Олимпиада биремнәре

Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Олимпиада биремнәре

Скачать:


Предварительный просмотр:

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл - 24 балл

I. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне языгыз.

Куян күчтәнәче.

       1) – Ләйлә, кызым, куян күчтәнәче ашарга кер! – 2) Әниемнең тәрәзәне ачып эндәшкәнен ишеткәч, тизрәк өйгә йөг..рдем. 3) Абыем чиләк-чиләк гөмбәләр яныннан чүпрәк сумканы, алып, өстәлгә бушатты. 4) Помидор, чәй, тәмле конфетлар, кабартма!

       5) Оз..н колак куянкай җибәргән кабартма гел безнең әни пешергән кабартмага охшаган. 6) Тәмле! 7) Помидоры да безнең бакчаныкы шикелле. 8) Куянныкы тәмлерәк тә кебек әле. 9) Чәй дә телне йотарлык.

        10) – Иң зур күчтәнәч бу сумкада икән бит, - дип, абыем миңа бер уч чиклә..ек сузды. (Айгөл Әхмәтгалиева буенча)

II. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне күрсәтегез.

1) куян

2) тәмле

3) помидор

4) йотарлык

2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

1) абыем

2) охшаган

3) ачып

4) миңа

3. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзне табыгыз.

1) күчтәнәч-е

2) ә-ни-ем-нең

3) бакча-ны-кы

4) гөмбә-ләр

4. Зур сүзенә антоним булган берәмлекне билгеләгез.

1) дәү

2) тәбәнәк

3) кечкенә

4) олы

5. Бирелгән схемага туры килгән сүзне күрсәтегез: тамыр + ясагыч кушымча

1) тизрәк

2) куянкай

3) сумкада

4) тәмле

6. 2 нче җөмләдә төшем килешендәге исемне күрсәтегез.

7. 10 нчы җөмләдән сыйфат белән сыйфатланмышны табыгыз.

8. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

III. Составына җиде саны кергән 3 мәкаль яки табышмак языгыз.

IV. “Табигать кочагында” дигән темага 7 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл - 30 балл

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Э хәрефе бугаз тартыгын белдергән очракны күрсәтегез.

1) маэмай;

2) энҗе;

3) эш;

4) элемтә.

2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне күрсәтегез.

1) мәсьәлә, тәэмин;

2) һава, тау;

3) кинәт, озынборын;

4) китап, имтихан.

3. Басым соңгы иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) мондый;

2) уйламады;

3) укы;

4) китаплар.

4. Гыйлем сүзенең синонимын күрсәтегез.

 1) гадәт;

2) кәгазь;

3) белем;

4) тырышлык.

5. Күчерелмә мәгънәле сүзне табыгыз.

1) кара чалбар;

2) кара карлыган;

3) кара туфрак;

4) кара кайгы.

6. Бакчачы бабай кечкенә Чулпанга зур һәм сап-сары алма бирде җөмләсендә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны билгеләгез.

1) бакчачы;

2) кечкенә;

3) зур;

4) сап-сары.

7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне табыгыз.

1) ө-чен-че;

2) ә-ни-не;

3) бәйрәм-нәр;

4) сыер-чык.

II. Бирелгән сүзләрнең хаталарын төзәтегез һәм алфавит тәртибендә языгыз.

   ямле, төняк, җиңгел, әхәмиятле, сәгәть, кул яулык, бэлем.

III. Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатып языгыз.

башы күккә тию, сай йөзү, уртак тел табу, хәтер калдыру.

IV. Түбәндәге мәкальләрнең русча эквивалентларын табыгыз.

Яхшы сүз балдан татлы.

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

V. “Әгәр мин тылсым иясе булсам...” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.  

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

                мәктәп этабы

6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 60 минут

Максималь балл – 30 балл

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) унбиш;

2) түшәмне;

3) эшләреннән;

4) тозсыз.

2. Иялек килеше кушымчасы булган сүзне күрсәтегез.

1) әниең;

2) оныгына;

3) күлмәген;

4) дустымның.

3. Ясалма нигезле сүзләрне табыгыз.

1) балачак, күңелле;

2) тәнәфестә, мәктәпне;

3) каеннар, аксыл;

4) килде, күрә.

4. Биш-алты санының төркемчәсен билгеләгез.

1) микъдар саны;

2) тәртип саны;

3) бүлем саны;

4) чама саны.

5. Балачагын Каюм Насыйри туган авылы Шырданда уздыра җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.  

1) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә хәл, тамыр сүз;

2) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, урын-вакыт килешендә, җөмләдә хәл, ясалма сүз;

3) исем, уртаклык исем, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, ясалма сүз;

4) исем, уртаклык исем, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

II. Кул сүзе кергән 5 фразеологик әйтелмә уйлап языгыз.

III. Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне языгыз.

1) Тырышлык – зурлык, ялкаулык - ... .

2) Авыздан чыккан сүз – атылган ... .

3) Туган телне кадерләгән ... кадерле булыр.

4) Теле татлының ... күп.

5) Калган эшкә ... явар.

IV. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган 5 сыйфат языгыз.

