Хезмәттәшләремә. Татар әдәбияты.
Эш тәҗрибәсеннән
Скачать:
Предварительный просмотр:
XVII йөз әдәбияты буенча тест сораулары
Укучы: __________________________________
1. Әлеге җыентыкларның кайсысы XVII – XIX йөз укучылары арасында киң таралыш тапкан әсәрләр исемлегендә юк?
а) “Җәмигъ эт – тәварих”;
б) “Тәварихе Болгария”;
в) “Болгар тарихы”.
2. “Дәфтәре Чыңгызнамә” җыентыгы икенче төрле ничек йөртелә?
а) “Мәҗмугыл хикәят”;
б) “Ельязмалар җыентыгы”;
в) “Дастаннар мәҗмугасы”.
3. Әлеге җыентыкларның кайсысы эчтәлеге буенча күбрәк тарихи ядкәр?
а) “Җәмигъ эт - тәварих”;
б) “Дәфтәре Чыңгызнамә”;
в) “Тәварихе Болгария”.
4. “Мөнәббиһат” исемле китап гарәпчәдән татарчага кайчан тәрҗемә ителә?
а) 1627;
б) 1630;
в) 1635.
5. Әлеге шагыйрьләрнең кайсысы XVII йөзнең төп шагыйрьләренә керми ?
а) Габдессәлам;
б) Мәүла Колый;
в) Габди.
6. Аерым исбатлаулар буенча Мәүла Колыйның чын исеме ничек?
а) Кадыйр Галибәк;
б) Бәйрәмгали Колыев;
в) Колый Бәйрәмгалиев.
7. Мәүла Колый нинди шагыйрь?
а) реалист;
б) суфи;
в) гуманист.
8. Габди иҗатына нәрсә хас?
а) суфичылык;
б) дөньявилык;
в) гуманмзм.
9. Нәрсә ул анафора ?
а) рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзләр төркеме;
б) строфаларны бәйләү өчен , бер үк сүзләрнең кабатлануы;
в) шигырь юлларының бер үк сүзләргә башлануы.
10 Рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзләр төркеме ничек атала?
а) Ялгау;
б) Рәдиф;
в) Анафора.
Предварительный просмотр:
Алтын Урда чоры әдәбияты буенча тест
Укучы: __________________________________
1. Алтын Урда дәүләте ничәнче елларда төзелә?
а) 1242 – 1243;
б) 1252 – 1253;
в) 1262 – 1263.
2. Рабгузыйның “Кыйссасел – әнбия” исемле әсәре ничек тәрҗемә ителә?
а) “Тарханнар тарихы”;
б) “Гашыйклар тарихы”;
в) “Пәйгамбәрләр тарихы”.
3. “Хөсрәү вә Ширин” әсәренең авторы:
а) Рабгузый;
б) Котб;
в) Харәзми.
4. “Хөсрәү вә Ширин” әсәрендә Ширингә гашыйк егетнең исеме:
а) Фәхри;
б) Фәрһад;
в) Фәһим.
5. Харәзминең поэмасы ничек атала?
а) “Хөсрәү вә Ширин”;
б) “Кыссасел – әнбия”;
в) “Мәхәббәтнамә”.
6. Хисам Кятибнең поэмасы ничек атала?
а) “Җөмҗөмә солтан”;
б) “Мәхәббәтнамә”;
в) “Кисекбаш”.
7. Әлеге шагыйрьләрнең кайсысы XIV йөзгә карый?
а) Әхмәд Ясәви;
б) Әхмәд Йүгнәки;
в) Әхмәд Үргәнчи.
8. Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел – фәрадис” әсәрен икенче төрле ничек атап булыр иде?
а) “Оҗмахларның ачык юлы”;
б) “Ахирәткә юл ачык”;
в) “Оҗмах бакчасы”.
9. “Нәһҗел – фәрадис” характеры ягыннан нинди әсәр?
а) фәлсәфи характерда;
б) дини – дидактик характерда;
в) иҗтимагый – сәяси характерда.
10 Сәйф Сараиның туган шәһәре:
а) Кашан;
б) Камышлы;
в) Кәнган.
11. Әлеге әсәрләрнең кайсысы Сәйф Сараиныкы түгел?
а) “ Гыйса углы Амәт ”;
б) “ Гөлестан бит – төрки ”;
в) “ Сөһәйл вә Гөлдерсен ”.
12. Газәл ул –
а) әдәби процесс өчен хас булган объектив күренеш;
б) язма әдәбиятны һәм өлешчә фольклорның акыл – тәҗрибә бирүне үзәккә куйган бер төре;
в) лирик жанр атамасы.
13. Гарәп телендә максат, теләк, ният, мактау шигыре мәгънәләрен белдергән, Шәрык әдәбиятларында лирик жанр атамасы ул –
а) гаруз;
б) касыйдә;
в) газәл.
14. Иң әүвәл гарәп, аннан фарсы, төрки, шул исәптән татар классик поэзиясендә кулланылган шигырь төзелеше ничек атала?
а) касыйдә;
б) газәл;
в) гаруз.
15. Алтын Урда чоры әдәбияты ничәнче гасырга карый?
а) XII;
б) XIII;
в) XIV.
Предварительный просмотр:
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау өчен биремнәр
Укучы: _____________________________
1. Борынгы язу истәлекләреннән ниндиләрне беләсез?
2. Мәхмүд Кашгарыйның “Диване лөгатет – төрк китабы”ның тематикасы, үзенчәлекләре.
3.Кол Галинең нинди поэмасын беләсез? Ул нәрсәләргә өйрәтә?
4. XVIII нче йөздә нинди жанрлар кулланылган?
5. Ни өчен Утыз Имәнине талантлы шәхес дип әйтәбез?
6. Әлеге шагыйрьләрнең кайсысы XIV йөзгә карый?
а) Әхмәд Ясәви;
б) Әхмәд Йүгнәки;
в) Әхмәд Үргәнчи.
7. “Бабахан дастаны” (“Таһир – Зөһрә”) әсәренең авторы:
а) Шәрифи;
б) Өмми Камал;
в) Сайяди.
8. Мәүла Колый нинди шагыйрь?
а) реалист;
б) суфи;
в) гуманист.
9. Габди иҗатына нәрсә хас?
а) суфичылык;
б) дөньявилык;
в) гуманмзм.
10. Мәҗлисинең поэмасы ничек атала?
а) “Кыйссаи Сәйфелмөлек”;
б) “Нуры содур”;
в) “Таһир - Зөһрә”.
11. Алтын Урда дәүләте ничәнче елларда төзелә?
а) 1242 – 1243;
б) 1252 – 1253;
в) 1262 – 1263.
12. Рабгузыйның “Кыйссасел – әнбия” исемле әсәре ничек тәрҗемә ителә?
а) “Тарханнар тарихы”;
б) “Гашыйклар тарихы”;
в) “Пәйгамбәрләр тарихы”.
13. “Хөсрәү вә Ширин” әсәренең авторы:
а) Рабгузый;
б) Котб;
в) Харәзми.
14. Газәл ул –
а) әдәби процесс өчен хас булган объектив күренеш;
б) язма әдәбиятны һәм өлешчә фольклорның акыл – тәҗрибә бирүне үзәккә куйган бер төре;
в) лирик жанр атамасы.
15. Әлеге шагыйрьләрнең кайсысы XVII йөзнең төп шагыйрьләренә керми ?
а) Габдессәлам;
б) Мәүла Колый;
в) Габди.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1. Габдулла Тукай кайчан туган? а) 1 885 елның 15 нче а пре лендә; б) 1 886 елның 2 6 нч ы а пре лендә; в) 1 8 8 7 елның 2 4 нче а пре лендә.
1. Габдулла Тукай кайчан туган? а) 1 885 елның 15 нче а пре лендә; б) 1 886 елның 2 6 нч ы а пре лендә; в) 1 8 8 7 елның 2 4 нче а пре лендә.
2. Г. Тукай кайсы авылда туга н? а) Өчиле; б) Кырлай; в) Кушлавыч.
2. Г. Тукай кайсы авылда туга н? а ) Өчиле; б) Кырлай; в) Кушлавыч.
3. Г. Тукайның әнисенең исеме ничек ? а) Газизә; б) Зөһрә: в) М әмдүдә.
3. Г. Тукайның әнисенең исеме ничек ? а) Газизә; б) Зөһрә: в) М әмдүдә.
4. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? а) Сәг ъ ди; б) Мөхәммәтвәли; в) Мотыгый.
4. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? а ) Сәг ъ ди; б) Мөхәммәтвәли; в) Мотыгый.
5. Өчиле, Сасна авыллары Татарстанның кайсы районына керәләр? а) Кайбыч; б) Балтач; в) Арча.
5. Өчиле, Сасна авыллары Татарстанның кайсы районына керәләр? а) Кайбыч; б) Балтач; в) Арча.
6. Тукай ничә яшендә ятим кала? а) 3; б) 4; в) 5.
6. Тукай ничә яшендә ятим кала? а) 3; б) 4; в) 5.
