Халык авыз иҗаты

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әкиятләр107.8 КБ
Файл Мәкальләр һәм әйтемнәр34.57 КБ
Файл Табышмаклар23.21 КБ

Предварительный просмотр:

Әкиятләр

Ай белән Кояш

(Татар халык әкияте)

   Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

—        Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

—        Кулны мин,— дигән Ярканат,— шул сәбәпле куймадым,— дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс,— дигән.

Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

—        Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул,— дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

—        Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм,— дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.

Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.

Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

  

Өч кыз

(Татар халык әкияте)

   Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

—        Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

—        Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

—        Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

—        Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

—        И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Ялкау малай

(Татар халык әкияте)

Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу Кеше, улына күрсәтеп:

—        Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай:

—        Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласым юк әле,— дип әйтте, ди.

Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге Кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди. Киттеләр, ди, Малай арттан, Әтисе алдан бара, ди. Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм Малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып, Улына:

—        Менә шулай, Улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер дага бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,— дип әйткәч, Малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.

Алтын бөртекләр

(Татар халык әкияте)

   Борын-борын заманда бер Ир белән бер Хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз Ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.

—        Улларым,— дигән Ана, Егетләрне үз янына чакырып алган да.—Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез,— дигән.

—        Без,—дигәннәр Егетләр,—үз көнебезне үзебез күрер идек, акчабыз юк бит. Син, Әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир.

—        Алтын бирәм,— дигән Ана.— Бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз!

—        Табабыз, табабыз! — дигәннәр Егетләр.

—        Ә-әнә,— дигән Ана,— Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Шул басуга әтиегез алтын бөртекләре күмгән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.

Биш Егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыкканнар. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар. Шуннан Егетләр, бик күңелсезләнеп, Әниләре янына кайтканнар.

—        Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни! — дигәннәр.

—        Борчылмагыз, улларым! — дигән Ана.— Табарсыз алтыннарны! — Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.

Егетләр Әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар.

—        Китерегез миңа үзегез иккән игенне! — дигән Ана. Егетләр Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:

—        Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! — дигән.

Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.

Бүләк кемгә?

(Татар халык әкияте)

   Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

—        Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.

Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне башлый Көз:

—        Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!

—        Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.

—        Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?

—        Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.

Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.

Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

( Әкият )

Абдулла Алиш

   Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйнаган да әйткән:

—        Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер Аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин Аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар, аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер Соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер Атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

—        Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар Аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр Бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.

Бал корты һәм Шөпшә

(Әкият )

Абдулла Алиш

   Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:

—        Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, ул савытта бал бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! — дигән.

Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр, бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәкләр башлыгына китергәннәр.

—        Менә әйбәт савыт, балны кара салып! — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.

—        Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! — дигән.

Шөпшә һәм Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.

...Ярыш көне килеп җиткән.

Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.

Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.

—        Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм! — дигән Чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

Дуслар

Сәрвәр Әдһәмова

    Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады.

Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:

—        Сез шунда гына уйнагыз. Ерак китмәгез! Чирәм үсеп куелана төшкәч, мин сезне үзем урман белән таныштырырга алып чыгармын. Аңарчы сез тиз йөгерергә дә өйрәнерсез.

Урыныннан кузгалып, бер-ике сикергәч, ул тагы артына әйләнеп:

—        Шалпан колак, син Кечкенәне кыерсытма,— дип кычкырды. Аннан агач арасына кереп югалды.

Бу куян балалары яз көне икесе бер вакытта туган булсалар да, берсе никтер нәни иде. Шуңа күрә аңа әнисе Кечкенә дип исем кушты.

Әниләре киткәч, Шалпан колак белән Кечкенә ду килеп куышып йөрергә тотындылар. Түгәрәк алан әйләнәсендә йөгереп аргач, алар кайчандыр яшен сугып аударган имән агачы төбе янына барып ял иттеләр. Ауган агачның үзен инде күптән кешеләр ягарга алып киткән. Ә төбе алан уртасында кара утыргыч төсле булып торып калган иде.

—        Әйдә, шул төп аша сикереп уйныйбыз! — диде Шалпан колак, бераз ял иткәннән соң.

—        Әйдә-ә! — диде Кечкенә.

Алар сикереп уйнарга керештеләр. Йөгереп-йөгереп киләләр дә шул агач төбе аша — һоп!

Шуннан ерак түгел ямь-яшел яфраклы каен агачы үсеп утыра. Анда бер ана песнәк, оя ясап, йомырка салган да шул йомыркалардан нәни песнәкләр борынлап чыкканны көтеп утыра иде.

Песнәк, куян балаларының йөгереп, сикереп уйнаганнарын оясыннан күреп, сокланып утырды.

—        Менә озакламый минем дә нәни кошчыкларым булыр. Канат чыккач, алар очарга өйрәнерләр,— дип уйлап куйды.

Шул вакыт Шалпан колак ерактан йөгереп килеп сикерим дигәндә генә, агач төбе өстендә кәкре коры чыбык, кинәт кузгалып, яртылаш үрә торды. Шалпан колак, куркып, колакларын торгызып кырыйга сикерде.

Башта әле ул бернәрсә дә аңлый алмый аптырап торган иде. Аның коры чыбык дип уйлаган әйбере, ысылдап, чирәмгә төшкәч, аңлады. Ул — чыбык түгел, агулы кара елан икән.

Ул арада кара елан, чирәм өстеннән шуышып, туп-туры әлеге песнәк оялаган каенга табан китте.

Өстән аны күреп торган бичара песнәкнең йөрәге ярылырга җитеште. Ул, акыллы кош, еланнарның гадәтен белә иде. Менә хәзер елан аның оясына үрмәләп менәр дә йомыркаларын ватып эчәр!

Песнәк бик борчылып чыелдап кычкырды:

—        Коткарыгыз!

Шалпан колак белән Кечкенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәделәр җиткерүен. Шулай да ысылдаган кара еланның берәүгә дә зарары тимәгән кошка явызлык эшләргә җыенуын сизенделәр.

—        Ничек коткарырга соң ул кошчыкны? — диде Шалпан колак.

Кечкенә:

—        Тукта! Әни кайтып килмиме икән? Мин барып карыйм әле. Ул кайтса, берәр нәрсә уйлап табар,— дип, әнисе киткән якка чапты.

—        Ярый, син ул якка бар. Мин бу яктан карап килим! — дип, аланның икенче ягына йөгерде.

Кечкенә сикерә-сикерә йөгереп агачлар арасына барып керүгә, тәпиенә нәрсәдер кадалып, кычкырып җибәрде:

—        Ой, ой, ой!

Караса, анда керпе йомарланып яткан икән.

—        Нәрсә шулчаклы, күзеңә ак-кара күренми, мәтәлә-кадала чабасың? — диде керпе, Кечкенәгә ачуланып.

Йөгереп килеп сулышы беткән Кечкенә аңа:

—        Елан! Елан! — дип кенә әйтә алды. Керпе:

—        Фу-фу! Төлке куа икән, дип торам тагын! Кая ул елан, күрсәт,— дигәч, Кечкенә, шатланып, аны ияртеп китте.

Алар бик вакытлы барып өлгерделәр.

Керпе аланда каен агачына үрмәләп менәргә җыенган еланны күрүгә йөгерүен кызулатты һәм, вак-вак атлап, тиз генә барды да, елан өстенә ташланып, аның башының арт ягына тешләрен батырды. Арттарак калып бу хәлне карап торган Кечкенә, керпе өчен куркып, күзләрен йомды хәтта. Ул күзен ачканда, керпе еланны буып салган иде инде.

Ул арада Шалпан колак та, әнисен эзләп таба алмыйча, әлсерәп кайткан иде. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп, шаккатып торды.

—        Фу! Шулмы курыккан еланыгыз? Фу! — диде Керпе эре генә.

Оясында тынын алырга да куркып утырган песнәк, шатлыгыннан ни эшләргә белми, чутылдады:

—        Рәхмәт сиңа, Керпе. Бу яхшылыгыңны гомердә онытмам. Бәлки, кайчан да булса, минем дә сиңа файдам тияр.

Керпе аңа бернинди дә җавап бирмәде.

—        И, мескен кошчык! Син кемгә ярдәм итә аласың соң? — дип, авыз эченнән генә пырхылдап көлеп, үз юлына китте.

Озакламый песнәкнең нәни кошчыклары булды. Алар әле бернәрсә дә эшли белмиләр. Әниләре азык алып кайтканны көтеп, авызларын ачып, тик чыелдашып яталар иде.

Беркөнне песнәк, гадәтенчә азык эзләргә чыгарга җыенгач, аланда уйнап йөргән Шалпан колак белән Кечкенәгә әйтте:

—        Куянкайлар! Мин юкта сез минем кошчыкларга күз-колак булсагыз иде. Алар бик тынгысызлар. Егылып төшеп имгәнмәгәйләре дип куркам. Сез аларга кычкыргалап торыгыз, оядан башларын чыгарып сузылмасыннар,— диде.

Шалпан колак белән Кечкенә:

—        Ярый, ярый. Без шунда каен төбендә генә уйнарбыз. Кошчыкларың егылып төшә башласа, йомшак тәпиләребез белән тотып алырбыз. Җиргә төшеп имгәнергә ирек бирмәбез! — диделәр.

Песнәк тынычланып очып китте. Бераз очып азык алып кайтып килешли, ул бер төлкенең шыпырт кына куак артына яшеренгәнен күреп алды.

—        Кемне сагалап посты икән бу явыз? — дип борчылып, як-якка каранса, текер-текер атлап килеп яткан таныш Керпене күрде.

Керпе сусаган булган, күрәсең, яңгырдан соң тирән чокырга җыелган суга таба бара иде. Төлке шуны сагалап поскан икән. Коры җирдә керпе, йомарланып ятып, төлкегә бирешмә-сә дә, су аның өчен куркыныч. Төлке аны суга тәгәрәтеп төшерә дә керпе җәелеп йөзә башлау белән аны буып ашый ала.

Песнәкнең шундый хәлне күргәне бар иде. Ул шунда ук түбән төшеп, акрын гына:

—        Төлкедән саклан! Төлке сагалый! — дип чыелдап, Керпенең өстеннән очып үтте.

Керпе, кире борылып, бөтен көче белән йөгерергә тотынды. Төлке эшне аңлаганчы, ул әллә кая, чытырман арасына качып өлгергән иде инде. Бераз бөгәрләнеп ятканнан соң, ул чирәм арасыннан башын чыгарып карады һәм Төлкенең бик кәефсезләнеп, борынын салындырып икенче якка ауга киткәнен күреп тынычланды.

—        Фу! Менә сиңа кечкенә кошчык! Тукта, барып хәлләрен белим әле үзләренең,— дип, аланга таба тәпиләп китте.

Көннәр үтте. Песнәкнең балалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Үз-үзләренә көн күрә башладылар. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.

Кышын песнәкләргә урманда туенып тору читен булачак иде. Шуңа күрә көз җитү белән алар, кая булса да, кешеләр тора торган җиргә китәргә җыендылар.

Керпе, Шалпан колак һәм Кечкенә шул алан тирәсендә кышларга булдылар. Алар песнәкләрне:

—        Яз җиткәч, тагын шунда килегез! Без сезне көтәрбез! — дип озатып калдылар.

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми

Абдулла Алиш

   Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.

Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны томрып, су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗиның әтисе балыкларны тарта да чыгара, сөйри дә чыгара, ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды, монысын Таҗи да тойды. Әтисе дә. Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Ә Таҗи:

—        Фу... Нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш?! — дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми,— диде әтисе, шуннан тагын ялгады,— кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкми. Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр үсмәс, син дә, мин дә булмас идек,— диде.

Кояш кыздыргач, балык та эләкми башлады. Таҗи кояшны ачуланып торганда, кинәт җил күтәрелде. Көзге кебек тигез елга өсте шадраланды. Дулкын кузгалды, калкавычлар бер күтәрелделәр, бер төштеләр. Дулкын кузгалды, балык чиртүе дә беленми башлады. Таҗи:

—        Фу, нигә кирәк булды инде бу җил?! — диде.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе.

Елга өстендә җилкәнен киергән көймә йөзде. Тау башындагы тегермәннәр, берсеннән-берсе узышып, әйләнә башладылар.

Әтисе Таҗига:

—        Әнә күрәсеңме, җилкән белән җилне ничек җиккәннәр. Җил көймәне этеп бара. Җил әнә тегермәннәрне дә әйләндерә. Ул тегермәндә орлыклар онга әйләнәләр. Ә ул оннан әниең күмәч пешерә,— диде.

Шул арада җил күк читеннән болытларны куып китерде дә, кара-кучкыллы болытлардан яңгыр төшкәли башлады.

—        Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! — диде Таҗи.

—        Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! — диде әтисе. Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми. Ә менә бу болыннардагы үләннәр, урманнардагы агачлар, кырлардагы игеннәр үссен өчен яңгыр бик кирәк,— диде.

Яңгыр астында алар аталы-уллы икәүләп кармакларын чорнадылар.

Шулчак яшен яшьнәде, күк күкрәде. Коеп яңгыр яварга тотынды. Таҗи әтисенең көчле сүзләре астында тәмам җиңелгән иде инде.

Ул:

—        Яңгыр, яу, яу, чиләкләп-чиләкләп! — дип кычкыра-кычкыра, агач ышыгына йөгерде.

Бераздан әтисе дә килеп җитте. Ул:

—        Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,— диде, ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.— Эх, яңгыр артыннан балык шәп эләгәчәк соң! — дип куйды.

Алдакчы Наил

Абдулла Алиш

   Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.

Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.

Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды. Ул да майкасын, трусигын салды. Суга сикерде, йөзеп эчкә кереп китте.

Без кычкырабыз:

—        Кермә, кермә, батасың!

Ә ул берни дә ишетми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык! Безнең белән коенучы апа да кычкырды:

—        Наил! Наил!

Ә бераздан Наил кырыйга борылды. Яр кырыена ук йөзеп килде һәм кинәт кычкырырга тотынды:

—        Батам, батам, коткарыгыз!

Без йөзеп килсәк, гаҗәпләнеп калдык, ул урын сап-сай, ә Наил бата.

Наилнең кулыннан тоттык, кырыйга ук сөйрәдек. Ул күзләрен йомган, үлгән кеше кебек булган. Ә без бик курыктык. Апа да курыкты. Ул Наилне, күтәреп, яр кырыена алып чыккан иде:

—        Ха-ха-ха! — дип, Наил шаркылдап көлеп җибәрде. Без шатланып киттек. Апа да куанды. Кояш болытка күтәрелгән иде, ул да чыкты, нурларын чәчәргә тотынды.

Апа әйтә:

—        Алай алдакчы булырга ярамый,— ди. Наил әйтә:

—        Мин уйнап кына.

—        Уйнап кына да ярамый,— диде апа.

Ә икенче бер тапкыр менә болай булды. Без рәхәтләнеп су коена идек. Тагын Наил эчкә керә башлады. Без кычкырабыз:

—        Кермә, кермә! Апа да кычкыра:

—        Наил, Наил!

Ә ул йөзә дә йөзә. Менә инде шактый ерак эчкә керде, читтән ераклашты. Аңа сузылып та җитәрлек түгел. Янәсе, ул әйбәт йөзә. Ә кырыйда су беткәнме йөзәргә?

Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән. Башын калкытты. Тагы чумды. Кычкыра башлады:

—        Батам, батам, коткарыгыз!

—        Шаяра, шаяра,— диделәр малайлар. Апа да алдый дип уйлый, ахрысы:

—        Наил, алдама, тиз бул, чык! — ди.

Бервакыт Наил кычкыра да алмый башлады. Бата да калка, бата да калка.

Ә шул вакыт елга буеннан узучы бер абый киемнәре белән суга сикерде. Һәм йөзеп эчкә кереп китте. Апа да суга ташланган иде дә, теге абый алданрак барып җитте. Наилне кырыйга алып чыкты.

Йөзе аның ап-ак сөлге кебек. Борыннарыннан шаулап су ага. Үзе сөйләшә дә алмый.

Апа белән абый аны җиргә куеп әйләндерделәр, тәгәрәттеләр. Аның авызына су тулган, шул суы чыкты. Ул күзен ачты.

Уңайсызланып, апага карады. Кызарды. Ә апа:

—        Менә ни була бит ул,— диде. Ә бу юлы Наил бер дә көлмәде.

Тамчы

Гасыйм Лотфи

   Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:

—        Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк!

Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк — шунда тизрәк! Тамчыкай ул бик зирәк. Һәркемгә шулай булырга кирәк.

Җылы яңгыр явып китте. Кырга ямь керде, ашлыклар баш күтәрде.

Болыт үзенең тамчыларын сипте-сипте дә көнчыгышка таба китте. Җир өстенә хуш исләр бөркелде.

—        Терелдек, терелдек,— дип, үләннәр шатланды. Нинди шатлык, нинди шатлык! Җиргә төшкән тамчылар

төрлесе төрле якка юл алдылар: кайсылары үсемлек сабагына кереп калдылар, икенчеләре йөгерделәр ермакка, елгага, өченчеләре кире күтәрелде һавага.

Кем көчле?

(Татар халык әкияте)

   Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кеше нең исеме Нарый булган, ди.

Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган.

— Боз, син нидән болай көчле?

— Көчле булсам,— ди Боз,— мине Кояш эретә алмас иде, — ди.

— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.

— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.

— Болыт, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.

— Яңгыр, син нидән көчле?

— Көчле булсам,— ди Яңгыр,— мине Җир сеңдермәс иде.

— Җир, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.

— Үлән, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.

— Сыер, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде. Хәзер Пычактан сорый инде Нарый:

— Пычак, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.

— Ут, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.

— Су, син нидән көчле?

— Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.

Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

Шүрәле

(Татар халык әкияте)

   Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди. Шүрәле аңа:

— Син ни атлы? — дигән. Ул кеше:

— Мин Былтыр атлы,— дигән. Шүрәле кешегә:

— Әйдә, кети-кети уйныйк әле,— дигән.

— Ярар, элгәре менә тумранны ярыйк әле, аннары уйнар быз,— дигән.

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран әзрәк ярылган. Шуннан соң бу кеше Шүрәлегә әйткән:

— Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыс тырып торсана,— дигән. Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан. Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.

— Бармагымны Былтыр кысты, Былтыр кысты! — дип. Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан:

— Кем кысты? — дип сорыйлар икән. Ул:

— Былтыр кысты,— дип әйткән, ди. Алар аңа әйткәннәр, ди:

— Быел кысса табар идек, былтыр кыскач, каян таба сың,— дигәннәр, ди.— Соң син былтырдан бирле ник кыч кырмый тордың? — дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуын нан юньләп әйтә дә алмаган, ди.

Карт белән Төлке

(Татар халык әкияте)

   Борын заманда бер авылда бер Карт белән бер Карчык торган. Карт Карчыгына: «Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм»,— дигән. Шуннан соң Карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан Төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән, Карт бик шатланган. «Менә Карчыкның тунына яхшы якалык та бул ды бит!» —дигән. Шуннан соң ул Төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу Төлке тере булган. Ул як-ягына караган да чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең Балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын кара мыйча, өенә ашыгып кергән дә:

— Карчык, мин сиңа шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара; чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

Куркак юлдаш

(Татар халык әкияте)

  Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.

Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын, аякларын иснәгән дә, ди, бер дә тимичә үз юлына киткән, ди.

Аю киткәннән соң, әлеге Кеше, агач башыннан төшеп, иптәшеннән сораган:

— Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? — дигән.

Бу Кеше әйткән:

— Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте,— дигән.

Ике кыз

(Татар халык әкияте)

   Борын-борын заманда яшәгән, ди, Карт белән Карчык. Аларның ике Кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Аның уңганлыгына, аның булганлыгына кешеләр сокланып туя алмаганнар. Үги ананың моңа бик эче поша икән.

Көннәрдән беркөнне Карчык иренә әйткән: «Урманга алып барып адаштыр ул Кызыңны!» — дигән. Карт, ат җигеп, Кы зын урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор, мин бераз утын әзерлим»,—дигән. Кыз, җырлый-җырлый, җиләк җыярга керешкән:

Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-Бүре юкмы икән?

Җыйган-җыйган да Кыз, тырысы тулган, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. Ары сугылып, бире сугылып йөри торгач, бик арыган, бик талчыккан Кыз һәм бер каен төбенә тамак ялгарга утырган. Үги әнисе биреп җибәргән бер телем ик мәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына Куян килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Куян.

Кыз аңа икмәген бүлеп биргән. Куян икмәк сыныгын тәмләп кенә ашап куйган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, аңа куян бүреге китереп биргән.

Куян киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Төлке килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Төлке.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Төлке икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, аңа төлке туны китереп биргән.

Төлке киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Бүре килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Бүре.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Бүре икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, Кызга бүре туны китереп биргән.

Бүре киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Аю килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Аю.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Аю икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,—дип, бер тәпән бал китереп биргән.

Аю киткәч, икмәген ашыйм гына дисә, Көтүче килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Көтүче.

Кыз аңа да икмәген бүлеп биргән. Көтүче икмәк сыныгын тәмләп кенә ашаган да: «Яхшылыкка — яхшылык»,— дип, бер көтү мал куып китергән.

Көтүче киткәч, калган икмәк сыныкларын кабып җибә рим генә дисә, моның кулбашына Сандугач килеп кунган.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй, —

дигән Сандугач.

Кыз учыннан аңа калган икмәк валчыкларын чүпләткән. Сандугач тәмләп кенә икмәк валчыкларын чүпләп бетергән дә: «Яхшылыкка — яхшылык, нинди теләгең бар, түтәкәй, хәзер үтим»,— дигән.

Кыз әйткән: «Минем өйгә кайтасым килә, әткәемә генә барып хәбәр салчы, Сандугачым»,— дигән.

Кош очып киткән. Ул, авылга җитеп, аларның өй кар шындагы агачка кунып:

Чут, чут, чут,

Түтәйнең маллары күп,

Килеп алучы юк, юк, —

дип сайрарга тотынган.

Атасы моны ишеткән һәм, атын җигеп, урманга киткән. Кызның бөтен байлыкларын төяп, көтүләрне куып алып кайтканнар. Үги әни, моны күреп, ачуыннан нишләргә белми, ди. «Үз Кызыңны баеттың, инде минем Кызымны да бает, урманга алып барып адаштыр!» — дип, Картына бәйләнә икән.

