Укытучылар өчен

Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Предварительный просмотр:

I  IV сыйныфларда әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре

Әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эшләре төзүнең максаты – укучыларның белем-күнекмәләрен, танып белү һәм үсеш дәрәҗәсен генә түгел, универсаль уку гамәлләрен дә башкара белүне исәпкә алу.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДББС) нигезләнгән укыту барышында эшне әлеге формада оештыру аеруча актуаль. Рус һәм татар телләре, математика, әйләнә-тирә дөнья, рус телендә әдәби уку фәннәре буенча йомгаклау контроль эшләре төрле формаларда һәм вариантларда күпләп чыгарыла, ә татар әдәбияты буенча бу төрдәге тестлар әлегә яңалык булып тора. Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы тырышлыгы белән, соңгы елларда гына, әдәби укудан контроль эш үрнәкләре күренә башлады. Безнең тарафтан һәр сыйныф өчен йомгаклау-тикшерү эшләре системасын булдырылды һәм ФДББС буенча укыту барышында I-IV сыйныфларда кулланылды.

Әлеге эшләрне укыту процессында кулланып караганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды:

– әдәби укудан контроль-тикшерү эшен системалы үткәрү укучыларның белем һәм күнекмәләрендә булган кимчелекләрне үз вакытында ачыклап, аларны төзәтү өстендә эшләргә мөмкинлекләрне киңәйтте;

– белем бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпләрдә укучылар әлеге төрдәге тестларны иң беренче туган телдә башкарырга өйрәнсәләр, рус әдәбияты буенча охшаш эшне башкару җиңелрәк булуы күренде;

– мондый төрдәге контроль эшләр, танып белү дәрәҗәсен генә үстереп калмыйча, шәхескә юнәлтелгән, регулятив һәм коммуникатив универсаль уку гамәлләрен башкара белүне дә таләп  итте;

– укучылар әдәби әсәрне аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга омтылдылар;

– III-IV сыйныфта уку елы азагында мәгариф идарәсеннән килгән комплекслы йомгаклау эшен башкарганда, авырсынып ярдәм сораучылар бик аз булды;

– китап сөючеләр, сыйныфтан тыш чараларда аеруча уңышлы чыгыш ясаучылар, һәр дәрестә әсәр эчтәлеген сөйләргә атлыгып торучылар сизелерлек артты.

  • метапредмет нәтиҗәләрне тикшерү буенча республика мониторингы

укучыларның уку грамоталылыгы югары (уртача 79 балл) булуын күрсәтте.

       Йомгаклау-тикшерү эшләренең әлеге варианты укытучы өчен: дөрес җавапларның астына сызылган. Укучыларга тәкъдим иткәндә сызыкларны бетерергә кирәк.

        Биредәге материалны шулай ук “МАГАРИФ.РФ” электрон журналының 2015нче елгы №32 саныннан таба аласыз.

Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар:

1. Т.А.Круглова. Литературное чтение. Итоговая аттестация. Типовые тестовые задания. - М. «Экзамен». 2011.

2. И.Т.Сәгъдиева һәм И.Х.Мияссароваларның “Мәгариф” журналы битләрендә соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләре.

3. Мәгарифне үстерү институтында квалификацияне күтәрү курсларында үзебез төзегән йомгаклау-тикшерү эше үрнәкләре.

4. Башлангыч мәктәп программаларына туры китереп төзелгән иске һәм яңа әдәби уку дәреслекләре.

Файдаланылган техник чаралар: электрон вариантта эшләнсә - сыйныф бүлмәсендәге компьютер, ноутбук һәм проектор, ә кәгазь битләрендә эшләгәндә, ксерокс кулланылды.

I сыйныф

Дәреслек: С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, Р.И.Раскулова. “Уку китабы”. 2 нче сыйныф. 1 нче кисәк.

Укучының бурычы:

“Әдәп башы матур гадәт” бүлегеннән Р. Ишморатованың “Яңа чана” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.

Тест 3 кисәккә бүленгән 9 биремнән тора:

I. 1 – 5 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.

II. 6 – 8 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.

III. 9 нчы бирем – иҗади характердагы эш башкару.

Укучыларга киңәшләр (I сыйныфта укытучы телдән әйтә):

  1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
  2. Тест биремнәрен карап укы.
  3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
  4. Биремнәрдә бер генә дөрес җавап булырга мөмкин.
  5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
  6. Дөрес җавапны  “V” тамгасы белән билгелә.
  7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.

I кисәк

1. Яңа чана кемнеке?

а) Илдарныкы                        б) Гүзәлнеке

ә) Фираяныкы                        в) Раиләнеке 

2. Кайсы җөмлә “Яңа чана” әсәреннән алынган?

