Минем иҗатым
Күңелем белән шигъри диалог
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Беренче кар | 12.38 КБ |
Диңгез ярында | 12.72 КБ |
Җәй азагы | 12.09 КБ |
Җәй китеп бара... | 12.04 КБ |
Җәй | 12 КБ |
Золым тулы җирне чистартмакчы булып... | 12.45 КБ |
Кеше булып җиргә туабыз да ... | 12.41 КБ |
Кошлар китә | 12.45 КБ |
Көз | 12.13 КБ |
Көзге яфрак белән куыш уйный ... | 11.96 КБ |
Күктә кар капчыгы тишелгән дә ... | 12.44 КБ |
Милләтем | 12.8 КБ |
Мине үз дөреслегем | 12.38 КБ |
Сабантуйлар гөрли авылларда | 12.94 КБ |
Тәрәзәмдә кызыл шәфәкъ | 12.27 КБ |
Хакыйкатьне кабул итмәс өчен... | 12.21 КБ |
Хәтер көне | 12.31 КБ |
Эх, дөнья куабыз... | 12.28 КБ |
Юләр булган саен... | 12.79 КБ |
Ямьле майның тәүге яңгырлары | 12.02 КБ |
Туган телем белән әңгәмә | 13.13 КБ |
Туган җирем | 14.95 КБ |
Вакыт | 12.35 КБ |
Йөрәк | 12.17 КБ |
Авыл киче | 13.53 КБ |
Ак буран | 13.6 КБ |
Ак карлар .... | 13.66 КБ |
Сагыш касәсеннән бер йотым.. | 13.71 КБ |
Сызык кына ачык калган тәрәзәмнән | 13.87 КБ |
Табигатьтә печән исе ... | 13.84 КБ |
Төн пәрдәсен сызык кына ачып .. | 115.14 КБ |
Унбер бөркет | 14.09 КБ |
Ярый әле моңсу көзләр килде | 13.42 КБ |
Предварительный просмотр:
Беренче кар
Җәйге чәчәкләргә палач булып
Яуды көзнең тәүге карлары.
Табигатьнең шаярулы искәртүе -
Ерак түгел чын кыш айлары.
Көз шундый ул: җәй дәвамчысы да,
Башлаучы да салкын кышларны.
Мул уңышны җыеп алучы да,
Куучы да җырчы кошларны.
Көз - рәссам ул! Ямь-яшел киндерне
Сары, кызыл төскә чуарлый.
Рәсемнәрен җилгә элеп киптерә дә,
Яңгыр чаршавына томалый.
23.09.2019
Предварительный просмотр:
Диңгез ярында
Диңгез шавы колакларны назлый,
Диңгез җиле битне иркәли.
Юмарт кояш кочагында эреп
Бетәрсең күк булып киткәли.
Ак дулкыннар ярның комын ялый,
Шома ясап диңгез кырыен.
Комга баскан эзләр дулкыннарга
Оттыралар качыш уенын.
Зәңгәр түгел диңгез, яшел түгел,
Бар аның тик үзенә хас төсе.
Иреннәрне сыйпый, борынны кытыклый
Тозлы диңгез тәме, диңгез исе.
Иксез-чиксез диңгез ... иңләп булмас иде,
Вакыт күперләре сузып та.
Вакыт үзе дә көчсез туктар төсле
Диңгез һәм күк тоташкан сызыкта.
05.08.2019
Предварительный просмотр:
Җәй азагы
Кырлар бушап бара, ындырларга күчә
Күкрәп үскән арыш һәм бодай.
Күңелдә җәй әле, ә табигать
Көз күлмәген кимәкче, бугай.
Эх, шул озын сары күлмәкне
Яшереп кенә иде куясы.
Ашыкма, җәй! Синең дәртле җырны
Бераз гына килә сузасы.
Табигатьтә бары да төгәл шул,
Юк аның шаяру гадәте.
Тик җәй - ел фасылы гына түгел,
Нәзәкатьле күңел халәте.
15.08.2018
Предварительный просмотр:
Җәй китеп бара
Урамда борынны кытыклый
Моңсу көз исе.
Күңелләрне биләп ала
Сагыну хисе.
Урман-болын яшел эле,
Ә кырлар кара.
Сыек томанга төренеп,
Җәй китеп бара...
29.08.2018
Предварительный просмотр:
Җәй
Бакчада юкә агачы
Шау чәчәккә төренгән.