7. Г. Тукайның автобиографик повестенең исеме ничек? а) “Хатирәләр”; б) “Исемдә калганнар”; в) “Кечкенә Апуш”.
7. Г. Тукайның автобиографик повестенең исеме ничек? а) “Хатирәләр”; б) “Исемдә калганнар”; в) “Кечкенә Апуш”.
8. Урал ь ск шәһәренең элеккеге исеме ничек була? а) Җиргән; б) Җаек; в) Җаюк.
8. Урал ь ск шәһәренең элеккеге исеме ничек була? а) Җиргән; б) Җаек; в) Җаюк.
9. Печән базары кайда урнашкан? а) Җаек; б) Казан; в) Арча.
9. Печән базары кайда урнашкан? а) Казан; б) Җаек; в) Арча.
10. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? а) Госмания; б) Хөсәения; в) Моты й гия.
10. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? а) Госмания; б) Хөсәения; в) Моты й гия.
11. Тукайның иң беренче эшләгән эше ? а) Мөхәррир; б) Хәреф җыючы; в) Сатучы.
11. Тукайның иң беренче эшләгән эше ? а) Мөхәррир; б) Хәреф җыючы; в) Сатучы.
12. Тукайның шагыйр ь һәм ж урналист буларак ныгыган урыны? а) Уфа; б) Казан; в) Җаек.
12. Тукайның шагыйр ь һәм ж урналист буларак ныгыган урыны? а) Уфа; б) Казан; в) Җаек.
13. “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.” – дигән юллар Г. Тукайның кайсы әкиятеннән? а) “Кәҗә белән Сарык”; б) “Су анасы”: в) “Шүрәле”.
13. “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.” – дигән юллар Г. Тукайның кайсы әкиятеннән? а) “Кәҗә белән Сарык”; б) “Су анасы”: в) “Шүрәле”.
14. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? а) Өчиле; б) Кушлавыч; в) Кырлай.
14. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? а) Өчиле; б) Кушлавыч; в) Кырлай.
15. Тукай Казанга кайчан килә? а) 1907 елның көзендә; б) 1907 елның язында; в) 1907 елның кышында.
15. Тукай Казанга кайчан килә? а) 1907 елның көзендә; б) 1907 елның язында; в) 1907 елның кышында.
16. Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана? а) “Китмибез”; б) “Милли моңнар”; в) “Пар ат”.
16. Тукайның Казанга килүе кайсы шигырендә тасвирлана? а) “Китмибез”; б) “Милли моңнар”; в) “Пар ат”.
17. Казанда Тукай “Әл – ислах” газетасында эшли. Ул газетаны кем җитәкли? . а) Г. Камал; б) Ф. Әмирхан; в) Ш. Камал.
17. Казанда Тукай “Әл – ислах” газетасында эшли. Ул газетаны кем җитәкли? . а) Г. Камал; б) Ф. Әмирхан; в) Ш. Камал.
18. 1908 елны Г. Камал белән Тукай нинди ж урнал чыгара? а) “Яшен”; б) “Ялт-йолт”; в) “Вакыт”.
18. 1908 елны Г. Камал белән Тукай нинди ж урнал чыгара? а) “Яшен”; б) “Ялт-йолт”; в) “Вакыт”.
19. Тукай кайчан вафат була? а) 1912 елда; б) 1913 елда; в) 1914 елда.
19. Тукай кайчан вафат була? а) 1912 елда; б) 1913 елда; в) 1914 елда.
20. Тукай премиясе ничә елга бер бирелә? а) 1; б) 2; в) 3.
20. Тукай премиясе ничә елга бер бирелә? а) 1; б) 2; в) 3.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Казан ханлыгы чоры әдәбияты буенча тест
Укучы: __________________________________
1. Әлеге мәмләкәтләрнең кайсысы Казан ханлыгы составына керми?
а) Әстерхан;
б) Харәзем;
в) Касыйм.
2. Әлеге ядкәрләрнең кайсысы урта гасырга карамый?
а) “Хөсрәү вә Ширин”;
б) “Кыйссаи Сәйфелмөлек”;
в) “Идегәй”.
3. “Бабахан дастаны” (“Таһир – Зөһрә”) әсәренең авторы:
а) Шәрифи;
б) Өмми Камал;
в) Сайяди.
4. “Таһир - Зөһрә” әсәрендә Таһирны коткарган һәм аңа гашыйк булган кызның исеме:
а) Маһинур;
б) Маһым;
в) Маһитап.
5. Мәҗлисинең поэмасы ничек атала?
а) “Кыйссаи Сәйфелмөлек”;
б) “Нуры содур”;
в) “Таһир - Зөһрә”.
6. “Кыйссаи Сәйфелмөлек” поэмасында Сәйфелмөлекнең сөйгәненең исеме ничек?
а) Ләйлә;
б) Бәдигылҗәмал;
в) Бибисара.
7. Әлеге әдипләрнең кайсысы Түбән Идел – Җаек төбәге шагыйрьләрен керми?
а) Казтуган;
б) Чалгиз Җырау;
в) Мөхәммәд Әмин.
8. Әлеге әдипләр арасында кайсысы күренекле рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булган?
а) “ Өмми Кәмал”;
б) “Шәрифи”;
в) “Кол Шәриф”.
9. Мәхәммәдьяр - ...... шагыйр.
а) суфи;
б) реалист;
в) гуманист.
10. Хыял, әдәби чаралар ярдәмендә тудырылган образ, сурәт әдәбиятта ничек атала?
а) лирик герой;
б) автор;
в) символ.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Каюм Насыйри 1825-1902
Эшебезнең максат ы - күренекле мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның тел, журналистлык һәм педагогик эшчәнлеген тикшерү. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде: Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеген тикшерү; Каюм Насыйриның журналистлык эшчәнлеген тикшерү; Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеген тикшерү.
“Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел, ул башка телләрдән бер дә ким түгел...” Каюм Насыйри
Ләһҗәи татари Әнмүзәҗ Кавагыйде китабәт Хисаплык Геометрия фәне География терминнары Зур география Кыйраәте рус Нәүмәнә яки әнмүзәҗ
Һай күгәрчен генәм, ниндәен һәйбәт! Кара аның муен гынасын , кара аның күз генәсен!.. Ниндәен нәфис аның йон гынасы! Ниндәен матур аның борын гынасы! Дәхи фәрештә тавышы кебек микән аның тавыш кынасы! Әгүзе белән бисмилла - һәр китапның баш кынасы. Кара тузгак кебек ярылып ята - аласы ярның каш кынасы.
Еллык өстәл календаре
Яңалыклар, хәбәрләр Көнкүреш материаллары Фольклор үрнәкләре Этнографик язмалар, төрле хикәятләр “Таң йолдызы” газетасы проекты
26сында булса аяз - бик нәфис килер яз; 17сендә көннәр елтырый – тауларда сулар чылтырый.
Рус халкы тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше турында материаллар: Невадагы сугыш, Боз өстендәге бәрелеш, Алтын Урда белән көрәш, 1812 нче елгы Ватан сугышы, Крепостнойлык тәртипләрен бетерү, Рус мәдәнияте үсешендәге мөһим этаплар.
Әдәбият Абдуллин Я. Күренекле мәгърифәтчебез // Казан утлары. – 1985. - № 4. – 177 – 182 бб. Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 239 б. Гайнуллин М. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 340 б. Гайнуллин М. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 2 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 318 б. Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 367 б. Миңнегулов Х. Й., Садретдинов Ш. А. Борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 297-300 бб. Насыйри К. Фәвакиһел җөләса фил әдәбият // Мирас. - 1995. - № 3. - 28 – 31 б. Нәфикова Р. М. К. Насыйри иҗаты // Мәгариф. – 1992. - № 1. – 19 – 21 б. Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000. – 350 б. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Мәгърифәт йолдызлыгы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 173 -174, 186 -197 бб.
Предварительный просмотр:
Гомәр Бәшировның тормыш юлы, иҗаты һәм “Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча укучыларның белемнәрен бәяләү
ТЕСТ
1. Гомәр Бәширов кайда туган?
а) Арча районы Кушлавыч авылында;
ә) Оренбург губернасы Мостафа авылында;
б) Арча районы Яңасала авылында;
в) Чистай районы Яуширмә авылында.
2. Гомәр Бәширов кайчан туган?
а) 1878нче елның 22нче февралендә;
ә) 1901нче елның 7нче гыйнварында;
б) 1906нчы елның 15нче февралендә;
в)1886нчы елның 26нчы апрелендә.
3. Түбәндәге әсәрләрнең кайсыларын Гомәр Бәширов язган?
а) “Исемдә калганнар”;
ә) “Җидегән чишмә”;
б) “Намус”;
в) “Сөннәтче бабай”;
г) “Беренче театр”;
д) “Туган ягым – яшел бишек”;
е) “Сиваш”;
ж) “Кәҗүл читек”.
4. “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең жанрын билгеләргә:
а) роман;
ә) хикәя;
б) повесть;
в) поэма.
БЛИЦ-СОРАШТЫРУ
1. «Апайның кечкенә генә коңгырт бармаклары, бик килешле булып, тегеләй дә болай уйнап кына тора... Күзләре озын кара керфекләре астында бөтенләй йомылып беткән шикелле» - бу нәрсә?