а) Раилә, кил, тимераякта шу!

ә) Илдарга да яңа чана алганнар!

б) Кит, кит, бирмим, йә ватарсың!

в) Раилә чанасын Илдарга бирде.

3. Фирая белән Гүзәлгә туры килә торган сүзне тап.

а) уңган                        б) юмарт

ә) шаян                        в) матур

4. “Саран” сүзенә охшаш мәгънәле сүзне билгелә.

а) куркак                        б) әләкче

ә) ялкау                        в) комсыз

5. Әсәрдәге җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.

а) Аны хәзер яңа чана да шатландырмый иде инде.

ә) Раилә горурланып шуды яңа чанада.

б) Тик Раиләнең генә чанасы юк.

в) Илдарга чанасын бирергә теләде. (б, ә, в, а)

II кисәк

6. Раилә әтисенең сүзләрен дөрес аңлаганмы?

_________________________________________________________

7. Нинди кешене юмарт дип атыйлар?

_________________________________________________________

8. Бу хикәя безне нинди булырга өйрәтә?

__________________________________________________________

III кисәк

9. Син Раилә урынында булсаң, нишләр идең? 1-2 җөмлә белән язып куй.

________________________________________________________________________________________________________________________________

Бәяләү

I сыйныфта билгеләр куелмаса да, аларның танып белү һәм универсаль уку гамәлләрен башкара белү дәрәҗәсенең үсеше һәрвакыт күз уңында тотыла һәм бәяләнә:

– 1  8 нче биремнәр барысы да дөрес булса – югары дәрәҗәдә;

– 6  7 биремгә җавап дөрес булса – материалны үзләштерү дәрәҗәсе нормада;

– 3  4 җавап дөрес булса – материалның авыррак үзләштерелүен аңлата;

– 9 нчы бирем аерым бәяләнә: эшли алса, укучы мактала.

II сыйныф

Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. “Әдәби уку”. 2 нче сыйныф. 2 нче кисәк.

Укучының бурычы:“Кызык һәм көлкеле хәлләр” бүлегеннән Р.Вәлиеваның “Яңа көрәк” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.

Тест 3 кисәккә бүленгән 11 биремнән тора:

I. 1-– 6 нчы биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.

II. 7 – 10 нчы биремнәр – үзең уйлап җавап язу.

III. 11 нче бирем – иҗади характердагы эш башкару.

Укучыларга киңәшләр:

  1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
  2. Тест биремнәрен карап чык, укы.
  3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
  4.  Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
  5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
  6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
  7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.

I кисәк

1. Бу әсәр кайсы төргә керә?

а) хикәя                                б) мәсәл

ә) шигырь                                в) әкият

2. Кәрзиннәрдә нәрсәләр булган?

а) алма, торт, көрәк, чиләк

ә) көрәк, җиләк, алма, торт

б) торт, алма, җиләк, конфет

в) алма, туңдырма, җиләк, көрәк

3. Әнвәр нинди малай дип уйлыйсың?

а) акылсыз                                б) хәйләкәр

ә) ялкау                                в) тәртипсез

4. “Ялкау” сүзенең киресе ничек була?

а) сабыр                                б) җитез

ә) тәртипле                                в) тырыш 

5. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгелә.

а) Әнвәр көрәк тотып кар көрәргә чыгып китте.

ә) Әнвәргә әтисе бик матур көрәк алып кайтты.

б) Әнвәр әнисе каршына йөгерде.

6. Әсәрдән алынган җөмләләрне дөрес эзлеклелектә урнаштыр.

а) Бусы инде әти белән сиңа булсын.

ә) Әнисенең йөзеннән елмаю югалды.

б) Тукта әле, тукта! Бетмәде бит әле.  

в) Яле, улым, әйтеп җибәр әле, бу кемгә? (в, б, а, ә)

II кисәк.

7. Әсәр ни өчен “Яңа көрәк” дип атала?

_________________________________________________________

8. Ни өчен Әнвәр көрәкне алмаган?

_________________________________________________________

9. Ни өчен әнисе күңелсезләнеп авыр сулаган?

_________________________________________________________

10. Кәрзиннән чыккан әйберләрне син ничек бүләр идең?

_________________________________________________________

III кисәк

11. Синең көрәк белән җир казыганың бармы? Бакча эшләрендә ничек катнашуың турында яз.

______________________________________________________________

______________________________________________________________

______________________________________________________________

Бәяләү:

– 1  10 нчы биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;

– 7  9 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;

– 5  6 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле куела;

– 11 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.

III сыйныф

Дәреслек: М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова. “Уку китабы”. 3 нче сыйныф. 2 нче кисәк.

Укучының бурычы: “Татар халык әкиятләре” бүлегеннән “Зөһрә” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.

