авыл тулып калды нарасыйлар,
Белмичә дә ятим үсәсен.
Кочып елый тол хатыннар,
Ялгыз каеннарның кәүсәсен.
Тол хатыннар калды авыл тулып,
Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,
Сулып барган чәчәк-гөлләрне.
Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,
Исәпсез күп кара төннәрне.
Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,
Күтәрелә әмма хатыннар.
Алмадылар орден...
Бирмәделәр
Әмма алар-герой, батырлар.
Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,
Урак урды
Таңнан алда басып аякка:
Билдән карга
батып урман ксите,
“Хезмәт көне” дигән таякка. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Яшьлекләрен сугыш урлаган, ач-ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч тапкан сугыш чоры яшьләре, тол хатыннар хөрмәтенә җыр башкарыла.
“Яран гөл”җыры
Сугыш вакыты диеп торылмаган, тормыш дәвам иткән. Яратканнар, яратылганнар. Мәхәббәт темасы мәңгелек.
Клара булатованың “Сиңа кайтам” әсәре
Мин кайтырмын ,балам, тиздән-тиздән,
Син көтеп тор сагынып әткәңне.
Сөрик кенә изге җиребездән
Кәһәр суккан шашкан этләрне.
Мин сугышам синең тормыш өчен,
Синең бәхетең өчен сугышам.
Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,
Мин кайтырмын тиздән сау булсам.
Күпме аталар яу кырыннан үзләренең балаларын шундый эчтәлекле хатлар язып юаттканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр кебек яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач ничек яшәргә?
Батырлык сәгате.
(шигъри инша) укучы укый
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган карт бабасы яисә туганы булган укучы сөйли.
Алып батыр түгел, ә шулай да
Содат-батыр минем карт бабам.
Сугыштагы данлы көрәш юлын
Сөйләр иде, ләкин кайтмаган.
Бер фотосы исән , әби аңа
Кат-кат карый: -Газиз әткәй,-ди.
-Кайсы туфракларда гәүдәң калды,
Төшләремә кереп әйтсәңче!
Җанлы төенчек кенә булсам да мин,
Син киткәндә сугыш эченә.
Бүген миңа 74 яшь тула-
Синең өчен барыбер кечкенә!
Оныкларым үсә инде, әткәй,
Синең турда, шөкер, беләләр.
Матур итеп, батыр җанлы итеп,
Кыю бөркет итеп күрәләр...
... Ә беркөнне солдат бабай белән
Сөйләшергә булдым үзем дә.
Кулларыма алдым сурәтен һәм
Текәлдем мин аның күзенә.
Телгә килде бабам:
Рәхмәт, балам, минем булганымны
Сезнең белү-миңа дәрәҗә.
Еллар узган, нәсел арткан икән
Һәм ишәйгән безнең шәҗәрә.
-Бабай, бабай, ә син кайда хәзер?
-Туфрак күмде тәнне , әй улым,
Андый көнне кабат беркайчан да
Күрмәс өчен, балам, мин үлдем.
Үз үлемем белән мин күпләргә
Тормыш бүләк иткән кешемен.
Җиңү алданрак килгән бер урында
Күмелеп калды минем җәсәдем.
-Ә медалең бар идеме, бабай?
- Исән калган булсам, балам,
Медальләрне
тагар идек күкрәк тутырып.
Медаль өчен түгел, Җиңү өчен,
Ирек өчен утка без кердек.
Бер карыш җир өчен күп батырлык
Эшли алды солдат ул чорда.
Ачлык, ялангачлык, кышкы салкын
Салалмады безне куркуга.
Әбекәйгә нигә өчпочмаклы
Тик бер генә хат язып салдың син?
- Ут эчендә кулга каләм алу
Мөмкин булмагандыр, мөгаен.
-Бабай, ә син Кәрим, Җәлилләрне
Күрмәдеңме сугыш кырында?
Син әйтәсе сүзләр, киңәшләр
Яңгырыймы алар җырында?
-Яңгырыйдыр, улым, алар кебек,
Алар кичергәнне кичереп
Уза иде сугыш юлларыннан
Һәр солдатның кирза итеге.
Алар кебек нәсел, балам өчен,
Җиңү өчен алга гел бардым..
Тик кызганыч шунсы: бу сугышта
Мин хәбәрсез булып югалдым.
Сөйгән балаларым бу хәбәргә
Ышангандырмы- белмим анысын.
Кара кайгыларга салдым ирләр өчен
Тылда хезмәт куйган барысын.
Кемнәрнеңдер әтиләре исән кайткач,
Елагандыр минем балалар.
Күп бәхеттән мәхрүм итте сугыш-
Ятимлектән авыр нәрсә бар?
Хәтерлиләр микән минем кебек
Ил улларын туган авылда?
-Хәтерлиләр, бабай, Табын уртасында1
Батырларга һәйкәл утыра.
Синең исем кызыл кара белән
Исемлектә балкый нур булып.
Ул һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәрен
Куябыз без анда баргачтын.
Синең нигез, хәләлеңнең каберен
Зиярәт итү безнең бурычтыр.
-Рәхмәт, балам.
Ул сугышның утлы давылыннан
Кайтмый калучылар бихисап
Күп йортларга шуны раслап
Килә иде кара өчпочмак.
Синең кебек дәвамчысы булган
Солдат исеме төшмәс телләрдән.
Киләчәккә имин көннәр теләп
Без ятабыз төрле җирләрдә...
- Бәйрәм җитә, бабай, Җиңү көнне
Һәйкәл тирәләре гөл тулыр.
Шәһит киткән батырларны авыл
Искә алыр бер кат тын калып.
Сез хәтердә һәрчак исән безнең,
Ерак калды сугыш афәте.
Һәрчак иминлектә яшәсәк тә
Онытылмас сугыш дәһшәте.
1. “Кирәкми сугыш” 2. “Солдатта булган диләр”җырлары
Сугыш башланган көн балалар өчен “Балачакның соңгы көне” булып исәпләнә. Бу турыда язучы Вакыйф Нуруллин үзенең “Шинельсез солдатлар” повестендә менә ниләр яза: (повестьтән өзек укыла).
Сугыш утын үзебез күрмәсәк тә,
Без бит фронтовик балалары…
Йөрәкләребездә һаман әрни әле,
Сугыш калдырган яралары.
Киткән чакта әткәй яу кырына,
утыз өч яшь булган, нибары…
Көтеп калган аны тилмерешеп,
дүрт нарасый һәм сөйгән яры.
Көнне төнгә ялгап, Ил өчен дип
Тыныч булсын диеп, дөньялар,
Яу кырында әткәй фашист куган,
Ә әнкәйләр тылда…»ир-атлар»
43 тә, бер аяксыз әткәм,
Авылына кайтып егыла,
Арынырга сугыш ярасыннан,
Вакыт аңа, басу-кырда гына табыла.
Без-сугыштан соңгы балалар,
Йөрәкләрдә әрни яралар
Безнең ярый, әткәй исән кайткан,
Купме гаилә ятим калганнар…
Тимер аяк гел искәртеп торды,
Сугыш афәтенең әрнешен
Сөйли иде безгә кургәннәрен,
Ишетелә иде йөрәк тибеше.