V. “Вакытның кадерен беләм” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 90 минут

Максималь балл – 30 балл

I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

       1) Кешеләр, бер-берсе белән аралашканда, тормышны мөмкин кадәр ямьләндерергә, аны ягымлы сүз белән бизәргә, матурларга тырышалар. 2) Алар бер-берсенең хәлләрен белешәләр, сәламәтлек телиләр, бер-берсенә рәхмәтләр әйтәләр. 3) Күршең дә сиңа якты чырай белән хәерле иртә теләп уза. 4) Сине туганнарың, дусларың, белеш-танышларың, иптәшләрең котлыйлар. 5) Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән? 6) Шул сүзне әйткәндә, кеше хәтта борчуын да онытып тора, аның чырае яктырып, күзләре нурланып китә. 7) Әйтерсең, кешенең яхшы күңеллелеге, аның изге теләкләре, кешелек, дуслык, туганлык тойгылары аның үзендә дә балкып китә, шушы сүзләр белән бергә бүтән кешеләргә дә күчә. 8) Ул сүзләр бары тик чын күңелдән генә әйтелергә тиешләр. (Гомәр Бәширов буенча)

  1. 1 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз.
  2. 2 нче җөмләдән тел уртасы тартыгы булган сүзне күрсәтегез.
  3. 3 нче җөмләдән чырай сүзенә синоним булган берәмлекне уйлап языгыз.
  4. 5 нче җөмләдәге сезнең сүзенә морфологик анализ ясагыз.
  5. 8 нче җөмләдәге фразеологик берәмлекне күрсәтегез.

II. Түбәндәге сузләрне дөресләп языгыз һәм кайсы сүз төркемнәренә каравын билгеләгез. 

          Арлы бирле, бер тавыштан, бер юлы, ялан аяк, бер туктаусыз, өч почмаклы, көчлө, дөняви, коңгорт-кара күзле, караңгылы яктылы.

III.     Әдәп-әхлак турында 5 мәкаль уйлап яз.

IV.     Төрле төркемчәләргә кергән фигыльләрне кулланып “Әдәпле булу җиңелме?” темасына 15 җөмләдән торган хикәя төзегез.

  татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 90 минут

Максималь балл – 30

 I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

        1) Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди. 2) Йөз унике язмыш... 3) Әгәр үзләренә багышлап чигелгән бу кулъяулыкларның ияләре исән булса, көленмәгән күпме көлү, сөйләнмәгән күпме сүз, эшләнмәгән күпме эш  көннәрне, айларны, елларны баетыр иде. 4) Капкалар ешрак ачылыр, өйләр артыр, морҗалардан төтен баганалары биеккәрәк күтәрелер иде.

        5) Тумый калган күпме бала... 6) Салынмый калган күпме нигез... 7) Җырланмый калган күпме җыр...

         8) Шулай итеп, ел саен Өянке ботакларында Җиңү көнендә йөз унике кулъяулык җилферди. 9) Карталарда бер нокта белән генә билгеләнгән Алтын Болак авылының ил өчен башын салган күпме язмышы. 10) Чит җир туфрагында ятып калган ир-егетләрнең исеме кулъяулык почмагына кадерләп, күз нуры кушып чигелгән. (М.Галиевтән)

1. 1 нче җөмләдән у хәрефе ирен-ирен [w] тартыгын белдергән очракка мисал табып языгыз.

2. 8 нче җөмләдән  ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

3. 3 нче җөмләдән ияләре сүзенә синоним булган берәмлекне уйлап языгыз.

4. 9 нчы җөмләдән фразеологик берәмлекне табып языгыз.

5. 5-7 нче  җөмләләрдән ясалма фигыльне табыгыз.

6. 4 нче җөмләдән рәвешне язып алыгыз.  

7. 9  нчы җөмләдәге билгеләнгән фигыленең юнәлешен күрсәтегез.

8. 9 нчы җөмләдән кисәкчәне табып языгыз.

9. 10 нчы җөмләдәге кадерләп сүзенә морфологик анализ ясагыз.

10. 4 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

II. Күрсәтелгән схемаларга туры килгән берәр сүз уйлап языгыз:

1. тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча

2. тамыр + тамыр + ясагыч кушымча

3. тамыр + тамыр + бәйләгеч кушымча

III. Cүзләрнең синонимнарын языгыз.

Былбыл, газиз, дикъкать, көч, дәрес.

IV. “Җиңү кайтавазы мәңгелек” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез. 

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

Максималь балл  - 32

1. Транскрипциясе дөрес күрсәтелмәгән сүзне билгеләгез.

1) хатирә – [хәтирә]; 2) яшел – [йәшэл]; 3) адәм – [адәм]; 4) җиңел – [җиңэл]

2. Тарихи-традицион принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне күрсәтегез.

          1) Көз җиткәч, урманга иң оста рәссам килгән диярсең. 2) Урман төрле төсләргә бизәлә. 3) Агачлардан җиргә яфрак яңгыры ява. 4) Имән генә ашыкмый, яшелләнеп утыра. (М.Маликова)

3. Орфографик хаталы сүз булган җөмләне күрсәтегез. Сүзнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аерма кайсы законга бәйле?