Тест 3 кисәккә бүленгән 13 биремнән тора:

I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.

II. 9 – 12 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.

III. 13 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.

Укучыларга киңәшләр:

  1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
  2. Тест биремнәрен карап чык, укы.
  3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
  4. Биремнәрнең күбесендә 1генә дөрес җавап булырга мөмкин.
  5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
  6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
  7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.

I кисәк

1. Кайсы җөмлә әсәр эчтәлегенә туры килә?

а) Елан шул сүзләрне әйтә дә кайтып китә.

ә) Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума.

б) Аждаһа шул сүзләрне әйтә дә өйгә керә.

2. Елан-патша турында нәрсәләр белдең? (2 дөрес җавап сайлап ал.)

а) Елан адәм баласы булмаган.

ә) Аны бала чагында җеннәр урлаган.

б) Елан Зөһрәне алырга машина җибәргән.

в) Елан – матур егет, диюләр-җеннәр патшасы.

3. Автор еланнар килүен сурәтләү өчен нинди сүзләр кулланган?

а) бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә

ә) тирә-якта дию пәриләре бииләр, җырлыйлар

б) җен-пәриләр өйне күтәреп аударалар.

4. “Сөйләп бирә” мәгънәсенә туры килә торган сүзтезмәне әсәрдән тап.

а) әйтеп сала                        б) сөйләшеп тора

ә) серне ача                                в) әйтеп куя

5. Текстның төп мәгънәсен аңларга ярдәм иткән 2 җөмләне билгелә.

а) Унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор.

ә) Шуннан өй почмагы күтәрелә башлый.

б) Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу.

6. Зөһрә нигә өенә кайта?

а) елан белән торырга теләми

ә) әти-әнисен сагына

б) эшкә керергә тели

в) кайтмыйча калырга уйлый

7. Бу әкият кайсы төргә керә?

а) көнкүреш

ә) тылсымлы

б) хайваннар турында

8. Әсәр планының пунктларын дөрес эзлеклелектә урнаштыр.

а) Елан искиткеч матур егеткә әйләнә.

ә) Әнисе килеп еланны үтерә.

б) Зөһрә һәм балалар кошлар булып очып китәләр.

в) Зөһрә кызлар белән су коенырга бара. (в, а, ә, б)

II кисәк

9. Әкиятнең төп геройлары кемнәр?

_________________________________________________________

10. Бу әсәр синдә нинди хисләр уятты?

_________________________________________________________

11. Ни өчен Зөһрәнең әнисе диюләр патшасын үтерә?

_________________________________________________________

12. Әнисе теләгенә ирешә, кызын үз янында яшәтә алдымы?

__________________________________________________________

III кисәк.

13. Барысы да бәхетле булсын өчен син әкиятне ничек тәмамлар идең? Йомгаклау өлешен үзең теләгәнчә үзгәртеп яз.

_________________________________________________________

_________________________________________________________

_________________________________________________________

_________________________________________________________              

Бәяләү:

– 1  12 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;

– 9  11 бирем җаваплары дөрес булса, “4”ле куела:

– 6  8 биремгә дөрес җавапка “3”ле куела:

– 13 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле куела.

Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.

IV сыйныф

Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова. “Уку китабы”. 4 нче сыйныф. 1 нче кисәк.

Укучының бурычы: “Татар халык авыз иҗаты” бүлегеннән “Өч сорау” әкиятен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.

Тест 3 кисәккә бүленгән 15 биремнән тора:

I. 1 – 8 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.

II. 9 – 14 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.

III. 15 нче бирем – иҗади характердагы катлаулы эш башкару.

Укучыларга киңәшләр:

  1. Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
  2. Тест биремнәрен карап чык, укы.
  3. Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
  4.  Күпчелек биремнәрдә 1, ә кайберләрендә 2 дөрес җавап булырга мөмкин.
  5. Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
  6. Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
  7. II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.

I кисәк.

1. Кайсы җөмлә әсәр эчтәлегенә туры килә?

а) Ул уч тутырып акча ала да чәчеп җибәрә.  

б) Ул капчыгыннан ашлык ала да чәчеп җибәрә.

в) Ул уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә.

2. Егетнең өе турында нәрсәләр белдең? (2 дөрес җавап сайлап ал.)

а) берсе кешенеке, икенчесе күршенеке

ә) миче галанский, түбәсе калайдан

б) салам белән мүкләнгән, мүк белән терәткән

в) бар иде ди, бу егетнең агач өе

3. Автор егет образын сурәтләү өчен нинди сүзләр кулланган?

а) ач иде, начар гына киенгән иде

ә) ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде  

б) тук иде, өсте-башы ярыйсы гына иде

4. “Тапкыр егет” мәгънәсенә туры килә торган сүзтезмәне тап.

