Әдәбият дәресләре өчен
Әдәбият дәресләре өчен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hadi_taktash_tuuyna_120_el.doc | 96 КБ |
gabdulla_fnde_gabdulla_tukaynyn_tugan_konen_bagyshlangan_kich.docx | 34.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Давыллы еллар җырчысы – Һади Такташ
Максат:
- Дидактик: Һади Такташның шагыйрь, әдип, талантлы драматург, публицист, журналист һәм тәнкыйтьче булуын билгеләү.
- Үстерелешле: Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
- Тәрбияви: Укучыларда коллективлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру; татар әдәбиятына, мәдәниятына хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: Һ.Такташ китаплары, портреты, компьютер презентацияләре, колонкалар.
Материал: газета материаллары, китаплар, интернет материаллары.
Тибы: мәгълүмати
План:
- Уңай психологик атмосфера тудыру.
- Уку мәсьәләсен кую.
- Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрнең проект эшләрен тәкъдим итүләре:
I төркем: Һади Такташның биографиясе белән таныштыру. Презентация: “Халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез” (слайдлар ярдәмендә)
II төркем: Һади Такташның киң кырлы иҗаты белән таныштыру. Презентация: “Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга” .
Күзләрне ял иттерү.
III төркем: Һ.Такташ әсәрләре галереясы.
- Проектны яклау.
Һәр төркем үз эшләрен күрсәтә.
- Рефлексия.
Бүген мин белдем.....
Миңа ошады....
Мин аңладым....
Хәзер мин эшли алам....
- Йомгаклау.
- Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.
- Нәтиҗә.
Дәрес барышы.
- Уңай психологик атмосфера тудыру.
– Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Ничек кәефләрегез? Бүгенге дәресне башлыйбыз. Проект эшләрен башкарып чыга алдыгызмы? Кыенлыклар булмадымы?
- Уку мәсьәләсен кую.
– Укучылар, без сезнең белән Һади Такташ турында өйрәндек. Бүгенге дәресебез өйрәнгәннәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү булыр. Әдәби хәзинәләребезне нәрсәләр белән баеттык икән? Әнә шул хакта сөйләшербез.
- Уку мәсьәләсен чишү.
– Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.
Укытучының кереш сүзе:
– Һ.Такташ бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яңа сәхифәләр белән баеткан, ХХ гасыр шигъриятенә яңа рух өстәгән, шулай ук драматургия, балалар әдәбияты, публицистика, тәнкыйть өлкәсендә гаять тирән эз калдырган иң күренекле классикларыбызның берсе.
– Бүгенге дәрескә без сезнең белән Һ.Такташның тормышы һәм иҗаты буенча төркемнәргә бүлешеп проект эшләре алган идек, хәзер мин сүзне сезгә бирәм.
I төркем: “Халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез”
(укучыларның компьютер презентациясе ярдәмендә Һ.Такташның биографиясенә багышланган чыгышлары) (слайд 1-2)
Һ.Такташның тормышы үзе яшәгән кырыс дәвердән аерылгысыз булып, язмыш булачак әдипне каршылыклар, аяныч-фаҗигаләр белән тулы юлдан атлата.
Сыркыды чоры (слайд 3-6)
Булачак әдипнең балачагы, әти-әнисе, туганнары, дуслары белән үткәргән гүзәл мизгелләре Мордва республикасына кергән Сыркыды авылы белән бәйле. Беренче шигырьләре дә аның шушында “туа”.
Пешлә чоры (слайд 7)
Һ. Такташ 1911-1913 елларда мәдәрәсәдә укый. “Күңел җимешләре” исемле кулъязма җыентыгын төзи.
Һади Такташ – Урта Азиядә (слайд 8)
Тормыш авырлыклары нәтиҗәсендә Урта Азия якларына Кәттә Курган шәһәренә юл тота. 15-16 яшь булуына карамастан, аңа хәйрия фонды акчасын ышанып тапшыралар, димәк, ихтирам казана. Аннары Бохарага күчә. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга.
«Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу – Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.
Сыркыды чоры
1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. 1918 елның көзендә Сыркыдыда мәктәп советы төзелә. Һади Такташ та әгъза булып сайлана, соңыннан укытучы итеп билгеләнә.
Оренбург чоры
1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Шәриф Камал, Афзал Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен бастыра.