2. “Туган ягым – яшел бишек” әсәре нинди әсәр?
3. Әсәр ни өчен “Туган ягым – яшел бишек” дип атала?
4. Гомәрләрнең өйләрендә һәр кич кем китап укый?
5. Орлык чәчергә чыккач, Гомәр нинди эш башкара?
6. Авылга кунак кызлары кай вакытта килә?
7. “Кызлар килгән утырмага” бүлегендә нинди өмә турында сүз бара?
8. Нәрсә ул чулпы?
9. Гомәрнең әтисе – Бәшәр абый нинди (кыскача характеристика)?
10. Сез нинди йолалар беләсез?
Предварительный просмотр:
Дәрдемәнд иҗаты буенча тест
1. Дәрдемәнд кайда туган?
1. Арча, Кушлавыч
2. Оренбург, Мостафа
3. Эстәрлетамак, Җиргән
4. Казан, Яңа Бистә.
2. “Бер тәлинкәсендә - Дәрдемәнд шигырьләре. Икенче тәлинкәсендә - Дәрдемәнд – Закир Рәмиевнең алтыннары... Кайсы баса? Шигырьләре баса…” - әлеге сүзләрне кем язган?
1. Г.Ибраһимов
2. И.Нуруллин
3. С. Хәким
4. Г.Тукай
3. Кылган игелекле гамәлләре өчен Оренбург шәһәрендә Дәрдемәндне кем итеп сайлыйлар?
1. Губернатор
2. Дәүләт Думасына депутат
3. Имам-хатыйп
Блиц – сораулар
- Шагыйрьнең 5 шигыренең исемен языгыз.
2. Октябрь инкыйлабыннан соң Дәрдемәнд бар әйберен: алтын приискаларын, типографиясен хөкүмәткә тапшыра. Әмма аның аерыласы килмәгән, бик кадерле байлыгы була. Ул байлык нәрсә?
3. Дәрдемәнд тәхәллүсе нәрсәне аңлата?
4. Әдип иҗатына югары бәяне кем, кайда бирә?
5. Дәрдемәнд нинди газет-журналлар чыгара?
6. Дәрдемәнд иҗатына хас 3 сыйфатны санап чыгарга.
7. Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит,
Килеп-кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Әлеге юллар шагыйрьнең кайсы әсәреннән?
Предварительный просмотр:
Тест
1. Хәсән Туфан кайчан туган?
а) 1906 нчы ел, 15 нче февраль;
б) 1900 нче ел, 9 нчы декабрь;
в) 1903 нче ел, 28 нче ноябрь;
г) 1886 нчы ел, 26 нчы апрель.
2. Шагыйрь кайда туган?
а) Арча районы Яңасала авылында;
б) Арча районы Кушлавыч авылында;
в) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
г) Аксубай районы Иске Кармәт авылында.
3. Х.Туфан Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укыганда кайсы шагыйрьләрдән дәресләр ала, шигырьләрен тыңлый?
а) Сәгыйть Рәмиев;
б) Галимҗан Ибраһимов;
в) Габдулла Тукай;
г) Гадел Кутуй;
д) Шәехзада Бабич;
е) Фатих Әмирхан
4. Шагыйрьнең беренче шигыре кайда басыла?
а) “Кызыл Татарстан” газетасында;
б) “Фикер” газетасында;
в) “Мәгърифәт” газетасында;
г) “Кечкенә иптәшләр” журналында.
5. Ничәнче елда әдип, дөнья күрергә дип, Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүләп чыгып китә?
а) 1928 нче елда;
б) 1941 нче елда;
в) 1940 нче елда;
г) 1926 нчы елда.
6. Шагыйрь ничәнче елларда тоткынлыкта була?
а) 1937-1956 нчы еллар;
б) 1937-1953 нче еллар;
в) 1940-1956 нчы еллар;
г) 1940-1966 нчы еллар.
7. Түбәндәге әсәрләрнең кайсылары Хәсән Туфанныкы?
а) “Татар байрагы”;
б) “Киек казлар”;
в) “Талантлы син, Кеше туганым”;
г) “Сагыну”;
д) “Иртәләр җитте исә”;
е) “Туган авыл”.
8. Ничәнче елда Х.Туфанга Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә?
а) 1966 нчы елда;
б) 1958 нче елда;
в) 1956 нчы елда;
г) 1981 нче елда.
9. Х.Туфан нинди жанрда иҗат итә?
а) хикәя;
б) шигырь;
в) нәсер;
г) повесть.
10. Гомеренең соңгы көннәрен әдип кайда үткәрә?
а) Урта Азиядә;
б) Иске Кармәттә;
в) Казанда;
г) Арчада.
Предварительный просмотр:
ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
ЛИРИКА | ЛИРО-ЭПИКА | ЭПОС |
Җыр Мөнәҗәт | Дастан Бәет Тарихи җыр | Әкият Мифологик хикәят Риваять Легенда Мәзәк Мәкаль Әйтем Табышмак |
ӘДӘБИЯТНЫҢ ӨЧ ТӨРЕ
Төре | ЛИРИКА Белдерүче
Тезмә әсәрләр | ЭПОС Хикәяләүче Чәчмә әсәрләр | ДРАМА Күрсәтүче |
Макс а ты | Лирик геройның хис-кичерешләре, уй-фикерләре төрле сурәтләү чаралары ярдәмендә белдерелә. Мин исеменнән сөйләнә. | Кеше һәм кешеләр төрле вакыйгалар үзәгендә - кешеләр арасында, табигать белән бәйләнештә һ.б. бирелә. | Геройлар бер каршылык (Конфликт) эчендә бирелә. Әсәр монологик һәм диологик сөйләм эчендә бирелә |
Жанры | Шигырь Газәл Робагый | Хикәя Хикәят Повесть Роман | Комедия Драма Трагедия |
Предварительный просмотр:
Тема:
Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе
(әдәбият дәресенең план-конспекты)
Төзүче: Шагараева Алинә Илсур кызы,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең
беренче квалификацион категорияле
туган тел (татар теле һәм әдәбияты) укытучысы
Предмет: Әдәбият
Укытучы: Шагараева Алинә Илсур кызы
Сыйныф: 11 (татар сыйныфы)
Тема: Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: герой кылган гамәлләр аша рухи матурлык сыйфатлары турында төшенү, аналарны кадерләргә кирәклекне аңлау;
Метапредмет:
Танып белү УУГ: аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләре формалашу, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, нәтиҗәләр чыгара белү.
Регулятив УУГ: әсәрнең төп идеясен табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.
Коммуникатив УУГ: сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны әйтү һәм дәлилләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу.
Предмет: хикәянең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу; темасын, идеясен күрсәтү.
Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү һәм белемнәрне гомумиләштерү.
Төп төшенчәләр: тема, идея, фаразлау, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә.
Предметара бәйләнеш: татар теле, халык авыз иҗаты, музыка сәнгате.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Метод һәм алымнар: репродуктив һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, укытучы һәм укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, дәреслек белән эш, (ТАЙМД-ПЭА-ШЭА, ЭЙ АР ГАЙД структуралары).
Чыганаклар: төп: Әдәбияттан хрестоматия: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен/Казан: “Мәгариф” нәшрияты;
өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, кәгазь битләре, «Салкын чишмә» көе язмасы.
Дәреснең план-конспекты:
I. Оештыру, мотивлаштыру этабы.
1. Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!
Укучылар: Хәерле иртә!
Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?
Укучылар: Яхшы, рәхмәт!
Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, дәресебезне бер матур видеоролик караудан башлыйк.
(Слайд 1) (видеоролик карау)
Укытучы: Видеоролик сезгә ошадымы, укучылар?
Укучылар: Әйе, ошады. Рәсемнәре дә, музыкасы да бик матур.
Укытучы: Укучылар, видеодагы рәсемнәр нәрсә турында?
Укучы: Табигать матурлыгы турында.
Укучы: Мәхәббәт, бәхет турында.
Укучы: Шәфкатьлелек турында.
Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ничек уйлыйсыз, укучылар, әлеге рәсемнәрне, төшенчәләрне, берләштереп, бер сүз белән генә ничек атар идек? Уйлап карагыз әле.
Укучылар: Матурлык?
Укытучы: Бик дөрес, укучылар, әлеге рәсемнәрнең барысын да “матурлык” төшенчәсе берләштерә.
II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.
Укытучы: Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә турында булачак?
Укучылар: Матурлык турында.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Мин сезгә, өй эше итеп, аңлатмалы сүзлекән “матурлык” төшенчәсенең мәгънәләрен карап килергә кушкан идем. Әлеге сүзнең ниндирәк аңлатмаларын таба алдыгыз, җавапларыгыз белән уртаклашыгыз әле.
(җавапларны тыңлау, тактага язу)
Матурлык - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;
- табигатьтә матур. сокланырлык урыннар;
- сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек;
- кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.