           1) Серле тынлыкны бүлеп, кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. 2) Җаңга сафлык өстәп, җил исәргә тотынды. 3) Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны алып килде ул. 4) Бакалар тел кайрады, чикерткәләр сайрады. (Р.Мөхәммәдиев)

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним рәвешләр уйлап языгыз.

Кул сузымында –

Кыш кояшы кебек, айга бер күренер –

Син күр дә мин күр –

Хан заманыннан –

5. Cыйфатларны табып, чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз.

             1) Авылның шундый матур кичен гомерендә беренче кат күрүе дә түгел, югыйсә. 2) Усал җил көрән төскә керә башлаган имән яфракларын җир буйлап очыра. 3) Алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган кибетләр яныннан үттеләр. 4) Сакалбай да нык тора: ерткычларны “док-док” сөзә.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Бизәгәч сүзенә морфологик анализ ясагыз.

        Төш вакытлары җиткәндә, кояш баш өстенә үк күтәрелеп, елганы көмеш тәңкәле киң сукмак белән бизәгәч, Идел ярына килеп чыктылар. (Г. Ахунов)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

         Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая, Академия наук, Дальний Восток, Северный Ледовитый океан, Татарский государственный театр драмы и комедии имени К.Тинчурина.

8.  “Гаилә ядкарьләре” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.

 татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

                                                                                               Максималь балл – 35

1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.

         Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык

2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.

         1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)

3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.

          (Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.

4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.

Күз явын алырлык –

Кабак бәлеше кебек –

Майлы ботка ашау түгел –

Телеңне йотарлык -

5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.

       Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.

6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)

7. Татар теленә тәрҗемә итегез.

     Послание, зонтик, рябина, облик, суд.

8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

татар теленнән олимпиада биремнәре

мәктәп этабы

  1. нче сыйныф

Үткәрү вакыты - 180 минут

Максималь балл – 36

I. Текст буенча биремнәргә җаваплар языгыз.

Кайту.

       1) Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. 2) Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хатирәләрен, үсмерчак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир – туган авыл шушы була. 3) Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. 4) Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга-буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе дә үз урыннарында кебек. 5) Ара-тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. 6) Туган авылы белән алыш-бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең.

           7) Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелдә каршылыклы хисләр уянып алды. 8) Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән дип, аклану эзләргә тырышты ул. 9) Әмма тамак төбенә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. 10) Бушап калган йорт урыны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. 11) Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. 12) Ә йорт урыннары – әйләнә-тирәсен тигәнәк, алабута, кычыткан баскан чокыр гына түгел. 13) Һәркайсы – язмыш дигән сүз. 14) Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның, чит җирләрдә җирсенеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. (Р.Мөхәммәдиевтән)

1. 1-4 нче җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне билгеләгез.

2. 5-8 нче җөмләләрдән һәмзә авазы кергән сүзне күрсәтегез.

3. Тексттан интернациональ сүзләрне язып алыгыз.

4. 7-10 нчы җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз.

5. 11 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне билгеләгез.

6. 2 нче җөмләдәге берөзлексез сүзенә морфологик анализ ясагыз.

7. 14 нче җөмләдәге уелган сүзенә фонетик анализ ясагыз.

8. 4 нче җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

9. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

10. 10-13 нче җөмләләрдән модаль мәгънәле сүз төркемнәрен языгыз.

II. “Тел” сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә языгыз. 



Предварительный просмотр:

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән район олимпиадасы  биремнәре (җаваплары белән)

 

  1. Бу фразеологик әйтемнәрне аңлатып яз:

Бармакка бармак сукмый. ( Эшсез яту, ялкаулык)

Чүп өстенә чүмәлә. ( Бер мәшәкать өстенә икенчесе)

Ни калага, на салага. (Бер якка да файдасы юк, берни дә булдыра алмый)

Кирәкле кишер яфрагы. ( Артык, кирәксез булу; көтмәгәндә килү)

Cукыр бер тиен. ( Файдасыз, яраксыз)

Тәгәрмәчкә таяк тыгу.( Комачаулау, эштә аяк чалу)

(6 очко)

2. Түбәндәге сузләрне дөресләп яз. Алар нинди сүз төркеменә карый?

Вакыт вакыт ( вакыт - вакыт), яңа баштан (яңабаштан), бер тавыштан ( бертавыштан), берсе көн (берсекөн), сүнәр сүнмәс(сүнәр - сүнмәс), бу ел(быел), бер юлы (берьюлы), кич кырын(кичкырын), тегеләй болай (тегеләй-болай), бу көн(бүген), ялан аяк (яланаяк).

(11 очко) + (1 очко – болар рәвешләр )

3.  “Дустыңның да бардыр үз гадәте” дигән темага 6 җөмләдән торган  инша яз.  