Карт, ат җигеп, бу Кызны да урманга алып киткән. Барып җиткәч: «Бар, Кызым, син җиләк җыя тор. Мин бераз утын әзерлим»,— дигән. Кыз җиләк җыярга тотынган. Бер җиләк не савытка, өч җиләкне авызга салып йөри-йөри тырыс төбе каплангач, әлеге урынга килсә, атасы юк, ди. «Әйдә, ярар, монда гынадыр әле, мине ташлап әллә кая китә алмас, югыйсә әнием аның кирәген бирер»,— дип уйлаган кыз һәм каен тө бенә ашарга утырган. Әнисе җибәргән төргәкне чишеп, нигъ мәтләрне җәеп куюы булган, моның янына Куян килеп чык кан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Куян.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм таяк белән башына суккан. Куян, ачу итеп Кызның күлмәген ертып, җиләген түгеп киткән.

«Их, котылдым бу арык Куяннан!»,— дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән, Төлке килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Төлке.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Төлкенең башына таяк белән суккан. Төлке, ачу итеп Кыз ның яулыгын ертып, тырысын тетеп киткән.

«Их! Котылдым бу ач Төлкедән!» дип уйлаган Кыз һәм тынычлап ашый гына башлаган икән,— Бүре килеп чыккан.

Бик талчыктым, түтәкәй,

Бик ачыктым, түтәкәй,

Бирче азрак ипекәй,—

дигән Бүре.

«Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз әле монда!» — дигән Кыз һәм Бүренең башына таяк белән суккан. Бүренең моңа бик каты ачуы килгән һәм Кызны кабып йоткан, ди.

Бу вакытта Карт өйдә икән. Карчыгы: «Бар инде, Кызым баегандыр, тизрәк алып кайт!» — дип әрләшә, ди. Карт атын җигеп урманга барса, Кызы юк. Тетелгән тырысы гына җирдә аунап ята, ди. Карт шуны арбасына салып кайтып киткән. Ишегалдына килеп кергәч, Карчыгы йөгереп чыккан. Арбада Кызының тетелгән тырысын күргән һәм хурлыгыннан егы лып үлгән, ди.

Ә Үги кыз әле булса матур гына гомер итә, ди.

Песиләр һәм күселәр

Абдулла Алиш

    Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йок лый икән.

Әнисе ауга киткәндә:

— Матурым-матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.

— Юк, әнкәем, юк. Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм,— ди икән.

Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.

Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр: «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың»,— дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы-кая качып өлгерәләр икән.

Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алма ган, шуңа күрә бик хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм»,— ди икән. Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа бик файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.

Тычкан балалары идән астыннан тагы чыкканнар, йөге решеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Бу юлы ул ал арны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне бикләп куйган. Тегеләр кая качарга урын тапмаганнар, тәмам аптыраганнар, Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган, буып та салган.

Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярма ганнар, кайдадыр югалганнар.

Менә кинәт нидер бик каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры»,— дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән. Песи баласы ал ардан да куркып тормаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе шул тишеккә егылып китмәгән: тишек шундый зур икән.

Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, җәфаларга тотынганнар, колак очларын кимергәннәр. Ул көч-хәл белән генә качып котылган.

Әнисе кайткач, барысын да баштанаяк сөйләп биргән: «Үтерә яздылар бит, әни!» — дигән.

— Матурым-матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк,— дигән.

Нәни Песи хәзер инде барлык дошманнарын да танырга өйрәнгән: аларны көч һәм тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.

Абдулла Алиш

Текә ярның каршында, Карт карагай башында, Карга оя корган, ди, Балалар чыгарган, ди. Балаларының берсе, Өлкәне, эшлеклесе, Энеләрен карашкан, Каурыйларын тарашкан.

Чурык-чурык патша кызы

Батулла

  Сөйлә дисәгез дә, сөйләмә дисәгез дә, барыбер сөйлим. Әкият «Чурык-чурык патша кызы» дип атала.

Бер Патшаның бик тә юбалгы, шапшак, мәгънәсез Кызы булган, ди. Тырнагын кистерергә теләмичә, әтисеннән дә, әнисеннән дә, тәрбиячесеннән дә качып, карават астына кереп йоклый икән. Юынасым килми, чәч тарыйсым килми дип, көне-төне елый, ди, үзе. Еламаган чакта берөзлексез чурык-чурык борын тартып утыра, ди. Чистарт борыныңны дигәч, күлмәк итәген кайтарып, борынын сөртә икән бу. Йә булмаса, танавын җиңенә сөртә, ди. Шулай итеп, тора-бара мунча пәрие кебек ямьсезләнеп беткән бу Кыз. Тамагыннан аш үтмәс булган. Йокысы качкан бичараның. Патша әтисе нишләргә белми, ди. Әллә ничә табиб, әллә ничә сихерче, әллә ничә өшкерүче, чуктин-чук, күптин-күп тылсым ияләре Кызны дәвалап караганнар, ләкин барыбер файдасы тимәгән. Шуннан бер Авыл агае Патшага килеп болай дигән:

— Син бу киребеткән Кызыңны миңа бир, мин аны терел тәм!

Патша моңа риза булган! Агай Кызны авылга алып кай тып киткән. Кайтып җитү белән, Патша кызы әй эчендә уйнаклап йөргән кәҗә бәтиләрен күреп, келтерәп көлеп җи бәргән. Палас сугып утыручы әбине күреп шаккаткан, көянтә-чиләкләр белән суга баручы авыл кызларын күреп аптыраган.

Шуннан яши башлаган бу агай өендә. Әкренләп Чурык-чурык патша кызы бәтиләр карарга, палас сугарга өйрәнә башлаган. Ерак чишмәдән көянтә-чиләкләр белән су ташыган, түтәлләргә су сипкән. Чигү чигәргә өйрәнгән, авыл кызлары белән бергә урак урган, кичке уеннарга чыга башлаган.

Берзаман, баксалар, Патша кызы танымаслык булып мату райган. Бу хәбәрне ишетеп, Кызын алырга дип, Патша килеп төшкән авылга. Ләкин Патша кызы сарайга кайтырга телә мәгән.

— Юк, Атам-патша, мин бу авылны яраттым, мин шу шында калам! — дигән Сылу кыз.

Ак песи

Резеда Вәлиева

    Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шу шы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тыйнак һәм тыңлаучан икән.

Шушы ике песи баласыннан кала, бу матур йортта тагын ап-ак чәчле, йомшак сүзле, ягымлы йөзле Әби дә яшәгән. Янында бик җитез, бик шаян бер оныгы да бар икән.

Бу Кызчык үзе дә тузгып торган сап-сары чәченә күбәләк кебек итеп зәңгәр тасма тагып йөри, Ак песинең муенына да зәңгәр тасма бәйләп куя икән. Барыннан да бигрәк, Кызчык Ак песине ярата, аны кочаклап кына йоклата, үзе ашаганны гына ашата, кәгазь күбәләкләр ясап уйната икән. Аның каравы, Әби үзе Соры песине артыграк күрә, аны һаман «Акыллым»,— дип кенә йөртә икән.

Шуңа да бу ике песи икесе дә, тормышларыннан бик канә гать булып, тыныч кына, рәхәт кенә яшәп яталар, тәмле-татлы ризыклар ашыйлар, йомшак урыннарда гына йоклыйлар, матур яшел бакчада йөреп-уйнап кайталар икән.

Бервакытны бу песиләр икесе бергә зәңгәр болдырның зәңгәр баскычында зәңгәр чынаяктан сөт эчеп торганда, бас кыч төбендә кечкенә генә кап-кара бер Көчекне күреп алган нар. Бу Көчек бик тә нәүмизләнеп, боегып кына песи балала рының сөтләренә карап тора, ә үзе, сөт эчәсе килүен белгер тергә теләгәндәй, еш-еш койрыгын болгый икән.

Ак песи баласы, Көчекне күрүгә, ап-ак сыртын кабартып җибәргән, тешләрен ыржайткан да, күк күзләрендә зәңгәр очкыннар уйнатып:

— Кит моннан! — дип ысылдаган. Соры песи, аптырап, Ак песигә караган.

— Бу нишләвең, Аппагым? Күрмисеңмени, безнең кунагы бызның да сөт эчәсе килгән бит! — дигән ул, иреннәрен ялап торган Кара көчеккә күрсәтеп.

— Килсә соң! Минем анда ни эшем бар! Безнең зәңгәр баскычтан хәзер үк китсен! Югыйсә менә шушы тырнак ларым белән күзләрен тырнап бетерәм мин аның! — дигән Ак песи һәм, кечкенә генә йомшак тәпиен күтәреп, үзенең бик тә очлы, бик тә үткен тырнакларын күрсәткән.

— Алай ярамый, сеңелем! Бәлки аның сыеныр урыны юктыр, хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк үзенә! — дигән Соры песи.

— Сыеныр урыны, имеш! Шул гына җитмәгән иде! Сыеныр урынсыз Көчек була димени? Минем андыйларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми! — дигән Ак песи бик эре генә.

Соры песи туганының бү сүзләре өчен бик тә оялган һәм зәңгәр баскычтан сикереп төшкән дә Кара көчекне, әйдәп, үзе белән сөтле чынаяк янына алып килгән.

— Курыкма син аннан, курыкма, эч сөтне, эч! Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми,— дигән Соры песи һәм, тынычландырырга тырышып, кара көчекнең борын очын ялап алган. Шуннан Кара көчек курка-курка гына булса да сөтне эчә башлаган.

Мактанчык алма

Сәмига Сәүбәнова

    Бакчада бер алмагач үсеп утырган. Аның әле бер генә тапкыр да алма биргәне булмаган. Яз җиткәч, бер генә бөртек чәчәк аткан да алмага бөреләнгән. Олы агачлар бик сөен гәннәр, кортлар ияләшмәсен өчен көндез дә, төнлә дә аны саклаганнар.

Алма көзгә бик матур булып кызарып пешкән. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, аны да агачыннан өзәргә булганнар. Ләкин Алма:

— Миндәй матур Алма өзеп ашар өчен түгел! — дигән дә яфраклары арасына кереп качкан.

Шулай бер заман бөтен бакчага бер Алма булып калган. Шуннан соң ул:

— Күрдегезме инде, куркаклар, мин матур гына түгел, батыр Алма да бит әле! — дигән.— Курыкмыйча шундый зур бакчада минем кебек батырлар гына кала!

Бүтәннәр аның соңгы сүзләрен ишетмәгәннәр. Аларның кышка әзерлек эшләре башланган: яфракларын коясы, ботак ларын корткыч бөҗәкләрдән чистартасы булган.

Шул арада, күптән инде җай гына чыкканын көтеп торган Алма корты, сиздермичә генә менгән дә, Алманы тешләп алган. Алма, авыртуына чыдый алмыйча, үрле-кырлы си кергән дә, агачыннан өзелеп, җиргә төшкән. Ә анда бер генә түгел, әллә нихәтле корт кимереп бетергән үзен.

Утлы йомырка

Абдулла Алиш

   Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

— Бер, ике, өч, дүрт... сигез, тугыз, ун...

Бер дә санап бетерерлек түгел... Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле...

Беркөнне әби, ах-вах итеп, ишектән килеп керде.

— Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,— ди әби.

Мин әйтәм: «Әллә ул янган?» — дим. Әби үзенекен сөйли:

— Күрше карчык биргән иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,— ди.

Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар.

Әби һаман-һаман сөйләнә:

— Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел...

Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер.

— Әйтергәме, әйтмәскәме?

Әйтер идем — ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем — ул утлы йомырка белән кибет яна чак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак.

Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм:

— Әби, утлы йомырканы мин алган идем! — дип елап җи бәрдем.

Әби әйтә:

— Харап булганбыз, әйт, кая куйдың? — ди. Мин әйтәм:

— Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык. Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә

киткәндер. Ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле, морҗадан чыккан төтен була.

Пожар чыкмады. Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар.

Сеңелем Гөлчирә:

— Әнә утлы йомырка кайтты! — дип көлә.

Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам. Әби көлә-көлә чәй ясый:

— Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең бар? Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә генә ярамый,— ди.

Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең инде аны хәзер мин белмим.

Әбиләрдә кунакта

Абдулла Алиш

   Беркөнне әни миңа:

— Кызым, Гөлгенә, яратканым син генә, кил әйдә, киен әйдә, әбиләреңә барабыз, бүләк илтеп кайтабыз,— диде.

Мин бик шатландым. Шатлыгымнан җырлый да баш ладым.

— Барабыз, барабыз, әбиләргә кунакка!

Әни дә мин, без икәү, киттек әбиләргә, әбиләр бездән еракта торалар.

Безнең капканы чыгасың — бер, Маратлар капкасы — ике, Хәлимнәрнеке — өч, Гарифларныкы — дүрт, Асияләрнеке — биш. Ә аннан соң бик күп, бик күп капкалар бар.

Безнең урам белән туп-туры барасың, барасың да сулга борыласың. Аннары тагын барасың-барасың да уңга боры ласың. Аннары бер урамга борылып керәсең дә, кырыйдан бер йорт кала, икенчесен дә үтәсең, өченчесенә дә кермисең, дүр тенчесен дә узып китәсең, ә бишенче йорт — әбиләрнеке.

Беркөнне мин бик яхшы билгеләп кайттым. Аларның йорты каршында гына трамвай туктый. Бик билгеле урында безнең әбиләр йорты!

Әбиләр тора торган йорт бик зур. Түбәндә бер тәрәзә бар, аның өстендә тагын бер, аның өстендә тагын. Кул бармак ларының барысын да берәм-берәм бөгеп бетерәсең: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тәрәзәләренең очына чыга ал массың.

Әни әйтә:

— Әбиләрең бишенче катта торалар,— ди.

Без баскычлар буйлап шул бишенче катка атлыйбыз.

Берне менәбез, икене, өчне менәбез, дүртне, бишне. Бик күп баскычлар менсәк тә, әле без бары беренче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тагын бик күп баскычлар менәбез. Бу әле бары тик икенче кат кына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Тагын баскычның бер басмасы артта кала, ике басмасы, өч, дүрт, биш басмасы. Без әле бары өченче катта гына. Ә безнең әбиләр бишенче катта торалар.

Без тагын менәбез, тагын менәбез. Беренче катны менгәч ял итәбез, икенчене, өченчене, дүртенчене менгәч ял итәбез дә бишенче катка менеп җитәбез. Безнең әбиләр менә шушы бишенче катта торалар.

Анда ишекләр бик күп: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү...

Ә ишек яңагында бер түм-түгәрәк әйбер бар, аның урта сында бер төймә дә бар, әни шул төймәне бармагы белән басарга тотынды. Бер мәртәбә басты, эчтә «чылтыр!» итте. Икенче мәртәбә басты — тагын «чылтыр!» итте, өченче мәр тәбә баскан иде, берәү:

— Кем бар? — дип сорады. Әни әйтте:

— Кызым Гөлгенә дә мин генә.

Ишек ачылды. Аннан әби килеп чыкты, ул көлә иде. Ул мине күтәреп алды.

— Ай, кызым Гөлгенәм килгән икән, бик сагындырдың, бер атНа бит инде сине күргәнем юк,— диде.

Без өйгә кердек.

Мин әнидән әкрен генә сорадым:

— Әни, атна нәрсә соң ул? — дидем мин. Әни әйтте:

— Җиде көн,— диде.— Дүрткә берне кушсаң — биш була бит. Бишкә берне кушкач, алты көн була, алты көнгә тагын берне кушсаң, җиде көн була. Менә шул бер атна инде.

Әби безгә чәй эчертте. Безне коймак белән сыйлады. Мин биш коймак ашадым. Әни биштән дә күбрәкне ашады.

Мин бер чынаяк чәй эчтем, әни өчне эчте, ә әби биштән дә күбрәк, җидедән дә күбрәкне эчте.

Без әбигә бүләгебезне бирдек. Алар кып-кызыл алмалар иде. Әби ике кулына икешәр алма тоткач та, өстәлдә әле та гын да биш алма калды. Барысы күпме булгандыр, мин бел мәдем. Биштән дә күп, җидедән дә күбрәк.

Аннары без өебезгә кайтып киттек, әби безне озатып калды.

Ирек, Алмас һәм Җәлил

Нурихан Фәттах

   Ирек комлыкта уйнап ята. Үзе генә уйный. Аның кечкенә автомашинасы бар. Автомашинага ком тутыра да бер җирдән икенче җиргә илтеп аудара. Комны бушаткач кире килә, тагын ком тутыра, тагын илтеп аудара. Ул үзенчә чокырлар казый, юллар сала, буалар буа. Ул шулай уйнап ятканда, аның янына Алмас белән Җәлил килде. Ирекнең күңелле итеп уйнавын күрделәр дә кызыктылар болар. Аларның да юллар салып, чокырлар казып уйныйсылары килде.

— Ирек, әйдә бергә уйныйбыз,— диде Алмас.

— Мин синең машинаңа ком төярмен, син шофер бу лырсың,— диде Җәлил.

Ләкин Ирекнең аларны уенга катыштырасы килмәде.

— Кирәкми, мин үзем генә уйныйм,— диде ул. Малайлар аның сүзенә карамадылар, шунда комлыкта

уйнарга да керештеләр. Комнан юллар салдылар, буалар будылар, таулар өйделәр. Ләкин алар комны куллары белән ташыдылар, чөнки аларның машиналары юк иде.

Ирек машинасын ал арга бирмәде. Һаман үзе генә уйнады. Алай гына да түгел, Алмас белән Җәлил килгәч, аңа ком лыкта урын тар булып күренә башлады.

— Минем комны алмагыз! — диде ул, шыңшып.

— Синекен алмыйбыз бит! — диде Алмас. Ирек барыбер тынычланмады.

— Минем юлны таптамагыз! Минем чокырны бозма гыз! — диде ул бәйләнчекләнеп.

— Синеке түгел, үзебезнеке! — диде Җәлил.

— Юк, минеке! Бу минем юл! Бу минем буа! — диде Ирек.

Шулай диде дә иптәшләре ясаган юлны аягы белән бозып та ташлады. Алмас белән Җәлилнең моңа ачулары килде. Шулай итеп, малайлар ачуланыштылар да киттеләр.

Ирек еларга тотынды. Автомашинасын күтәрде дә, «әни!» дип кычкыра-кычкыра, үзләренә йөгерде.

Ләкин Ирек өйләренә кайтып җитә алмады. Тыкрыкта аңа кара эт очрады.

Чыннан да, Ирекнең коты алынды. Ул шундый курыкты, куркуыннан хәтта елавыннан да туктады.

Нишләргә хәзер? Эт янына барып булмый. Барсаң, кабар да йотар! Шулай ук аны читләтеп үтәргә дә мөмкин түгел — ике якта биек коймалар.

Малай нишләргә белми карап торды-торды да кире йөге рергә тотынды. Ул, тыны бетеп, Алмас белән Җәлил янына килде.

— Ник килдең, елак? — диде Алмас. Ирек рәтләп сүзен дә сөйли алмады.

— Э-эт...э-эт бар! — диде ул, тотлыгып.

Җәлил белән Алмас уйнауларыннан туктап калдылар. Ирек янынарак килделәр.

— Кайда ул? Кайда? — диделәр алар.

— Те...те...тегендә... тыкрыкта,— диде Ирек.

— Әйдәле! — диде Алмас, Ирекне үз артыннан ияртеп. Малайлар тыкрыкка таба китеп бардылар. Карасалар, кара

эт һаман шунда басып тора. Юл уртасында, эттән читтәрәк, Ирекнең автомашинасы аунап ята.

Батыр Алмас кулына таяк алды, кыюланып, эткә таба атлады. Хәзер инде Ирек курыкмады. Өчәү булгач, нишләп куркып торырга!

Эткә якынлашкач, Алмас таягын ыргытты. Ирек белән Җәлил этне куркытып кычкырырга тотындылар.

Кара эт малайларга гаҗәпләнеп бер карады да койрыгын болгап алды, башын иде һәм иренеп кенә китеп барды. Тык рык бушап калды.

— Кайтасыңмыни? Бар инде,— диде Алмас Иреккә.

— Юк, мин сезнең белән уйныйм,— диде Ирек.

Тургай

(Нәни хикәят)

Әхсән Баян

   Малай еш кына әнисенә бәрәңге әрчешә иде. Шулай бер көнне аның кулыннан бәрәңгесе төшеп китте. Бәрәңге тере кебек иде. Ә бәлки, тередер дә әле ул...

Малай бәрәңгене яңадан кулына алды.

— Әни, әни, кара әле, тургай! — дип, залга йөгереп чыкты ул.

Бәрәңге, чынлап та, тургайны хәтерләтә иде. Охшаса да охшар икән! Әнисе, малаен аңлап, аның күңелен төшермәс өчен:

— Әйе шул, тургай икән! — дип көлде.— Син аны үз өстә леңә куеп тор да, яз җиткәч, очырып җибәрерсең.

— Яз җиткәч, терелер бит ул, әни, ә?

— Терелер, терелер, яз бит шундый могҗизалы чак ул. Тургай үзе дә — табигать могҗизасы.

Малай, «тургай»га аяклар ясап, аны үз бүлмәсенә алып чыкты һәм өстәлгә бастырып куйды, аннары тәрәзә төбенә үк күчерде. Ул аның яз көне, терелеп, чиксез-кырыйсыз зәңгәр дөньяга томырылачагына ышана иде.

Малай язны көтә.

Кошлар рәхмәте

  Әхсән Баян

    Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса — ояда ун йомырка.

Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.

Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый, яңгыр яуса, суытса, аларны канаты астына җыя.

Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй җитә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенепме-җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: «Карагыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!» —дип әй тергә теләве иде.

Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебешләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.

Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр.

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Идрис Туктар

   Мин кибеттән икмәк алып кайтып биргәч, Хафиз бабай миңа рәхмәт диде. Мин дә аңа рәхмәт әйттем.

— Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең? — диде Хафиз бабай.

— Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт,— дип җавап бирдем мин.

— Хак сөйлисең: рәхмәт һәркем өчен рәхәт,— диде Хафиз бабай куанып һәм аркамнан сөеп куйды.

Актырнак белән Назбикә

Җәүдәт Дәрзаман

   Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак, чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып, туктау юк. Мин кайчакларда бик тиз арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек армый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра, мин җыештырам... Назбикә түгәрәк әйберләр белән уйнарга ярата. Уйнап хикмәтләр күрсәтә инде! Сыртын кабарта, усал итеп мырылдый ук башлый. Актырнакка да кызык бит, аның уенчыгын иснәп карыйсы килә. Тик кая ул иснәү, якын да җибәрми Назбикә. Тырнакларын батырырга гына тора. Нәкъ күрше Гөлгенә төсле инде менә. Ул да шул кеше кур чаклары белән уйнагрга ярата. Ә үзенең курчагын тотып карарга да ярамый. Иә тырный, йә тешли, йә елый ук баш лый...