Ул елларда балалар бик тиз авыр тормышка ияләшәләр: зурлар белән бергә басуда иген дә үстерәләр, буйлары станокка җитмәүгә карамастан станок артында корал коялар, фашистларга каршы геройларча сугышалар да. Сугыш елы балалары белән без очрашулар үткәрдек, истәлекләрен язып алдык.
Тәтеш районының Советлар Союзы Геройлары, Дан Орденының тулы кавалерлары атала.
Исән калган ветераннарның исемнәре әйтелә.
Язучыбыз Мирсәй Әмир аларның батырлыгы турында “Тормыш җыры “исемле әсәр язды. Шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.
Юксынулар алып килде сугыш,
Күпме ирләр кайтмый калдылар.
Шул ирләрнең йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.
Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.
Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!
1.“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана.1 минутлык тынлык игълан ителә.
Левитан сөйләве.
Утлы еллар үтте.
Җиңү килде.
Күпләр әйләнеп кайта алмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылына атлады.
Җиңү көне,күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып.
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр,тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан,җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр,горурлыгы булып халкымның.
Җыр “ Мин 20 яшем тулган көнне” М.Бәдриев
1 нче укучы.Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу һәйкәл!
2 нче укучы.Күпме ятим аналар, һәйкәл янына килеп, бу таш сынны “балам” дип сыйпадылар.
3 нче укучы. Күпме тол хатыннар, һәйкәл янына килеп, назлы сүзләрен пышылдадылар.
4 нче укучы. Сугышка безнең авылдан 250 кеше киткән.
5 нч укучы. Шуларның 110 –ы әйләнеп кайтмаган.
(Сәхнә караңгылана.Прожектор яктысында һәйкәл белән Ана гына күренә.)
Ана. Улым!.Газизем, бердәнберем! “Мин бик тиз кайтырмын, әни” дип елмая-елмая чыгып киттең дә- югалдың. Кайтмадың шул. Атаң белән бик еракта калдыгыз. 70 ел сезне көтәм.70 ел, 70 көн генә тхгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы рзын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.
Һәйкәл тавышы.
Исеңдәме, әнкәй, мине озатып,
Авыл күмелгәнче бардың да,
Хәлсез кулларыңны салмак кына
Болгый-болгый карап калдың да,
Әрнетмәскә теләп мине, шунда
Елавыңнан үзең тын булдың,
Тик шулай да, күзең сөртер өчен,
Яулык почмагына тотындың.
Ана.
Син яраткан җырларыңны җырлап,
Күңелемне әзрәк юатам.
Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.
“Аналарга һәйкәл” җыры
Сугыш тавышлары күптән тынды
Төзәлделәр җирнең яралары.
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды,
Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, күләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап –биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә бирә. Менә күрегез әле безнең кызларны, алар тормышны чын күңелдән яраталар.
Бөек Җиңүгә 75 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын
Безнең сезгә шундый теләкләр.
Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, бүгенге көн яшьләре һәм балалары! Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!
“Матур булсын бу тормыш !” җыры белән кичәбез тәмамлана.
Предварительный просмотр:
Фронтовик-шагыйрь, татар поэзиясенең күренекле вәкиле
Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуына багышланган
конкурс-викторина сораулары һәм җаваплары
1нче блок. Фатих Кәримнең тормыш баскычлары.
- Фатих Кәрим кайда, кайчан дөньяга килә?
Җавап: Татар поэзиясенең күренекле шагыйре Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 нчы елның 9 нчы январендә элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортостанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа.
- Кайсы уку йортында укыганда һәм кайчан Фатих Кәримне “мулла баласы” дип комсомолдан чыгаралар?
Җавап: 1927 нче елда Казанда, Җир төзелеше техникумында укыган елларда ук аны “мулла баласы” булганы өчен комсомолдан чыгаралар. Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашкач кына аны комсомол сафында калдыралар.
- Фатих Кәрим кайчан кулга алына? Күпме срокка хөкем ителә? Кайсы елда аклана?
Җавап: Фатих Кәримгә “Җидегәнчеләрнең юлдашы, солтангалиевче...” дигән ярлыклар тагыла. Бу сүзләр артында нәрсә шәүләләнүе сер түгел. 1936 нчы елда аның өстендә кара болытлар куера. 1937 нче елда ул эшеннән чыгарыла һәм 1938 нче елның 3нче гыйнварында “халык дошманы” исеме тагылып, Кремль төрмәсенә озатыла. 1939 нчы елның 14 нче мартында хөкем була, аны ун елга Коми якларындагы төрмәгә җибәрәләр. 1941 нче елда, Фатих Кәримне Казанга кайтарып, яңадан хөкем ясыйлар. 3 нче декабрьдә азат итәләр. Берничә кәннән ул инде фронтка җибәрелә.
- Фатих Кәримне аклауга кемнәрнең ярдәме тигән?
Җавап: Язучы Кави Нәҗми, генерал Якуб Чанышев шагыйрьне азат итүләрен сорап, югары хөкем һәм тикшерү органнарына хатлар юллыйлар һәм Фатих Кәримнең азат булуына зур өлеш кертәләр.
- Фатих Кәримнең фронт юлы турында нәрсә беләсез? Ул кайда җирләнгән? Кайсы елда табыла?
Җавап: Фатих Кәрим армиягә 1941нче елның 30 декабрендә алына һәм 1942нче елның февраленнән 1945нче елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр каты яралана.
Фатих Кәрим Сугышына катнашуны үзенең намус эше итеп саный. Фронттан салган беренче хатында ул түбәндәге юлларны яза:
“... Үзем исән-сау. Киләсе җиребезгә килеп җитеп, эшкә башладык. Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Эш күп, вакыт юк. Тәүлекләр буе аякта торырга туры килә. Болар бар да дан эше.Тик сәламәтлек кенә булсын. Хәзер Ләйлә “Минем әти фронтта”дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта, хәрәкәт итүче армиядә” (28.02.1942)
Икенче бер хатында Фатих Кәрим фашизмга каршы корал белән дә һәм җыр белән дә көрәшүе турында әйтә:
“... Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецларбелән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
1945нче елның 19нчы февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, Фатих Кәрим мөһим бер заданиене үтәгәндә һәлак була. 1955нче елга кадәр аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында җирләнгән була. 1955 елда шагыйрь-сугышчының гәүдәсе Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Туганнар каберлегенә күмелә һәм мәһабәт монументта мәңгеләштерелә.
Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең кабере 1956нчы елда табыла, без әни белән 1957нче елда каберен зиярәт кылырга бардык, дип хәбәр итә. (“Мәгърифәт” газетасы, 13нче гыйнвар саны, 2009нчы ел)
- Бөек Ватан сугышы елларында Фатих Кәрим яралар аламы?
Җавап: Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин, шуңа карамастан, сафтан чыкмый, яңадан сугышка омтыла. “Башкортстан республикасы” газетасында 3 тапкыр яраланган дигән мәгълүмат укыдым.
- Фатих Кәрим фронт юлын рядовой солдат булып башлый. Нинди дәрәҗәгә күтәрелә? Нинди бүләкләрен беләсез?