(Слайд 2)
III. Уку мәсьәләсен кую этабы.
Укытучы: Дәресебезне матурлык турында сөйләшүдән башлавыбыз очраклы гына түгел, укучылар. Без бүген сезнең белән күренекле язучыбыз Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе белән танышырбыз. (Слайд 3)
Хикәянең исеменнән чыгып, аның эчтәлеге турында фаразлап карагыз әле, укучылар. Хикәя нинди матурлык турында булыр икән? (Слайд 4)
Һәрберегез, үзенә якынын сайлап, шушы кәгазь битләрендә билгеләп куегыз әле. (Кушыма 1)
(ЭЙ АР ГАЙД структурасы - укучылар хикәянең нәрсә турында булуын фаразлыйлар, кәгазь битләрендә билгеләп куялар)
Укытучы: Укучылар, ниндирәк фаразларыгыз бар? (берничә укучыдан фаразларын сорау).
Укучы: Минем фикеремчә, хикәя яшьлек, яки мәхәббәт хисләре турында булыр.
Укучы: Мин дә шулайрак уйлыйм.
Укытучы: Хикәяне укыгач, кайсыгызның фаразы дөреслеккә туры килүен белербез.
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.
Хикәяне уку, аның эчтәлегенә төшенү.
V. Белемнәрне беренчел тикшерү этабы.
Укытучы: Я, укучылар, инде хәзер, хикәянең эчтәлеге белән танышкач, фикерләрегез ничек үзгәрде, гомумән, үзгәрдеме?
Укучы: Әйе, үзгәрде, мин элек хикәя табигать турында булыр дип фаразлаган идем.
Укучы: Хикәя яшьлек, яки мәхәббәт хисләре турында булыр кебек иде.
Укучы: Ә мин баштан ук сүз ниндидер эчке матурлык турында барыр дип сизенгән идем.
Укытучы: Һәм, асылда, фаразларның кайсысы хикәя эчтәлегенә туры килә булып чыкты инде, укучылар?
Укучылар: Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара.
Укытучы: Әйдәгез, укучылар, хикәянең темасын билгелибез. “Матурлык” сүзенең аңлатмалы сүзлектән язып алган мәгънәләренә әйләнеп кайтыйк әле. (Слайд 5) Без өйрәнә торган хикәягә аларның кайсысы туры килә?
Укучылар: Соңгысы. Хикәя кеше холкының матур сыйфатлары турында.
Укытучы: Димәк, хикәянең темасы нидән гыйбарәт?
Укучылар: Хикәянең темасы – рухи матурлык. (Слайд 6).
Укытучы: Сез хаклы, укучылар. Инде эшебезне алга таба дәвам иткәнче, бераз ял итеп алыйк. Сезнең игътибарыгызга хикәянең төп герое Бәдретдин скрипкада уйнаган “Салкын чишмә” көен тәкъдим итәм. Көйне тыңлап, матур табигать күренешенә, чишмә агышына сокланып, бераз ял итеп алыгыз.
(Слайд 7) (аудиоязма тыңлау)
VI. Белемнәрне беренчел ныгыту этабы.
Укытучы: Эшебезне дәвам итик. Укучылар, хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?
Укучылар: Бар. Ямьсезлек - матурлык каршылыгы.
Укытучы: Нәрсә ямьсез?
Укучылар: Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге мескенлекләр, хәерчелек, әнисенең ямьсезлеге-гариплеге. (Слайд 8)
Укытучы: Ә нәрсә матур? Ә. Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Хикәянең эчтәлеген тагын бер кат хәтерегездә яңартыгыз һәм әйтегез әле, хикәя барышында сез матурлыкны нәрсәдә күрдегез? Төркемнәрдә шул турыда фикер алышыгыз әле. Һәр төркем үз җавабын тәкъдим итсен.
(укучылар фикер алышалар һәм төркемнән бер укучы җавап бирә)
Укытучы: Хикәядә матурлык нәрсәләрдә чагылыш таба? Сезнең җаваплар нинди?
1 төркем: Табигать матурлыгы.
2 төркем: Бәдретдиннең күңел матурлыгы.
3 төркем: Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.
4 төркем: Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.
5 төркем: Шәкертләрнең матур мөгамәләсе. (Слайд 9)
Укытучы: Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Нинди контраст күзәтелә, укучылар?
Укучы: Беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара.
Укучы: Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана башлый.
Укучы: Биредә рухи күркәмлек тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела.
VII. Мөстәкыйль эш.
Укытучы: Афәрин! Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ә хәзер парларда шушы сез тәкъдим иткән мәсьәләләрне тикшереп китик әле. Һәр пар мәсьәләләрнең берсе буенча фикер алышсын. Мин сезгә бу эшкә нибары бер минут чамасы вакыт бирәм. 30 секунд эчендә укучыларның уң якта утырганнары күршесенә үз фикерен белдерә, күршесе аны игътибар белән тыңлый, һәм киләсе 30 секунд эчендә үз җавабын әйтә. (таймд-пэа-шэа ) (Слайд 10)
(укучыларның фикерләрен тыңлау, җавапларны гомумиләштерү)
Табигать матурлыгы
1 нче пар: А - Б
А: Хикәядә табигатьнең иң матур ваыкыты – беренче җылы яңгырлар узып, бөтен нәрсә күтәрелеп, үсеп бара торган май ахырлары сурәтләнә.
Б: Чирәмнәр куе яшел, тирә-юнь иркен, якты, һава искиткеч шифалы -рәхәт.
2 нче пар: В - Г
В: Хикәянең башында да, ахырында да шәкертләрне сихри тургай моңы озатып бара.
Г: Тургай сайраганда җиргә җиңелчә генә тынлык җәелә, дөнья искиткеч киңәеп, яктырып киткәндәй була.
Бәдретдиннең күңел матурлыгы.
1 нче пар: А - Б
А: Бәдретдин – бик сәләтле һәм булдыклы булу белән бергә бик тыйнак та.
Б: Шәриктәшләренә, гаиләсенә булган мөнәсәбәте аны бары тик уңай яктан гына ача.
2 нче пар: В - Г
В: Анасына булган игътибары һәм ихтирамы, чиксез мәхәббәте һәм рәхмәте соклану хисе уята.
Г: Бәдретдиннең күңел матурлыгы тышкы ямьсезлекләрне күренмәс итә.
Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.
1 нче пар: А - Б
А: Шәкерт егет белән өйдәгеләр бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган.
Б: “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.
2 нче пар: В - Г
В: Өй эчендә гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәт хакимлек итә.
Г: Өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга.
Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы
1 нче пар: А - Б
А: Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми.
Б: Алай гына да түгел, ул моны шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Ул аны бик ярата, хөрмәт итә һәм олылый.
2 нче пар: В - Г
В: Бәдретдин әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле.
Г: Ана үзенең шушы матур, сәләтле, тыйнак һәм ихтирамлы улы белән горурлана.
Шәкертләрнең матур мөгамәләсе
1 нче пар: А - Б
А: Шәкертләр чамадан ярлы йорт-җиргә килеп керүләренә хәйран булып, гаҗәпләнеп калуларын Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырышалар.
Б: Китапларын кызыксынып карыйлар, аның һөнәрен хуплыйлар.
2 нче пар: В - Г
В: Авылына җәяү кайтмастан, Бәдретдинне үзләре белән кайтырга үгетлиләр.
Г: Хуҗаларны олылап күрешәләр, саубуллашалар. Табын артында үзләрен тыйнак тоталар.
Укытучы: Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Әйе, боларның барысы да матурлык! Әсәрнең идеясен дә билгелик инде. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? Сез фикер алышкан әлеге мәсьәләләрнең кайсысы хикәянең идеясе булып тора?
Укучылар: Ана белән бала мәхәббәте. (Слайд 11).
Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый. Ана - ул дөньяда иң бөек шәхес. Бу уңайдан Һади Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр (Слайд 12). Татар халык мәкальләренең дә күбесе әниләргә багышланган дияр идем (Слайд 13). Сез дә аларның кайберләрен беләсездер. Әниләрне ярату, хөрмәт итү, аларга ярдәм итү, аларны борчуга салмау, уңай билгеләрең, яхшы тәртибең, ирешкән уңышларың белән шатландыру да зур бәхет алар өчен.
Укытучы: Инде менә шушы урында әкрен генә дәресебезнең йомгаклау өлешенә күчәрбез. Тагын бер кат хикәябезгә әйләнеп кайтыйк әле, укучылар. Аның соңында мондый сүзләр бар: «...бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек өметеме-бәхетеме, - торып калды». Ничек уйлыйсыз, укучылар, чыннан да, кайсы - фаҗигасеме, бәхетеме?
Укучылар: Бәхете...
Укучы: Минемчә, бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә.
Укучы: Бәдретдиннең ярата белүе, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуы – бәхет.