а) уңган егет                        б) зирәк егет

ә) тәртипле егет                        в) тырыш егет

5. Текстның төп мәгънәсен аңларга ярдәм иткән 2 мәкальне билгелә.

а) Акыл яшьтә түгел, башта.

ә) Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

б) Ни чәчсәң, шуны урырсың.

6. Егет нинди максат белән читкә чыгып китә?

а) укырга керергә                        б) дуслар табарга

ә) эштән туеп                        в) эш эзләргә

7. Бу әкият кайсы төргә керә?

а) көнкүреш

ә) тылсымлы

б) хайваннар турында

8. Әсәр планының пунктларын дөрес эзлеклелектә урнаштыр.

а) Егетнең дөрес җаваплары.

ә) Егетнең читкә чыгып китүе.

б) Ашлык чәчүченең хикмәтле сораулары.

в) Егетнең ятимлектә үсүе. (в, ә, б, а)

II кисәк

9. Текст күбрәк әкияткә охшаганмы, әллә хикәягәме?

_________________________________________________________

10. Әкият ни өчен “Өч сорау” дип атала?

_________________________________________________________

11. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

_________________________________________________________

12. Балалар ата-анага ни өчен бурычлы?

_________________________________________________________

13. Әсәрнең темасын билгелә. Әкияттә нәрсә турында сөйләнә?

_________________________________________________________

14. Әкияттә егет әле максатына ирештеме?

_________________________________________________________

III кисәк

15. Егеткә эшкә урнашырга булыш. Әкиятнең дәвамын, 5  6 җөмләдән торган йомгаклау өлешен яз.

______________________________________________________________

______________________________________________________________

______________________________________________________________

______________________________________________________________

______________________________________________________________

______________________________________________________________

Бәяләү:

– 1 14 нче биремнәр барысы дөрес булса, “5”ле куела;

– 11 13 биремнең җаваплары дөрес булса, “4”ле куела;

– 8  10 биремгә дөрес җавап өчен, “3”ле билгесе куела;

– 15 нче бирем аерым бәяләнә: дөрес эшләнсә, “5”ле  билгесе куела.

Тест эшләрен укучылар мөстәкыйль башкара.



Предварительный просмотр:

Анализ ясау тәртибе һәм үрнәкләре

Фонетик анализ

1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.

2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барын билгеләргә.

3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.

4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелешләрен билгеләп, сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.

5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә.

6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.

Төнге

1. Сүз ике иҗектән тора: төн-ге, басым соңгы иҗеккә төшә.

2. Сүздә 5 аваз һәм 5 хәреф бар.

3. Авазлар: [т], [ө], [ң], [г], [ө].

Хәрефләр: «тэ», «ө», «эн», «гэ», «е».

4. Сузык авазлар: [ө], [ө], икесе дә иренләшкән, нечкә, димәк сүз сингармонизм законына буйсына, аның ике төре дә (ирен гармониясе һәм рәт гармониясе) күзәтелә.

5. Тартык авазлар: [т], [ң], [г]; [т] – саңгырау тартык, [ң], [г] – яңгырау тартыклар,  [г] тел арты тартыгы.

6. Әйтелеш белән язылышның туры килмәгән очрагы икәү: «ө» хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла, икенче иҗектә [ө] ишетелсә дә, «е» хәрефе языла. Тел арты тартыгы [г] авазы тәэсирендә аның алдындагы «н» хәрефе [ң] авазы булып ишетелә һәм әйтелә, ләкин бу күренеш язуда чагылыш тапмый.

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе:

1. Сүз төркемнәрен әйтергә, сүзне мәгънәле кисәкләргә таркатырга, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтергә.

2. Сүзнең тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдаш сүз әйтергә.

3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләргә.

4. Сүзнең нигезен күрсәтергә.

Эшчеләребез

1. Эшчеләребез – исем, эш–че–ләр – ебез, 4 мәгънәле кисәктән тора.

2. Сүзнең тамыры – эш, тамырдаш сүзләр: эшле, эшчән, эшлекле.

3.-че – ясагыч кушымча, исемнән исем ясый; -ләр- мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы, күплекне белдерә; -ебез – мөнәсәбәт белдерүче бәйләгеч кушымча, тартымның I зат күплек кушымчасы.

4. Сүзнең  нигезе – эшче.

Эш – че – ләр – ебез

            Сүз ясалышын тикшерү тәртибе

1. Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләргә.

2. Аның ясалыш ысулын аңлатырга.

3. Ясалыш ысулы ягыннан төрен билгеләргә.

Эшчән

1. Сыйфат.

2. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы белән исемнән сыйфат ясалган.

3. Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы.

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе

Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт…

Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара.

– Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк!

Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара (М.Хәсәнов).

Исем

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.

3. Санын әйтергә.

4. Килешен әйтергә.

5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә.

6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.

7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә.

урманны

Исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.

Фигыль

Затланышлы фигыльләр

(хикәя, боерык, шарт фигыльләр)

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.

3. Төркемчәсен билгеләргә.

4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.

5. Зат-санын күрсәтергә.

6. Юнәлешен билгеләргә.

7.Заман белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. Төрләнсә, заманын билгеләргә.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

9. Ясалыш төрен әйтергә.

калдылар

Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, III зат, күплек санда, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр (әтисе белән теге абзый калдылар), тамыр сүз.

Затланышсыз фигыльләр

(сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив)

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә.

6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.

7. Ясалыш ысулын ачыкларга.

утырган

Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган хәл составында (арбага утырган  килеш), тамыр сүз.

сөйләшеп

Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, заман белән төрләнми, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз.

Исем фигыль

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.

3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.

4. Юнәлешен әйтергә.

5. Санын күрсәтергә.

6. Килешен билгеләргә.

7.Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.

8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.

9. Ясалыш ысулын әйтергә.

узуын

Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык (узуын күр), тамыр сүз.

Сыйфат

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Дәрәҗәсен ачыкларга.

3.Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә.

4. Кайсы сүз төркемен ачыклый икәнен әйтергә.

5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә.

6. Ясалыш төрен әйтергә.

кызыл

Сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исемне ачыклаган (яфраклар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.

Сан

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.

4.Төрләнү, төрләнмәвен әйтергә.

5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

6. Ясалыш төрен әйтергә.

икенче

Сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый (якка); төрләнми, җөмләдә аергыч, тамыр сан.

Рәвеш

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

4. Ниниди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5. Ясалыш төрен ачыкларга.

бераздан

Рәвеш, мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый (калдылар), җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз.

Алмашлык

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5. Ясалыш төрен әйтергә

нинди

Алмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, төрләнми, исемне ачыклый (агачлар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.

Аваз ияртемнәре

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Мәгънәсен аңлатырга.

3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә.

4. Ясалышын аңлатырга.

шыгыр–шыгыр

Аваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз.

Бәйлек

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

белән

Бәйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге  абзый).

Теркәгеч

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

ә

Теркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгечнең каршы куючы төре, җөмләләрне бәйли.

Кисәкчә

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.

гына

 Кисәкчә, модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый.

Хәбәрлек сүз

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга.

3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга.

бар

Хәбәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр.

Ымлык

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

ай-яй –

Ымлык, модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган).

Синтаксик анализ

Без әдбиятның яшәеш формасы булган  китаплар алдында аерата бурычлы (М.Г.)

Гади җөмләгә  синтаксик анализ ясау

Сүзтезмәләргә

1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алырга.

2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер-берсенә нинди чаралар ярдә-мендә бәйләнүләрен аңлатырга.

3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбә-тен ачыкларга.

китаплар алдында бурычлы ияртүче кисәк – бурычлы, ул сыйфат белән белдерелгән, иярүче кисәк – китаплар алдында, ул исем белән белдерелгән, бәйләүче чара – алдында бәйлек сүзе, объект мәгънәсе

                        Гади җөмләгә

1. Җөмләнең грамматик нигезен билгеләргә.

2.Җөмләнең җыйнакмы-җәенкеме икәнен билгеләргә.

3. Тулымы, кимме булуын ачыкларга.

4. Составы ягыннан төрен ачыкларга.

5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.

6. Эндәш һәм кереш сүзләр, аерымланган яки тиңдәш  кисәкләрнең булу-булмавын ачыкларга.

Бу гади җөмлә, җөмләнең грамматик нигезе – Без бурычлы; бу җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя җөмлә, җөмләне катлауландыручы кисәкләр юк.

Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү

1. Ияне һәм хәбәрне табарга, аларның төрен билгеләргә, нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтергә.

2. Ия группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.

3. Хәбәр группасындагы җөмлә кисәкләрен тикшерергә, аларның нинди җөмлә кисәге икәнен, нинди сүз төркеме белән белдерелүен, бәйләүче чарасын әйтергә.

без – гади ия, зат алмашлыгы белән белдерелгән;

бурычлы – гади исем хәбәр, ясалма сыйфат белән белдерелгән;

аерата – күләм хәле, күләм-чама рәвеше белән белдерелгән, хәбәргә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;

китаплар алдында – кыек тәмамлык, исем һәм бәйлек сүз белән белдерелгән, хәбәргә бәйлек сүз ярәмендә бәйләнгән;

формасы булган – аергыч, исем һәм ярдәмче фигыль белән белдерелгән, китаплар сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;

яшәеш – аергыч, ясалма исем белән белдерелгән, формасы сүзенә янәшәлек юлы белән бәйләнгән;

әдәбиятның – аергыч, исем белән белдерелгән, формасы сүзенә иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.