Җавап: Ватанны дошманнан азат итү Фатих Кәримнең намус эшенә әверелә. Батырлыгы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1945нче елның 6нчы февралендә ул Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңгы батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң, икенче орден - 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.Бу орден 21 елдан соң гына Татарстан язучылар союзына килә.
- Шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукова иренә багышлап нинди гөл үстерә?
Җавап: Шагыйрьнең сөекле хатыны Кадрия Ишукова иренә багышлап ясмин гөле үстерә. Аның көндәлегендә мондый юллар бар:
“...Ура! Кояш шәфкатьле карый башлады. Ә безнең өйгә кояш бар нурлары белән алты тәрәзәдән кереп тула. Кешегә күп кирәкме соң? Аз гына шәфкать, аз гына җылы караш... Кешегә дә, гөлләргә дә шулай. Бүген мин гөлләрнең яшел бөреләре чыга башлаганын күрдем. Менә ясмин гөлем- Фатихка багышлап үстергән гөлем. Шуңа карап хикәя язган идем. Ул да минем кебек картайды инде, аның үсентесен алып, яшь гөл үстерергә кирәк. Ул җәй буенча ак чәчәктә утырыр, өйгә хуш ис таралыр...” (25нче февраль, 1954нче ел.)
- “Ясмин гөле” хикәяләр җыентыгының авторы кем?
Җавап: “Ясмин гөле” хикәяләр җыентыгының авторы - Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова. Ире истәлегенә үстергән ясмин турындагы хикәясе “Ясмин гөле” дип атала. Монда К. Ишукованың башка хикәяләре дә урын алган.
- Габдулла Кәримов исеме сезгә танышмы? Фатих Кәримгә нинди мөнәсәбәте бар?
Җавап: Габдулла Кәримов- шагыйрьнең абыйсы, Ярлы Кәрим псевдонимы алып, шигырьләр язган. Үзенең автобиографиясендә Фатих Кәрим абыйсы турында мондый мәгълүмат бирә:
“1922нче елда минем туган абыем, татар шагыйре Ярлы Кәрим 1918нче елдан ВКП(б) члены, гражданнар сугышы елларында Ленинградтагы башкорт полкының политработнигы (ә 1922нче елда Мәскәүдә- Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыды) Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләбәй шәһәренә алып китте һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырды, 1924нче елда абыем Габдулла Кәримов мине Казанга чакырды. Ул анда партиянең Верхнегородской райкомында агитпропаганда мөдире булып эшли иде. Мин аның янына Казанга килдем. Ләкин мин килү белән абыемны ВКП(б)-ның Башкортостан өлкә комитеты карамагына җибәрделәр. Ул шунда китте. Анда киткәндә абыем мине Н.К.Крупская исемендәге яшүсмерләр йортына тапшырды. Абыем Габдулла Кәримов Башкортостан республикасының Белореөк кантонында партия эшендә эшләде, 1926нчы елда аны психик авыру аркасында, Уфа психиатрия больницасына салдылар, ул анда 1937нче елга кадәр булды һәм 1937нче елда үлде.”
11.Фатих Кәримгә әдәбият өлкәсенә таба этәргеч ясаучы нинди якын кешеләрен беләсез?
Җавап: Фатих Кәрим үз заманы өчен укымышлы саналган гаиләдә үсә (әтисе мулла булган). Абыйсы- Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим) – Октябрь революциясе өчен актив көрәшкән коммунист. Әтисе һәм апасы Гобәйдә шигырьләрне яратып укыйлар, үзләре дә шигырь чыгаралар. Әтисе, абыйсы, апасы аңа әдәбият өлкәсенә таба этәргеч ясаганнар. Бәләбәй техникумында укыганда, Фатих Кәрим булачак язучылар Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйров белән бергә укый, аралаша.
2нче блок. Фатих Кәрим иҗатын беләсезме?
- Әдипнең беренче шигыре дөнья күргән журналны әйтегез.
Җавап: Әдипнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналының 1927 нче елгы 2 нче санында басылып чыга.
- Фатих Кәримнең иҗатын нинди чорларга бүлеп карап була? Бу бүленеш нәрсәгә бәйле?
Җавап: Шагыйрьнең иҗатын 3 чорга бүлеп карап була, бу бүленеш илдәге төрле шартларга һәм тарихи вакыйгаларга бәйле:
1нче чор- 1922нче елдан 1937нче елга кадәр булганы- яшьлек романтикасы белән ашкынып иҗат итү.
2нче чор- 1937нче елдан 1941нче елга кадәр булган иҗаты- нахак тоткынлык хәленә сыкрау-әрнү.
3нче чор- 1941-1945нче еллардагы иҗаты- үзенең Ватанын яклап көрәшкән кешенең илһамлы йөрәк авазы дип атап була.
- Шагыйрьнең 20-30нчы еллар иҗатының төп тема-мотивларын әйтегез, мисаллар китерегез.
Җавап: Фатих Кәрим поэзиягә әле Һади Такташ, Мәҗит Гафуриларның тавышы көчле яңгыраган чорда-20нче еллар ахырында килеп керә һәм, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи кебек талантлы тавышлар белән кушылып, Маяковский һәм Такташлар Җырын дәвам иттерә.1927-1929нчы елларда өлкә матбугаты битләрендә яшь шагыйрьнең беренче шигырьләре мәкаләләре һәм фельетоннары басыла башлый.
Авылда да, шәһәрдә дә яңатормыш төзү өчен катлаулы көрәш кызган чор иде бу. Фатих Кәрим, таулар казып, яңа төзелеш күтәрүче комсомол яшьләргә, аларның рухландыргыч хезмәтенә дан җырлый. Фатих Кәримнең 1927-1932нче елларда язган күп әсәрләрендә шигырь юллары лирик геройның гүзәл теләкләре дәрәҗәсеннән уза алмыйлар. Ләкин бу лирик герой- үзенең бар уй-теләкләре белән яңа кеше. Ул бүгенге көрәшкә дә, киләчәккә дә нык ышаныч белән карый. Шагыйрьне илебездәге бөтен вакыйгалар җәлеп итә.
Беренчел шигьри тәҗрибәләре әдәби яктан бик үк камил булмаса да, 30нчы елларда аның әсәрләрендә шактый сизелерлек сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә. “Көтәм сине” шигыре (1935) солдатка китүче егетнең хисләрен гәүдәләндергән: шул ук ватанпәрвәрлек, ил чиген сакларга ашкыну. Ләкин биредә инде болары шигырьнең бөтен тукымасын каплап тормый.Әсәрдә өртелгән төп хис-сөйгәненнән аерылып китүче егетнең яратуы, шуның табигыйлеге. Бу сыйфатлар егетне ягымлы, сөйкемле итә.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
Мондый эзләнүләр Фатих Кәрим иҗатындагы лирик тирәнлекне көчәйтә төшәләр. “Кемгә сөйлим серләремне” җырының (1938) тууы моның ачык мисалы:
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынлаган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
- Тоткынлык чоры иҗатының төп үзенчәлекләрен санап күрсәтегез.