Тиз дә үсә Актырнак белән Назбикә! Үсүен үсәләр дә... Үскән саен әллә нишлиләр шунда. Белмим инде, ни җит мидер. Көненә ике-өч тапкыр ызгышалар. Назбикә бигрәк тә усалланды. Әле беркөн генә Актырнакның борынын тырнап канаткан. Жәлләп куйдым мескен маэмаемны. Әти дә: «Ак тырнак инде үсте, оясында торсын»,— ди.

Хәзер Актырнак тышта, Назбикә өйдә яши. Назбикә ма мык түшәктә йоклый, Актырнак — салам өстендә. Без йок ларга ятуга, Назбикә, мыр-мыр итеп, карават янына килеп җитә. Юрган асты — Актырнак оясы түгел. Монда җылы... Назбикә төне буе мырлавын гына белә. Актырнак исә ләң-ләң итеп өргәләп алырга да онытмый. Шук малайлар кереп, бак чадагы чәчәкләрне өзмәсен, диптер инде...

Хәзер мин Актырнакны ныграк яратам. Нигә икәнен үзем дә белмим...

Көн җылынды

Рөстәм Мингалим

    Әтисе белән әнисе, әйбәтләп киендереп, Хәйдәрне дә үзләре белән ишегалдына алып чыктылар. Тышта салкын. Кар ява.

Әтисе белән әнисе утын кисәргә кереште. Ә Хәйдәр бер читтә басып карап торды. Бераздан аның бүрек түбәсен, җил кәләрен кар каплап китте.

Әтисе Хәйдәргә таба борылды да, елмаеп:

— Улым, кар күмеп китә күрмәсен үзеңне,— диде. Ә бераздан әнисе:

— Улым, туңмыйсыңмы? — дип сорап куйды.

Хәйдәр ни дияргә дә белмәде. «Туңам» дисә, өйгә кертеп җибәрүләре бар, ә аның өйдә утырасы килми. «Туңмыйм» дияр иде, суык. Әнә бит суык, шаярган кебек кенә итеп, борынны, бит очларын чеметеп алды. Аннары бияләй эчен дәге бармакларга, итекләр эчендәге тәпиләргә үк барып җитте...

Әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр. Кая ул туңу! Тир ләп чыкканнар. Бераздан әтисе Хәйдәр янына килде.

— Улым, туңасың ич,—диде ул.— Йәле, шушыларны утынлыкка илтеп куй, суык синең янда тора алмасын.

Хәйдәр ярып ташлаган утын агачларын берәм-берәм утын лыкка ташлый башлады.

— Менә улыбыз да эшкә ярый хәзер,— дип куаныштылар әтисе белән әнисе.

. Бераздан Хәйдәр, әнисе янына килеп, бүрек колакчын нарын чишәргә кушты.

— Әни, көн җылынды! — диде ул.

Әтисе белән әнисе рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары әтисе, Хәйдәрнең аркасыннан сөеп:

— Көн җылынмады, улым, эш җылытты сине,— диде.

Мәхмүт Хәсәнов

Канатларың булса..

Бер кыз кошларның канатлы булуларына кызыгып яшә гән.

— Ник минем канатларым юк икән? — дигән бу кыз әнисенә.

— Кошларның канатына кызыгасыңмы? — дигән әнисе.

— Әйе, бик кызыгам,— дигән кыз.

— Канатың булса нишләр идең, балам? — дигән әнисе.— Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып?

— Очып китәр идем дә... Очып кайтып та җитәр идем, сине сагынып,— дигән бу кыз.

Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган.

— Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым,— дигән әнисе.

Кыз шунда әнисен тагын да кысыбрак кочаклаган.

Моннан соң ул кошларның канатлы булуына да кызык маган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булганы өчен шатланып яши икән.

Сөйкемсез песи

Әминә Бикчәнтәева

     Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр.

Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә.

Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:

— Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— ди.

— Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем.

Абыем Шамил дә:

— Сынап карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр,— диде.

Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә баш ладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.

Хәзер Мәйсәрә безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле? — дип сорый ул миннән. Шамил дә , мин дә көләбез.

— Син аны куалап чыгарган идең бит, хәзер без аны берәүгә дә бирмибез, дибез.

Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый.

Хәйләгә каршы хәйлә

(Татар халык әкияте)

    Беркөнне Төлке Торнаны кунакка чакырды. Табага бераз гына сыек кесәл салып, кунагының алдына куйган. Торна томшыгы белән «тук, тук» итә, имеш. Кесәлне ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми, имеш.

Әмма Төлке:

—        Ашасана, сылу кунагым,— ди-ди, кесәлнең барысын үзе ялап бетергән, имеш, кунагын ач калдырган, имеш.

Торна, Төлкенең бу хәйләсен эченә салып, беркөн Төлкене үзе дә кунакка чакырган. Тар авызлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып, Төлкенең алдына куйган.

Торна Төлкегә әйтә икән:

—        Ашасана, кунагым, син мине фәләнчә вакытта кесәл белән бик сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың? — ди икән.

Төлке бик ашамакчы була икән дә, чүлмәккә авызы сыймый, ди. Торна шулай, борчакны үзе генә чукып бетереп, Төлкене ач калдырган, ди.

Ата каз

(Татар халык әкияте)

    Казлар елга буенда йөриләр икән. Куе таллыктан Төлке килеп чыккан да казларга таба бара башлаган.

—        Төлке бар, сак булыгыз,—дигән Ата каз. Казлар дошманга каршы торырга хәзерләнгәннәр.

Төлке бөтенесен дә күреп торган һәм хәйләгә керешкән. Казлар алдына килеп, түбәнчелек белән генә башын игән:

—        Кадерле казлар,— дигән ул, тавышын нык калтыратып.— Мин төлке патшалыгының илчесе, аюлар патшалыгына китеп барам. Бик арыдым. Сездә ял итәргә мөмкин булмасмы?

—        Була, берсүзсез була,— дигән Ата каз.— Тик безнең сезгә бер үтенечебез бар иде.

—        Сөйләгез,— дигән Төлке, үзенең кипкән иреннәрен ялап.

—        Сүз шул,— дигән Ата каз.— «Илче Идел кичә» дигәннәр. Безнең беребез елга аръягында калды. Шуны алып чыгарга ярдәм итмәссезме икән?

Төлке шатланып киткән, ялтыр күзләрендә очкыннар күренгән.

—        Мин моңа күнәм,— дигән ул.— Ләкин кайсыгыз булса да берегез иптәш булып барыр бит?

—        Барыр, барыр,— дигән Ата каз.

Елга тирән һәм бик киң икән. Ата каз ары караган, бире караган, яр буенда яткан бүрәнәләрне күргән. Борыны белән сөйрәп, берсен суга төшергән дә:

—        Әйдәгез, киттек,— дигән Төлкегә.

—        Ә кайсыгыз минем белән чыга? — дип сораган Төлке.

—        Мин,— дигән Ата каз һәм, йөзеп килеп, бүрәнә өстенә менгән.

Төлке, моны күреп: «Аргы якта берсе бар, ә монысы — икенчесе, мин сезнең икегезне дә исән калдырмам», дип уйлаган. Бүрәнәнең өстенә менеп утыруы булган, бүрәнә әйләнеп киткән дә Төлке суга чумган, ә Ата каз очып киткән.

Казлар бик шатланганнар. Булдыклыгы өчен Ата казга рәхмәт әйткәннәр. Аның хөрмәтенә бәйрәм ясап, биш көн буена аны сыйлаганнар.

Төлке белән Каз

(Татар халык әкияте)

     Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

—        Каз, мин сине ашыйм,— дигән. Каз боегып калган.

—        Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит,— дигән Каз.

—        Әйдә, бие,— дигән Төлке.— Ашарга өлгерермен әле. Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке:

—        Әй оста биисең, Каз,— дип көлә икән.

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән.

Төлке авызын ачып калган.

Ахмак бүре

(Татар халык әкияте)

    Бер заман Бүре бик ачыккан. Ни туры килсә, шуны ашармын дип, азык эзләргә киткән. Бара торгач, аңа бер Кәҗә тәкәсе очраган. Бүре Кәҗә тәкәсенә: «Кәҗә, мин сине ашыйм»,— дигән. Кәҗә тәкәсе аңа: «Ашасаң ашарсың инде. Ярый, алайса, менә син бу тау итәгендә авызыңны ачып тор. Мин тау башыннан сикереп төшәрмен дә авызыңа кереп китәрмен»,— дигән. Бүре риза булган. Кәҗә тәкәсе тау башыннан сикереп төшкән дә Бүрене сөзеп еккан. Бүренең һушы киткән.

Бер заман, аңына килеп, тирә-якка караса, Кәҗә тәкәсе әллә кайчан китеп барган. Бүре бик үкенгән, ләкин соң булган.

Тавык, Тычкан һәм Көртлек

(Татар халык әкияте)

    Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде:

—        Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?

—        Мин бармыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә бармыйм,— диде Көртлек.

Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды.

—        Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык.

—        Мин алып кайтмыйм,— диде Көртлек.

—        Мин дә алып кайтмыйм,— диде Тычкан. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты.

—        Ипине кем изә? — дип сорады Тавык.

—        Мин измим,— диде Тычкан.

—        Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде.

—        Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык.

—        Мин якмыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты.

—        Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык.

—        Мин куймыйм,— диде Тычкан.

—        Мин дә куймыйм,— диде Көртлек.

Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр.

Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да:

—        Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады.

—        Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәлгә килеп утырды.

—        Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды.

Ике ялкау

(Татар халык әкияте)

     Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике Кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Олырагы әйткән, ди:

—        Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк,— дигән. Кечерәге әйткән:

—        Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк,— дигән. Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди. Байтак яткач, Олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән, ди:

—        Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! — дигән, ди. Кечесе әйткән, ди:

—        Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем,— дигән, ди.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.

Комсызлык бәласе

(Венгр халык әкияте)

   Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.

—        Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.

—        Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.

Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе.

Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.

Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.

—        Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп.— Ашагыз, тәмле булсын!

Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар.

Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.

Икмәк

 (Төрекмән халык әкияте)

   Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә — сеңелләре дә, энеләре дә булмаган. Егет бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа хезмәт хакы түләмәгән, ашарына да бик аз биргән.

Беркөнне Әнисе улына әйткән:

—        Бай сине ачка үтерергә тели. Эшкә чыкма. Тауга утынга бар. Мин утынны ярлыларга сатармын. Аларның да акчалары аз, билгеле. Ләкин бу эштән килгән акчага без ничек тә яши алырбыз.

—        Синеңчә булсын,— дигән Егет.

Ул иртән иртүк, кояш чыкканчы торган да, бау, балта асып, Әнисе белән саубуллашып, өйдән чыгып китәргә җыенган.

—        Улым,— дигән Карчык,— менә бу ипи кисәген дә ал әле. Башка бернәрсәбез дә юк безнең. Ләкин син аның балга әйләнгәнен көтеп тор. Шуннан соң гына ашарсың.

Егет ипи телемен яулыкка төреп алган да тауларга таба киткән.

Егет төш җиткәнче эшләгән дә эшләгән. Арыган. Бик нык ашыйсы килгән. Кичтән үк авызына бернәрсә капмаган булган. Төенчекне алган да чишеп караган: ипи балга әйләнмәгәнме, янәсе. Ләкин ипи һаман да ипи булып калган. Бик ашыйсы килсә дә Әнисенең үтенечен бозарга теләмәгән Егет.