Ташкент чоры
1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә. Анда ул «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. Шул ук вакытта Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында, Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укыта. Ташкент чоры Такташ иҗат эшчәнлегенең тагын да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Биредә ул көрәш идеясен алга сөргән шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.
Мәскәү чоры
1922 елның җәендә Һади Такташ Мәскәүгә күчеп килә. Мәскәүдә яшәгән вакытта Такташ төрле шагыйрьләрнең түгәрәкләренә йөри башлый. Аны барысы да кызыксындыра, бу аның үз-үзен эзләү вакыты. Владимир Маяковский белән дә ул аның түгәрәгендә очраша.
Казан чоры
1922 елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Казанга килгәч, ул берникадәр вакыт Татар дәүләт театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923-1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926-1929) журналларының җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1929 елда «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Дәфтәрләргә язу (слайд 22). Такташ тормышы белән бәйле урыннар: Сыркыды – Кәттә Курган – Бохара – Ташкент – Сыркыды – Оренбург – Ташкент – Мәскәү – Казан
Файдаланылган әдәбият
Укытучының нәтиҗәсе:
– Рәхмәт сезгә, укучылар. Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсә гыйлеменә таянып, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фән нигезләрен үзләштергән Һади Такташ Октябрь инкыйлабына кадәр үк төрки-татар дөньясында киң танылу ала. ХХ гасырның татар әдәбияты, публицистикасы күгендә иң якты йолдызларның берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган әдәби-мәдәни мирас үлемсез.
– Ә хәзер минем сүзне проект эшләрен күрсәтү өчен II төркемгә бирәсем килә.
II төркем:
“Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга”
(укучылар компьютер презентациясе ярдәмендә Һади Такташның киң кырлы иҗаты белән таныштырып чыгыш ясыйлар)
Һади Такташ – шагыйрь
Шагыйрь иҗатын романтик һәм реалист буларак иҗат иткән ике чорга бүләләр. Такташ – Октябрь революциясенә кадәр неоромантик, гыйсъянчы.
Иҗатының беренче чоры (1916-1922)
Бу чор иҗатына хас үзенчәлекләр:
- романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү;
- дини мифологик, символик образларның үзәктә торуы һәм шулар аша җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга омтылу (“Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Янар таулар”, “Җир уллары трагедиясе”);
- мәхәббәттә янучы лирик герой (“Урман кызы”, “Таң кызы”, “Зәңгәр күзләр”);
- гомумкешелек кыммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек (“Мәңгелек әкият”).
Иҗатының икенче чоры (1923- 1931) )
Бу чор иҗатына хас үзенчәлекләр:
- реалистик сурәтләү өстенлек итү;
- гыйсъянчы (буйсынмаучы) лирик герой (“Такташ үлде”, “Син дә үл инде”, “Әйдә, энем”);
- чынбарлыкка, яңа җәмгыятькә бәя, мөнәсәбәт бирелү (“Болай... гади җыр гына”, “Ак чәчәкләр”, “Мокамай”) ;
- объектив һәм субъектив эчтәлек, форма яңалыгы, иҗтимагый тормыштагы социаль-психологик каршылыклар (“Киләчәккә хатлар”, “Бүгенге матурлык”);
- яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләренә мөрәҗәгать итү (“Алсу”, “Мәхәббәт тәүбәсе” (слайд 12); “Югалган матурлык”);
- халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы, юмор (“Нәни разбойник”);
- еш кына романтизм белән реализм үрелеп килү; сөйләм шигыренең уңышлы формаларын табу;
Һади Такташ – драматург
Такташ һәм театр дигән теманы кузгатканда, төп өч момент, ягъни Такташ – артист, Такташ – тәнкыйтьче, Такташ – драматург буларак игътибар үзәгендә торырга тиеш. «Җәмгыяте хәйрия» файдасына ясала торган үзешчән спектакльләрне оештыручыларыннан берсе булып китә. Һәвәскәр артист буларак, спектакльләрдә аерым рольләр башкара. Бер үк вакытта ул мондый культура яңалыклары турында Ташкентта чыга торган “Олуг Төркстан” газетасына кыскача мәкаләләр дә җибәреп тора. Һ. Такташ татар сәхнәсенә 4 драма әсәре язып калдыра. “Җир уллары трагедиясе” 1923 елда басыла һәм шул ук елны зур сәхнәгә менә. 1927 елда “Күмелгән кораллар” драмасын сәхнәгә куя. 1929 елда “Югалган матурлык” пьесасы татар академия театрында уйнала. “Камил” драмасы нигезендә шагыйрь 1930 елда “Востоккино” өчен “Камил” исемле киносценарий яза. 1931 елда “Янгын” пьесасы өстендә эшли.