Җавап: 30нчы еллар ахырына таба Фатих Кәримгә сәяси гаепләр тагыла. Яшәп килүче җәмгыятькә үзенең гаепсезлеген исбат итүдән гаҗиз булып, ул салкын төньякта, муеныннан карга бата-бата урман кисә. Ләкин шагыйрь җанлы кеше иҗат итми тора алмый ул. Тик аның язганнарында хәзер инде социализмны, партияне, комсомолны мактау юкка чыга. Лирик герой үз мине белән ялгыз кала. Бу - аның икенче чор иҗатының -төрмә елларында язганнарының төп сыйфаты. Аның әсәрләрендә тоткынлыкның ачы газабы, рәнҗетелү хисләре өстенлек итә. Шагыйрь иреккә сусый. Шуңа күрә хөрлек билгеләре булган кошларны әсәрләренә табигый кертеп сурәтләве дә азтлыкка омтылу хисләрен көчәйтүгә ярдәм итә. Без лирик геройның ак күгәрчен белән сөйләшүенә шаһит булабыз. Икенче бер шигырендә ул кыр казына мөрәҗәгать итә.
Әй, кыр казы! Түбәнәйт тә
Очкан юлыңны,
Бүләк итеп китче миңа
Бер каурыеңны.
- Сугыш афәтен, совет солдатының батырлыгын күрсәтү ягыннан Ф.Кәримнең проза һәм драма әсәрләреннән кайсыларын әһәмиятле дип уйлыйсыз?
Җавап: 1941-1945нче еллар эчендә Фатих Кәрим искиткеч иҗат эшчәнлеге күрсәтә- фронтның авыр шартларына карамастан, 5 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 120 якын шигырь иҗат итә.
Сугыш афәтен, совет солдатының батырлыгын күрсәтү ягыннан Ф.Кәримнең проза һәм драма әсәрләре барысы да әһәмиятле дип саныйм: “Разведчик язмалары” повесте (1942), “Язгы төндә”повесте (1944), “Шакир Шигаев” драмасы (1943), чөнки бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы – батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи 1әм сугышчан бердәмлеге чагыла.
- Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Өзек кайсы шигырьдән? Ф.Кәримнең бу шигырь юллары кайчан язылган?
Җавап: Бу өзек “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” дигән шигыреннән, бу юллар 1942 нче елда язылган.
- “Син еракта” шигыре кемгә багышлап язылган?
Җавап: Бу шигырьне Фатих Кәрим сөекле хатыны Кадрия Ишуковага багышлаган. Шигырь 1942нче елда, шагыйрь сугышта вакытта языла.
Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара...
- Фатих Кәрим поэмаларында чагылган төп тема-мотивларны мисаллар белән раслап күрсәтегез.
Җавап: 1931-1934нче елларда шагыйрь татар совет әдәбиятында мактаулы урын тотарлык күренекле әсәрләрен иҗат итә. “Җиденче мич”, “Тавышлы таң”, “Илле егет”, “Аучылар” кебек поэмалары шагыйрьнең иҗаты яңа баскычка күтәрелә баруын раслаучы әсәрләр иде. Бу поэмаларында шагыйрь гомуми сүзләрдән шактый арына, яңа кешенең үсүен образлы күрсәтү дәрәҗәсенә күтәрелә.
Сугыш елларында язган поэмалары- “Гөлсем”, “Идел егете”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Өмет йолдызы”.
“Җиденче мич” поэмасының үзәгендә Таҗи, Ширнин кебек алдынгы эшчеләр, коммунистлар образы алына. Алар җиденче мичнең сафтан чыгуына чын йөрәктән большевикларча кайгыралар һәм бу өзеклекне бетерү өчен көрәшәләр.
1933нче елда Фатих Кәримнең илебез тормышында үзәк урынны тоткан икенче бер теманы- авыл темасын яктыртуга багышланган “Тавышлы таң” Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасына якын тора һәм шул ук мотивны дәвам иттерә. Һади Такташ поэмасындагы Мохтар бабай белән Фатих Кәримнең Җиһаншасы аңындагы кичерешләр бер-берсенә бик охшыйлар.
1936нчы елны шагыйрь “Аникин” поэмасын язып бетерә. “Аникин”- зур күләмле, тирән эчтәлекле әсәр. Поэманың эчтәлеге һәм идея юнәлеше шул чордагы халыкара хәлләр һәм вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. “Аникин”- татар поэзиясендә Бөек Ватан сугышы алдыннан язылган әсәрләр арасында илнең оборонасын ныгытуга, совет солдатының ил чигендә дошман белән күзгә-күз очрашуын күрсәтүгә багышланган зур күләмле әсәрләрнең бердәнбере дияргә мөмкин. “Аникин” поэмасы халык бәхете өчен һәлак булган Михаил Аникинның үлемсезлеге турында җыр итеп язылган.
“Гөлсем” поэмасы фашистларның канечкеч вәхшилеген һәм безнең ил кешесенең алардан рухи өстенлеген тетрәндергеч күренешләрдә ача. Татар кешесенең матурлыгы, физик камиллеге, акыл үткерлеге күптән расланган. Донбасс хатыны Гөлсем дә үзенең эчке һәм тышкы матурлыгы белән сурәтләнгән. Аның озын толымы- милли күркәмлегенең аерылмас билгесе. Сабый баласын өзелеп сөюе, зенитчы ирен сагынып өзгәләнүе аның эчке матурлыгын тагын да затлы итә. Әмма матурлык белән янәшә бу җирдә фашист дигән ерткычлар да бар. Алар, гомерләрен озайту өчен, баланың канын актык тамчысына кадәр суыртып алалар һәм сабыйның тәнен дә үзләренең яраланган урыннарына күчереп утырту өчен кискәлиләр. Баласының әнә шулай үтерелүенә шаһит булу – ана өчен күтәрә алмаслык газап, кайгы-хәсрәт. Фашист аның матур чәч толымын да кисеп ташлый. Бу инде - мөселман хатын-кызын мәсхәрәләүнең явыз төре. Гөлсем киселгән чәч толымы белән фашист офицерын буып үтерә. Поэма партизаннарның авылны фашистлардан азат итүе белән төгәлләнә.
Фатих Кәримнең сугыш чорында язган башка поэмалары да фашизмга каршы, көрәш булып яңгырады. Бу поэмаларның үзәгендә мәхәббәт һәм нәфрәт тора. Автор сугыш чоры көрәшчесенең төрле образларын иҗат итә: “Үлем уены”нда кечкенә Әхтәм тапкыр хәйләсе белән дошманнан өстен чыга.
“Пионерка Гөлчәчәккә хат”та автор җитди, укучыга хат формасы каләм иясенә шәхси кичерешләрен герое турында уйлануларын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә. Поэмада пионерка Гөлчәчәкнең тылдан фронтка җибәргән чиккән кулъяулыгы зур мәгънә ала. Ул кулъяулык белән сугышчы абыйсы яраланган Ләйләнең башын бәйли, димәк, кыз исән, тормыш дәвам итә.
“Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” шикелле поэмалары татар совет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр”- дигән иде балалар язучысы Г.Гобәй.