Ипине күкрәгенә яшергән дә яңадан эшли башлаган. Караңгы төшкәнче утын кисүен дәвам иткән.

—        Хәзер ипи балга әйләнгәндер инде,— дип әйткән ул үз-үзенә һәм төенчекне тагын чишкән.

Караса, ипи һаман да ипи булып калган, ди. Егетнең күңеле төшкән.

—        Әни мине алдаган,— дип уйлаган һәм ипине ашый башлаган. Кабуы булган, балдан да тәмлерәк булып тоелган ипи. Егет Әнисеннән оялган:

—        Кичер мине, Әни. Ипи тәмле, бал кебек татлы,— дигән ул.

Бикбатыр белән Биккуркак

Абдулла Алиш

   Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара тату яшәгәннәр. Куян кетер-кетер итеп агач кайрысы кимергән, песи чепер-чепер итеп сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала Бикбатыр дип исем кушкан, куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли икән, аны ул Биккуркак дип атаган.

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр,—дигән,—үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич»,— дигән. Биккуркактан бик көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан мин үлгән булыр идем»,— дигән куян.

Икенче бервакытны куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп итеп типкән, нәрсәдер бик нык кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да инде кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота»,— дип уйлый икән куян. Песи дә колакларын торгызган: «Ул да курка, ахры»,—дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә песи, авызына кабып, куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде»,— дигән, бер кечкенә генә кара әйберне куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип тычканга куян гаҗәпләнеп караган.

Өченче тапкыр ачык ишектән өйгә бер Эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан да, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, Эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, Эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган. Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

Керпе туны

   Борын-борын заманда җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанвар да күлмәкчән генә йөргән, ди.

Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик аптыраган — нишләргә? Урман хуҗасы Аюхан күп уйлап тормаган, ерак таныш-белешләреннән барлык җәнлекләргә дә тун тектерергә җитәрлек тире кайтарткан.

Ул чакта Керпе тегүче булып эшләгән, ди. Аның бик күп энәләре булган. Тотынган бу менә шул энәләре белән җәнлекләргә тун тегәргә. Кыш килеп җиткәнче һәммәсен дә тунлы иткән бит! Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң Керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул...

Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп өн ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче өнендә йоклаган.

Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле һаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.

Шифалы сөт

Сәмига Сәүбәнова

   Куян баласы кичкә таба авырып киткән. Әнисе Керпе табибка йөгергән.

—        Керпекәем, апакаем, балама әллә нәрсә булды, нишләргә дә белмим,— дигән.

Керпе, Куян баласын карагач, болай дигән:

—        Терелсен дисәң, кайнаган сөт эчер.

Куян шөбһәгә төшкән. «Кайнаганы түгел, кайнамаганы да юк бит әле аның»,— дип уйлаган.

Киткән бу елый-елый урман буйлап. Каршысына Саескан очраган.

—        Нигә елыйсың, берәр кайгың бармы әллә? — дип сораган.

—        Ничек инде еламыйсың? Сабыем үләргә ята. Керпе табиб кайнаган сөт эчерергә кушты, каян табарга да белмим,— дигән Куян.

—        Бар өеңә кайт, сабыең янында утыр, мин сиңа сөтне үзем табармын,— дигән Саескан.

Куян кайтып киткән. Саескан Сыер янына килгән.

—        Сыеркаем, матуркаем, бераз гына сөт бир әле,— дигән. Сыер әйткән:

—        Бик бирер идем дә, хуҗа хатын әле генә сөтемне базарга чыгарып сатты, иртән кил,— дигән.

—        Иртәгә хәтле Куян баласының үлүе бар шул,— дигән Сә.өскә.н

—        Ярар, алайса,— дигән Сыер.— Хәзер сөт җыеп карыйм. Шуннан болынга чыккан, күп итеп үлән ашаган, җилененә сөт төшкән. Саескан җитәрлек кадәрле сөт савып алган һәм Куян янына кайтып киткән. Куян сөтне кайнаткан, баласына эчергән, баласы терелгән.

Тәмле сүз

Әминә Бикчәнтәева

    Минем әбиемнең һаман әйтә торган сүзе бар. Ул безгә һәрвакыт:

— Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булмасагыз, үзегезне беркем дә яратмас,— ди.

Тик мин башта бу сүзне бер дә аңлап җиткерми идем. Ничек инде сүз тәмле була икән. Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый ич. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: «Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, зур, акыллы, ал, кызыл, зәңгәр, ат, сыер, кәҗә...» Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен, сүзләрне дә күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Мин курчакны алгач: «Рәхмәт, апа»,— дидем. Ул миңа: «Дәү үс»,— диде. Шул арада минем янга иптәш кызым Рәисә килеп керде. Минем кулымдагы курчакның матурлыгын күреп Рәисәнең исе китте. Чыннан да курчагым бик матур. Күзләре зәп-зәңгәр, үзләре миңа карап торган шикелле! Чәчләрен укучы кызлар кебек артка бәйләп куйган. Зәңгәр ефәк күлмәк кигән!

—        Абау, Гөлкәй, курчагың бигрәк матур икән,— ди Рәисә. Ә мин аңар:

—        Матур шул, кунак апа китерде, әйдә, бергә уйныйбыз,— дидем. Шуннан соң без минем уенчыкларым торган почмакка бардык та уйный башладык. Ә бездән ерак түгел диванда әни белән кунак апа сөйләшеп утыралар. Үзләре сокланып безнең уйнаганны карыйлар.

—        Кызың нинди үскән инде,— ди кунак апа. Әнием дә миңа елмаеп карый.

—        Әйе, зур үсте инде. Бакчада өлкән группага йөри хәзер,— ди. Иптәш кызым Рәисә минем курчакны алды да кечкенә урындыкка утыртты.

—        Кит әле, шулай утырталармыни, юләр. Бир үзем утыртам,— дип, мин курчакны тартып алдым. Кунак апа да, әни дә ялт итеп безгә карадылар. Әйтерсең лә берәү матур чынаякны төшереп ватты. Аларның йөзләре шундый күңелсез булып китте. Кояш батып, болыт каплаган шикелле, йөзләрендәге елмаю бөтенләй юкка чыкты.

—        Абау, нинди сөйләшү бу! Иптәш кызларың белән шулай тупас сөйләшергә ярыймыни? Кит әле, юләр, имеш. Ә син миңа курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине тәмле телле дип уйлаган идем,— ди кунак апа.— Ә син шундый тәмсез телле дә буласың икән.

Әнием дә минем өчен оялды, ахры. Ул тиз генә минем ике кулымнан тотып алды да:

—        Хәзер үк дустыңнан гафу үтен,— диде. Мин иптәш кызымнан:

—        Гафу ит, Рәисә! — дип гафу үтендем. Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә болай тупас сөйләшмәм.

Минеке, тимә!

Абдулла Әхмәт

   Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар.

Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде:

—        Минеке, тимә!

Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты.

—        Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз. Уенчыкларыңны бир,— диде ул.

Гөлгенә, теләмичә генә, бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны Фәриткә сузды. Тик кулсыз курчак Фәритне тиз туйдырды. Ул икенче уенчыкка үрелде. Гөлгенә яңадан чырылдый башлады:

—        Минеке, тимә! Үзем уйныйм! Гөлгенәнең әбисе тагын килде.

—        Алай ярамый, кызым. Бергә уйнагыз дим бит инде! Най, кемгә охшап болай комсыз соң син? — диде ул.

Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыеп алды да кочаклап күтәрә башлады.

—        Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк,— диде ул.

Фәрит әйбәт малай икән. Гөлгенәгә булышам дип, берничә уенчыкны ала башлады.

Гөлгенәнең чырае сытылды.

—        Минеке, тимә! Үзем күтәрәм!

Ул бөтен уенчыкларны да үзе күтәреп китәргә азапланды. Шулай кылана торгач, әнисе бүләк иткән алтын тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп ватты. Ватты да бик ямьсез итеп еларга да кереште.

Тагы әбисе килеп җитте.

—        Һай, харап иттең ич! Үзең генә уйнагач, үзең генә күтәргәч, шулай була инде ул! — диде.

Эшче абый

Абдулла Алиш

    Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?»

Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады:

—        Әти, киез итекләрне кем ясаган?

—        Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән.

—        Ә бүрекне кем ясаган?

—        Эшче әбиең теккән, кызым. Салкында балаларның колаклары өшемәсен, дигән.

—        Бияләйләрне дә ул ясаганмы, әти?

—        Әйе, бияләйләрне дә ул бәйләгән.

Менә алар урамга чыктылар. Люция бу вакыт һәрнәрсәне дә эшли белә торган эшче абый турында уйлый. Әнә бит ул бар нәрсәне дә балалар өчен эшли. Балалар эшче абыйны бик ярата торганнардыр. Люция дә аны бик ярата.

Люция уйланып барганда, чеңгел-чеңгел итеп, трамвай үтеп китте.

—        Трамвайны да ул ясаганмы? — дип сорады Люция.

—        Әйе, трамвайны да эшче абыең ясаган, менә бу зур йортларны да ул салган, юлларны да ул төзегән.

—        Әти, минем эшче абыйны күрәсем килә. Ул кайда була?

—        Һәркайда бар ул, кызым,— диде әтисе.

—        Юк, ул бер генә,— диде Люция.

—        Эшче абыйлар бик күбәү,— диде әтисе.— Мин үзем дә эшче.

Кечкенә кыз рәхәтләнеп көлде.

—        Юк, эшче абый мондый булмый, син әти ич! — диде ул. Люция, зур булгач, эшче абый кебек булу, бар нәрсәне дә эшли белә торган кеше булу турында уйлана иде.

 

Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)

   Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:

—        Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.

Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.

—        Мин шалканның яфрагын алам! — дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.

—        Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! — дигән ул Бабайга.

Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.

Өч аю

(Рус халык әкияте )

   Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берселәре, аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе - кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе — ашханә, икенчесе  йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе — бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе — кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе — зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. Һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң, уртача кашыкны алып, уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе— кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган. Һәм монда утыру шундый җайлы икән — Кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бетергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән, һәм Кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм Кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар һәм ашарга утырганнар.

Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп җибәргән:

—        Минем савытымнан кем ашаган?

Настасия Петровна, үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:

—        Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.

Ә Мишутка, үзенең буш савытын күргәч, нечкә тавыш белән:

—        Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаю тавыш белән:

—        Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:

—        Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? - дип чинаган.

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.

Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

—        Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән:

—        Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка, аяк астына кечкена эскәмия куеп, караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

—        Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан Кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

—        Менә ул! Тот, тот!

—        Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул Кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган: Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

Теремкәй

(Рус халык әкияте )

  Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

—        Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бака-Бакылдык булам.

—        Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергән, шул көннән алар төремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

—        Терем-теремкәй! Төремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

—        Мин куян-Куркаккай булам.

—        Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

—        Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин төлке-Хәйләбай булам.

—        Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Сорыколак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

—        Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Ә син үзең кем буласың?

—        Мин бүре-Сорыколак булам.

—        Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына, лап-лоп атлап, аю-Камытаяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да бөтен көченә акырып җибәрә:

—        Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

—        Мин, тычкан-Чыелдык.

—        Мин, бака-Бакылдык.

—        Мин, куян-Куркаккай.