(5 очко)

4.  Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын тап:  

кырыс – җитди, усал                  һәвәскәр-мактаулы, билгеле

гамьсез  - ваемсыз                       ихлас – чын күңелдән

 ирексез – мәҗбүри                     чара – юл, җай

сыйрак -  балтыр                        ишәя – күбәя, үрчи, арта

бәя - хак                                        шелтәләү – орышу, ачулану

(10 очко)

  1. Составына “өч” сүзе кергән канатлы сүзләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар язарга. (Ничә җавап, шул кадәр очко)

(Канатлы сүзләр, әйтемнәр: 

Өч көн үтте – чия чәчәге шиңде.

Дөньяда өч нәрсә бик кирәк: акыл, белем һәм хезмәт.

Өч, өчтән соң көч.

Өчкә киткәч, көчкә китә.

Өчкә тулмый көч булмый.

Читегедер өч тәңкә, чигешедер биш тәңкә.

Өчаякның өч аягы да уттан китмәс.

Кунакның көне өч, аннан соң өй иясенә күч.

Өч тиенлек тә файдасы юк

Табышмаклар:

Бер түгәрәк өй эчендә

Өч түгәрәк шар йөзә (Күк, кояш, ай, җир)

 Бер үгезгә өч мөгез (Сәнәк)

Безнең өч дустыбыз бар:

Берсе ашата,

Икенчесе эчертә,

Өченчесе ат саклый (Ат, cыер, эт)

Бер таякта- биш бармак,

Һәр тармакта - өч буын (Кул, бармаклар)

Иртән дүрт аяк,

Төштә ике аяк,

Кич өч аяк,

Өстендә була маяк (Кеше гомере)

Ике эти, ике бала - үзләре өчәү генә (Бабай, ата, ул)

Очырмада өч кошым бар: берсе “Җәйне яратам” ди,  берсе “Кышны  яратам” ди, берсенә җәй дә бер, кыш та бер. (Арба, чана, ат)  

  1. Е,  Ю, Я авазларының нинди аваз кушылмаларына билге булып йөрүен языгыз, мисаллар уйлагыз, уйлаган сүздә ничә хәреф, ничә аваз булуын билгеләгез ( мәсәлән: яр – 2 хәреф, 3 аваз, [я - йа] )  ( үрнәктәгечә һәр тулы җавап өчен 1 әр очко, тулы булмаса, очко юк)

 

  1. Алма – алма, тиен – тиен, басма – басма, яз – яз сүзләре нинди сүзләр?

(Язылышлары бер, мәгънәләре төрле; яки омоним сүзләр)

(2 очко)

  1. Хаталы сүзләрне тап:  кара-бодай (карабодай), кул яулык (кулъяулык), озынборон (озынборын), Идель (Идел), яшел, хәрчак (һәрчак), җиңгел (җиңел), шигерь (шигырь), көняк (көньяк), иксез-чиксез.

(Монда 7 хата,  2 сүз дөрес – 9 очко)

  1. Исемнәрнең тамырын күрсәт, нинди сүз төркеменнән ясалуын билгелә. 

Умартачы (исем), якташ (исем), җиләклек (исем), яшеллек (сыйфат), кисәк (фигыль), ачкыч (фигыль),  карлыгач ( тамыр сүз, исем).

(7 очко)

  1. Җибәрелгән хаталарны тап, дөрес кушымчаларны яз:

Б.к.   ул      ( ул)                 алар      (алар)

И.к.  аңга (аның)              аларны  (аларның)

Ю.к. аның (аңа)               аларга

Т.к.   аны                           аларда  (аларны)

Ч.к.   анда (аннан)           аларның  (алардан)

У-в.к андан (анда)           алардан (аларда)

(Монда 10 хата, шуларны төзәтсә, 10 очко)

  1. Татар алфавитындагы 2 хәрефнең берсе – татар телендә, икенчесе – рус телендә - сүз башында килә алмый. Болар нинди хәрефләр?

(ы, ң)   ( 2  очко)

  1. Боерык фигыльнең юклык формасы белән туры килә торган  Татарстандагы шәһәр исеме.

(Бөгелмә) ( 1 очко)

  1. Бу сүзләрне саф татарча   яңгырашлы сүзләр белән алыштырырга:

Зонтик, послание, суд              (кулчатыр, юллама, хөкем)

(3 очко)

  1. Бу әсәрләрне кемнәр язган?

“Өч кыз”,  “Суык бабай”, “Светофорның өч күзе”, “Алмачуар”

(халык, М.Җәлил, Ш.Галиев, Г.Ибраһимов)

(4 очко)

  1. Бу сүзләргә тулы аваз анализы  ясагыз:

төнге,  хикәя

(төнге  – төн-ге, 2 иҗек; [төңгэ];

[т]-   саңгырау йомшак тартык;  [ө]- йомшак сузык; [ң]- яңгырау сонор йомшак тартык; [г]- яңгырау  йомшак тартык [э]- йомшак басымлы сузык.

5 хәреф, 5 аваз. ( 8 очко).

Хикәя – хи-кә-я, 3 иҗек; [хикәйә];

[х]-   саңгырау йомшак тартык;  [и]- йомшак сузык; [к]- саңгырау   йомшак тартык; [ә]- йомшак   сузык,

 [й]- яңгырау сонор  йомшак тартык, [ә]- йомшак басымлы сузык.