- Кайсы язучыларның әсәрләре Фатих Кәримнең өстәл китаплары булган?
Җавап: Фатих Кәрим Г.Тукайны, Һ.Такташны иҗатының башында ук үзе өчен өлге итеп карады. Рус әдипләреннән В.В. Маяковский, А.Т.Твардовский, М. Шолохов иҗатлары белән тирәнтен таныша.
- Шагыйрь Фатих Кәримнең Уралга иҗат командировкасы белән барганнан соң язылган поэмасы ничек атала? Анда үткәрелгән төп идеяне аңлатыгыз.
Җавап: Туып килгән социалистик промышленность геройларын һәм илнең индустриясен ныгыту өчен көрәш темасын чагылдыру Фатих Кәримнең бөтен иҗатында зур урын тота. Ул социализм геройларын, аларның эчке дөньясын сурәтләп бирерлек эпик полотно тудырырга хәзерләнә. Шул максат белән Бондюг шәһәренә командировкага бара, Урал заводларына экскурсия ясый 1әм эшчеләр тормышын өйрәнә. 1929-1930нчы елларда газеталарда бер инженер белән берничә ударник эшченең мартен миченә кереп мичне ремонтлаулары турында хәбәр басыла. Алар Ленин ордены белән бүләкләнәләр. Шушы вакыйга Фатих Кәримнең язачак әсәренә сюжет итеп алына. Шагыйрь бу турыда үзе: “Минем “Җиденче мич” дигән поэма иҗат командировкасы белән Уралга баруым нәтиҗәсендә туды,”- ди. Әсәрдә үзәккә Таҗи, Ширнин кебек алдынгы эшчеләр, коммунистлар образы алына. Алар җиденче мичнең сафтан чыгуына чын йөрәктән, большевикларча кайгыралар һәм бу өзеклекне бетерү өчен көрәшәләр.
- Фатих Кәрим фронтта чакта кайсы татар язучылары белән хат языша?
Җавап: Фатих Кәрим фронтта чакта Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Хатип Госман, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Таҗи Гыйззәт белән фронтта чакта хат алыша.
- Фатих Кәрим шигырьләрен нинди графика нигезендә яза?
Җавап: Фатих Кәрим шигырьләрен латин графикасы нигезендә яза.
- Фатих Кәримнең сугыш елларында иҗат иткән әсәрләрен чын мәгънәсендә батырлык үрнәге дип саныйбыз. Бу хәзинәнең күләме күпме?
Җавап: 1941-1945нче еллар эчендә Фатих Кәрим искиткеч иҗат эшчәнлеге күрсәтә - фронтның авыр шартларына карамастан, 5 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 120гә якын шигырь иҗат итә.
- Фатих Кәримнең балалар өчен иҗат ителгән кайсы әсәрләрен беләсез?
Җавап: “Электр фонарьлары”, “Улак белән еракка” хикәяләре (1930), “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” көлкеле әкият – поэмасы (1937), “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” поэмалары (сугыш чоры), “Кулымда кылыч”, “Яз килә” җырлары, күп санлы шигырьләре.
- Фатих Кәримнең кайсы шигырьләренә көй язылган?
Җавап: “Чайка башыңны”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Кулымда кылыч” балалар җыры, “Яз килә” балалар җыры, “Казан”, “Сагындым” (Әнвәр Бакиров музыкасы), “Яз җитә” (Җәүдәт Фәйзи музыкасы).
- Фатих Кәримнең фронт поэзиясе кайсы күренекле рус совет язучыларына һәм шагыйрьләренә якын тора?
Җавап: Фатих Кәримнең фронт поэзиясе күренекле рус совет язучылары һәм шагыйрьләре В. В. Маяковский, А.Т. Твардовский, А. Сурков, Я.Смеляков,
М. Шолохов иҗатларына якын тора.
- Туган якларга Фатих Кәримнең нинди шәхси әйберләре кайтты?
Җавап: Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган тулы бер экспозиция бар иде. 2005нче елда Кремль эчендә хәрби мемориал ачылгач, кайбер әйберләрен шунда биргәннәр. 2005нче елда Кремль эчендә хәрби мемориал ачылгач, кайбер әйберләрен шунда биргәннәр. Алар арасында Фатих Кәримнең хәрби шинеле дә бар. Батырларча һәлак булганда, ул нәкъ менә шул шинельдән булган. Итекләрен, шәхси әйберләрен хатыны Кадрия Ишуковага посылка белән җибәрәләр.Татарстан милли музеенда кулъязмаларының пулялар белән тишкәләнеп беткән соңгы битләре һәм тоткынлыкта булганда ясаган шкатулкасы да саклана.
- Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестена аваздаш булган кайсы әсәрләрне беләсез?
Җавап: “Разведчик язмалары” әсәрендә батырлык, горурлык кебек сыйфатларны һәм дошманнарның ерткычлыгын турында сөйли. Карчык, Наташа, Евдокия карчык һәм башка образлар белән булган хәлләрне тасвирлау аша автор сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын һәм фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә. Бу повестена аваздаш әсәрләр дип мин Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Моабит дәфтәре” циклына кергән бөтен шигырьләрен, шулай ук Фатих Кәримнең “Язгы төндә” повестен, “Үлем уены” поэмасын, Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” хыялый романын, Иван Киндерның “Крутая дорога” хикәяләр җыентыгын Хисам Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә” романын, Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”повестен һәм “Җимерелгән бастион” романын саныйм.
19. Фатих Кәримнең кызы Адага багышлап язылган шигырьләре ничек атала?
3нче блок. Фатих Кәрим турында күренекле шәхесләр.
- “Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат”. Әлеге фикерне кем әйткән?
Җавап: Бу фикерне атаклы француз язучысы Луи Арагон әйткән.
- Язучы, тәнкыйтьче Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин: “Фатих Кәрим дә, Муса Җәлил шикелле иң авыр сынаулар һәм үлем каршында граңданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып безнең күңелләребезгә мәңгегә кереп калдылар,” – дип яза. Фатих Кәримнең бик күп юллары Җәлил шигырьләре белән аваздаш булуын дәлилли.Кайсы шигырьләрдән алынган нинди юллар турында сүз бара?
Җавап: Сугыштан соңгы елларда Мәскәү тәнкыйтьчеләре татар шигъриятен “Солдат шинелендәге поэзия” дип атадылар. Татар шагыйрьләре иң авыр сынау көннәрендә халык белән бергә алгы сызыкта булдылар, мылтык белән дә, каләм белән дә дошман белән сугыштылар. Фашист палачлары тарафыннан гильотинага хөкем ителгән Муса Җәлил Берлинның Моабит төрмәсендә үләр алдыннан
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә, -
дип язды.
Аның шигырьләре белән Фатих Кәримнең бик күп юллары аваздаш:
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Җәлил дә, Фатих Кәрим дә, фашизмга соңгы нәләтләрен әйтеп, батырларча һәлак булдылар. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” белән бер үк киштәдә Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”ы, “Гөлсем”, “Өмет” кебек поэмалары тора. Фатих Кәрим дә, Муса Җәлил шикелле иң авыр сынаулар һәм үлем каршында граңданлык һәм язучылык үрнәге булып тора. Алар икесе дә олы шагыйрь һәм көчле рухлы батыр булып безнең күңелләребезгә мәңгегә кереп калдылар. (Р. Мостафин. “Казан утлары” журналы, 1нче сан, 2009 нчы ел, 126 нчы бит.)