Һади Такташ – прозаик
1929 елда ул “Таң җиле” романын язуга да шактый вакытын бүлә. Әсәр язылып бетмәгән килеш кала, аның бары тик зур булмаган бер кисәге генә “Безнең юл” журналында (12сан, 1929 ел) басылып чыга. 2010 елда шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан 3 томлыгы басылып чыкты. Тәмамаланмаган романның бүлекләре, нәсерләр, хикәяләр 2 томда бирелгән. Без моңарчы Һ.Такташны шагыйрь буларак кына белсәк, басылган китаплары моның алай булмавын раслый. Дөрес, без аның “Караборынның дусты” хикәясе белән таныш.
Һади Такташ – журналист
1919 елның көзеннән 1921 елның февраленә кадәр Оренбургта «Юксыллар сүзе» газетасында эшли, анда әдәби сотрудник, аннары җаваплы секретарь һәм вакытлы редактор вазыйфаларын үти.
1921 елда Ташкентка күчеп килә һәм «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь булып эшли. Ташкентта чагында «Олуг Төркстан» газетасының актив хәбәрчесе була.
1922 елда шагыйрь Казанга килә. 1923–1924 елларда «Чаян» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, шуның белән беррәттән «Татарстан» газетасында әдәби сотрудник була. 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда аның дәвамы булган «Авыл яшьләре» журналлары редакциясендә җаваплы секретарьлык, шул ук елның октябрь аеннан башлап 1929 елның башына кадәр «Азат хатын» журналында җаваплы секретарьлык бурычын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналына кайта, бер үк вакытта «Яңалиф» журналының редколлегия члены була. «Чаян» журналында гомеренең ахырына кадәр эшли.
Һади Такташ – тәнкыйтьче
Һ.Такташның тәнкыйть эшчәнлеге 1922 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Ул аның журналистик эшчәнлеге белән дә бәйле. Матбугат үсешенә кагылышлы («Татар хатын-кызлар матбугаты», «Ничек язарга?»), проза һәм поэзиянең торышын анализлаган («Эшче-крестьян яшьләр әдәбияты», «Шигырьләр турында бераз әңгәмә», «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» һ.б.) мәкаләләре, драма әсәрләренә рецензияләре («Оҗмах кошы», «Оперетта каһарманнары», «Адашкан күңел» һ.б.) аның әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләре белән кызыксынган, әдәби тормышның үзәгендә кайнаган. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә 20-30 еллар идеологиясенең тәэсире дә сизелә. «Җир уллары трагедиясе»ндә шигырьләр бүлегенә сүз башы итеп бирелгән «Иҗадиятем турысында» дигән мәкаләсендә Һ.Такташның шул еллардагы каршылыклы әдәби-эстетик карашлары чагылган. «Үзем һәм башкалар турында» мәкаләсендә Һ.Такташ үзенең шагыйрьлек асылын һәм вазыйфасын аңлата.
Дәфтәрләргә язу . Такташ – шагыйрь, прозаик, драматург, артист, публицист, журналист, тәнкыйтьче.
Файдаланылган әдәбият
Күзләргә гимнастика.
III төркем проект эшен тәкъдим итә: Һ.Такташ әсәрләре галереясы.
Һади Такташ әсәрләре укучыларга тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.
Һади Такташ үзенең беренче әсәрләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы образлар тудырырга омтыла. Беренче әсәре «Газраилләр» (1916) , «Күктән сөрелгәннәр» (1918) шигырьләренең икесендә дә галәм-җир мохитендәге фәрештә образын күрәбез. Шуңа карамастан шагыйрь җир кешеләре турында кайгырта, укучыны гади бәндәләрнең язмышы хакында уйлануга этәрә.