5 хәреф, 6  аваз. ( 9 очко).

  1. Бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен тагын нинди юл белән күрсәтергә һәм аңлатырга була?

Әйе – башны өстән аска таба селкеп,

  юк – башны уңнан сулга хәрәкәтләндереп,

 бик яхшы – баш бармакны күрсәтеп.

(3  очко)

Татар теленнән олимпиада биремнәре

  1. Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә.  

Чык,   җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________

                                                                   

  1. Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп  чык. Җөмләләр  санын яз.

Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар аларның һәрберсендә куе камыш үсә камышның буе дүрт-биш метрга җитә элек аны берәү дә кирәксенмәгән һичкемнең күзе төшмәгән ул шунда череп әрәм булган хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар аннан картон кәгазь  ефәк ясыйлар сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар  

___   җөмлә.

                 

  1.  Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз.

Йолдыз, пьеса, милли, шагыйрь, сөекле,                                                                                                                          хыяллар, ефәк, боерык.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык:

К_дрәт,   нәк_,  в_с_ят_,  г_ йлем, дә_ләт, м_тди, _дәм.

  1. Cүзләрнең синонимнарын яз.

Файда –                                      Дикъкать –

Көч –                                         Тараф –

Укытучы –                               Былбыл -

Дәрес -                                      Буын сикертә-

  1. Сүзләргә тулы фонетик анализ яса.

ГАМӘЛ-______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

АЕРЫМ –________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала.

[БӨЙӨК]  -            

     [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] -

     [ ИК ТЫЙСАТ ] -

      [МӘК ӘЛ’ ] -

     [  АЛЫГӨЛЕ ] -

  1. Фразеологизмнарны аңлатып яз.

ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ - ___________________________________________________

ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ - __________________________________

КИЛӘП САРУ - _______________________________________

КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ - ________________________________

СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК - ______________________________

САЙ ЙӨЗҮ - ___________________________________________

КОЛАК ИТЕН АШАУ - __________________________________

ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ - _____________________

_______________________________________________________

  1. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер.

ЯШЬЛЕКНЕ                       КӨНЬЯККА

БИШЬЕЛЛЫКТА              КАЗАНЛЫЛАР

  1. 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз.

“Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын);

“Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын);

“Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын).

Татар теленнән олимпиада биремнәре

2010-2011 нче уку

(Җаваплар)

  1. Сүзләрне кирәкле формада кулланып, бер җөмлә төзе. Җөмләнең грамматик нигезен билгелә.  

Чык,   җылы, йөрәк, бер, өч, буе, кыш, җылыт, сүз.

(Җавап:  Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч ел буе җылытыр (җылыта).

  1. Бу текстта ничә җөмлә? Тыныш билгеләрен куеп  чык. Җөмләләр  санын яз.

(Җавап:  Идел тамагы тирәләрендә әллә никадәр вак-вак утраулар бар. Аларның һәрберсендә куе камыш үсә. Камышның буе дүрт-биш метрга җитә. Элек аны берәү дә кирәксенмәгән, һичкемнең күзе төшмәгән. Ул шунда череп әрәм булган.  Хәзер аны һәркайда диярлек төзү материалы һәм химик чимал итеп файдаланалар. Аннан картон, кәгазь,  ефәк ясыйлар,  сумала һәм уксус кислотасы чыгаралар.       7 җөмлә, 4 өтер)                  

  1. Кайсы сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр саны тигез? Сүзләрне тап, астына сыз.

Җавап:  Йолдыз,   пьеса,  милли, шагыйрь, сөекле,                                                                                                                          хыяллар,  ефәк,  боерык.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп чык:

Кодрәт,   нәкъ,  васыять,  гыйлем, дәүләт, матди, адәм.

  1. Cүзләрнең синонимнарын яз.

Файда – шифа.                              Дикъкать – игътибар.

Көч –куәт.                                     Тараф –як, юнәлеш.

Укытучы – мөгаллим, остаз.      Былбыл – сандугач.

Дәрес – сабак.                               Буын сикертә- үсә.

  1. Сүзләргә тулы фонетик анализ яса.

ГАМӘЛ- га-мәл, 2 иҗек,

 

АЕРЫМ –

  1. Аваз белән бирелгән сүзләрне хәреф белән тамгала.

[БӨЙӨК]  -  бөек           

     [ШӘЛ’ЙАУЛЫК ] – шәльяулык

     [ ИК ТЫЙСАТ ] - икътисад

      [МӘК ӘЛ’] – мәкаль

     [  АЛЫГӨЛЕ ] – аллы-гөлле

  1. аңлатып яз.

ҖИР ТИШЕГЕНӘ КЕРЕРЛЕК БУЛУ – оятка калу;

ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАУ – авыр яшәү, көннекен-көнгә җиткерү;

КИЛӘП САРУ -   бушка вакыт уздыру;

КЫЛ ӨСТЕНДӘ ТОРУ -  куркыныч, үлем куркынычы астында булу;

СУДАГЫ БАЛЫК КЕБЕК – үзен иркен тоту, курыкмау, кыю булу;

САЙ ЙӨЗҮ -  ниндидер  эшкә сәләте, белеме, көче җитмәү, булдыра алмау;

КОЛАК ИТЕН АШАУ -  туйдыру.