Тезмә кушма җөмләне тикшерү тәртибе

1) Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, 2) ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде (Г.Б.)

1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге гади җөмләләрнең грамматик нигезләрен аерып күрсәтергә.

2.Кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларны күрсәтергә.

3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга

4. Схемасын төзергә.

Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора.

Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан;

Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе.

Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.

Җөмләнең схемасы:

[ … ][ … ]

Иярченле кушма җөмләне тикшерү тәртибе

1) Берәве дә өшемәгән, туңмаган, 2) әйтерсең лә кыш бөтенләй булмаган . (Җ.Д.)

1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнен әйтергә, грамматик нигезләрне күрсәтергә.

2. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә.

3. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.

4. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга.

5. Җөмлә төзелешен күрсәткән схема төзергә.

Бу – иярченле кушма җөмлә. Граматик нигезләре: беренче җөмләдә – Берәве дә өшемәгән, туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә.

Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр.

Җөмләнең схемасы:

[ … ], (әйтерсең лә …)

Күп иярченле кушма җөмләне тикшерү тәртибе

1) Очы-кырые күренмәгән 2) бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, 3) хәтта башакларның бер-берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә (Ә.Еники).

1. Грамматик үзәкләрне билгеләп, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелешен һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтергә.

2. Схема төзергә.

3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен әйтергә.

Грамматик үзәкләр: 1) Очы-кырые күренмәгән; 2) иген якын; 3) кыштырдаулары ишетелә.

Икенче җөмлә – баш җөмлә, беренче һәм өченче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Беренче иярчен җөмлә – синтетик аергыч җөмлә, бәйләүче чарасы – -гән кушымчасы; өченче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, бәйләүче чарасы – шулкадәр мөнәсәбәтле сүзе.

Беренче иярчен җөмләдән соң өтер куелмый, чөнки ул үзе ачыклаган сүз белән янәшә килгән, икенче һәм өченче җөмләләр арасында өтер куела, чөнки бәйләүче чара – шулкадәр ялгызак мөнәсәбәтле сүзе, әйтү максаты буенча бу хикәя җөмлә, шуңа күрә җөмлә ахырына өтер куела.

(… -гән) […шулкадәр …], (…).

Бу – тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Күп иярченле кушма җөмләләрнең тагын а) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә, б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә, в) берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип аталган төрләре бар. Аларның схемалары түбәндәгечә булырга мөмкин.

а)                                  б)                         в)    

Мөстәкыйль рәвештә тикшереп карау өчен җөмләләр

Тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Җөмләләр тәртибенә бәйле рәвештә, һәр җөмләне номерлагыз. Җөмләләрнең схемаларын сызыгыз, бәйләүче чараларны күрсәтегез, төрен билгеләгез. Һәр җөмләдәге гади җөмләләрнең нинди булуын билгеләгез, баш кисәкләренең астына сызыгыз, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез. Курсив белән язылган сүзләргә морфологик анализ ясагыз, калын хәреф белән язылган сүзләрне составы һәм ясалышы ягыннан тикшерегез, астына сызылган  сүзләргә фонетик анализ ясагыз.

1. Тел әйткәнне колак ишетмәсә дә мин аның артыннан вата-җимерә әйтеп бара башладым (М.Гали.)

2. Юл  шундый  тигез  әйтерсең  кемдер  бик тырышып эшләгән (Д.Г.)

3. Кара чыршылар кәүсәләренең төньяк  кабыгын зәңгәр сакаллар үстереп бизәгән. (М.Мәһдиев).

4. Ярый бәхет бар икән әле күлдә һичбер дулкын юк ул бик тын көзге кебек шома тигез ялтырый (Г.И.)

5. Көн кояшлы торганлыктан сентябрь башы булса да су суык түгел иде әле (Г.А.)

6. Равил басу капкасын чыгып чаңгыларын кигәндә дөньяга караңгы иңгән иде (В.Н.)

7. Кояш югарырак күтәрелгән саен палата эче яктыра һәм тәрәзәдән күренгән манзара киңәя бара (В.Н.)

8. Өч архитектор  Кояш, Су һәм Җил гаҗәеп тә төрле сызыклар һәм  төсләр  белән  бизәгән  бу  искиткеч  зур  һәм  иркен   сарайны (Ә.Баянов).

9. Килер көннәргә фараз бер генә сугыш бетте тормыш яхшырачак (Б.К.)

10. Аңламаган   булса  эш   харап   яңа   кеше   алдында  сынатабыз (Ф.Х.)