—        Мин, төлке-Хәйләбай.

—        Мин, бүре-Соры колак.

—        Ә син үзең кем буласың? Мин аю-Камытаяк булам. Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

—        Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди Камытаяк.

—        Син безне сытарсың бит!

—        Юк, сытмыйм,— ди.

—        Мен, алайса! — диләр.

Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

Төлке, Куян һәм Әтәч

Абдулла Алиш

    Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.

Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:

—        Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың? — дигән аңа Эт.

—        Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:

—        Ьау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.

Эт курыккан да чыгып качкан.

Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:

—        Нигә елыйсың, Куян?

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.

—        Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Аю.

Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

—        Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю.

Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган.

Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.

—        Нигә елыйсың, Куян? — дигән Үгез.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.

—        Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Үгез.

Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:

—        Бар, Төлке, чыгып кит! — дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:

—        Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.

Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

—        Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян? — дигән Әтәч.

—        Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.

—        Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.

—        Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, Аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.

—        Юк, куармын! — дигән Әтәч.

Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

lигән Әтәч.

Төлке, моны ишеткәч, бик курыккан һәм:

—        Хәзер, аягыма гына киям...— дигән.

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан! —

дип, тагын да ныграк кычкырган Әтәч.

—        Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:

— Кикри-кү-ү-к!

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш, Төлке, мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.

Куян кызы

   Бер Соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

—        Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,— дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр

укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрен киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнисе тапмасын дип, ал арны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул салып ташлаган.

Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

—        Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

—        Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән.

—        Инде ни эшләргә? — дип уйга баткан Куян.— Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? — дип кайгырган.

Шулвакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:

—        Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,— дигән.

Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, Доктор Айбо-литның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә Доктор Айболитка киткән, Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, Доктор Айболитның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. «Балаларны чиратсыз карыйм мин»,— дигән Доктор Айболит. Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа болай дигән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,— дигән.

Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, Куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

Кем нәрсә ярата?

(Татар халык әкияте)

  Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. «Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?» дип бәхәсләшәләр икән.

—        Иң тәмле сый,— сөт,— ди Песи.— Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.

—        Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.

—        Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

—        Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — Ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән әле — һаман килешә алганнары юк, ди.

Елак әтәч

Батулла

   Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

—        Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.]

Әтәч һаман елый:

—        И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

—        Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. |

—        Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и,— дип елый Әтәч.

—        Син бит Әтәч түгел, улым, елама. Алайса тавыклар көләр үзеңнән. Әнә Әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык,—

дип җыр чыгарганнар тавыклар Әтәч турында.

Син бит Әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорам Йә елак Әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый ал массың.

Җиләккә барганда

Җәвад Тәрҗеманов

    Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай[1] урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр...»

Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...»

Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә киттек хәзер үк!» — дип кычкырган.

Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз,— дигәннәр.— Әйдә, син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр».

Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч.

Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Ьауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам...» Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына...

Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.



Предварительный просмотр:

МӘКАЛЬЛӘР ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР

Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли.
Карга булып тугач каргылдарга гына кала.
Тау биегрәк булган саен ераккарак күз ташлап була.
Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар.
Бөркет куян барда тычкан эзләп маташмый.
Тау биегрәк булган саен аннан егылып төшү куркынычы да арта.
Таза агач төрткәнгә генә аумый.
Юл тузансыз булмас.
Арысланнар туенганда шакаллар да өлешсез калмый.
Урманга адашам дип кермиләр.
Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә.
Каргылдаганчы сайрау яхшырак.
Еланга шуышырга, бөркеткә очарга язган.
Тауны буйсындырмакчы иде дә үргә дә менеп җитә алмады.
Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.
Ат урынына сыер җигеп ерак китеп булмый.
Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата.
Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли.
Тәртә арасындагы атны тыңлатуы җиңел.
Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булсаң иде.
Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле.
Татарга һәйкәлне канатлы атка атландырып куярга кирәк.
Дөнья атлы татарны гына таный.
Кошлар күп булса да сайраганнары сирәк.
Өнендә куян да тыныч.
Әтәч быргысыз да яңгыратып кычкыра.
Сатуга куелган мал түгел – мактама мине.
Ишәк аңгыра һәм күндәм булганга әзмәвердәй адәмнәрне үз сыртына атландырып йөртә.
Эт белән мәчене үзара килештерәм дип азаплану – чалбарны баш аша киергә маташуга тиң юләр гамәл.
Кояш яктысы үтәлмәгән урыннар да бар.
Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли.

Күк һәм җир

Күк йөзе, кояш, ай, йолдызлар

Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.
Ай белән кояш берәр генә була.
Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
Ай гел болыт артында гына тормый.
Ай — тулгач кителә.
Ай якты да, җылытмый.
Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка* бәйлә.
Айны итәк белән каплап булмый.
Акбүзат йолдыз*, Күкбүзат йолдыз*, Тимерказык бер ялгыз.
Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Җыен йолдыз җыелса да, яктылыгы айдай юк.
Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
Кая барсаң да, бер кояш.
Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән карау-чыга дөнья бәләкәй.
Кояш барда йолдыз күренми.
Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
Кояш кермәгән өйгә врач керер.
Кояш та тапсыз булмый.
Кояш югында ай да яктырта.
Кояш юк — көн юк, көн юк — тереклек юк.
Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.
Кояшның кадере баегач сизелә.
Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.
Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.
Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра.
Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.
Күләгәдә таш та мүкләнә.
Тулган ай — тураган ит.
Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
Чыкмаган кояшка кызынма.
Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
Яшь ай кимүдән курыкмас.

Ай бирде, кояш күпсенде.
Ай кебек калыкты, кояш кебек балкыды.
Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
Айның ундүртенче кичәсе кебек.
Бер кояшта киндер киптергәннәр.
Кояш куянга атланган чак.
Күк бер синең баш турында гына түгел.
Күккә баксам - күк ерак, җиргә баксам - җир каты.
Күккә менсәң - аягыңнан тартыр, җиргә керсәң - колагың нан тартыр.
Күктән көткән, җирдән тапкан.
Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.
Өстенә кояш чыгармый.

Җир өсте: ком, балчык, таш, тау, дала һ. б.

Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
Арттан атылган таш тубыкка тия.
Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
Баткак бакага килешер.
Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
Җир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш.
Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.
Җире байның иле бай.
Җирле — җирендә, җикән — күлендә.
Искә алмаган түмгәк чана аудара.
Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
Кара җир астында кара елан да туйган.
Каты җиргә казык кермәс.
Коры җирдә чана да шумый.
Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк ка¬зы — чыга алмассың.
Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.
Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.
Күренгән тау ерак булмас.
Күренмәс түмгәк ат өркетә. Олы ташны кече таш белән оралар.
Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.
Тау билгесе таш булыр.
Тау булгач, чокыры булыр.
Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.
Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.
Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.
Таш белән атканга аш белән ат.
Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.
Тишекле таш җирдә ятмас.
Тын сазда корт күп була.
Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.
Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.
Ышанган тауда киек юк.
Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
Ялгыз таш — кала булмас.
Япанга чыксаң, япанча ал.
Яткан таш астыннан су да акмый.

Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
Җиде кат җир астына керсә дә эзләп табар.
Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.
Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы* җитеп басмас җир.
Комнан аркан ишү. Куеныңда таш саклау.
Муенга тагылган таш булдың.
Ослан тавы күренә.
Тузандайны тубалдай итү.
Тауга каршы сикерү.
Тауны талкан итү.
Таш астында көн күрер.
Таш астыннан чыккан.
Таш өстендә таш калмау.
Ташка тамга салган.
Тәбәнәк булса да, тавым бар.
Төтен тавы тоттыру.

Казылма байлыклар, аларны үзләштерү

Алмазны алмаз белән кисәләр.
Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
Алтын саз төбендә дә ялтырый.
Алтын туфракка аралаш чыгар.
Алтын чермәс, тимер тузмас.
Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.
Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы.
Асыл таш зур булмас.
Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар.
Бакырны никадәр юсаң да, алтын булмас.
Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар.
Бриллиант кара таштан чыгар*.
Булат булатны тишми.
Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
Калын сандал чүкечтән курыкмас.
Кара алтын — җир мае, аның белән ил байый.
Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән.
Күк тимер кайрау белән алмаз булмас*.
Тимер булса, алтын да табыла.
Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас.
Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот.
Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер.
Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке.
Тимерчегә күмерче юлдаш.
Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый.
Энҗене эт муенына такмыйлар.
Энҗенең эт муенында кадере юк.
Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.

Алтын эчендә йөзү.
Коеп куйган кургашын.
Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
Чүкеч белән сандал арасы.
Эш күп — күмер аз, оста күп — тимер аз.

Сулар: чишмә, кое, елга, күл, диңгез һ. б.

Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк.
Агымга каршы йөзеп булмый.
Аккан су кире кайтмас.
Аккан суга монтар* юк.
Аулак күлгә бака хуҗа.
Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
Бата торган — еланга да тотына.
Батсаң, таза суга бат.
Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
Бер тамчыдан диңгез булмый.
Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
Болганган су тирән күренер.
Болганчык суда балык тотарга яхшы.
Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
Дәрьядагы балык сатылмас.
Диңгез янында кое казымыйлар.
Диңгездә су кыйбат.
Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.
Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
Ерактагы су белән сусын канмый*.
Идел кичмичә аягыңны киптермә.
Идел күрми итек чишмиләр.
Ишегалдыннан аккан суның кадере юк.
Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
Кечкенә елга ташыса, кичү бирмәс.
Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
Килегә салып су төймиләр.
Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
Коега төкермә, кайтып су эчәрсең.
Күл булса, бака борынын тыгар.
Күл тамчыдан җыела.
Күл тирән булган саен балыгы күп.
Күл шайтансыз булмый.
Нократның* бер ташы көмеш, берсе бакыр.
Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
Су башыннан болгана.
Су чокыр җиргә җыелыр.
Су язып май төшмәс.
Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
Суга баткан — саламга ябышкан.
Суда балык адашмас.
Суда көймә эзе беленми.
Суны ут алмас, алтынны тут алмас.
Суның кадере чишмә корыгач беленә.
Сусыз җиргә йорт корма, утсыз* җиргә ил корма.
Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр.
Ташыган диңгез дә кайта.
Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була.
Черек бау белән коега төшмә. Чулманны* чуманга утырып кичмиләр.
Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең. Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар.
Яхшы суны ерак түкмиләр.

Аның күле тирән.
Араларыннан су да үтми.
Аңа диңгез тубыктан.
Баскан эздән су чыгара.
Бер кашык су белән йотарлык.
Диңгездән чыктым, коега баттым.
Идел күреп сусыз үлгән.
Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тот тырмый.
Ике тамчы су кебек.
Салкын су белән майлау.
Су күрмичә чабуын күтәргән.