ҮГЕЗНЕ МӨГЕЗЕННӘН ЭЛӘКТЕРҮ – икеләнмичә, курыкмыйча , тиз генә  эшкә тотыну.

  1. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер.

ЯШЬЛЕКНЕ                       КӨНЬЯККА

БИШЬЕЛЛЫКТА              КАЗАНЛЫЛАР

  1. 7 җөмләдән торган кечкенә инша яз.

“Мин тылсымчы булсам...” ( хикәяләү тексты булсын);

“Хәйләкәр төлке” (тасвирлау тексты булсын);

“Мода нәрсә ул?” (фикер йөртү тексты булсын).

 

Укучының фамилиясе, исеме

 Мәктәп

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

1.   Яттан өйрәнгән бер шигырьнең 4 юлын яз һәм фигыль сүз төркемен билгелә.

2. Мәкальләрне дәвам ит.
Күп сөйләшкән кеше -
Иле барның -        

Телләр белгән-
Эш беткәч,        

3.   Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, сүзләрне алфавит тәртибендә язарга.

Кул.яулык, к.дерле, б.лем, т.рле, рө.сәт. шаг.рь, оз.н, я.гыр, та.ык, сәг.т., бер.яклы, шә.әр.

4.   Бирелгән сүзләргә синоним  һәм антоним табып язарга.

кечкенә -        ,        ; пычрак -        

ямьсез -        ,        ; кайнар -        

5.   Аваз-хәреф анализы ясарга.
Яуган        

Шагыйрь

  1. Агач исемнәрен татарчага тәрҗемә итәргә.

Липа, береза, дуб, черемуха, яблоня, клен, рябина, тополь,осина, сосна, ель,ива, вяз.

7.   Татарча чыга торган журнал, газеталарны санарга, берсе турында язарга.

8.   201.. нче ел Татарстанда нинди ел  ? Шул   турыда  берничә җөмлә язарга.



Предварительный просмотр:

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

2 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар алфавитында ничә хәреф? _________________________

    Көн белән төн нәрсә белән аерыла? _________________________________

2. Шигырьдә  ике иҗекле сүзләр астына бер сызык сыз.

        Тәмле  ашлар  пешерә,

Матур  гөлләр  үстерә,

Өебезнең  нуры  ул,

Барыбыздан  олы  ул.     (Ә.Бикчәнтәева)

Биремнәр (2 балл)

1. Алдан, арттан – төрле яктан,

    Укысаң да,туганым,

    Һич кенә дә үзгәрмичә,

    Бер үк төстә каламын.

                Бу нинди төс? ____________________

2. Текстны җөмләләргә бүлеп укы. Җөмлә ахырына нокта куй.

              Менә  кыш  җитте  кар  яуды  табигать  йокыга  талды  урманда  тынлык

аю  йоклый  бүре  куяннар  эзли

Биремнәр (3 балл)

1. Гөлназ дәфтәренә сүзләрне, юлдан юлга күчерү өчен, иҗекләргә бүлеп яза. Ләкин кайбер сүзләрдә хата ясый. Син шул хаталы сүзләрне тап һәм асларына сыз.

        Аг-ач, Га-лия, күлл-әр, төй-мә, Юли-я, Иль-яс, ка-ймак, дө-нья, төнь-як,

        мәг-ънә, яу-лык, ән-ием, уку-чы, гөл-ләр, Мәр-ьям, шо-мырт, сора-у, бай- лык.

2. Түбәндәге төркемнәргә өчәр исем уйлап яз.

        Эш кораллары: ____________________________________________________

        Йорт хайваннары:__________________________________________________

        Транспорт:________________________________________________________

        Киемнәр:__________________________________________________________

        Яшелчәләр:________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

2 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакның  җавабын яз.

        Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.   __________________________

2. Айнур һәр нәрсәдән курка икән. Шуңа күрә аны әнисе: “И, минем куркак ...”, - дип сөйгән. Әнисе аны нәрсә белән чагыштырган? _________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Калган эшкә ... ... . Мәкальнең дәвамын табып, астына сыз.

                үлән үсә, җил  исә,  кар ява,  су ага,  аз була, мүк чыга.

2.  Түбәндә төрле  әсәрләр бирелгән. Габдулла Тукай әсәрләрен тап һәм асларына сыз.

Койрыклар,  Су анасы,  Төлке һәм каз мәсәле, Бала белән күбәләк,

Чуар тавык,  Кәҗә белән сарык әкияте,  Камыр Батыр,  Өч аю,

Шүрәле,  Сертотмас үрдәк,  Кызыл калфак,  Туган тел.

Биремнәр (3 балл)

К

К

К

К

К

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

2. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен яз.

...Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да өнисе янына йөгергән.