Укытучы: Мин сезнең белән килешәм. Әлбәттә, бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә. Ә сез ничек уйлыйсыз? Сезнең өчен бәхет нәрсәдә? Сез бәхетлеме? (укучылар җавабы)
VIII. Өй эше.
Укытучы: Җавапларагызны хуплыйм, укучылар. Әйе, бәхет тә, матурлык та - бик тирән мәгънәле төшенчәләр алар. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Ә. Еники үзенең хикәясендә рухи матурлыкны аерып күрсәтә. Ә сезнең өчен матурлык нәрсә ул? Сез матурлыкны нәрсәләрдә күрәсез? Менә шулар турында уйланып, “Тормышта матурлыкның чагылышы” дигән темага иҗади язма эш бирәм мин сезгә өй эшенә. (Cлайд 14)
IX. Рефлексия.
Укытучы: Эшебезне бернинди бәяләүләрсез генә йомгаклау дөрес булмас иде. Мин сезгә шушындый үзбәя битләре таратам. Сез дәрескә һәм аның аерым өлешләренә, иптәшләрегезнең һәм үзегезнең эшчәнлегегезгә үз бәягезне бирегез әле. (Кушымта 2)
(укучылар дәрестә үз эшчәнлекләрен бәялиләр; укытучы үзбәя битләрен җыеп ала, карый; укучыларга билгеләр куя)
Укытучы: Мин сезнең белән саубуллашам. Уңышлар сезгә!
Укучылар: Рәхмәт! Сау булыгыз!
Кушымта 1.
ЭЛЕК | ФАРАЗЛАР | СОҢЫННАН |
Яшьлек – иң матур чак. Хикәя яшьлек хатирәләре турында. | ||
Хикәядә матур табигать күренешләре турында сүз бара. | ||
Хикәя шәфкатьле эш-гамәлләр турында. | ||
Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара. | ||
Хикәя яшь егет белән кыз арасындагы мәхәббәт хисләре турында. | ||
Хикәя берәр рәссам, матур сәнгать әсәрләре турында.
| ||
Бәлки хикәядә матур, чибәр туташлар катнашадыр. |
Кушымта 2.
Дәресне һәм дәрестә үз эшчәнлегеңне “+” яки “-” тамгалары белән бәялә
Дәрес миңа ошады | |
Дәрес кызыклы булды | |
Мин дәрес материалын аңладым | |
Мин дәрес материалын аңлап бетермәдем | |
Мин дәрестә әйбәт җавап бирдем | |
Мин бүген тулы көчкә эшли алмадым | |
Төркемнәрдә эшләү кызык | |
Ялгыз гына эшләү җиңелрәк | |
Дәрестә үзем өчен әһәмиятле мәгълүмат алдым | |
Дәрестә үзем өчен бернинди дә әһәмиятле мәгълүмат алмадым |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Д әреснең проекты Предмет: Әдәбият Сыйныф : 11 (татар сыйныфы) Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы : герой кылган гамәлләр аша рухи матурлык сыйфатлары турында төшенү, аналарны кадерләргә кирәклекне аңлау; Метапредмет: Танып белү УУГ : аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләре формалашу, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, нәтиҗәләр чыгара белү. Регулятив УУГ : әсәрнең төп идеясен табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу. Коммуникатив УУГ : сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны әйтү һәм дәлилләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу. Предмет: хикәянең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу; темасын, идеясен күрсәтү. Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль. Метод һәм алымнар : репродуктив һәм эзләнү методлары, укытучы сөйләве, укытучы һәм укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, дәреслек белән эш, (ТАЙМД-ПЭА-ШЭА, ЭЙ АР ГАЙД структуралары) Чыганаклар : төп: Әдәбияттан хрестоматия: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен/Казан: “Мәгариф” нәшрияты; өстәмә : слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, кәгазь битләре, «Салкын чишмә» көе язмасы.
Матурлык - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә; табигатьтә матур, сокланырлык урыннар; сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.
Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе
ЭЛЕК ФАРАЗЛАР СО ҢЫННАН Яшьлек – иң матур чак. Хикәя яшьлек хатирәләре турында. Хикәядә матур табигать күренешләре турында сүз бара. Хикәя шәфкатьле эш-гамәлләр турында. Хикәядә рухи матурлык турында сүз бара. Хикәя яшь егет белән кыз арасындагы мәхәббәт хисләре турында. Хикәя берәр рәссам, матур сәнгать әсәрләре турында. Бәлки хикәядә матур, чибәр туташлар катнашадыр.
Матурлык - барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә; табигатьтә матур, сокланырлык урыннар; сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.
Хикәянең темасы - рухи матурлык
Ямьсезлек – матурлык каршылыгы Нәрсә ямьсез? Нәрсә матур?
Табигать матурлыгы Бәдретдиннең күңел матурлыгы Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы Шәкертләрнең матур мөгамәләсе
Табигать матурлыгы Бәдретдиннең күңел матурлыгы Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы Шәкертләрнең матур мөгамәләсе
Хикәянең идеясе – ана белән бала мәхәббә те
Ана - бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...
Татар халык мәкал ь ләре: Ана күңеле балада, бала күңеле далада. Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр. Ана куены туннан җылырак. Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың. Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр. Ана – шәфкат ь диңгезе. Өйнең яме ана белән.
Өй эше: “ Тормышта матурлыкның чагылышы” дигән темага иҗади язма эш
Предварительный просмотр:
Тема:
Җырлар. Нәкый Исәнбәт “Туган ил”.
(әдәбият дәресенең проекты һәм план-конспекты)
Төзүче: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең
беренче квалификацион категорияле
туган тел (татар теле һәм әдәбият) укытучысы
Дәреснең проекты
Предмет: Әдәбият
Укытучы: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы
Сыйныф: 5 (татар сыйныфы)
Тема: Җырлар. Нәкый Исәнбәт «Туган ил».
Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.
Максат: Нәкый Исәнбәтнең «Туган ил» шигырен өйрәнү.
Бурычлар: - Нәкый Исәнбәт иҗатына кызыксыну уяту;
- җыр жанры турында белемнәрне камилләштерү;
- туган җирне ярату һәм горурлану хисе төшенчәсен бирү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: туган республикаң тарихын белү һәм горурлану, үз милләтең һәм туган телеңә хөрмәт хисе арту, дәрестә үзләштергән белемне гамәлдә куллану теләге булу.
Метапредмет:
Танып белү УУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, фикерләүдә логик чылбыр төзү, аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара һәм гомумиләштерә белү; эшне җаваплы, аңлап башкару.
Регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү; үз карашыңны төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу; коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану.
Предмет: Нәкый Исәнбәт турында мәгълүматлы булу, шигырьнең эчтәлеген аңлау һәм анализлый алу, җыр жанры турында белемнәр камилләшү.
Предметара бәйләнеш: Татарстан тарихы, татар теле, инглиз теле, халык авыз иҗаты, музыка сәнгате.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Метод һәм алымнар: күзәтү һәм эзләнү методлары, җыр тыңлау, укытучы сөйләве, укытучы һәм укучыларның сәнгатьле укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, дәреслек белән эш.
Чыганаклар: төп: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф. Ә. Ганиева, Л. Г. Сабирова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 175 б.
өстәмә: Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: Мәкальләр җыелмасы: 3 томда/ 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010; презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, биремле кәгазь битләре, «Туган ил» җырының аудиоязмасы.
Дәреснең план-конспекты:
I. Оештыру, мотивлаштыру этабы.
1. Укытучы: Хәерле иртә, укучылар!
Укучылар: Хәерле иртә!
Укытучы: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?
Укучылар: Яхшы, рәхмәт!
Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, дәресебезне бер матур көй тыңлаудан башлыйк.
(Слайд 2) (көй тыңлау)
Укытучы: Бу көй сезгә ошадымы, укучылар?
Укучылар: Әйе, ошады.
Укытучы: Укучылар, нинди җырның көе иде бу?
Укучы: Әйтә алмыйбыз.
Укучы: Бу җыр безгә таныш түгел.
Укытучы: Уйлап карагыз әле, укучылар, бу җыр нәрсә турында булыр икән?
Укучы: Бәлки табигать турындадыр.
Укучы: Яисә авыл турында?
Укытучы: Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Укучы: Көйдә су челтерәгән, кошлар сайраган тавышлар яңгырады.
Укучы: Туган як, туган җир турында да булырга мөмкин.
Укытучы: Бик дөрес, укучылар, җавапларыгыз өчен рәхмәт!
II. Белемнәрне актуальләштерү этабы.
Укытучы: Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының җыр жанры турында сөйләшүне дәвам итәбез. Үткән дәрестә без сезнең белән берничә татар халык җыры белән таныштык. Мин сезгә өй эшенә җырларның нинди төрләргә-жанрларга бүленгәнлеге турында белеп килергә кушкан идем. Җавапларыгыз белән уртаклашыгыз әле.
(җавапларны тыңлау, тактага язу)
(Слайд 3)
III. Уку мәсьәләсен кую этабы.
Укытучы: Дәресебезне көй тыңлаудан, җыр жанры турында искә төшерүдән башлавыбыз очраклы гына түгел, укучылар. Тыңлаган көй, чыннан да, туган җир, туган ил турындагы җырдан иде. Димәк, бүгенге дәресебез нәрсә турында булачак?
Укучылар: Туган җир, туган ил турында.