Тирә-юнь хуш чәчәк исе,
Бал исенә күмелгән.
Таң җиле белән борынга
Бәрелә печән исе.
Аллы-гөлле чәчәкләрдә
Чагыла җәйнең төсе.
Кызарып пешкән җиләккә
Кояш нурлары сеңгән.
Җәйге табигать - җирдәге
Җәннәт бакчасы икән.
04.07.2018
Предварительный просмотр:
***
Золым тулы җирне чистартмакчы булып,
Ак карларын яудыра табигать.
Җирдәмени гаеп? Нәфес колы -
Кеше гамәлендә бит хикмәт.
Ак күбәләк булып оча карлар,
Караңгыны буяп аклыкка.
Борчулардан йолып, күңелне дә
Күмегезче тыныч шатлыкка.
Табигатьне генә түгел, бар җиһанны
Агартырга иде яраса.
Ак кар булып, бәхет яусын иде,
Дөнья ике көнлек, ләбаса.
24.11.2018
Предварительный просмотр:
***
Кеше булып җиргә туабыз да,
Кеше булып яши белмибез.
Кылган һәр гөнаһтан үзебезне
Аклар өчен сылтау эзлибез.
Шайтан коткысына тиз бирешә,
Эх, бу күңел бигрәк җилбәзәк.
Намус тоткасыннан ычкына да,
Очып китә гүя күбәләк.
Шулай бит ул: акыл канунына
Буйсынмыйча яшәү күңелле.
Фәкать намус чиста һәм җан тыныч,
Акыл җиңсә азгын күңелне.
06.06.2016
Предварительный просмотр:
Кошлар китә
Кара бизәк чиккән зәңгәр яулык -
Күктә очкан кошлар төркеме.
Туган җирләреннән аерылу -
Көз-патшаның кырыс хөкеме.
Туган якның ярты ямен алып,
Китә кошлар чит-ят җирләргә.
Җырсыз-моңсыз итеп табигатьне,
Калдырып безне елак көзләргә.
Җылы язны ияртеп, исән-имин
Әйләнеп кайтыгыз тизрәк!
Табигатьне ямьгә күмәр өчен
Туган якка сезнең моң кирәк!
21.09.2018
Предварительный просмотр:
Көз
Моңсу көй чыгарып, тәрәзәмдә
Яңгыр тамчылары биешә.
Көз туташка кояшлы күлмәк тә,
Яңгыр чуклы шәл дә килешә.
Миләшләрне муенсага тезеп,
Тагып куйган алма-алкалар.
Агачлардан яфраклар өзеп,
Үреп кия төсле такыялар.
Такыялар үреп бетергәч,
Агачларны шәрә калдырып,
Беренче кар белән көз китәр,
Табигатьне йокыга талдырып.
07.10.2018
Предварительный просмотр:
***
Көзге яфрак белән куыш уйный
Күңелдәге хисләр ташкыны.
Яфракларны шаян җил куалый,
Ә хисләрне күңел юшкыны.
Хыял белән чынлык, бер-берсенә
Туры килми бәрелешсәләр,
Бушап калган күңел төбендә
Соры юшкын хасил итәләр.
24.10.2018
Предварительный просмотр:
***
Күктә кар капчыгы тишелгән дә
Коела ап-ак карлар.
Җирдә ак карларга төренгән таулар калка,
Ап-ак таулар.
Кайсысы тау, ә кайсы кар икәнен дә
Белеп булмый.
Җирдә аклык, ә күңелдә
Буран тынмый.
Аклык - сафлык,
Яктылык һәм бәхет, диләр.
Акыл - зирәк,
Шуның берсен үзе сайлар,
Һәм шатланыр, тынычланыр...
Ә күңелдә
Салкын кардан бозга каткан ап-ак таулар.
11.12.2017
Предварительный просмотр:
Милләтем
Тарих тузаннарын кага-кага,
Уйларымда багам үткәнгә...
Казан шәһәр генә түгел – ханлык,
Болгар дәүләт булган көннәргә.
Таш пулатлар сөйли болгарларның
Дәверләргә уелган бөек данын.
Дошман явы җиңә алмаган аны,
Халкын кырып, агызса да канын.
Хыянәтчел җаннар харап иткән
Үз халкына тугры булган Казан ханын.
Явыз дошман шәһәрне көл иткән –
Ут алмаган курку белмәс татар халкын.