Үсемлекләр
Үлән, гөмбә, гөл, чәчәк һ. б. Печән эше
Ак алабута - ачлык елның бодае.
Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.
Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр.
Алабута орлыгы булганчы, солының саламы бул.
Әрекмәнем: кызу капса - яулыгым, баш авыртса - саулыгым.
Әрем төбенә гөл үсмәс.
Бер чәчкә яланны матурламый.
Бер үк чәчәктән корт - бал җыя, елан - агу җыя.
Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба.
Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.
Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан.
Гөл төбенә кычыткан үсми.
Гөлен яраткач, чәнечкесен дә ярат.
Гөмбә яңгырдан туймас.
Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш.
Камыш, суда утырса да, бар үләннән элек корый.
Камышны үз күлеңнән ал.
Корыган камыш ерактан тавыш бирер.
Кылган башы юкка кымшанмый.
Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.
Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас.
Күбәдән- чүмәлә, чүмәләдән - кибән.
Матур гөл чәнечкеле була.
Матур чәчәкне кырау тиз ала.
Олы юлга үлән үсми.
Печән чабып җыелмый, тарап җыела.
Сарана төбендә суган ятыр.
Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва.
Сырланның үзен өзсәң дә, тамыры кала.
Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат.
Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми.
Тигәнәк арасында үскән чәчәктән саклан.
Тигәнәк булып аякка кадалганчы, гөл булып якага кадал.
Тигәнәк чәчеп бодай ура алмассың.
Тик торганнан чыкан чакмый.
Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер.
Үлән башыннан корыр.
Үсәсе чәчәк таптауда да үсә.
Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
Һәр гөлнең үз исе бар.
Чабучылар начар булса, печән аз чыга.
Чалгы тавышы чыга башласа, яңгыр ява башлый, ди.
Чәчәкле гөл кадерле була.
Чәчәк булган җирдә бал була.
Чүмәлә көеңә кибәнгә үрелмә.
Чүп җыйсаң - чүмәлә, чүмәлә җыйсаң - богыл.
Шайтан таягына кырау тими.
Эргәзембай - яз күрке.
Эт эчәгесенең очы-башы булмас.
Яшь үләндә арык мал да уйнаклый. Яңа чалгы каты чаба.
Абага чәчәк атканда.
Баскан җиреңә үлән бетте.
Гөмбә белән шалканны аера алмау.
Ку үләнгә үрт салу.
Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган.
Сәнәк белән көрәкне аера алмау. Сәнәк-көрәк кулдан китте. Сәнәктән көрәк булган.
Тилебәрән орлыгы ашаган.
Урак белән печән чабу.
Эскерттән ишек эзләү.
Әрем белән тәрем булып яшиләр.
Үлән арасыннан ут йөртмәк. Үләннән ашак, судан тонык.
Һәммәсе дә бердәй, бакчадагы гөлдәй.


Агач
Авам-авам дигән агач йөз яши.
Агач аеры үссә дә тамыры бер.
Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
Агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр.
Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла.
Агач утырткан ага булган.
Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.
Агач яшь вакытында яхшы бөгелер.
Агач үз ихтыяры белән урманын ташламый.
Агач үз урынына егыла, таш бик ерак тәгәри.
Агачны яшьлектә бөк.
Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк.
Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә.
Агачның башын киссәң төбе калыр.
Агачның корты эченнән булыр.
Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма.
Агачның яфрагы төбенә төшә.
Агачтан яфрак төшми тормый.
Асылсаң асыл асыл агачка, егылсаң егыл мамык түшәккә.
Бер агачның шаулавы илгә яңгыр яудырмас.
Бер агачта ике кайры булмас.
Бер шыгырдаган агач гомер буе шыгырдый.
Ботаксыз агачның күрке юк.
Иелгән агачка үрмәләү җиңел.
Йомшак агачны корт басар.
Карт агач үзеннән-үзе корыр.
Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар.
Корт баскан черек ботакны кисеп ташлыйлар.
Кыеш агачның ботагы туры булмас.
Кыйшык агач төзне бозар.
Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый.
Күмәк агач давылдан курыкмас.
Тамыры ерак агачның гомере озак.
Тотынган агачыңның тамыры нык булсын.
Туры агачның күләгәсе дә туры була.
Хур күргән агачың гүр өстеңә күләгә булыр.
Чүлгә кое казыган - бер саваплы, сазга күпер салган - ике саваплы, юлга агач утырткан - өч саваплы.
Шыгырдавыклы агач озак чыдар, шыгырдамаган тиз сынар.
Шәрә агачтан ышык көтмә.
Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас.
Ялгыз агач җилдә тиз сына.
Ялгыз агачны җил борган, күмәк агач җилне борган.
Яман агачка асылынганчы, яхшы агач үзеңне бассын.

Агач арасыннан урман күрмәгән.
Агачтан сандугач кына ясамый.
Ике агач арасында адашу.
Яфрак астына керү.

Агач төрләре
Бер каенның күләгәсе бөтен илне капламас.
Бәрмәчлектән йөзем булмас.
Имән агач - каты агач, каен агач - чырагач.
Имән агачының иелгәне - сынганы.
Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая.
Имән күмере исле булыр.
Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми.
Каен агач тал булмас, каен суы бал булмас.
Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.
Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс.
Карагайның көле күп, имәннең күмере күп.
Карама агачы - каршы агач.
Карышып үскән караманы турайталмассың.
Кечкенә имәндә ботак күп була.
Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.
Куба тал шарт сынар, сары тал йөгенеп калыр.
Нарат - башыннан, имән - төбеннән корый.
Нарат төз карап үсәр, өянке өя ләп үсәр.
Озын тирәкнең күләгәсе төбенә төшмәс.
Тал ком ярата, усак дым ярата.
Тик торган караулы тирәккә тимиләр.
Тирәк, ни юан булса да, пычкыдан котылмас.
Тирәкнең, тамыры черемичә, яфрагы саргаймый.
Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас.
Чатлы-ботлы - карама булыр, шарт-шорт янган - у булыр.
Чикләвек агачы эчтән чери.
Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.
Юкәнең чәчәге - бал, кабыгы - юкә, череге - дару, агачы - сөян.
Ялгыз каенга кош кунмас.
Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.
Ватылмый торган чикләвек.
Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.
Карама көленә утырту.
Кеше чикләвек җыярга барганда, ул җиләк җыярга б«|
Кәкре каенга терәтү.
Тузга язмаганны сөйли.
Чикләвегемнең төше юк, сезнең кебек кеше юк.
Юкә агачка атландыру. Юкәдә икән чикләвек.

Җиләк-җимеш агачлары
Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.
Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы.
Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми.
Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.
Аланда үскән балан әче була.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алма ничек пешкән - эргәсенә шулай коелып төшкән.
Алма теләсәң, агачыннан күз алма.
Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.
Алманы үстерү кыен, черетү ансат.
Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый.
Алманың кызылына алданма.
Алмасын ашарсың - агачын кисмә.
Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп.
Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле.
Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.
Бер черек алма бөтен йөкне черетә.
Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле.
Җиләк бердән җыйнала.
Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.
Җимешен аша, бакчасын сорама.
Җимешле агач зур булмый.
Җимешнең асылын эт ашый.
Җимешсез агачка таш атмыйлар.
Кызыл алманың эче кортлы булучан.
Кулың җиткән ботакның алмасын өз.
Миләш дигән җимеш авыздан - су, күздән яшь китерер, имеш.
Өлгергән өрек сабагында тормый.
Сау алма саптан төшми.
Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс.
Тиз пешкән җимеш тиз чери.
Нәр җимешнең үз корты бар.
Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс.
Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә.
Яфракка карап, алма санама.

Алма пеш, авызыма төш.
Алмалары суга туенган.
Аңа бит алма - шалкан, ком - талкан.
Кеше бакчасына таш ату.
Кипкән җимеш күк куырылган.
Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу.
Пешмәгән җимештән катмаган как.
Яңа җимеш, иске авыз.

Урман
Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
Кәкре агачсыз урман булмас.
Урман авызы тар булыр.
Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми.
Урман бүресез, тау куянсыз булмас.
Урман - колак, кыр - күз.
Урманга кер, ботакка кадалма.
Урманга кергәнче чыгар юлыңны кара.
Урманга утын ташылмый, коега су салынмый.
Урманда агач күп, сайлый башласаң яраклысы юк.
Берсе урманга, берсе тугайга киткән.
Урман чытырман, качсам тоттырмам.
Урманда урынсыз, кырда койрыксыз.
Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән.

Һава торышы: җылы-суык, җил-давыл, явым-төшем һ. б.


Артка калган болыт яумый үтәр.
Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
Аяз көннең яшененнән курык.
Батканга яңгыр куркыныч түгел.
Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
Болытсыз яңгыр булмас.
Вак яңгыр чылата.
Давыл алды тын була.
Давыллы болытның явымы аз.
Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.
Җил исми яфрак селкенми.
Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
Җил чәчсәң, давыл урырсың.
Җил җелеккә үтәр.
Җил җилләми, томан ачылмый.
Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
Җилдән килгән, җилгә киткән.
Җиле булгач, бураны булыр.
Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
Кар башын кар ашый.
Кар матур да, аякны туңдыра.
Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
Кара суык кардан яман.
Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер зәвык.
Кардан гөмбә эзләмә.
Карның базга салганы да бетә.
Кары калын кышның үләне калын булыр.
Кары эресә дә, бозы кала.
Каты давыл тиз туктар.
Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
Күкрәгән болытның явымы аз.
" Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
Суык белән эт — сәләмәгә үч.
Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.
Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
Тамчы кечкенә генә — таш тишә.
Тамчы тамса да, диңгезгә су файда. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Тамчысыз диңгез булмый. Томан төшә — җимешләр пешә.
Узган болытны тотып булмый.
Хәерсез болыт диңгезгә явар.
Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
Шаулы яңгыр тиз үтәр.
Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
Явым теләсәң, давылына да чыда.
Ярыктан кергән җил усал була.
Яумасаң да, күкрә.
Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
Яңгыр көтсәң, кар явар.
Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
Яңгырдан соң тузан да басыла.
Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.

Араларыннан җил дә үтми.
Аяз көндә яшен сугар.
Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
Аҗаган кайнаган урын.
Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
Җил белән симертү.
Җил искән якка аву.
Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
Җил ягына салам кыстыру.
Җил-яңгыр тидермәү.
Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
Кара болыт булып йөрү.
Кызыл кар яуганда.
Көн явым — ят та юрганың ябын.
Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
Сафура бураннары кубару.
Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
Яумаган яңгырга балаган кору.



Предварительный просмотр:

Табигать күренешләре турында табышмаклар.

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)

“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

Яшелчәләр турында табышмаклар

Җир астында җиз бүкән.
Ул ни икән? (Бәрәңге)

Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

Катлы-катлы булып үсә,
Җир өстендә,
Ул нәрсә? (Кәбестә)

Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)

Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур,
Аны кем әйтер? (Помидор)

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт. (Кыяр)

Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (Чөгендер)

Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак)

Чисталык турында табышмаклар.

Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле, я, кем белә? (Сабын)

Бар кызылы, яшеле,
Аңкып тора хуш исе.
Шунсы гына өркетә,
Күзгә керсә өркетә. (Сабын)

Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам. (Су)

Һәркем авызга капса,
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас,
Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

Аркасында сөяге,
Сөягендә мыегы.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

Он түгел, үзе ак,
Авызыңа куеп бак.
Тешне дә ул ап-ак итә
Бу ни була, әйтеп бак? (Теш порошогы)

Кирәк була мунчада,
Минем исемем…. (Мунчала)

Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)

Бит-кулларны корыта,
Чисталыкны ярата. (Сөлге)

Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакъ кына,
Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән. (Сөлге)

Кыргый хайваннар турында табышмаклар

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.  (Куян)

Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып
Сикреп урманга кача. (Куян).


Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)


Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)


Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)


Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)


Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)

Ел фасыллары турында табышмаклар.

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз көне)


Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш көне)


Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш)


Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)


Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары,
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә. (Кар)


Үкерә дә, котыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран)


Утта янмый, суда батмый. (Боз)


Ишегалды таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)


Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)


Яңгырлы да карлы
Ә каеннар сулы.
Бөреләр туп тулы –
Елның кай фасылы? (Яз)


Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була? (Җәй)