“Җир уллары трагедиясе” 1921 нче елда иҗат ителә. Кешеләр матур киләчәккә өметләрен югалтмаганнар. Әмма гаделлек өчен көрәштә адәм балалары да, анабыз Хава да пассив көчләр булып кала. Җирдә явызлык күп, ялгыз гына җиңеп булмаячагын автор дөрес сурәтли.
“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы күңелдә тирән эз калдыра. Татар шигъриятендә яшьлек һәм аның табигый юлдашы мәхәббәт турында кемнең дә булса мондый да матур, җыйнак итеп әйтеп биргәне юк дияргә мөмкин. Шагыйрь Ана исемен бөек исем итеп саный, гаиләнең ныклыгын, бала тәрбияләүнең җаваплылыгын, аналарга хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртә.
“Урман кызы” әсәрен (1922) игътибар белән укыган кеше аның
лирик героеның күңел дөньясын ачып соклана. Яшь бер кызның рәсемен сүз ярдәмендә шулай камил тудыру шагыйрь талантының көчен күрсәтә.
“Алсу” (1929) – якты лирик поэма. Шагыйрь студент тормышының бер мизгелен генә сурәтли. Алсуның хөрлеге, яктылыкка, белемгә тартылуы чорның җитди адымнары белән, меңләгән авыл яшьләренең укуга омтылышы белән аклана.
“Таң җиле” романының баштагы өлеше беренче тапкыр 1929 елның 12 декабрь санында “Безнең юл” журналында Һ.Такташ имзасы белән басылган. Язылып бетмәгән бу романга тормыш материалы итеп язучы үзенең туган яклары мишәр авылларындагы вакыйгаларны ала. Романның төп герое – Рөстәм образында авторның үз тормышы чагылып үтә. Аның үсмер вакытлары да Һади балачагына охшаш.
“Күмелгән кораллар” да авылда барган сыйнфый каршылыклар үзәктә тора. 1920-1921 елларда большевиклар крестьян кулындагы икмәкне корал көче кулланып тартып алуга керешәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак Татарстанда 1921 елда ачлык китерелеп чыгарыла. Тамбов ягы крестьяннары Икмәкне бушлай бирмәс өчен көрәш юлына басалар.
“Камил” драмасында авылны һәм шәһәрне социализм юлына бастыруга бәйле иҗтимагый-сәяси көрәш мотивлары сурәтләнә. Әдип биредә сыйнфый көрәшне шул чор рухында үтә кискенләштереп сурәтли. Пьсада шахтерларның бишьеллык өчен көрәш һәм удар бригадалар, авылда колхоз өчен көрәш һәм удар бригадалар, эшчеләрнең үзләренең урыннарыннан торып колхоз төзелешенә ярдәмнәре, хәтта шул эш белән юлбашчылык итүләре сурәтләнә.
“Югалган матурлык” (1928) драмасы. Бу – семья, мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган әсәр. Пьесада интеллигенция, студентлар, хезмәткәрләр тормышы чагыла. Драма конкрет тормыш материалына таянып язылган.
Һади Такташ балалар әдәбиятын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаган “Караборынның дусты” әсәре барыбызга да таныш. Хикәядә Әйдүк белән Караборын арасында сюжетны мавыктыргыч, тәэсирле итәрлек эчкерсез дуслык тасвирланган.
“Тәүфыйклы песи” 1928 елда иҗат ителгән. Ул юмористик шигырь, сәхнә өчен әзер сценарийны хәтерләтә. Хайваннар дөньясына мәхәббәтне арттыра, наян күренешне ясап куя. “Тәүфыйклы песи” әкият-шигыренә нигезләнеп, композитор Луиза Хәйретдинова белән шагыйрь Зөлфәтнең опера язулары да Такташның популярлыгын сөйли.
Дәфтәрләргә язу.Такташның иҗат җимешләре: 126 шигырь-поэма; 8 сәхнә әсәре; 58 публицистик әсәр; 14 проза әсәре; 30 тәнкыйть мәкаләсе.
Файдаланылган әдәбият
Укытучы сүзе:
– Һади Такташ бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән танылган шәхес. Ул – трибун-шагыйрь дә, кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, журналист та, драматург һәм артист та, атаклы тәнкыйтче дә, педагог та, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм беркемне кабатламас иҗаты белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.
– Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестән кем үзенә нинди яңалык алды икән, шуны ачыклап китик әле:
V. Рефлексия.
Бүген мин белдем.....
Миңа ошады....
