Асыл сүз

Шәгәрәева Алинә Илсур кызы

Канатлы сүзләр, афоризмнар, цитаталар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ике тәкә башы бер казанга сыймас.

Пычак нихәтле үткен булса да, үз сабын юнмый.

                                       (Мәхмүд Кашгарый)

Туйдыр икмәккә кешене, данлы зат,

Мәңге калыр бу жиһанда яхшы ат.

                                         (Мөхәммәдьяр)

Бер мәлик (солтан,патша) белән диңгез күрмәгән бер тәрбиясез кол көймәгә кереп утырды. Ул кол диңгез күрмәгән булу белән бергә, көймәдә йозүнең газабын да чикмәгән иде.Ул, түзә алмыйча, каты елап калтырана башлады. Никадәр яхшылык белән сөйләсәләр дә, аңа файда итмәде. Мәликнең куңеле бик китте. Ул көймәдә бер хәким бар иде. Ул Мәлик алдына килеп әйтте: “Бойрыгыгыз булса, мин аны тынычландырам”. (Мәлик) эйтте: “Яхшы булыр иде”,- диде.Хәким: “Диңгезгә ыргытыгыз”,- диде. Ыргыттылар. (Ул) бер тапкыр батып чыкты. Икенче батып чыкканда, чәченнән тотып көймә өстенә күтәрделәр. Ул кол, ике кулы белән көймә җепләренә ябышып кереп, бер җирдә тып – тын утырды. Хәкимнең бу эше Мәликкә бик хуш килде. Һәм йәнә сорады: “Монда хикмәт нидә?”Хәким әйтте: “Ул бу батуның михнәтен татымаган һәм көймә рәхәтенең кадерен белмәгән иде. Менә инде бу кыенлыкны да күрде һәм көймәнең имин булуының кадерен белде”.

Дустың түгел һәркем мул табында

Яныңда  сөюнең  лафын орса,

Турылыклы, якын дустың шулдыр,-

Кем егылган чакта кулын бирсә.

Саескан гөлне сөймәсә, ни кайгы бар?!-

Күп былбыл гыйшыкта аңа түгә зар.

Теләми икән ярканат кояш күрергә,-

Кояш нурына аннан ни зыян бар ?!

                      (Сәиф Сараи)

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

Сине сайрамга былбыл яратты,

Мине егламага моңлы яратты.

Синең өчен күңелдә гамь яратты.

Ике куземне тулы кан яратты.

Үзеңне зур күреп, күрмә мине хур.

Барыбызны яраткан бер Хода зур.

                      (Габделҗәббар Кандалый)

Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.

Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар.

Үзеңнән түбәнгә карап шөкер ит, үзеңнән югарыга карап фикер ит.

Өеңдәге хәлне күршеңнән сора.

Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл узеңне үзең өйрәт.



Предварительный просмотр:

КАНАТЛЫ ФИКЕРЛӘР

  • Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез. (Ризаэддин Фәхреддин)
  • Зур нәрсә ул - тойгыны вакытында авызлыклый белү hәм аның дилбегәсен акылга тоттыру. (Әхмәт Фәйзи)
  • Картлык тынычлыгы мич башы җылысыннан түгел, үз юлыңнан кадерле кеше барганын күргәндә генә килә бит! (Аяз Гыйләҗев)
  • Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар. (Фәнис Яруллин)
  • Оялу - ярты иман. (Рафаэль Сибат)
  • Син бер вакытта да үзең хакында үз фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр. (Кәрим Тинчурин)
  • Дөньяда яшәргә hәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен hәм үз тарихы белән дус булсын. (Ризаэддин Фәхреддин)
  • Ак карны да каралтучы җаннар бар, кара җирне агартучы намнар бар. (Рәзинә Мөхияр)
  • Сүнү өчен дә янарга кирәк. (Рәзинә Мөхияр)
  • Укымак - гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер. (Габдулла Тукай)
  • Әгәр дә берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне үзең өйрәт. (Каюм Насыйри)
  • Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата. (Зөлфәт Хәким)
  • Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)
  • Кеше гомере учтагы ком кебек. Комны учка салсаң, әкрен-әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый. (Фәнис Яруллин)
  • Йөрәккә ачкыч яратып булмый, Аны яратып кына ачып була. (Шәүкәт Галиев)
  • Мәхәббәт җитми башлаган җирдә шигырь туа башлый булса кирәк... бушлыкны тутыру өчен. (Лена Шагыйрьҗан) 
  • Дөньяда  ике могҗиза бар: берсе чишмә, икенчесе - әлифба. (Гариф Ахунов)
  •  Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Акмулла)
  •  Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз. (Ризаэддин Фәхреддин)
  •  Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. (Ш.Мәрҗани)
  •  Кеше үзенең бәхетле булуын, гадәттә, тапканда яки тапкач түгел, ә югалткач тоя. (Айдар Хәлим)
  •  Һәр шигырь юлында йолдыз янмаса, шигырьне язып торырга кирәкми. (Шәехзадә Бабич)
  •  Әхлакка зарар китермәгән һәммә нәрсә хәләл, әхлакка зарар иткән һәммә нәрсә хәрам. (Фатих Әмирхан)
  •  Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала. (Кәрим Тинчурин)
  •  Шагыйрьнең милли рухы, милли горурлыгы юк икән - аннан шагыйрь чыкмый. Ул бары тик шигырьче генә булып кала. (Сибгать Хәким)
  •  Тормышның авырлыгыннан чыннан да авыр тормышта яшәүчеләр бик сирәк зарлана. (Туфан Миңнуллин)
  •  Изгеләр изгелекне бурычка эшләмиләр. (Туфан Миңнуллин)
  •  Икейөзле булуга караганда, беркатлы булу яхшырак. (Рабит Батулла)
  •  Яшәүнең мәгънәсе - яшәү мәгънәсен эзләү. (Зөлфәт Хәким)
  •  Газаптан торган шатлык син, 
    Шатлыктан торган газап. (Роберт Миңнуллин)
  •  Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? "Әле өмет кабыныр..." дигән өмет, ахрысы. (Зөлфәт Хәким).



Предварительный просмотр:

  • Өйрәнчек остазын уздырса, бу – остазның җиңүе!
  • Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт.
  • Шагыйрь күңеле төпсез кое түгел,

Ул күңелдә язмыш язылган.

Гамил Афзал

  • Бөек иҗат һичкайчан югалмый.

Гадел Кутуй

  • Исемен югалтып кына халык үлми әле. Телен оныткан халыкның тамыры корый.

Мөдәррис Вәлиев

  • Фәкать туган телдә

Иман иңә кеше җанына!

Равил Фәйзуллин

  • Телләр үлми! Үлә бары

Телен җуйган халыклар!

Рәфикъ Юныс

  • Халкым теле – хак телем син,

Йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге

Кирәк телем!

Лена Шагыйрьҗан

  • Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы – ана сөте белән кергән изге, иң күркәм гореф-гадәтләребезне әкренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш – милли горурлык хисенең үтерелүе.

Мәхмүт Хәсәнов

  • Оят беткән җирдә

Әдәп бетә.

Таләп беткән җирдә

Талант бетә.

Фәнис Яруллин

  • Җиде ел янган Тукайның яктылыгы җитмеш ел балкый инде.

Рабит Батулла

  • Илһам – кош түгел, җим

Сибеп кенә килми шул.

Роберт Әхмәтҗанов

  • Иҗатчының төп хөкемдары – вакыт.

Мөхәммәт Мирза

   



Предварительный просмотр:

Цитаталар

  • Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас, тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас.  (Кол Гали)
  • Кеше үзенә үзе хуҗа,һәрбер эшеннән үзе мәсьүл. ( Галимҗан Ибраһимов)
  • Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин) 
  • Кешеләр дә хәзинә бит. (Гариф Ахунов)
  • Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк! (Шәүкәт Галиев)
  • Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк.  (Туфан Миңнуллин)
  • Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)
  • Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. (Галимҗан Гыйльманов)
  • Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена .(Флёра Тарханова) 
  • Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)
  • Бөекләр күп сөйләшми. (Разил Вәлиев)
  • Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. (Флүс Латыйфи)
  • Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
  • Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
  • Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс) 
  • Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
  • Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
  • Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
  • Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
  • Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)
  • Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
  • Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
  • Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
  • Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
  • Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
  • Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
  • Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
  • Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
  • Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)
  • Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
  • Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
  • Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
  • Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
  • Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
  • Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
  • Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)
  • Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек.  (Мишель де Монтень)
  • Ахмакларга бер җавап бар - дәшми калу. (Унсур әл Маали))
  • Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
  • Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
  • Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы - аңа охшамау. (Аврелий)
  • Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
  • Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)
  • Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
  • Тормыштагы иң зур бәхет - сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
  • Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
  • Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
  • Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
  • Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
  • Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
  •  Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
  • Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
  • Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей) 
  • Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
  • Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
  • Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
  • Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, будөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
  • Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (БенджаминФранклин)
  • Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
  • Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
  • Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа дае Ларошфуко)
  • Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
  • Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авырлыклар дип саный. (Герман Гессе)
  • Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
  • Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
  • Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)
  • Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә беренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
  • Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебезне белмибез. (Вильям Шекспир)
  • Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
  • Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
  • Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
  •  Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. ((Леонарло да Винчи)
  •  Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
  •  Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
  •  Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа дае Ларошфуко)
  •  Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа дае Ларошфуко)
  •  Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
  •  Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
  •  Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
  •  Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)
  •  Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
  •  Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
  • Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
  • Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)
  • Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
  • Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
  • Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)
  • Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
  • Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)
  • Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
  • Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
  • Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
  • Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
  • Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)

