Сәламәтлек
план-конспект занятия (средняя группа)
Сәламәтлек – безнең дустыбыз.
Сәламәт булыйк!
( уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге)
Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы”
Максат: сәламәтлек турында балаларның белемнәрен арттыру, сөйләм телен баету.
Тәрбия бурычы: балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларда чыныктыруга карата кызыксыну үстерү.
Белем бирү бурычы: балалара сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлек турында мәкальләр белән таныштыру,яңаларын өйрәтү.
Җиһазлау: рәсемнәр,ноутбук, физкультминутка “Солнышко”, туп, магнитлар, такта, табиб-курчак, малай курчак, К,В, Закирова “Балачак – уйнап көлеп үсәр чак” 143 бит, “Балачак аланы” 306 бит.
Сүзлек өстендә эш: талпына, армый-талмый, чыныккан, таза.
Алдан үткәрелгән эш: һөнәрләр белән таныштыру, рәсемнәр карау,һөнәрләр турында әсәрләр уку, мәкальләр өйрәнү,уеннар уйнау.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Балалар, минем янга килеп түгәрәк ясап басыгыз әле.Әйдәгез, бармакларны уйнатып алыйк.
(бармаклар белән “Бармаклар” уены)
Менә минем бармаклар,
Шаян алар, шук алар. (балалар кулларын сузып,кул чукларын әйләндерәләр)
Бармаклар гел уйныйлар,
Уйный-уйный туймыйлар.(бармакка бармак сугалар).
Менә минем бармаклар:
Баш бармак, имән бармак,
Урта, атсыз һәм чәнчә –
Бик дус алар, гел бергә (кулларны күрсәтеп, уң куллары белән сул кулның бармакларын берәм-берәм тотып чыгалар, кул чабалар).
Тәрбияче: Барыгызга да күңелле булып китте. Рәхим итеп урындыкларга утырыгыз.
Тәрбияче: Балалар, кеше тормышында иң әһәмиятлесе – сәламәтлек.Без сезнең белән бүген Сәламәтлек иленә сәяхәткә чыгарбыз.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле,безгә бүген кунакка кемнәр килгән? (балаларның җаваплары)
Тәрбияче:Әйе, безгә бүген кунакка табибә Рәмзия Тимершаеховна һәм Айрат килгән. Айратның тамагы бик авыртып табибә Рәмзия Тимершаеховнаны ярдәмгә чакырган. Ә табибә Аратка ничек ярдәм итеп булуы турында сездән сорарга һәм сезнең белемегезне тикшереп карарга дип биремнәр алы килгән. Айратка бәйрәм итәбезме? (әйе)
Беренче тукталыш- “Шигырь уку”
Тәрбияче: Хәзер мин сезгә Мәхмүт Хөсәен язган “Армыйм да мин, талмыйм да!” исемле шигырен укыйм, игътибар белән тыңлагыз һәм сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирерсез.
-Физзарядканы ни өчен саф һавада ясау яхшырак? (саф һавада рәхәт була һ.б.)
-Сәламәт булыйк дисәк, безгә нишләргә кирәк? (гимнастика ясарга, саф һавада йөрергә, саф һавада уйнарга кирәк).
-Сез сәламәтлелегезне ничек саклыйсыз һәм ныгытасыз? (гимнастика ясыйбыз, физкультура беән шөгыльләнәбез, тамакларны чайкыйбыз, таминнар кулланабыз).
-Балалар, йокыдан торгач, ниләр эшләвегезне искә төшерегез әле?
Балалар: тешләрне чистартабыз,юынабыз,тамакларны чайкатабыз,чәчләребезне тарыйбыз.
Тәрбияче: Ә ни өчен кирәк икән соң боларны эшләү?
Балалар: Чиста,таза, нык булу өчен.
Икенче тукталыш – “Табышмак – җавап”
Тәрбияче: Мин әйткән табышмакларга җавап бирсәгез, сез бу сорауларга җавапларны бик төгәл итеп әйтә аласыз.
1.Һәр көн авызына капса,
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас һәм
Ялтырап торыр теше.(теш щеткасы)
2.Юеш чакта кулдан ычкынмакчы,
Шуып китә, җаны бар кебек.
Мин ваннада шулай утыра торгач,
Күмеп китмәсенме ак күбек. (сабын)
3.Сөртә ул битне, кулны,
Йомшак булса да яратмый
Ул пычрак муенны. (сөлге)
4.Тешләре күп – ашамый,
Минсез эшен башламый (тарак)
5.Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта.(кояш)
6.Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел. (һава)
7.Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк. (су)
8.”Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?” (сәламәтлек, тазалык)
Өченче тукталыш” – “Чисталык” шәһәре
Тәрбияче: Бу шәһәрне сез ничек күз алдына китерәсез?
Монда урамнар һәм бакчалар чиста. Балалар пөхтә итеп киенеп йөриләр, көн саен юыналар, чыныгалар, мунчала, сабын, тарак, көзге,теш щеткасы, теш пастасы һәм кулъяулык – аларның аерылмас дуслары.
-Сау-сәламәт булсын өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?
Балалар: Режим белән тукланырга, санитария – гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне чистартырга, атна саен мунча яки душ керергә, чәчне даими ып, тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә. Һәркөн физик күнегүләр ясарга.