Тиен кызга әйткән:

— И сөекле бала,— дигән,— гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән...       ______________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

3 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар телендә бер авазлы ничә сүз бар? Аларны языгыз.__________________________

2. Сарайда икәү, чоланда берәү, өйдә бер дә юк. Ул нәрсә?________________________

    Урманда бар – кырда юк,

    Мунчада бар – өйдә юк. Ул нәрсә? _________________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Артык сүзне тап һәм астына сыз.

        А) җылы, эссе, җылыта, кайнар;

        Б) юлдаш,аю, юрган, юаш;

        В) болыт, орлык, колак, завод;

Г) бишек, елан, каен, ефәк.

2. Җәя эчендәге аңлатмаларны бер сүз белән яз.

        (шикәр салынган) _______________________________чәй

        (эш яратмый торган) ___________________________ кеше

        (күтәреп булмастай) ___________________________ таш

        (бар нәрсәсен дә кызгана торган) _________________ кеше

        (кулны пешерә торган) __________________________ су

Биремнәр (3 балл)

1. Сыйфатлар янына  мәгънәләре ягыннан туры килгән исемнәр уйлап яз.

Йомшак ап-ак_______________                 Кояшлы аяз _________________

Кышкы ачы_________________                 Җәйге җылы_________________

Айлы салкынча______________                Чиста саф___________________

2. Атнадагы көн исемнәрен тәртип буенча яз.

        _________________________________________________________________

        _________________________________________________________________

_________________________________________________________________

        _________________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

3 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакларның  җавапларын яз.

Кош түгел – оча,

Елан түгел – чага.

Чәчәкләргә кунып,

Татлы азык таба. _____________________

Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле.

______________________

2. Башы – “т”, койрыгы – “н”, дошманы – “м”. Ул нәрсә? Дөрес җавап астына сыз.

        Тавык, төн, томан, тычкан, тун, төтен, тегермән, нарат.

Биремнәр (2 балл)

1. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен һәм авторын яз.

...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра...

__________________________________________________

2. Мәкальләрнең дәвамын яз.

        Ни чәчсәң, ________________________________________________________

        Күп укыган, ________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

Й

Й

Й

Й

Й

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

2. Карабүрек сүзендә нинди сүзләр яшерелгән? Бирелгән сүзнең хәрефләреннән  сүзләр төзеп яз. (Бер хәрефне бер кабат кына кулланып була).

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Татар теле

4 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Татар телендә кайсы хәрефләргә башланган сүзләр булмый? ______________________

2. Нинди авазлардан башка сүзләр булмый? ______________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Кайсы раслау дөрес түгел?

        А) Әтиемә – чыгыш килешендәге исем;

        Б) Биегрәк – чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат;

        В) Дәвам итегез – боерык фигыль;

        Г) Кайдан – сорау алмашлыгы;

        Д) Кунаклар – күплектәге исем.

Җавап: ___________________________________________________________________

2. Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган 5 сүз яз.

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

    Хәрефләр саны авазлар саныннан артык булган 5 сүз яз.

___________________________________________________________________________

______________________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

1. Бирелгән сыйфатлар янына мәгънәләре ягыннан туры килгән исемнәр уйлап яз.

    (Мәсьәлән, кайнар – аш, кояш, сәлам)

                        алтын                                                салкын

                __________________                                ____________________

                __________________                                ____________________

                __________________                                ____________________

        

2. Түбәндә бирелгән җәмләләргә төрле кисәкчәләр өстәп яз.

        Салкын кыш  _____  килеп җитте. Кошлар _____  кышка шатланалар. Балалар көздән _____  алар  турында  кайгырта башлыйлар.  Җимлекләр ______ ясыйлар,         җим _____  салып куялар.

Фамилия______________________________Исем___________________________

Мәктәп________________________________________________________________

Олимпиада биремнәре

Уку

4 нче сыйныф

Биремнәр (1 балл)

1. Табышмакларның  җавапларын яз.

Түгәрәк, ә ай түгел,

Сары, ә  кояш түгел,

Тәмле, тик шикәр түгел,

Койрыклы - тычкан түгел. ___________________

Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.____________

2. Бу өзек нинди әкияттән алынган? Әкият исемен һәм авторын яз.

        ... эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

        Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.                __________________________________________________________________

Биремнәр (2 балл)

1. Мәкальләрнең дәвамын яз.

        Иле барның ________________________________________________________

        Тырышкан табар,___________________________________________________

2. Китапханәче сүзендә нинди сүзләр яшерелгән? Бирелгән сүзнең хәрефләреннән  сүзләр төзеп яз. (Бер хәрефне бер кабат кына кулланып була).

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________

Биремнәр (3 балл)

1. Чайнвордта нинди сүзләр яшеренгән? (Бер шакмак эченә бер генә хәреф куярга мөмкин.)

Я

Я

Я

Я

Я

2.  Татар халык аваз иҗаты жанрларын яз. Мәсьәлән, табышмак,                                   .