Халкыбызның тамырын корытмакчы
Булганнар да яздырып диненнән...
Лашманчылар итеп тайгага да
Җибәргәннәр туган җиреннән.
Чал тарихның бер генә көне дә
Халкым өчен көрәшсез үтмәгән.
Сыналган да, туралган да татар,
Тик барыбер тезен чүкмәгән!
Телен, динен саклап кала алган,
Саклап кала алган милләтен.
“Татар” дигән исемен югалтмаган,
Югалтмаган милли кыйммәтен.
Горур милләт булып яралганбыз,
Горур булып яши бирәбез.
Гасырлардан килгән даныбызны
Тап төшерми саклый беләбез.
Аксакаллар кебек зирәк тә без,
Пәйгамбәрләр кебек сабыр да,
Фәрештәләр кебек тыйнак та без,
Мәңге курку белмәс батыр да.
Татарның бу күркәм сыйфатлары
Арттырадыр аның хөрмәтен.
Үз анамдай газиз һәм кадерле,
Горурлыгым минем – милләтем!
октябрь, 2017
Предварительный просмотр:
Минем үз дөреслегем
Бу ярамый!.. болай тиеш!..
Шулай итәргә кирәк!..
"Тиеш", "кирәк", "ярамый"га
Чорналган мескен йөрәк.
Шул "читлек"тән чыкмак булсаң,
"Дошман"га әйләнәсең.
Үзең булырга тырышу -
Бигрәк бәла дә соң.
Намусым кушканча яшим,
Әгъвага бирешмимен.
Мин вәгазьгә мохтаҗ түгел,
Минем үз дөреслегем!
29.01.2019
Предварительный просмотр:
Сабантуйлар гөрли авылларда
Сабантуйлар гөрли авылларда,
Сабантуй ул - авыл бәйрәме.
Мәйданның иң биек колгасында
Җилфердәсен хезмәт әләме!
Сабантуйлар гөрли авылларда,
Бер күрешү - үзе бер гомер.
Шуны сәбәп итеп, ераклардан
Тартып кайта тиктормас күңел.
Сабантуйлар гөрли авылларда,
Бер ел кемне ничек үзгәрткән...
Шул бер елда кайберәүләр инде
Бакыйлыкка күчкән күптәннән.
Сабантуйлар гөрли авылларда,
Дәртле җырлар, кызык уеннар.
Күңелле дә кебек, әмма җанга
Нидер җитми төсле тоела.
Сабантуйлар гөрли авылларда,
Тик башкача инде бәйрәме...
Күңел сагынып әзли шул мәлне -
Яңа күлмәк киеп, зарыгып көтеп алган,
Балачакта калган бәйрәмне...
08.06.2019
Предварительный просмотр:
***
Тәрәзәмдә кызыл шәфәкъ,
Офык элә кич пәрдәсен.
Ап-ак карда кызыл учак -
Миләшкәйнең бер тәлгәше.
Хыялларның килә тизрәк
Офыкларга сузыласы...
Җепкә тезгән фикерләрнең
Миләш булып коеласы...
Тәрәзәмдә кызыл шәфәкъ...
Ап-ак карда кызыл миләш...
Һәр нәрсәнең үз вакыты,
Вакытка юк һичбер көндәш.
23.11.2019
Предварительный просмотр:
***
Хакыйкатьне кабул итмәс өчен,
Иң ансаты - үз-үзеңне алдау.
Бәхетеңне табу авыр түгел,
Иң авыры - тапканыңны аңлау.
Горурлыкка каршы кылыч торса,
Иң кулае - башны түбән ию.
Дошманыңны җиңү берни түгел,
Иң кыены - үз-үзеңне җиңү.
10.08.2016
Предварительный просмотр:
Хәтер көне
Сагыш баскан авыр болытлар
Каплап алган бүген Казан күген.
Милләтебез тарихында фаҗигале,
Кайгылы көн - Хәтер көне бүген.
Бу көн татар халкы күңеленә
Йөрәк сыкравы аша уелган.
Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан,
Тарих җиле шактый тузынган.
Халкым азатлыгы өчен башын салган
Кол Шәрифләр, Сөембикәләр
Милләтемнең горур һәм буйсынмас
Киләчәген өмет итәләр.
P.S. Тик Мәскәүләр һаман кыса безне,
Әле телне, әле милләтне.
Кайдан алыйк икән бирешмәслек
Бердәмлекне һәм көч-кодрәтне?