афоризмнар

Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас, 
Тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас. 
Кол Гали 
*** 
Саф алтынны нәҗескә буяу илән 
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс. 
Акмулла 
*** 
Кеше үзенә үзе хуҗа,һәрбер эшеннән үзе мәсьүл. 
Галимҗан Ибраһимов 
*** 
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. 
Кәрим Тинчурин 
***

Үз фикереңне үткәрергә тырыш, 
Бәхәскә кер, якла, 
Ләкин аны көчләп башкаларга 
Бөти итеп такма! 
Нури Арсланов 
*** 
Кешеләр дә хәзинә бит. 
Гариф Ахунов 
*** 
Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк! 
Шәүкәт Галиев 
*** 
Кешене кеше иткән 
Бер нәрсә – кешелеклелек! 
*** 
Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк. 
Туфан Миңнуллин 
*** 
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. 
Фәнис Яруллин 
*** 
Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, 
Икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. 
Флүс Латыйфи 
*** 
Бөекләр күп сөйләшми. 
Разил Вәлиев 
*** 
Кеше матур!Кеше чынлап матур – 
Җуймаганда күңел гөлләрен! 
Нияз Акмал 
*** 
Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә! 
*** 
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. 
Шәүкәт Галиев 
*** 
Авыр дөньяларда яшәүчеләре... 
Ә шулай да 
Рәхәт! 
Фирая Зыятдинова 
*** 
Бары гүзәл җанда гына 
Бәхет чәчәкләре коена 
Флёра Тарханова 
*** 
Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. 
Галимҗан Гыйльманов



Предварительный просмотр:

ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ СҮЗЛӘР ТУРЫНДА

Разделитель для текста

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=141x10000:format=jpg/path/s1f30e3f017ae9a10/image/i50dff582250d746e/version/1380263726/image.jpg

 

Урамнан һәм базардан чүплә сүзне,

Алар бетмәс борын – барма еракка!

Тупас та булса тел илнең колагы,

Уеңны уйдырып сал шул колакка.

                         

                                         Дәрдемәнд

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса.

                            

                                   Сәгыйть  Рәмиев

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/none/path/s1f30e3f017ae9a10/image/i3cea375689f3f012/version/1380265149/image.jpg

Яхшы сүз

Әйт кенә

  тәмле сүз –

  иркәләр

  күпме күз!

Әйт кенә

  яхшы сүз

  һәркемдә

  көләч йөз!

           

            Равил Фәйзуллин

ГАМИЛ АФЗАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

   

    Үткер сү, тапкыр сүз –

                       уй бинасы,

    Тәмле сүз, татлы сүз-

                        ил йоласы.

    Тыңлап кына торса ни булган,

    Фикерсез озын сүз –

                        тел зинасы.

                            

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/none/path/s1f30e3f017ae9a10/image/id86d926c0bde8984/version/1380274033/image.jpg

                 Хак сүз

Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә,

Тимер иман кебек була сүз;

Күп сөйләгән сүзнең кадере китә,

Иске чүпрәк кебек уңа сүз.

 

Сүз

Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз уйларны кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай.

Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай.

 

Җиңелмә сүздә 

Җиңелмә сүздә, җиңелсәң,

Җиреңне дә дауларлар.

Юкка гынамыни җирдә

Чичән булган бабаңнар.       

                                 Рәшит Әхмәтҗанов

             Сүз ләззәте

Күкләрдән дә эзлим асыл сүзне,

Җир-сулардан табам энҗеләр.

Сүз ләззәте тәмле ширбәт кебек,

Күңелемә шуңа сеңделәр.

Сүз ләззәте бирә үзгә тәмнәр,

Затлы ашка охшаш, түгел дә...

Затлы сүзләр сайлап-сайлап кына,

И салыек, кардәш күңелгә.

    Бикә Рәхимова