Укытучы: Әйе, укучылар. Без бүген сезнең белән “Туган ил” җыры турында сөйләшербез. Бу җырның без алдагы дәрестә өйрәнгән халык җырларыннан бер аермалы ягы бар. Әлеге җыр көе генә халыкныкы булган җырлар арасына керә. Шагыйрьләр язган кайбер шигырьләрне халык яратып укыган, көйгә салган. Шундыйларның берсе - “Туган ил” җыры.
Укучылар, җырның исеменнән чыгып, аның кайсы төркемгә каравын билгеләп буламы?
Укучылар: Юк. Җырны тыңлап карарга кирәк.
Укытучы: Җырны тыңлап кына, сүзләренең авторын белеп булырмы?
Укучылар: Юк. Җырның сүзләрен - шигырьне укырга кирәк.
Укытучы: Афәрин, укучылар! Ә моның өчен нинди чыганакка мөрәҗәгать итәрбез?
Укучы: Дәреслекләребезгә.
IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
Дәреслек, 34 нче бит. Шигырьне уку, аның эчтәлегенә төшенү:
- укучылар шигырьне эчтән генә укыйлар;
- укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә;
- укучылар шигырьне, чылбыр буенча, кычкырып укыйлар.
Укытучы: Я, укучылар, бу шигырьнең авторы кем?
Укучылар: Нәкый Исәнбәт. (Слайд 4)
Укытучы: Әйе, укучылар. (Слайд 5) Әлеге матур шигъри юлларны күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәт иҗат иткән. Шигырь нәрсә турында, укучылар?
Укучы: Шигырьдә туган илне ярату турында сүз бара.
Укучы: Шигырь туган илне сагыну турында, минемчә.
Укытучы: Җавапларыгызны дәлилләгез, укучылар.
Укучылар: Җыр чит җирләрдә яшәгән кеше тарафыннан яңгырый кебек. Юл аралаш кабатланып торган “анда” сүзе ераклык, аерылганлык турында сөйләп тора.
Укытучы: Шагыйрьнең нинди чагыштырулар куллануына да игътибар итегезче, укучылар: күңелдән китми торган сөекле ил әнкәй белән чагыштырыла. Тагын нинди чагыштырулар бар?
Укучылар: Таңнар җәйге диңгез балкуы белән чагыштырылган.
Укучылар: Җырлар сандугач сайравы белән, гармун сайрар кош белән чагыштырыла.
Укытучы: Шагыйрьнең үзе, ягъни “мин” образы?
Укучы: “Мин” образы сандугач белән чагыштырылган.
Укытучы: Дөрес, укучылар, җавапларыгыз өчен рәхмәт! Җырда туган илне ярату, сагыну хисе шулкадәр көчле, ул безне хыял дөньясына алып китә – анда җирдәге һәрбер таш, һәр агач та җырлый, ә хисләре ташып торган шагыйрьнең күңеле “җырлый”.
“Туган ил” – күп мәгънәле төшенчә, укучылар. Бу сүзләрне без, шул илнең гражданины буларак, горурланып әйтәбез; үзебез туган авыл яки шәһәр турында сөйләгәндә дә, туган як, туган төбәк мәгънәсендә Туган ил дип зурлап эндәшәбез. Халык көенә иҗат иткән җырында Нәкый ага Исәнбәт менә шул мәгънәләрнең барысын да сыйдырган, бергә җыеп алган да әйтерсең төрле чәчәкләрдән матур бәйләм ясаган.
Укучылар, җырның үзен дә тыңлап карыйк инде. Җырны тыңлап, матур табигать күренешенә сокланып, бераз ял итеп алыгыз.
(Слайд 6) (аудиоязма тыңлау)
V. Белемнәрне ныгыту этабы.
Укытучы: Эшебезне дәвам итик. Укучылар, әлеге тыңлаган җыр кайсы төркемгә карый?
Укучылар: Бу – лирик җыр.
Укытучы: Лирик җырга нәрсә хас?
Укучылар: Лирик җырга моң хас.
Укытучы: Ә хәзер парларда фикер алышыгыз, укучылар. “Моң” төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? Ул фикерме, хис-кичерешме, яңгырашмы кемгәдер-нәрсәгәдер хас сыйфатмы?
1 нче пар: Безнең фикеребезчә, хис-кичереш.
2 нче пар: Моң ул – яңгыраш, безнеңчә.
3 нче пар: Безгә калса, әлеге вариантларның барысы да туры килә.
Укытучы: Җаваплар төрле. Кайсы дөрес булыр, ничек тикшереп карыйк?
Укучылар: “Моң” төшенчәсенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карый алабыз. (сүзлек белән эш)
Укытучы: Афәрин! Дөрес юнәлештә барасыз, укучылар. (Слайд 7)
Укытучы: Нинди күренешләр, нинди сәбәпләр моңландыра?
1 нче пар: Кайгы-хәсрәт, сагыш.
2 нче пар: Үкенү, югалту.
3 нче пар: Сагыну. “Туган ил” җыры да сагыну турында бит.
Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Тагын шундый сорау: “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, көе беләнме?
1 нче пар: Безнеңчә, беренче чиратта, “моң” төшенчәсе җырның көе белән бәйле.
2 нче пар: Без килешмибез. Гадәттә, иң элек җырның сүзләре, аннары гына көе языла. Димәк, “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән бәйле.
3 нче пар: Безнең уйлавыбызча, “моң” төшенчәсе җырның сүзләре белән дә, көе белән дә бәйле. Чөнки көй нәкъ менә җырның сүзләреннән чыгып иҗат ителә.
Укытучы: Афәрин, укучылар! Сез шундый акыллылар! Хәзер төркемнәрдә эшләрсез. (Слайд 8) Һәр төркемгә биремле кәгазь бите өләшәм. Бирелгән җөмләләрне төзекләндерергә һәм аларның мәгънәләрен аңлатырга кирәк.
1 нче төркем:
Native җирдән дә beautiful land булмас.
(Туган җирдән дә матур җир булмас.)
2 нче төркем:
Gold-silver яуган җирдән туган-үскән country артык.
(Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.)
3 нче төркем:
Native җирдәй land булмас, native илдәй country булмас.
(Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.)
4 нче төркем:
Country with этәргәч, mountain күчкән
(Ил белән этәргәч, тау күчкән.)
Укытучы: Җөмләләрне төзекләндерү өчен, сез калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне ничек үзгәрттегез?
Укучылар: Инглиз телендәге сүзләрне татарчага тәрҗемә иттек.
Укытучы: Укучылар, бу нинди җөмләләр соң, таныдыгызмы?
Укучылар: Әйе, бу мәкальләр.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Һәм мин бу мәкальләрне Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” җыентыгыннан алдым. Нәкый Исәнбәт күп еллар дәвамында татар фольклорын җыя. Ул – “Татар халык мәкальләре”, “Татар халык табышмаклары” җыентыкларын, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”н, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүче. Күрәсезме, укучылар, ул никадәр күпкырлы талант иясе булган. (Слайд 9)
Укучылар, игътибар иттегезме икән, бу мәкальләр нәрсә турында, аларны нинди уртак бер тема берләштерә?
Укучылар: Туган ил, туган җир турында.
Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә безнең туган җиребез, ягъни туган республикабыз ничек атала әле?
Укучылар: Татарстан Рспубликасы.
Укытучы: Ә аның элеккеге атамасы ничек булды икән, укучылар, беләсезме?
(укучылар җавабы)
Укытучы: Республикабыз Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы буларак 1920 нче елда оеша. (Слайд 10) Бу татар халкы, һәм, гомумән, республика халкы өчен зур вакыйга була. Белгәнегезчә, быел җөмһүриятебез әлеге зур тарихи вакыйганың 100 еллыгын билгеләп үтә. Күрәсез, укучылар, безнең туган җиребез бер гасырлык тарихы булган борынгы республика. Һәм безнең туган республикабыз белән горурланырга тулы хокукыбыз бар.
VI. Рефлексия.
1) Укытучы: Дәресебезнең йомгаклау өлешенә килеп җиттек, укучылар. Дәрескә куйган максатларга ирештекме?
Укучылар: Әйе.
Укытучы: Дәрестә нәрсәләр белдегез, укучылар? (Слайд 11)
Укучы: Нәкый Исәнбәт турында белдек.
Укучы: “Туган ил” җыры белән таныштык.
Укучы: Җырлар жанры турында белемнәрне ныгыттык.
Укучы: Туган ил турында мәкальләр белән эшләдек.
Укучы: Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу тарихын белдек.
2) Укытучы: Яхшы, укучылар. Димәк, өй эшен башкару да сездә кыенлык тудырмас, дип уйлыйм. Өй эшен язып куегыз. (Слайд 12)
1. Нәкый Исәнбәтнең “Туган ил” шигырен яттан өйрәнегез. Киләсе дәрес башында, бу җырны бергәләп җырлыйбыз. (мәҗбүри)
2. Илебез тарихында (ХХI гасырга кадәр) булган берәр мөһим вакыйга турында рәсем ясагыз. (киләсе дәрес “Тарихи җырлар” темасы белән бәйле)
3. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә үткәреләчәк чаралар планын төзегез. (иҗади)
Укытучы: Укучылар, инде сезнең дәрестән алган тәэсирләрегезне дә беләсе килә. (Слайд 13)
(укучылар үз фикерләрен белдерәләр)
Укытучы: Дәресебез тәмам, укучылар. Уңышлар сезгә! Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тарихи җырлар
Дәреснең темасы: Җырлар. Нәкый Исәнбәт “Туган ил”
Нәкый Исәнбәт (1899 – 1992) күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче галим-филолог, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы
М оң - кайгы, аһ-зар, сагыш; - йөрәк хисе, тирән хис, моңсулык; - көй, хисләр җыелмасы;
Т өркемнәрдә эш
Нәкый Исәнбәт күп еллар дәвамында татар фольклорын җыя. Ул – “Татар халык мәкальләре”, “Татар халык табышмаклары” җыентыкларын, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”н, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүче.