15.10.2018
Предварительный просмотр:
***
Эх, дөнья куабыз, дибез,
Үз-үзебезне мактап.
Без түгел, ә дөнья безне
Куа шул аллап-артлап.
Хәл булганча йөгерәбез,
Килми лә тоттырасы.
Дөнья белән куыш уйный
Җирдә адәм баласы.
Гәрчә, белсә дә, ахырда
Үзенең оттырасын.
09.08.2018
Предварительный просмотр:
***
Юләр булган саен, бу тормышта
Ансатрак, бугай, яшәргә.
Күп нәрсәне күрми, ишетмичә,
Кирәккәндә генә дәшәргә
Хәлдән килсә, бик күп мәшәкатьләр
Урап узар иде, мөгаен.
Сулыш иркен, күңелдә тынычлык
Хөкем сөрер иде, тәгаен.
Нотык-вәгазьләрдән, әрләш-талашлардан,
Гайбәтләрдән азат итәрләр.
Юк-бар эшләр белән йөдәтмәсләр,
"Юләр ул" дип, кул гына селтәрләр.
Күзәтә торгач, шундый нәтиҗәгә
Килдем әле менә, ниһаять:
Бу буталчык, каршылыклы заманда,
Тинтәк "зирәк" булып кыланганда,
Зирәк "тинтәк" булу мең әйбәт!
21.09.2019
Предварительный просмотр:
Ямьле майның тәүге яңгыры
Май аеның тәүге яңгырлары -
Шифа тулы тере тамчылар.
Әле кояш төсле күпер суза,
Әле яшен уза камчылап.
Кешеләрдән шәфкать күрмәсә дә,
Табигать ул үзе рәхимле.
Мәрхәмәтле һәм рәхмәтле булыйк
Без дә табигатькә һәр көнне.
07.05.2019
Предварительный просмотр:
Туган телем белән әңгәмә
- Татар теле, хәлең ничек синең?
Җәберләргә ничек түзәсең?
- Түзәм әле, көтәм, өмет итәм,
Халкым кебек сабыр, күрәсең.
- Татар теле, кысанмы икән сиңа?
Керттеләр бит җәя ( ) эченә...
- Вакытлыча гына, диеп уйлыйм,
Ышанам мин халкым көченә.
- Татар теле, сине бөтенләй үк,
Ахырысы, бетермәкчеләр...
- Ә милләтем, халкым бар бит минем,
Алар телсез ничек яшәрләр?!
- Алар телсез калмас, беткәнмени
Сөйләшергә телләр үзара?..
- Башка милләт теле "чит" була ул,
Туган тел бер генә була ала.
- Туган телем, киңәш бирсәң иде,
Сине ничек саклап калырга?
- Мин саклауга мохтаҗ булмас идем,
Әгәр кирәк булсам халкыма.
- Кирәк тә бит... Җитеп бетми безгә
Бабайларда булган батырлык.
Бердәмлек тә, көч тә, горурлык та
Бетеп бара инде халкыңның.
Туган телем, кичер безне, зинһар!
Оят миңа синең каршыңда...
Ниләр белән генә коралланып,
Җиңеп чыгарга соң барысын да?!
Бары тик мин, татар теле мөгаллиме,
Калдым хәзер синең сагыңда!
31.01.2020
Предварительный просмотр:
Туган җирем
Чит илләрдә сәяхәттә йөргән чакта,
Миңа шундый сорау бирсәләр:
- Безнең илләр ямьле, ә үзеңнең
Туган җирең нинди? – дисәләр.
Нинди хисләр, нинди төсләр белән
Тасвирлармын туган җиремне?
Җитәр микән сүзләр аңлатырга
Гаҗәплеген торган җиремнең?
Тугайлары кебек яшел төстә,
Башаклары төсле алтынсу.
Урманнары кебек шаулап тора,
Челтерәп куя гүя агымсу.
Ак карлары кебек саф, чиста ул,
Көзге уңыш кебек нигъмәтле.
Әкиятләре кебек тылсымлы да,
Мәкальләре кебек хикмәтле.
Сәйдәш моңы – туган җирем җыры,
Гасырлардан күчә гасырга.
Җәлилләре кебек батыр да ул,
Тукайлары кебек даһи да!
Туган җирем туган телем кебек
Бик борынгы, бай һәм кодрәтле.
Заман җиле генә тузгыта алмас
Бездә булган дан һәм шөһрәтне!