- Галим, шагыйрь, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Зәет Мәҗитов Ф. Кәримнең кайсы китапларына кереш мәкалә яза? “ Ф.Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе,”- ди ул, һәм, Һ. Такташ исеме белән рәттән, ике якты исемне телгә ала. Кемнәр алар?
Җавап: Галим, шагыйрь, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Зәет Мәҗитов Ф. Кәримнең түбәндәге китапларына кереш мәкалә язган:
- Әсәрләр. 3 томда. Казан, Таткнигоиздат, 1954. 1нче томы З.Мәҗитов кереш сүзе белән.
- Әсәрләр. 3 томда. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979-1981. 1нче томы –Шигырьләр. З.Мәҗитов кереш сүзе белән.
“ Ф.Кәрим - әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе,”- ди Зәет Мәҗитов, һәм, Һади Такташ исеме белән рәттән һәрвакыт ике якты исем – Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим исемнәре әдәбиятта һәрчак яшәр, дигән фикерне әйтә.
- “... Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре... татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк.” Бу юлларның авторы кем?
Җавап: Бу юлларның авторы Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким. (“Үлем турында уйлама” мәкаләсе)
- Фатих Кәрим исемендәге премиягә татар әдипләреннән кемнәр лаек булды?
Җавап: Татар әдипләреннән бу абруйлы премиягә Ренат Харис, Әхмәт Гадел, Рәдиф Гаташ, Зәет Мәҗитов (үлгәннән соң), Роберт Миңнуллин, Таһир Таһиров, Рәшит Имашев, Динес Бүләков, Марат Кәримов лаек булдылар.
- Ф. Кәрим турында язылган нинди әсәрләр беләсез?
Җавап: Ф.Кәрим турында язылган түбәндәге әсәрләрне беләм:
Резидә Вәлиева “Батырлык турында баллада”, Рашат Низамиев “Фатих Кәрим истәлегенә” шигыре, Гали Хуҗиев “Гражданин. Солдат. Шагыйрь” поэмасы, Г. Хисмәтуллин “Фатих Кәрим”- очерклар, Зәет Мәҗитов “Фатих Кәрим” – тормыш һәм иҗат юлы турында очерк, Х.Хәйри “Патриот шагыйрь”китабы, Сибгат Хәким “Үлем турында уйлама” китабы, Р.Кукушкин “Канатлы дөнья”, Ләйлә Кәримова “Әтием турында белгәннәрем” мәкаләсе, И. Ахунҗанов “Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы” Фатих Кәримнең иҗат портретына эскизлар, Илдар Юзеев “ Васыятен эзлим Кәримнең”, Харрас Әюпов “Кайту” шигырьләре, Ренат Харис “Өченче ядрә”
Файдаланылган әдәбият.
- “Казан утлары” журналы, 1 нче сан, 2009 нчы ел.
- “Сөембикә”журналы, 1нче сан, 2009 нчы ел.
- Фатих Кәрим “Идел егете”, Казан, 1993 нче ел.
- Даутов Р.Н. Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.
- З.Р.Вәлиева “Балалар әдәбияты”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004 нче ел.
- Л.И.Минһаҗева “Татар балалар әдәбияты”, Казан, ТаРИХ, 2003 нче ел.
- Ф.Ф.Исламов “Әдәби викториналар - әдәбияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара”. Казан. ТаРИХ, 2005 нче ел.
- Интернет ресурслары.
Предварительный просмотр:
Проект яклау дәресе.
“Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс”
Максат: Җәлилчеләрнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү;
эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; ораторлык сәләтләрен үстерү;
патриотик тәрбия бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.
Җиһаз:мультимедияле презентация “Җәлилчеләр”, “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек, китаплар.
Укытучы.Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Бүген безнең дәресебез гадәттәгеләрдән үзгә булыр, чөнки ул проект яклау дәресе.
Эпиграф:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыкларбелән макталып,
Исмең калсын үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Җәлилчеләрнең исемнәре әнә шундыйлардан.Менә алар: Гәйнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков,Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмəт Симай,Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев,Сәлим Бохаров.(Экрандаисемнәр һәм мәңгелек ут рәсеме).Юк, ул исемнәр генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символлар да. Чөнки бу исемнәрнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык,талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Алар чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кешеләр. Аларның батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, алар чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесләре, горурлыгы. 2014-2015 уку елында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнеп үтеләчәк.Бу датага мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Түгәрәк эшендә дә бу уңайдан проект эше белән шөгыльләндек. Бүген “Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс” темасына проект тәкъдим итәбез. Укучылар, сез ике төркемгә бүленеп эшләдегез, ә хәзер инде үзегезнең әзер проектыгызны якларсыз. Сүз беренче төркемгә бирелә, төркем җитәкчесе –Гайнетдинова Э.
Гайнан Кормаш (Экранда портреты)
2014 нче елның 25 августында Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тулды. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне «Кормашев төркеме» дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гәйнан Кормаш тора. Җәзалауны да фашистлар нәкъ менә анннан башлыйлар, үлгәндә Гәйнан Кормашка 25, ә Муса Җәлилгә 38 яшь була. Гәйнан Кормаш 1919 нчы елның 27 нче февралендә Казахстанда дөньяга килә.Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый.(шигыреннән өзек укыла)
Нугаев Раиф.
Фоат Сәйфелмөлеков. Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкент шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә. (Экранда портреты)Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.
1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, фашистик Алманиягә каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.
Әүхәдиев Әмир.
Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигырьләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923 – 1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигырьләре шунда языла.А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. (Экранда портреты,китаплар рәсемнәре)
1941 елда, сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш – зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең пакълеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:
Көрәш куа утлы давыл бөркеп,
Үлем кайный тирә-ягымда.
Ничек килер үлем? Дигән сорау,
Һич килмәде минем башыма.
Хәзер үлем тагын басып тора,
Баш очымда кайрый хәнҗәрен,
Тик белә алмыйм, тешне кысып
Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.
Китмәс ахры бер кат минем яннан
Шартлап тора һаман кичләрен.
Янгын чыгып, янып үләрменме?
Белмим инде, ничек үләрмен.
Гильотинмы кисәр газиз башны,
Искәртмәстән яки атарлар,
Ачлык белән буып үтерерләрме
Яки биек дарга асарлар.
Ничек килер үлем – белеп булмый,
Тик билгеле шунсы хәзергә;
Тынмас ахры мине алып китми
Үзе белән салкын кабергә.
Ни булса да горур үлем бит ул,,
Европаның урта өлешендә.
Мондый үлем – бәхет. Теләсә дә,
Тими әле бик күп кешегә.
Күпме кәгазь языла безнең хакта,
Бәлки кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.
Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә ахры кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.
1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүләге булдырыла.
Каюмов Раил.