Нәтиҗәләр ... белдек. ... ачыкладык. ... ныгыттык.
Өй эше: 1. “Туган ил” шигырен яттан өйрәнегез. 2. Илебез тарихында (ХХ I гасырга кадәр) булган берәр мөһим вакыйга турында рәсем ясагыз. 3. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гимназиядә үткәреләчәк чаралар планын төзегез.
Дәрес материалы миңа …. Мин дәрестә … эшләдем Мине … гаҗәпләндерде Дәрестә үз эшемнән мин … Минем кәефем ...
Предварительный просмотр:
Тема:
Айга күптән инде мең яшь тулган ...
(Һади Такташ иҗатында Ай образына багышланган
дәрестән тыш чара эшкәртмәсе)
Төзүче: Шәгәрәева Алинә Илсур кызы,
Казан шәһәре Яңа Савин районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”нең
беренче квалификацион категорияле
туган тел (татар теле һәм әдәбият) укытучысы
Айга күптән инде мең яшь тулган ...
(югары сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кунакханә)
Максат: классик шагыйрь Һади Такташ иҗатына күзәтү ясау аркылы татар әдәбиятына кызыксыну уяту, хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Бурычлар: Һади Такташ иҗатында Ай образын аерып күрсәтү;
укучыларның танып белү һәм иҗади эшчәнлекләрен активлаштыру;
сәнгати-иҗади эшчәнлек аркылы әдәби әсәрләрне эмоциональ кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, шагыйрьнең портреты, табышмаклы керү билетлары, китаплар күргәзмәсе, музыкаль видео, аудиоязма.
Эш барышы:
I. Оештыру, мотивлаштыру
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез!
Укытучы: Мин бүген сезне әдәби-музыкаль кунакханәгә чакырам. (слайд 1) Кунакханәгә керү өчен, сезгә билетлар кирәк. Мин сезгә шундый кәгазьләр өләшәм. Игътибар белән карагыз әле аларны. Нәрсә бу?
Укучылар: Бу табышмаклар.
Укытучы: Әйе, укучылар. Сез шушы табышмакларның җавапларын әйтә алсагыз гына, бу кәгазьләр керү билетларына әвереләчәк.
(укучылар табышмакларны укыйлар, җавапларын әйтәләр)
Табышмаклар:
- Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач. (Күк, йолдызлар, ай)
- Агач башында алтын йөзек,
Аның да бер яртысы өзек. (Ай)
- Өй түбәсендә ярты ипи. (Ай)
- Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә. (Күк йөзе һәм ай)
- Алтын китте, Көмеш килде. (Кояш батты, ай калыкты).
Укытучы: Афәрин, укучылар. Табышмакларның җавапларын белдегез. Әдәби-музыкаль кунакханәбезгә рәхим итегез! Кунакханәбездә бүген һәрберебезгә җылы, уңайлы һәм кызык булыр дип ышанам. Урыннарыгызга җайлап кына утырыгыз да экранга карагыз. Сез анда кемнең портретын күрәсез?
Укучылар: Бу Һади Такташның портреты. (слайд 2)
Укытучы: Дөрес, укучылар. Кунакханәбезнең бу почмагына да игътибар итегез әле. Монда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән, укучылар?
Укучылар: Без бүген Һади Такташ иҗаты турында сөйләшербез.
Укытучы: Укучылар, кунакханәгә керү билетында булган табышмакларга әйләнеп кайтыйк әле. Алар барысы да нәрсә турында иде?
Укучылар: Ай турында.
Укытучы: Һади Такташ иҗаты һәм Ай арасында нинди бәйләнеш бар икән? Бүгенге эшебезнең темасын билгелик.
Укучылар: Бүген без Һади Такташ иҗатында Ай образы турында сөйләшербез. (слайд 3)
Укытучы: Әйе, укучылар, нәкъ шулай. Яраткан шагыйребез Һади Такташ иҗатында Ай образына багышланган “Айга күптән инде мең яшь тулган...” дигән әдәби-музыкаль кунакханәбез эшен башлап җибәрәбез.
II. Төп өлеш
1. “Дөнья матур, шушы дөньяның мин – матурлыгын җырлар җырчысы ...” (слайд 4)
Укытучы: Иң элек, әйдәгез, шагыйрьнең үзе турында әйтеп үтик. Һади Такташ нинди шагыйрь? Аның иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә соң?
Укучы: Һади Такташ иҗаты — бай, өйрәнүне сорый торган күпкырлы иҗат. Барыннан да элек, без аны олы шагыйрь дип беләбез. Драматургия һәм проза өлкәсендәге эшчәнлеге дә зур игътибарга лаеклы. Шул ук вакытта ул ялкынлы публицист булып та танылган. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре исә Һ.Такташның заман проблемалары, әдәбият-сәнгать мәсьәләләре белән якыннан кызыксынып яшәгән тәнкыйтьче икәнлеген дә ачык күрсәтәләр. Ул үзенең поэзиясе белән дә, публицистик һәм тәнкыйть мәсьәләләре белән дә татар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.
Укучы: Һ. Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Такташ - бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачкан, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш керткән әдип. Аның рухы, аһәңе белән халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына зур уңай йогынты ясаган һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә.
2. “Айның нурлары арасында...” (слайд 5)
Укытучы: Әйе, укучылар, дөрес, Һади Такташ – бик үзенчәлекле шагыйрь. Аның шигырьләрен башка шагыйрь иҗаты белән һич бутап булмый. Алар тематик төрлелек, образлар системасы, шигъри теле белән игътибарны җәлеп итә һәм мәңгегә үзенә гашыйк итә. Әйдәгез әле хәзер шагыйрь иҗатындагы образларга тукталып китик. Иң еш очрый торган образлар дип нәрсәләрне атый алабыз?
Укучылар: Табигать образларын. Күк, ай, таң, җил, төн образлары Такташ шигырьләрендә бик еш телгә алына.
Укытучы: Мин сезнең белән тулысынча килешәм, укучылар. Шулардан Ай образын аерып алыйкчы. Төн, таң, күк, җил образлары шигърияттә шактый киң таралган. Ә Ай образы, минемчә, нәкъ менә Такташ иҗатында аеруча еш очрый. Шулай бит?
Укучы. Әйе. Бу фикерне мисаллар белән дәлилләп үтәсебез килә. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында ук Ай образы берничә тапкыр күзәтелә. Мәсәлән, “Төркстан сахраларында” һәм “Таң кызы” шигырьләрен карыйк.
Кайда соң ул нурлы таңнар,
Ай, кояшлар балкыйлар?
Кайсы илләрне матурлый,
Бизиләр һәм аңкыйлар?!. (“Төкстан сахраларында”, 1917)
Таң да атты. Ай да батты. Мин кузгалмыйм:
Таң сахирәсен ат өстендә туктап көтәм.... (“Таң кызы”, 1921)
Бу шигырьләрдә Ай образы өмет төшенчәсе белән ассоцияцияләшә.
Укучы. Шагыйрь үзенең 1920 нче елда язылган “Айның нурлары арасында” дигән шигырендә, барлык хисләрен айның якты һәм бөтен җир өстен биләгән нурлары белән кушып, көрәшчеләргә мактау һәм хуплау теләкләрен ирештерә.
Күңелем дә, җаным да, иманым да, бергә
Кушылып айның нурлары белән,
Дулкынлы караңгылык өстеннән
Очтылар, офык буйлап, ераклашып җиргә,
Очтылар сахралар, урманнар өстеннән,
Куе калын томаннар эченнән
Кызыл гаскәрләр өстенә —
Мактарга каһарманлыклары белән.
Укучы. Ә менә 1922 нче елда язылган “Нәләт” шигырендә Һ. Такташ көрәш, сугыш барган чынбарлыкка ризасызлыгын белдерә, дөньяны бөтен бер бәхетсезлек итеп күрә.
Кит, болыт! Ай, сип нурың,
Күргәз тагын –
Нинди золмәт, вәхшәт алды
Ил багын ...
Шундый авыр шартларда нәрсәгә өметләнеп яшәргә? Күңелне ничек тынычландырырга?
Күкнең уртасында нурлы Ай тора,
Ай тулы. Бар җирне нурлый, яктырта.
Төшми Җиргә шәүләсе, Җир болгана,
Болганып, канлы төтеннәргә яна,
Ай түрендә кайгылы Гайса нәби
Утыра, канлы йөзе, ул уйлана...