Дөрес, күзгә ямьле күренә лә
Җир шарының һәрбер почмагы.
Фәкать җанга иң-иң кадерлесе -
Туган җирнең газиз туфрагы!
март, 2020
Предварительный просмотр:
Вакыт, үзең күзгә күренмисең,
Карап булмый кулга тотып та.
Исең дә юк синең, төсең дә юк,
Ә без синдә бакый коллыкта.
Вакыт - акча, вакыт - дәва, вакыт - хуҗа,
Чыбыркы да, тарткан аркан да.
Тормыш елъязмасын язучы да,
Йөзгә сырлар сызган рәссам да.
Шатлык күләгәсе булып кайгы йөри,
Тантананы сынау иярли.
Кемнең кем булуына битараф,
Вакыт тәгәрмәче тәгәри.
апрель, 2020
Предварительный просмотр:
Йөрәк - бакча түрендәге
Кып-кызыл алма кебек.
Кортлар кимерергә генә
Торалар аңа кереп.
Хафалану корты бик еш
Йөрәк итен кимерә.
Күңел курку, икеләнү
Хисләреннән тилмерә.
Күзне көнчелек тузаны
Тәмам каплап алганда,
Хөсетлек корты да кайчак
Керми калмый алмага.
Оеган халәттән уянып,
Намус аваз салганда,
Вөҗдан газабы корты да
Пәйда була алмада.
Үкенү корты алманың
Үтә нәкъ үзәгенә.
Йөрәк шушы корткычларга
Ничекләр түзә генә?
16.05.2020
Предварительный просмотр:
Авыл киче
Авыл киче. Тып-тын. Берән-сәрән
Этләр генә өреп куйгалый.
Шәһәр шау-шуыннан тонган колак
Бу тынлыкны тыңлап туялмый.
Авыл киче. Җиңел. Сулавы да
Җиңелрәк бугай авылда.
Күңел тынычсызлык богавыннан –
Киеренкелектән арына.
Авыл киче. Рәхәт. Гади генә
Бу рәхәтлек җанны дәвалый.
Уяулыкны җуеп, беркатланып,
Юашланып калам, нәкъ сабый.
Авыл киче ...
Предварительный просмотр:
***
Ак челтәрле тәрәзәм артында
Ап-ак төсле урам.
Ак ятьмәне күзләргә чорнаучы -
Ап-ак көчле буран.
Аклык диңгезенә чумаргамы?
Икеләнеп торам...
Аклык дәръясына аяк бассам,
Адашырмын сыман.
Ә күңелнең адашасы килә...
Ак күбәләк булып,
Ул, ваемсыз очачагын белә,
Ак карларга кунып.
Пакъ намуска буран әгъва түгел,
Калыр юлын саклап.
Ак буранга күмелеп, булса иде
Күңелләрне аклап...
Предварительный просмотр:
Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур.
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела ...
Һади Такташ
Тагын тынгы бирми бу ак карлар,
Илһам булып тула күңелгә.
Хис ташкынын кинәт кузгата да,
Шигъри тамчы булып түгелә.
Такташ кебек җырлый белмәсәм дә,
Ак кар чәчәкләре турында.
Илаһи бер моңлы тылсым тоям
Ак карларның ефәк чугында.
Нәкъ Такташча ява бу ак карлар,
Нәкъ шул җырдагыча коела.
Җиргә яуган ап-ак чәчәкләрдән,
Тау-тау булып, букет җыела.
2020
Предварительный просмотр:
***
Сагыш касәсеннән бер йотым…
Сусаганмы җаным сагышка?
Яшәү – үзе ләса бер тотым,
Мизгел генә гомер баешка.
Сагыш касәсеннән бер йотым
Хатирәләр көлен туздырды.
Тергезә алмаса да утын,
Бәгырь кайрыларын кыздырды.
Сагыш касәсеннән бер йотым
Хыяллар учагын сүндерде.
Өметләрнең урлап бар котын,
Җанны төшенкелек күндерде.
Сагыш касәсеннән бер йотым –
Бүгенгемнең ачы таләбе…
Җанга, нәфрәт белән, ут тоттым –
Гаип булсын сагыш шәрабе!
Сагыш касәсеннән бер йотым…
Тик бер генә йотым иде лә!