(Айрат курчак төчкерә,төчкергән тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, Айрат төчкерә. Бу тавышны кем чыгара дип уйлыйсыз?
Балалар: Микроблар
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес.Бу – микроблар.Балалар, безгә микроблардан сакланыр өчен нишләргә кирәк?
Балалар: 1)һәркөн билгеле бер сәгатьтә торырга һәм зарядка ясарга.
2)Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.
3)Тырнакларны гел кисеп торырга.
4)Өс һәм аяк киемнәрен иста тотарга.
5)Чәчне чиста йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга кирәк.
6) Бүлмәне җилләтергә.
Тәрбияче:Дөрес, микроблар саф һавадан, сабыннан бик тә куркалар.Әйдәгез, хәзер без тылсымлы җилне чакырыйк та,микробларны куып җибәрсен.Ә без аңа ярдәм итәрбез.
Сулыш гимнастикасы “Җил”
Дүртенче тукталыш- “Көндәлек режим”
Тәрбияче:Иң мөһиме көндәлек режим. Ә нәрсә соң ул көндәлек режим?
Балалар:Көн буена башкарасы эшләр.
Тәрбияче:Көндәлек режим ул, балалар, һәр кешенең көн буена төзелгән ш эзлеклелеге. Моны ничек аңлыйсыз?
Балалар:Менә мин иртән торам, физзарядка ясыйм, урын җыям, юынам, чәй эчәм һәм балалар бакчасына барам, бакчада без уйныйбыз, белем алабыз. Урамга саф һавага чыгабыз.Аннары ашыйбыз, йоклыйбыз.Кич өйгә кайтабыз.
Тәрбияче:бик дөрес, балалар, матур сөйләдегез.Дөрес ял итә белү дә кеше организмына уңай йогынты ясый. Әйдәгез әле, бергәләп уйнап алыйк.Тәнебезгә сәламәтлек теләп, хәрәкәтләр ясыйк.
Физкультминутка “Солнышко”
Тәрбияче: Игътибар! Безнең сәяхәт дәвам итә. Киләсе тукталыш - “Дөрес туклану”шәһәре. Кеше тормышында ризыкның әһәмияте бик зур.Дөрес туклану турында ниләр әйтә аласыз?
Балалар:Кеше вакытында ашарга тиеш.Төрле ризык ашарга кирәк.Дөрес туклану ул – сәламәтлекнең нигезе.
Тәрбияче:Балалар, бер генә төрле ризык куллансак, организм нык булыр микән?
Балалар: Юк, ашамлыкларны төрләндерергә кирәк.
Тәрбияче:Дөрес, ашамлыкларның кайберсе бал, карабодай, йөзем кешегә уйлау өчен көч бирә, зиһенне арттыра; ә кайберләре исә, ит, май, балык көч арттыра, организмны ныгыта; кайсыберләре чипсы, төрлегазлы сулар организм өчен киресенчә бик тә зарарлы. Ягез әле бер уен уйнап алыйк.
Өстәл өстендә төрле ашамлыклар ята. Сез шулар арасыннан файдалысын өстәлнең уң ягына алып куегыз, ә зарарлысын өстәлнең сул ягына куегыз.
Уен: “Файдалысын сайла”
Тәрбияче: Молодцы, дусларым.Рәхмәт. Әйдәгезәле, тагын бер уен уйнап алыйк. Әйдәгез, ярымтүгәрәк ясап бастык. Без сәламәтлеккә багышланган мәкальләрне әйтеп уйнарбыз.Мин мәкальнең яртысын әйтәм,ә икенче өлешен мин тупны биргән бала әйтеп бетерер.
Уен: “Мәкальләрне әйтеп бетер”
- Сәламәтлек – зур байлык.
- Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
- Саф һава – тәнгә дәва.
- Таза тәндә – таза рух.
- Шапшак – ялкауның юлдашы.
- Чисталык – сәламәтлек билгесе.
Тәрбияче: Рәхмәт, дусларым.Урындыкларга утырыгыз.Сәламәт булу өчен, без тагын ниләр эшләргә тиеш?
Балалар: Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Җәй көнендә су коенырга, яланаяк йөрергә.Кышын чаңгыда йөрү файдалы.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар Менә безнең сәяхәтебез дә тәмамланды. Сезнең белән табибә Рәмзия Тимершаеховна биргән биремнәрне үтәп чыктык. Айратка ярдәм иткәнбездер дип уйлыйбыз. Балалар, Айрат сезнең биргән киңәшләрегезне стә тотармын диде. Ул сезгә рәхмәт әйтә.
-.... , син бүген эшчәнлектә кемгә ярдәм иттең?
-..., син бүген нинди яңалыклар белдең?
-...., син өйгә кайткач кемнәргә сөйлисең?
Молодцы, дусларым. Рәхмәт сезгә.Ә миңа? Миңа бүген сезнең белән аралашу бик ошады. Эшчәнлек тәмам.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
slamtlek_-_eshchnlek.docx | 143.08 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы”
Сәламәтлек – безнең дустыбыз.
Сәламәт булыйк!
( уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге)
Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы
I кв.категорияле тәрбияче
Актаныш, 2020.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәтлек театры
Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...
Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.
Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....
"Табигать һәм сәламәтлек"
Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе
Открытый урок...
ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ
Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...
Сәламәтлек – зур байлык
Бурычлар: 1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. 2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...
Сәламәтлек иленә сәяхәт
открытое занятие...