Ай образы биредә Җир образына капма-каршы сурәтләнә. Җирдә вәхшәт, шагыйрь якты, тулы Айга карап, үзен борчыган сорауларга җавап эзли, юана.
Укучы: “Айга күптән инде мең яшь тулган ...” шигырендә, киресенчә, Ай ялгыз һәм буш итеп тасвирлана:
Ә ай ялгыз,
Айда бернәрсә юк,
Әтәч тә юк анда, песи дә,
Катык та юк анда, ипи дә юк
Безнең ише ярлы кешегә ...
Гаҗәп түгел, Ай карт инде, һәм, җитмәсә, бераз саташкан да, ди шагыйрь:
Айга күптән инде мең яш тулган,
Ә ай аны үзе оныткан.
Кичә саташкан ай кыш дип белеп –
Төн уздырган күктә толыптан...
Ләкин шагыйрь шул урында көрсенеп тә куя:
Ай кебек без озак яшәмәбез,
Көчләр сүнәр,
Куллар талырлар,
Картаербыз,
Соңгы көрәшләргә
Яшьләр генә, ахры, барырлар.
Укытучы: Афәрин, укучылар! Искиткеч эчтәлекле чыгышларыгыз өчен рәхмәт!
3. “Мәхәббәт ул - үзе иске нәрсә” (слайд 6)
Укытучы: Һ. Такташ иҗатында Ай образы диюгә, кылт итеп, шагыйрьнең тагын бер матур әсәре искә төшә. Нинди әсәр турында әйтүем дип уйлыйсыз?
Укучылар: Әлбәттә, “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы турында сүз бара.
Укытучы: Әсәрнең эчтәлеген хәтеребездә яңартыйк әле, укучылар.
(аудиоязма тыңлау)
Укытучы: Бу әсәрдә Ай образы ни өчен кирәк, укучылар? Ни өчен шагыйрь, әледән әле, Ай образына мөрәҗәгать итә? Беренче тапкыр Ай образы белән әсәрнең кайсы өлешендә очрашабыз?
Укучы: Ул төнне ай күктә, эш тапмыйчы,
Эче пошып сүгенеп йөрегән...
Күрәбез, шагыйрь төннең ниндидер шомлы, хәерсез булуына ишарәли. Ай да холыксызлана, Зөбәйдә дә алдана... Зөбәйдә алга таба нишли? Татар хатын-кызларына хас булганча, сабырлык, тыйнаклык белән эш итә. Сөйгәненә хат яза, аны көтүен әйтә. Җавап булмагач, “зур күзләрен канлы яшьләр белән тутыра”.
Укытучы: Кешене әнә шундый каршылыклы, күңелсез уйлар бимазалаганда, шагыйрь нигә соң әле “Хатынсыз ай” дигән бүлек китереп кертә? Бу бүлекнең исеме үк сәер кебек: ай – күк җисеме, аның хатыны буламыни? Автор урынсызга сүз уйнатмыймы?
Укучы: Юк, сәнгатьчә камил эшләнгән бу әсәрдә бу бүлекнең кирәклеге башкаларныкыннан һич тә ким түгел. Шагыйрь күктәге ялгыз ай белән алданган Зөбәйдәне тагын янәшә куя. Монда шагыйрьнең халык авыз иҗатына нигезләнүе әйтмәсәң дә күренеп тора. Белгәнебезчә, бездә айга багышланган җырлар бихисап.
Иртә торып тышка чыксам,
Айга карап туймыймын;
Айга карап, бергә булган
Минутларны уйлыймын, - дигәне шуларның берсе генә. Күк йөзендәге ай һәрвакыт кешенең игътибар үзәгендә. Сагышланганда – ай да сагышлы, шатланганда, ай да шатлана кебек тоела аңа.
Укучы: Шагыйрь бу бүлектә, Зөбәйдәнең күңел дөньясына бәрабәр итеп, болай ди:
Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри
Җил йоклады исә төн белән;
Айның хатыны да юк,
Ай ялгыз ул,
Төн үткәрсен соң ул кем белән?..
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә,
Өйләнәлми калган,
Шуның өчен
Кайгы нуры күренә йөзендә...
Укучы: “Зөбәйдә һәм ай” бүлегендә Зөбәйдә үзе дә нәкъ шушындыйрак халәттә:
Ай да ялгыз,
Безнең Зөбәйдә дә...
Ул тын гына
Айга карап килеп утырды...
Бәхеткә каршы, яшьләр арасында булган мәхәббәт, ахыр чиктә, гаилә кору белән тәмамлана. Алардан аермалы буларак, Ай өйләнә алмый калган, шуңа күрә ул үзен ялгыз хис итә. Әлбәттә, аның ачуы килә:
Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри
Җил йоклады исә төн белән;
Айның хатыны да юк, улы да юк,
Төн үткәрсен соң ул кем белән?..
Җил, хәерсез, ятып йокламаса,
Җирдә алай-болай иткәли,
Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең
Бүрекләрен урлап киткәли.
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә;
Өйләнәлми калган, шуның өчен
Кайгы нуры күрнә йөзендә...
Күрәбез, Такташ әсәренең ахырында кабат ялгыз, өйләнә алмый калган Ай образына мөрәҗәгать итә. Ялгыз Айның бәхетсез булуын күрсәтү аркылы, шагыйрь тормышта бәхетнең мәхәббәттә, парлы булуда икәненә ишарәли.
Укучы: Әйе, кешене кеше иткән нәрсә – мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый.
Укытучы: Афәрин, укучылар, чыгышларыгыз өчен рәхмәт! Әйе, мәхәббәт - олы хис. Кызганычка каршы, ул кайвакыт җавапсыз да була. Җавапсыз мәхәббәт сәнгать һәм иҗат әһелләренең күңелендә мәңгелек әсәрләр тудыра. Кичәбезнең шушы урынында күренекле композитор Людвиг ван Бетховенның “Ай сонатасы”н тәкъдим итәсем килә. Музыка тарихында иң танылган әсәрләрнең берсе булган бу музыкаль композиция композиторның җавапсыз мәхәббәтенә багышланган. Композиторның дусты шагыйрь Людвиг Рельштаб, бу музыканы тыңлаганда, тулган якты ай нурларында коенучы кичке табигатьне күз алдына китерә. Еллар узгач, ул “Ай сонатасы” дип атала башлый (слайд 7, музыкаль видео -“Ай сонатасы” видео барышында егетләр белән кызлар салмак кына вальс бииләр)
III. Йомгаклау, рефлексия
Укытучы: Кичәбезне йомгаклар вакыт җитте, укучылар. Бүгенге очрашуыбыз сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Укучылар: Бүгенге кунакханәдә һәрберебезгә рәхәт булды. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.
Укучылар: Эчтәлекле әңгәмә кордык, фикер алыштык, шагыйрь Һади Такташ иҗатын үзебез өчен башка яктан ачтык.
Укучылар: Күңелләр романтик хисләр белән илһамланды.
Укытучы: Яраткан шагыйребез иҗатына багышланган эшебезне акросүз төзү белән тәмамлыйсы килә (слайд 8). Шушы хәрефләргә шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты белән бәйле сүзләр табарга кирәк. Акросүздә төрле сүз төркемнәрен, сүзтезмәләр файдалана аласыз, шагыйрьнең иҗатына мөрәҗәгать итсәгез дә була.
(укучылар белән бергә акросүз төзү)
Т – талантлы, туры сүзле,
А – ай образы
К – классик, күпкырлы иҗат
Т – тыйнак, тапкыр
А – актив, ачык
Ш – шагыйрь, шигърият (слайд 9)
Укытучы: Әйе, укучылар, Такташ – татар шиъгриятенең алтын баганаларының берсе (слайд 10). Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм тирән моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип уйлыйм. Без Такташлы булуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгырар әле (слайд 11).
Шуның белән әдәби-музыкаль кунакханәбез эше тәмам. Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Дата Шәфкатьлелек бизи кешене
Шәфкать – кызгану хисе , мәрхәмәт , игелек күрсәтү , киң күңеллелек . Шәфкатьле – мәрхәмәтле , кызганучан . Шәфкатьлелек – шәфкатьле булу .
Шәфкатьле сүзенә синонимнар : кызганучан , мәрхәмәтле , киң күңелле , изге күңелле , игелекле , ярдәмчел , олы йөрәкле , йомшак күңелле , миһербанлы , яхшылык кылу , рәхимле , кешелекле , олы җанлы .
Шәфкат ь ле сүзенә а нтонимнар : рәхимсез , игелексез , аяусыз , йөрәксез , каты күңелле , явыз , миһербансыз , каты бәгырьле , ваемсыз , кешелексез .
эшләдем аңладым Мин дәрестә
авыр булды ошамады Миңа дәрестә
Өй эше: * Р . Миңнуллинның “ Әни , мин көчек күрдем !” шигырен сәнгатьле укырга әзерләнегез . * Этләр турында тагын нинди әсәрләр бар? Шул темага диалог төзегез . * “Минем дүрт аяклы дустым ” дигән темага хикәя язып килегез .