_________________________________________________________________________
_________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Татар урта мәктәбендә укучы балалар өчен

татар теленнән олимпиада сораулары

 (Мәктәп туры)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

1. Урман, әнием сүзләрен килеш белән төрләндерегез. (5 балл)

2. Бирелгән җөмләләрдә исемнәрне табыгыз һәм килешләрен билгеләгез. (5 балл)

   Юкә куышында иң элек тиен яшәде. Ул, әлбәттә, урман-кырдан бөҗәк ташыса, челтәрле йорт кора. Явыз киекләрдән саклану, ризык юнәтү, чикләвек вату кебек һөнәрләргә дә өйрәтми калмагандыр әниләре. Вакыт көзгә таба авыша башлагач, үз ишләре белән җылы якка очып китте алар. Шул китүдән куышка кабат әйләнеп кайтмадылар.  

3. Түбәндәге  җөмләләрдән антоним сыйфатларны табып, парлап языгыз.(5 балл)

1) Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән.

(Ф. Яруллин). 2) Урамнарда, урманнарда соңгы кар, тәүге яңгыр.

(И. Юзеев)

4. Ялгызлык исемнәрен кертеп, “Безнең гаилә” темасына кечкенә хикәя языгыз.  (5 балл)

  1. нчы сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

  1. Фонетика фәне: а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен; б) дөрес язу

кагыйдәләрен; в) телнең аваз төзелешен; г) авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә. (1 балл)

  1. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу: а)

 орфоэпия; б) транскрипция; в) иероглифлар. (1 балл)

  1. Яшьнәү сүзендә: а) 6 хәреф, 6 аваз; б) 6 хәреф, 5 аваз; в) 5 хәреф, 6

аваз. (1 балл)

  1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны: а) 10; б) 12; в) 13; г) 14.(1 балл)
  2. Сораулары икедән артык булган килеш: а) юнәлеш; б) чыгыш; в)

урын-вакыт; г) алда саналганнарның өчесе дә.(1 балл)

  1. Тел турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез? 5 мисал языгыз. (5 балл)
  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз,  төзелешен тикшерегез. 1) Якташларымны озаттым. 2) Өметгалинең дусларын күрмәдем. (М. Юныс) (5 балл)

Көзнең бер көне” темасына миниатюр инша языгыз. (5 балл)

7 нче сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

Тест сорауларына җаваплар 1 балл белән бәяләнә. (10 балл)

1.         Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

1)  6;

2)  7;

3)  8;

4)  5.

2.         Боерык фигыльнең мәгънәсе

 1) эш кушуны, боеруны белдерү;

 2) теләкне, өндәүне, боеруны белдерү;

 3) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хәбәр итү.

3. Исхак авыр итекләре белән лап-лап йөгерергә тотынды (Ә.Маликов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз:

  1) рәвеш;

  2) аваз ияртеме;

  3) ымлык.

4.         Синтаксис

1) сүзләр бәйләнешен өйрәнә;

2) җөмләләр бәйләнешен өйрәнә;

3) сөйләм төзелешен (сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен) өйрәнә;

4) сүзтезмәләрне өйрәнә.

5.        Сүзләр  бәйләнеше  арасыннан  ачыклаулы   мөнәсәбәтне  билгеләгез:

1) гүзәлсең син;

2) Тукайның, бөек шагыйрьнең;

3) Кара диңгез;

4) урам буеннан йөрү.

6.         Сүзләр бәйләнеше арасыннан аныклаулы мөнәсәбәтне билгеләгез:

1) син яраткан чәчәкләр;

2) эшли-эшли ару;

3) дусларның, бигрәк тә Нуриянең;

4) Дамир — эшмәкәр.

7.        Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеш формасы бар?

1) 4;

2) 5;

3) 6.

8.        Киләчәк заман хикәя фигыль формаларыннан торган төркемне табыгыз.

1) барыр юл, киләсе елга, дустым әйтер, хат язачак;

2) кайтасы көн, китәчәк сәгатьләр, беләчәк мәгълүмат;

3) мәңге онытмас, иртәгә укыр, мин белмәячәкмен.

9.  Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) Ватанны саклау;

2) яхшы кеше;

3) башны ташка бәрү;

4) агачтан ясау.

10.  Фигыльле исем сүзтезмәне табыгыз.

1) алмагач утыртасы урын;

2) кирәк кадәр икмәк;

3) хат язарга ашыгу;

4) авыл аркылы үтү.

 5 фразеологизм языгыз һәм мәгънәсен аңлатыгыз. (5 балл)

“Көзнең бер көне” темасына кечкенә күләмле инша языгыз. (5 балл)

  1. нче сыйныфта  татар теленнән олимпиада сораулары
  1. алл)
  1.   А: “Т”.        

           “Т?” – а.

             А: “Т!” – а.

           “Т, - а, -т”.

   “Т? –а. – Т”.

Схемалар буенча мисаллар языгыз. (5 балл) 

  1. Кушма һәм гади җөмлә турында аңлатма бирегез (мисаллар белән дәлилләгез).  (5 балл)
  2. Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (мисаллар белән дәлилләгез).  (5 балл) 
  3.  Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

Көтмәгәндә Маратның классташы Илдус күренде һәм аларны су коенырга чакыра башлады ( Г.А.) (5 балл)

  1. “Көзнең бер көне” темасына миниатюр инша языгыз. (5 балл)