11. Караңгы төшеп килә йолдызлар калка әкрен генә кичке җил исә (Ф.Г.)

12 Күпер дә артта калды инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды (К.Н.)

13. Песинең йоннары чем-кара ә маңгаенда нәкъ ике колак уртасында ап-ак табы бар (Д. А.)

   14. Койма буйларында яшел чирәм әмма юллар тузанлы (Г.Ә.)

       15. Бер генә морҗадан да төтен чыкмый урамда кеше күренми авыл гүя үлгән (И.Г.)

16. Гәүһәр пешкән ашлары суынмасын өчен плитәнең утын кысып куйды (Г.Ә.)

17. Казанга якын барсаң казасы йогар яманга якын барсаң  бәласе йогар (М.)

18. Китәр минутлар якыная төшкән саен Айдар килүгә ышаныч кими барды (Ф.Х.)

19. Шунысы гаҗәп  үткәннәр турында уйлау гына да җан азыгы зур ләззәт бирә иде аңар (М.Хәсәноов).

20. Ләйлә бәхәскә керми тик ул шуны әйтә ала тышкы матурлык әле чын матурлык түгел (В.Н.)

21. Сәлим хан шат барысы да ул дигәнчә узды. (М.Х.)

22. Миннән сиңа теләк шул ил мактарлык үрнәк бул (Ә.Е.)

        


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Беренче сентябрь.

Бүген зур бәйрәм!

        Бераз тын калды

Иркен болыннар, кырлар, урманнар.

Шаулап, гөр килеп,

Җанлы ямь биреп,

Җиргә нур сибеп балкый урамнар.

Бүген куанып, чәчәкләр тотып,

Мәктәпләренә бара балалар.

Белем чишмәсе – мәктәп юлының

Кая илтәсен беләләр алар. (36 сүз.)

(Мөнир Мазунов.)

Безнең бакча.

  Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер инеш бар. Балык күп анда. Эссе көннәрдә

         без шул инештә су керәбез.

Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә.Аларны утырткан малайлар һәм кызлар Инде укып чыкканнар.

Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Анны без утырттык, үзебез үстерәбез. Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз.)

                                                                                                                                           (Г. Бакировтан.)

Ябалак.

Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)

                                                                                                           («Салават күпере» журналыннан)

Эз.

Зөфәр белән Мөнир чаңгы шуарга чыктылар. Алар урман эченә керделәр. Кар өстенә алар куян эзе күрделәр. Эз бара-бара да куаклар  арасына кереп югала. Аннан өрәңге агачы янына килеп чыга. (29 сүз.)

(Гариф Ахунов буенча.)

Кышкы уеннар.

            Туган якка кыш киде. Җирне йомшак кар каплады. Балалар мәктәптән кайты. Алар урамга чыктылар. Балалар кар тәгәрәтеләр. Алар бергәләп кар бабай ясарга хәзерләнәләр. (22 сүз.)

Кышкы урман.

       Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.)

(Гарәфи  Хәсәнов буенча.)

Куян.

     Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

      Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)

(

Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)

(Габдулла Тукай.)

Урман тургае.

        Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

       Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)

(Гарәфи  Хәсәновтан.)

                                                               Җәйге яңгыр.

  Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)

                                                                Башкала.

 Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши.  Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)

                                                                    Авылда.

Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)

                                                                Җанварлар.

Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена. (35 сүз.)

                                                              Йомран.

Йомран – кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)

                                                              Безнең гаилә.

 Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәтәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)

                                                                      Көз.

Әле генә ямьле җәй иде. Урманда кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә чәчле каеннар җилфердәп тора иде.

Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын Сары буяуга манып китте. Җил сары яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (42 сүз.)

                                     

                                              Файдалы яшелчәләр.

 Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк. (27 сүз.)

Игелекле бала.

 Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз.)

                                                                                Каен.

 Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар. (24 сүз.)

                                                                   Сыерчык.

 Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)

                                                                        Аю.

 Каюм белән Юлдаш урманга киттеләр. Урманда аю яши. Балалар юлның икенче ягында аю күрделәр. Аю юкә агачлары арасына кереп югалды. (20 сүз.)

                                                                       Юкә.

Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы. (26 сүз.)

                                                              Чыршы бәйрәме.

Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы сатып алдык. Кич белән чыршыны бизи башладык. Чыршының югары очына йолдыз куйдык. Ботакларына конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлкене чыршы төбенә бастырдык. (30 сүз.)

                                                            Чыршы күркәсе.

Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята. (29 сүз.)

                                                                      Юлда.

 Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. (29 сүз.)

                                                                 Урманда яз.

Ак каеннар язга шатлана. Кәүсә буйлап татлы су агыза. Ул суны тукраннар татыды. Күк песнәкләр бал кебек тәмле суны эчтеләр. Алар кунак булды.