Шул бер тамчы күңел түреннән
Күз яшьләре булып түгелә…
19.06.2022
Предварительный просмотр:
Сызык кына ачык калган тәрәзәмнән,
Белмим, ничек булган,
Буш ак тәрәзәм төбенә ялгыз сары
Яфрак кереп кунган.
Берәр юньле хәбәр китердеңме, яфрак,
Тайгак чордан, илдән?
Әллә бары качып керүең генәме
Көзге кайчы җилдән?
Тәкъдиреңнән качу мәгънәсезлектер ул,
Тик нишләмәк кирәк.
Тереклек иясе өчен нәрсә бар соң
Җаннан кадерлерәк?!
Ә бар! ...Иман, Вөҗдан, Ватан… Тагын ниләр
Бизмән касәсендә?
Һәм мәхәббәт … йөри бугай адәмнәрнең
Тишек кесәсендә.
Гаепләвем түгел, яфрак, ихтыярың.
Теләсәң, кал миндә.
Җанга җылы булырмы соң, кардәшләрең
Яткач салкын җирдә?
…Үтмәс пычак сыман бәгырьләрне телә
Билгесезлек шомы.
Өмет бөртекләрен берәмтекләп саный
Буш сәгатьнең комы…
октябрь, 2022
Предварительный просмотр:
Табигатьтә печән исе
Табигатьтә печән исе,
Күктә тургай җырлары.
Җил-бишектә тирбәләләр
Арыш, бодай кырлары.
Табигатьтә печән исе,
Көннең иң озын чагы.
Төн хакимлеге бик кыска –
Кабына таң учагы.
Табигатьтә печән исе,
Җирдә тир тамчылары...
Авыл агае иңендә
Эш, хезмәт камчылары.
Табигатьтә печән исе -
Менә ул җәйнең яме!
Кояш үпкән иреннәрдә
Каен җиләге тәме.
2020
Предварительный просмотр:
****
Төн пәрдәсен сызык кына ачып,
Күңел мониторын күзәтәм.
Үз-үземнән булмасмы дип качып,
Логин-парольләрем үзгәртәм.
Шул мизгелдә үзем, хакер булып,
Системаны ватам, җимерәм.
Башым уйлар ташкыныннан буылып,
Вирус сыман җанны кимерәм.
… Төн пәрдәсе җирне каплау белән,
Буш битлекләр салып ташлана.
Җан түренә кара әләм эләм –
Үзем белән дуэль башлана.
Уйларымнан тимер уклар атып,
Көнлек хаталарны төзәтәм.
Төн пәрдәсен сызык кына ачып,
Күңел тәрәзәсен күзәтәм …
май, 2022
Предварительный просмотр:
Унбер бөркет
(1944 нче елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә
җәзалап үтерелгән җәлилчеләргә багышлана)
Егерме бише, август. Ә бәгырьне өтә
Көзге ачы җилләр салкыны.
Җирне җәһәннәмгә әверелдергән
Каһәр суккан сугыш ялкыны.
Таң атса да, кояш чыкмас бүген –
Шаһит булмас мондый вәхшәткә.
Унбер бөркет соңгы тапкыр оча,
Палач күзе карый сәгатькә.
Соңгы очыш – бер йөз ундүрт адым –
Камерадан гильотинага…
Мескенләнеп түгел, батыр булып,
Бәрелеп үлә бөркет кыяга.
Иблис ирек вәгъдә иткән иде
Тәүбә итеп, башын игәнгә.
Буйсынмаган тугры, горур башлар
Тәгәриләр бетон идәнгә.
Нәкъ өч минут, тик өч минут кына
Үлем белән үлем арасы.
Кормаш, Алиш, Җәлил, Симаевлар…
Туктап тормый палач балтасы.
Унбер бөркет, канатларын җәеп,
Мәңгелеккә таба юл ала.
Тарих хәтеренә уелып,
«Җәлилчеләр» дигән дан кала!
Предварительный просмотр:
Ярый әле моңсу көзләр килде,
Җәйгә сыймас иде сагышым.
Минем күңел көзгә охшаш икән,
Җәйгә диеп уйлап ялгыштым.
Ярый әле салкын көзләр килде,
Суытырга хисләр кайнарын.
Рәшә дулкыннарын таратырга
Көткән күңел бу көз айларын.
Ярый әле елак көзләр килде,
Челтәр булып яшьле күзләргә.
Җәй гаменнән айнытканы өчен,
Рәхмәтле мин быел көзләргә!
Ярый әле, ярый көзләр килде…
4.09.22