Мин аңладым....
Хәзер мин эшли алам....
VI. Йомгаклау
- Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.
- Укытучының төркем җитәкчеләренә билге куюы.
- Нәтиҗә.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы
«27нче татар телендә белем бирүче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Габдулла әфәнде
(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә)
Автор:
Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы
2020 нче ел
Максат: балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Алып баручы:
Хөрмәтле балалар, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Татар халкы өчен ул милләтебез күгендә якты янган йолдыз,телебезне, иманыбызны саклаучы.
Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
- Балалар, Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләре бик күп,без бүген аларның кайберләре белән танышырбыз, кайберләрен искә төшерербез. Сез бу шигырьләрнең исемнәрен атарсыз. Менә игътибар белән тыңлагыз әле һәм сорауга җавап бирегез.
1 укучы
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара?
(Балалар: яз көне)
2 укучы
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура, —
Бу кайчак була?
(Балалар: җәй көне)
3 укучы
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, —
Бу кайчак була?
(Балалар: көз көне)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, —
Бу кайчак, туган?
(Балалар: кыш көне)
Алып баручы:
-Әйе, балалар, сез бик дөрес итеп ел фасылларын әйттегез, ә шигырь ничек атала соң?
(Балалар: “Елның дүрт фасылы”)
Бик дөрес. Ә Габдулла Тукай турында беләбезме соң без? Кем сөйләргә тели?
Магнитофон язмасында “Әллүки” көе яңгырый. Көй яңгыраганда укучы сөйли.
4 укучы
Татар халык шагыйре Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев (Габдулла Тукай ) Казан
Губернасының Мәңгәр волосте, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бала
вакыттан ук ятим калган Габдулла төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үсә. Бала чакта ук
ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмәгән һәм тамагы ашка
туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә
яра калдыралар. Уральск шәһәрендә татарча һәм русча белем ала.14-15 яшьләрендә
шигырьләр яза башлый. Тукай иҗатында бәхетле балачакка, мәхәббәткә сусау чагыла.
Аның беренче әсәрләре Уральск шәһәрендә басыла. 1907 нче елның көзендә Казанга
кайта, һәм аның таланты шушында чәчәк ата.
Габдулла Тукай - татар балалар әдәбиятына нигез салучы.
Алып баручы:
Тукай татар халкының иң бөек шагыйре. Сезнең кебек ул да язны яраткан, яз турында җыр җырлап алыйк әле.
Җыр “Яз җитә.” Җ.Фәйзи көе Ф. Кәрим сүзләре.
1) Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Дингез ягына.
Кушымта:Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
2) Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Кушымта:Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
5 укучы
Миңа Габдулла Тукайның бу шигыре ошый. Әйтегез әле, аның исеме ничек?
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм песи,
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул.
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
(Балалар: “Безнең гаилә”)
6 укучы
— Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
Монысы кайсы шигырьдән?
(Балалар: “Кызыклы шәкерт”)
7 укучы
Әйтегез, кайсы шигырьдән?
Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.
Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, — бата, һич тә табактан ычкынып булмый.
(Балалар: “Сөткә төшкән тычкан”)
Алып баручы:
Безнең татар халкы матур җырлар , шигырьләр белә. Матур итеп биюләр башкаралар. Ә хәзер безнең кызлар башкаруында татар халык биюен карап үтегез.
Кызлар башкаруында татар халык биюе.
8 укучы
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
(Балалар: “Гали белән кәҗә”)
“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.
БАЛА:
Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
КҮБӘЛӘК:
Мин торам кырларда,
Урманда, болында.
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
(Балалар: “Бала белән күбәләк”)
9 укучы
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым:
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
(Балалар: “Карлыгач”)
Алып баручы:
-Балалар, карагыз әле безгә кунак килгән.
Шүрәле керә.
Шүрәле:- Исәнмесез,балалар. Сез мине таныдыгызмы?
(Балалар:-Әйе,син бит Шүрәле)
Шүрәле:
Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.
Алып баручы:
Юк, Шүрәле,кети-кети уенын уйнамыйбыз,әйдә “ Тәңкә салыш” уенын уйныйбыз.
Уен “ Тәңкә салыш ”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын алга куялар. Санамыш ярдәмендә тәңкә салучы билгеләнә. Аның кулында- тәңкә. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап, тәңкә сала:
Бу тәңкәләр берәү түгел-
Алар миндә бер капчык,
Монсы кайсыгызда икән?