Җәлилче Фоат Булатов1913нчеелның 23 февралендә Уфа губернасының Мәләвез авылында туа. 1940 елның ноябрендә армия сафларына алына.Хәрби инженер званиесендә була. Белоруссиядә, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Гитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Ә. Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра. (Экранда портреты)
1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелә.
Укытучы. Сүз икенче төркемгә бирелә.Төркем җитәкчесе – Хәлиуллин Гадел.
Муса Җәлил1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. (Экранда портреты)
Казан – дөнья татарларының мәркәзе – аны аеруча үзенә тарта. 20 нче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институты (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) каршындагы эшче яшьләр факультетында, ягъни әзерлек курсларында укый. Бер-ике ел үзенең туган ягында яшьләр оешмаларында эшләгәннән соң, ул Мәскәү университеның әдәбият факультетенда белем ала.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып сугышка китә, хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук званиесе ала.1942 нче елның июнендә Волхов фронтында каты сугышлар вакытында чолганышта калып,яралы хәлдә дошман кулына эләгә. Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкын сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә.
Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Укытучы:
– Укучылар, М.Җәлил еракка китеп карый белә. Сугышка киткәндә саубуллашу өчен өч яшьлек нарасыен ничек уятырга белми аптырый ул. Уятсам, нигә мине калдырып китәсең, дип елар, ә уятмасам, нигә уятмаган, дип елар,- дип яза үзенең истәлекләрендә. Чулпанының ярым ачык күзләреннән бик тирән мәгънәле фикерләр укый ул, йөрәгендә гаиләсе белән “мәңгегә аерылабыз” дигән куркыныч уй туа һәм ул ялгышмый да... Бу очрашу соңгысы була.(Кызы һәм тормыш иптәше белән төшкән фоторәсеме)
“Төрмәдә төш”шигыре
Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
– Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп
Күзләремә сөеп карады.
Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп,
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!
Нинди якты, иркен – җир йөзе!..
Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,
Кулларымда шул ук богаулар,
Баш очымда шул ук кайгыларым,
Уяныр, дип көтеп торганнар.
Аһ, ник үрти мине хыял белән
Тик тилертеп кайтмас язларым,
Ник төш кенә минем шатлыкларым,
Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?
Укытучы:
– Җәлилчеләр турында күп кенә китаплар, кинофильмнар, җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Хәзер сезнең белән “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек карап китәрбез.
Хисамов Рамил
Гариф Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортостанда дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Исәнлеге начар булу сәбәпле, аны моңарчы армиягә алмыйлар, ләкин ул фронтка үзе теләп китә.Аңардан нибары бер генә хат килә,анысы да сугышка китеп барышлый юлда язылган хат.Шулай да хатыны Мөнәвәрә белән кызы Лилия өметләрен өзмиләр: сугыш беткәнгә кадәр аннан хәбәр көтеп яшиләр.(Экранда портреты)
Сугышта аның часте чолганышта кала,совет гаскәрләре ягына үтеп чыга алмыйлар. Г.Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә.Бу махсус лагерь булып чыга. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар.Шулай итеп, 1942нче елның 6 нчы сентябрендә татар легионы “Идел-Урал”төзелә һәм аңа үз байрагы тапшырыла.Шунысын да әйтергә кирәк, легионның байрагында да төрки-татар легиончыларының җиңнәренә таккан тамгаларында да “Идел-Урал” эмблемасы була,ул яшел һәм күк җирлектә кисешкән ук һәм хәнҗәр,ә өстә карага ак белән латин әлифбасында”Идел-Урал” дип язылган. Легиончылар махсус сүзләргә марш та язалар.
Легионерлар маршы
Зәңгәр күзләреңне текәп
Көтмә әле, матурым.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзергә без, җир биләргә без
Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.
Халык өчен көрәш мәйданында
Ут эчендә батырың.
Кушымта:
Шауласыннар, күкрәсеннәр
Бөек халык шатлансын.
Кушымта.
Безнең эчтә, дәртле көчтә
Көрәш җыры яңгырасын.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзергә без, җир биләргә без
Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.
Гариф Шабаев та шул оешмага керә.Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша. “Идел-Урал” легионының татар телендә чыгучы газетасы барлыкка килә.Гариф Шабаев шунда хәреф җыючы була.
25нче августта сәгать 8 дә аларның барысын да Плетцензее төрмәсенең “үлем йорты” дип аталган аерым барагына урнаштыралар. Мулла белән очраштырганнан соң, хөкем карарын укыйлар. Җәзалап үтерү барагына алып киләләр һәм гильотинада башларын кисәләр.Гариф Шабаев Муса Җәлилдән соң алтынчы кеше итеп үтерелә.
Семенова Полина.
Әхмəт СимайПенза губернасында 1915 елның 28 декабрендә туа. Ул — татар шагыйре, журналисты, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.Үлгәннән соңаңа Бөек Ватан сугышы 1-дәрәҗәле Ордены бирелгән. (Экранда портреты)
Лапина Виктория.
Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Сарман районында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән.Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасында музыкаль капеллада эшләгән, листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларына чыдаган (кыйнаганнан, азаплардан соң чаларган). Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.(Экранда портреты)
Акбашев Илфат
Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.Атлы гаскәрендә хезмәт иткән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. (Экрандапортреты һәм орден рәсеме)
Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.АндаӘхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, яшерен антифашист оешмасына кергән. Фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.
“Соңгы жыр”шигыре
Җир йөзе шундый киң,
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы!
Күктә бер кош оча
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә
Кулларым богаулы.
Тышта бер гөл үсә
Яңгырга коенып,
Мин кибәм, мин сулам
Төрмәдә боегып.
Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым-соңгысы!
Яценко Александр.
Сәлим Бохаров – җәлилчеләрнең берсе.Ул 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.Сугыш башлангач Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соңгысы булып үтерелгән. (Экранда Сәлим Бохаров портреты)
1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.
М.Җәлилгә багышлап мин бер шигырь яздым. Хәзер шигырьдән өзек укып китәм.
Муса.
“Кичер илем!”, диеп язган Җәлил,
Ант итеп канлы сугышта.
Моңлы «Җырларым»ны көйләп барган
Үлемгә ул соңгы сулышта.
Гайнетдинова Э. 1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар. (Экранда Плетцензее төрмәсе күренеше)
Укытучы:
– Үлем һәм елмаю, бер-берсе белән янәшә куеп булмый торган төшенчәләр. Ә менә коточкыч җәза алдыннан татар ирләренең елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, тетрәндерә дә. Бу вакытта Җәлилгә нибары 38 яшь кенә була, ә Әхәт Атнашевка нибары 27 яшь!Әле яшисе дә, яшисе иде...
Хәлиуллин Гадел. Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)
2 нче төркем эшенә йомгак.
– Укучылар, сез Җәлилчеләрнеңтормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнгәнсез, рәхмәт сезгә. Төркемдәге иптәшләрегезнең чыгышларына үз фикерләрегезне әйтеп үтегез.(Мультимедияле презентация, матур укылган шигырьләр, Җәлилчеләрнең батырлыгы, үлемсезлеге кабат билгеләп үтелә.Сугыш китергән ачлык, сабыйларның һәм аналарның күз яше, хәсрәт, югалтулар турында фикер алышу, документаль фильмнан өзек карау оештырыла).