Яшел чирәм күренә башлады. (27 сүз.)

                                                      Туган ягым кышы.

Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә  ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

                                                                         Болыт.

 Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты.

Кайдандыр тонык тавыш белән күк күкрәде. Тагын кабатланды. Яшен ялтырады. Бик көчле яңгыр булачак. (33 сүз.)

                                                                        Укучылар.

 Бүген Мәхмүт бишле билгесе алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Ләйсән рәсемне бик матур ясады. Сания апа аңа да бишле билгесе куйды. (21 сүз.)

                                                                                              Җәй.

     Ямьле җәй җитте. Кояш кыздыра. Агачлар яшел төскә керде. Хәтфә чирәм күтәрелде. Урманнарда кошлар сайрый. Анда ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. Балалар урманга килделәр Кызлар чәчәк бәйләмнәре җыя. Малайлар туп уйныйлар.(32 сүз)

                                                                          Май.

 Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады.Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады. Урманда җиләкләр пешә. Малайлар күлдә балык тоталар. (21 сүз)

                                                                                      Күл.

             Менә болын. Болында күл бар. Күл буе матур. Анда камышлар үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә. Балык күп була. Күл буена малайлар балык тотарга йөриләр. (24 сүз.)

                                                                       Авылда.

Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Аның әле авылда булганы юк иде. Әбисе Рөстәмне бик шатланып каршы алды. Ул аны тәмле ашлар белән сыйлады. Рөстәмгә авылда бик ошады. (31 сүз.)

                                                                Акбай коткарды.

 Җәй көне иде. Айрат күлгә балыка китте. Аңа Акбай да иярде. Айрат балык тота башлады. Менә бер зур балык эләкте. Аны алганда Айрат суга егылды. Йөзә белми иде ул. Бата башлады. Ул кычкырды. Акбай аны ярга алып чыкты. (36 сүз.)

                                                                            Чыпчык.  

Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык  кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде. (39 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)

                                                               Көз көне.

 Җәй узып китте. Яңгырлы көз җитте.Үләннәр саргайды, яфраклар коела. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Төссез һәм соры көннәр башланды. (21 сүз.)

                                                                              Кышкы көн.

               Көзге көннәр үтте. Кыш башланды. Кошларның күбесе җылы якка китте. Кайберләре бездә кышлый. Әнә безнең урманнар. Анда кошлар яши. Балалар кошларга җимлекләр ясый. Яз җиткәч кошлар безне җырлар белән шатландырыр. (30 сүз.)

                                                               Дуслар.

Наилә, Җәмилә һәм Энҗе дус кызлар. Җәй көне алар бакчада эшлиләр. Наилә су ташый. Җәмилә түтәлләргә су сибә. Энҗе җиләкләр җыя. Эш беткәч, алар бергә ял итәләр. (27 сүз.)

                                                                                  Паркта

. Туган ягыбызга кыш килде. Балалар парка килделәр. Җиргә ак кар ява. Марат чана шуа. Гүзәл чаңгы алды. Алар шуарга өйрәнә. Балаларга бик күңелле. (23 сүз)

                                                                       

                                                                         Аю.

 Каюм белән Әюп урманга барды. Малайлар җиләк җыя башлады. Еракта алар аю күрделәр. Балалар юкә агачы артында качып тордылар. Аю урман эченә кереп югалды. (25 сүз.)

                                                                 Яңгыр.

Кичке якта каяндыр соры болытлар чыкты. Өре яңгыр тамчылары төшә башлады. Болытларны орып яшен яшьнәде. Башта эре  тамчылар төште. Аннары яңгыр чиләкләп коярга тотынды. (24 сүз.)

                                                                             Тиен.

Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Җәен кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя. Гөмбә киптерә. Кыш көне тиен агач куышында яши. (22 сүз.)

                                                                Кышкы көн.

Салкын кыш килде. Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар урамга чыкты. Кулларында көрәк, чиләк. Алар кар тавы ясадылар. Аңа су сиптеләр. Икенче көнне таудан чана шудылар. (26 сүз.)

                                                                       Карга.

         Берзаман карга бик сусады. Ул бер чүлмәк янына килде. Су чүлмәк төбендә генә иде. Карганың борыны суга җитмәде.

Менә карга чүлмәккә вак таш сала башлады. Чүлмәктәге су өскә күтәрелде. Карга чүлмәктән су эчте. (32 сүз.)

Бүген Фәрит бишле алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Мансур рәсемне бик матур ясады. Дания апа аңа бишле куйды.Айрат үзенең апасы Илсөяр белән бакчага чыкты. Бакчага Равил да чыккан иде. (29 сүз.)