Йоклап торма, йөгереп чык.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә тәңкәне салып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Тәңкәле бала, тиз генә уртага чыгарга тиеш. Башка балалар, тәңкә кемдә икәнлекне сизеп, аны тотып калырга тиешләр.Тотып калсалар, бу балага җәза бирелә: ул Тукай шигырен яттан сөйли.Аннан кабат такмак сүзләрен әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш.
Алып баручы:
Карагыз әле, кемдер тәрәзә шакый, кем икән ул?.
(Балалар: - Су анасыдыр...)
Су анасы? Мәктәбебездә Тукайга багышлап кичә үткәргәнне белеп,бәйрәмгә килгәндер инде ул да.
Су анасы керә.
Шүрәле: Әй син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.
Су анасы: Юк, юк. Чәчләремне тарарга,тарагымны эзлисем бар.
Алып баручы:
-Карале, Су анасы, менә бер малай кул күтәрә, шуны тыңлыйк әле.
Бер бала “Су анасы”әкиятен сөйли.
Малай:
- Су анасы, син мине гафу ит, мин башка беркемнең әйберенә дә тимәм,тарагыңны ал, мә.
Су анасы:
-Минем тарак, минем алтын тарак! Ярар, кичерәм, башка кеше әйберенә тимә! Сизгән идем аны: мәктәптә Тукайга багышлап кичә була дигәч, барыйм әле, тарагым да табылыр дигән идем. Менә аллаһының рәхмәте, табылды да.
Алып баручы:
-Бик дөрес килгәнсең, Су анасы. Безнең балалар күп шигырләр, җырлар, биюләр беләләр, син дә тыңлап китәрсең, тарак та табылды. Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк әле.
“Су анасы” уены.
Балалар түгәрәккә басалар.Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.
Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы “су анасы” була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.
Алып баручы:
-Су анасы, син бик зирәк икән, балаларны күрмичә дә таныйсың.
Җыр “Минем туган телем”
1)“Балам” диеп туган телдә,
Эндәшә миңа әнкәм.
“Әнием !“ дип әнкәемә,
Мин туган телдә әйтәм.
Дөньяда иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел-
Ул минем туган телем.
2) Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә,
“Туган ил” дигән сүзне дә,
Әйтәм мин туган телдә.
Алып баручы:
Татар халкы - аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле, укучылар, сезнең мәкальләр белүегезне тикшереп карыйк . Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.
Иң таталы тел- (туган тел),
Анам сөйләп торган тел.
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
Телең озын булса, (гомерең кыска була).
Туган илем – (туган анам).
Теле барның (юлы бар).
Телләр белгән – (илләр белгән).
Аз сөйлә – (күп тыңла).
Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).
10 укучы
Туган җирем-Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
11 укучы
Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,
Пычраттырмам бу телне мин бер кемгә дә.
Тел кешене дус итә
Бер – беренә беркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.
12 укучы
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
13 укучы
Без-татарлар. Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшик әле туган илебездә
Бар халыклар белән берләшеп.
Шүрәле:
Миңа сезнең бәйрәмегез охшады. Мин шигырләр, җырлар тыңладым. Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән, киләсе елга тагын килермен әле.
Су анасы:
- Рәхмәт, балалар. Мин Тукай турында бик аз белгән булганмын икән, рәхмәт сезгә, балык-бакаларга да кайтып сөйлим әле, алар да белсен. Җәй көнне су буена ял итәргә килегез. Мин сезне көтәм.
Бергә: Без сезгә күчтәнәч алып килгән идек (балалар өчен китапчыклар өләшәләр).
(Балалар: - Рәхмәт.)
Ә хәзер сау булыгыз! (Китә башлыйлар).
Алып баручы:
-Туктагыз, туктагыз! Ничек инде сез татар халкының гимнын җырламыйча китәсез?
Шүрәле:
-Әйе шул. Онытып та җибәргәнбез бит. Әйдәгез бергәләп “Туган тел”не җырлыйк әле.
Барысы да басып “Туган тел” җырын башкара.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип,
Үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.
Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмдә катнашкан укучыларга, әти-әниләргә,барлык кунакларга рәхмәтемне белдерәм.Сау булыгыз.