ЭЙ АР ГАЙД структурасы. Өзек караганчы һәм аннан соң әңгәмә кору.
Укытучы: – Укучылар, май аенда бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 77 ел, бу нинди күп гомер! Сугыш кырларында Бөек Җиңү өчен башларын салган миллионлаган кешене искә алу көне бу. Үлгәннән соң да үлемсез исемнәре, батырлыклары халыкка көч биреп, киләчәккә өмет уятып яши аларның. Без әле киләчәктә дә бу темага эшебезне дәвам итәрбез. Шуның белән дәрес тәмам, чыгышларыгыз өчен рәхмәт!
Авторлык программасын сына
Предварительный просмотр:
БАТЫРЛЫК ДӘРЕСЕ
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатына багышлана
Максат: Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен өйрәнү; иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү; ватанпәрвәрлек хисләрен үстерү өстендә эшләүне дәвам итү.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1.Өй эшен тикшерү.
Укытучы:
- Укучылар, узган түгәрәк утырышында өй эше итеп
М.Җәлил иҗаты буенча әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне кабатлап килергә бирелгән иде. Әйдәгез шул турыда сөйләшик.(Төркемнәрдән шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар тыңлана. Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр)
(Тактага схема сызыла, схемага көтелгән җаваплар языла).
МУСА ҖӘЛИЛ
ТОРМЫШЫ ИҖАТЫ
1. 1906 нчы ел 15 нче февраль Оренбург 1925 нче ел. өлкәсе Мостафа авылында туа.“Барабыз”
исемле беренче шигырьләр
2. 1913нче ел. Мостафа абзый гаиләсе җыентыгы
белән Оренбургка күчә 1928 нче ел “Иптәшкә”
шигырьләр җыентыгы
3. 1922 нче ел. Муса Казанга килә..
4. 1923 нче ел. Татар рабфагында укый башлый
5. 1927 нче ел. Җәлил Мәскәүдә яши башлый. Мәскәүдә яшәгәндә
“Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”,“Илдар”
либреттоларын яза.
7. 1932 нче елга кадәр.“Кечкенә иптәшләр”,
“Октябрь баласы” җурналларының
җаваплы редакторы.
8.1927-31 нче еллар. Мәскәү университетының
әдәбият бүлегендә укый 1943 нче елда “Тупчы анты”
9.1935 нче ел. Мәскәүдә татар опера исемле җыентыгы
студиясендә эшли басылып чыга.
10.1939 нче ел. Татарстан Язучылар берлеге
җитәкчесе.
11. 1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. “Моабит
дәфтәрләре”
12. 1942.Әсирлеккә эләгә. җыентыгы.
13. 1944 нче елның феврале. Фашистларның хәрби
суды Җәлилне һәм аның 11 көрәштәшен
үлем җәзасына хөкем итә.
14. 1944 нче ел 25 нче август. Герой-шагыйрьнең
Плетцензее төрмәсендә гомере өзелә.
15. 1956 нчы елның феврале. Муса Җәлилгә
Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Укытучы:
– Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатыннан сезгә сораулар бирелә.(Һәр төркемгә шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында сораулар язылган карточкалар таратыла.Укучылар4-5 минут эчендә сорауларга җаваплар табарга тиешләр. РАУНД ТЕЙБЛ структурасы. Карточкалардагы сораулар бер төрле. Ахырда җаваплар чиратлашып укыла).
Сораулар.
1.Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. (Беренче май мәйданы)
2.Аның исемен йөртүче театр. (Опера һәм балет театры).
3.Беренче шигыренең исеме(“Бәхет”)
4. ”Хөкем алдыннан картинасының авторы.(Харис Якупов).
5.Шагыйрьнең беренче китабы.(“Барабыз”)
6.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения”)
7.Җәлилнең абыйсының исеме.(Ибраһим)
8.Мусаның әсирлектәге фамилиясе.(Гомәров)
9.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.(1942)
10.Җәлил белән ничә көрәштәше җәзалап үтерелә.(11).
Үз бәя.
II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.
Укытучы:
– Укучылар, без бүген сезнең белән Муса Җәлилнең иҗаты белән якыннанрак танышабыз һәм “Муса Җәлил- каһарман –шагыйрьме”- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.
Безнең илебез 2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Муса Җәлил, аның биографиясеннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1942 нче елның 26 нчы июлендә, каты яраланып,әсирлеккә эләгә. Ләкин фашист концлагерьларының коточкыч шартларыда шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үзоясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм андафашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр әсирләрнегитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр. Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең сугыш чорында,әсирлектә язылган шигырьләре белән танышабыз. (Төркемнәрдә шигырьләр җыентыгыннан укучылар шигырьләр укыйлар)Укытучы:
- Укучылар, шагыйрь үзенең әсәрләрен нинди темаларга язганын әйтәбез һәм сезнеңчә шул теманы яктырткан юлларны укыйбыз. (Төркемнәрдә җаваплар, бергәләп 4 теманы калдырабыз)
Укытучы:
- Укучылар, әсирлектә шагыйрь нинди хисләр кичерә?(Төркемнәрдән көтелгән җаваплар: туган илне, кадерле баласын,сөекле кешесен ярату, горурлык, шатлык, үкенү, нәфрәт, үч алу, өмет).
Укытучы:
– Балалар шушы хисләр чагылган шигырь юлларын укыйбыз. (төркемнәрдә укучылар берәр куплет шигырь укыйлар, сәнгатьле укуга да иъгтибар бирелә)Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана, үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип өметләнә. Аның шигырьләренең алдагы язмышы нинди? (Көтелгән җаваплар)
Укучылар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган белгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
Укытучы. Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?
Укучылар. Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар Моабит төрмәсендә язылалар.
Укытучы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Героеисеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы кайта.
Димәк Муса Җәлил-
Герой - шагыйрь
Рефлексия.
Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Ни өчен Муса Җәлилне герой-шагыйрь дип атыйбыз дигән сорауга җавап эзләдек һәм таптык.
И | М | ә | н | ||||||
Ч | у | л | п | а | н | г | а | ||
Д | у | с | к | а | |||||
Ш | а | г | ы | й | р | ь | |||
Җ | ы | р | л | а | р | ы | м | ||
В | ә | х | ш | ә | т | ||||
Б | ә | л | а | ||||||
и | р | е | к | ||||||
б | ү | л | ә | к |
Сораулар.
Горизонталь буенча:
1. Агач исеме.
2. Кызына багышлаган шигырь
3. А. Алишка багышлаган шигырь
4. Җәлилнең һөнәре.
5. Ул шигырьләрен ничек дип атый?
6. Явызлык сүзенең синонимы.
7. ....- каза
8. Багышлармын калган гомерне ... өчен изге көрәшкә.
9. Аны һәркем сөенеп кабул итә.
Өйгә эш.
1. Муса Җәлилнең дәреслектәге шигырьләрен укып, берсен яттан өйрәнү.
2. Бер шигырьгә иллюстрация ясау.
3. Кроссворд чишү. Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табарга.