Сәламәт буласың килсә...
план-конспект занятия на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon selamet_bulasyn_kilse.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Актаныш районы Әҗәкүл балалар бакчасы

Сәламәт буласың килсә…

(Гаилә бәйрәменең план-конспекты)

1 нче категорияле тәрбияче

                                  Миннахметова Н.Х.


Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Шуның өчен матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, акыллы балалар үсә.. Без дә безнең балаларның гаиләләре сәламәт яшәү рәвеше алып барып, спорт белән шөгыльләнсеннәр иде дигән теләктә калабыз һәм бүген бәйрәмебезне дә шул темага багышларга булдык. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Сүзне балаларга бирәбез.

Безнең төркем балалары –

Әйтерсең лә бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,        1 бала.

Күреп торасыз менә.

Бүген бездә ыгы-зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм булганын        2 бала.

Әллә кайдан белгәннәр.

Бүген - гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Без бәйрәмнәр яратабыз

Бәйрәм көннәр күп булсын.        3 бала.

Әти-әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп йөрсен.

Бергә: Бәйрәмнәр булып торсын! Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

Җыр: Хәерле иртә!

Бергә: Хәерле кич, барыгызга да!

Исәнмесез, балалар! Мин – Марат.

Алып баручы: Исәнме, Марат! Нинди җилләр белән килдең безгә? Нигә син болай киендең? Нигә борчулы йөзләрең?

Марат: Кайгылыдыр шул йөзем. Авыртадыр шул башым, йөткерәм дә төчкерәм.

Алып баручы: Нәрсә булды?

Марат: Грипп… Грипп белән чирләдем.

Алып баручы: Грипп… Авырып китүең бик кызганыч. Ә менә безнең балалар чирләми.

Марат: Авырмыйлар? Ә сәбәбе нидә соң?

Алып баручы: Сәбәбен беләсең килсә, балаларның үзләрен тыңла.

Курыкмыйм мин бернидән дә

Томаудан да, чирдән дә.

Туңып чыкмыйм, кызып чыгам

Салкын суга кергәндә дә.                            4 бала.

Бер, ике, өч. Бер, ике, өч.

Нык басып, атлап киләм

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез минем белән.

Алып баручы: Әйе, Марат. Безгә сәламәт яшәү өчен һава, кояш кирәк. Шуңа күрә без саф һавада күбрәк булырга тиеш. Саф һава һәм кояш безнең тәнебезне чыныктыра, көч өсти. Җәй көннәрендә су коену – сәламәтлекне ныгыта, тәнне чыныктыра. Балалар, сәламәтлекне ныгытыр өчен безгә тагын нәрсә эшләргә кирәк?

- Иртән йокыдан торгач, су белән яхшылап юынырга;

- Ашар алдыннын һәм ашаганнан соң кулларны юарга;

- Кич йоклар алдыннан аякларны юарга;

- Ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга кирәк.

Нәрсәгә кирәк ул чисталык?

Марат: Нәрсәгә кирәк ул су? Судан эреп китүегез бар. Исегездә тотыгыз: су – безнең дошман ул. Беркайчан да юынмыйм, теш чистартмыйм. Минем дусларым да шундый шапшаклар.

Сау-сәламәт булыйм дисәң,

Гел чиста йөрт үзеңне.

Чисталыкта-пөхтәлектә                               5 бала.

Сәламәтлек нигезе.

Марат: Ә менә чыктым урамга,

 Тик чәчем тарамадым.

 Битне-кулны юмадым

 Көзгегә карамадым.

 Түфлине чистартмадым

 Сөртеп, ялтыратмадым.

 Оекларны юуны

 Кирәк, диеп тапмадым.

Алып баручы: Марат, син шуңа да еш авырый торгансыңдыр. Ә менә чиста балалар бик сирәк авырыйлар бит ул.

Тырнак астындагы кердән

Авырулар башлана                                   6 бала.

Тырнагыңны гел кисеп йөр,

Теләсә кая ташлама.

Тырнак кимерү – начар гадәт

Зинһар, алай эшләмә!

Тузан тулган өй эченә

Бернәрсә дә күренми.                           7 бала.

Тузан бит ул бик зарарлы

Шуны белмисең мени?

Кулларны да юабыз,

Битләрне дә юабыз.                           8 бала.

Колак тишекләрен дә

Тешләрне тазартабыз.

Бергә: Һәркайда һәм һәркайчан мәңгелек дан, суга - дан!

Юынадыр иртә таңда

Мәче балалары да,

Тычкан балалары да,                              9 бала.

Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,

Коңгызлар да, бары да.

Бергә: Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга.

Пычракларга, шапшакларга –

Оят аларга!

Алып баручы: Марат, ә менә син зарядка ясыйсыңмы?

Марат: Юк.

Алып баручы: Сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте бик зур. Зарядка ул йокыны куа, күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти.

Иренмим мин беркайчан да

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм

Тәрәзәне ачам да.

Бер, ике, өч. Бер, ике, өч.         10 бала.

Сулыйм да иркен итеп,

Күкрәк киереп, атлап китәм

Кулны канаттай җилпеп.

Көн дә иртән физзарядка

Ясыйсы килеп тора.        11 бала.

Тәнгә сихәт һәм җиңеллек

Физзарядкадан тора.

Тәрбияче апа әйтә:

«Тәмле була ашарга,                          12 бала.

Барыгыз да, әйдәгез

Физзарядка ясарга!»

Тәрбияче апа кушкач,

Һич үтәмичә булмый.                         13 бала.

Физзарядка ясамасаң

Гәүдәң дә матур булмый.

Үсмисең дә, гел чирлисең,

Ялкаулык интектерә.                      

Физзарядка ясый-ясый

Көч-куәт, дәрман керә.

Бер, ике, өч. Бер, ике, өч.              14 бала.

Миндә бик күп көч.

Шулай көчле булсам,

Эшләрмен бик күп эш.

Чүгәлимен, торамын,

Башны уңга борамын.

Аннан сулга карыймын

Һәм сикерә башлыймын.                 15 бала:

Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Бергә: Спортны ярат.

Җыр: Бакчабыз.

Зарарлы гадәтләрне дә

Без тизрәк бетерик.

«Чир китә, гадәт кала», дип                  16 бала.

Әйткәннәр бик тә белеп.

Яман гадәт упкыныннан

Һәрчак ерак йөрегез.                              17 бала.

Сәламәтлек – бәхет бит ул,

Аның кадерен белегез.

Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт.                             18 бала.

Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Алып баручы: Күрдеңме инде, Марат, безнең балалар ниндиләр. Шуңа күрә алар авырмыйлар да. Син дә күп хәрәкәтләнсәң, спортны яратсаң – авырмассың, сәламәт булырсың.

Җыр: Өйрәтәләр бакчаларда (хәрәкәтләр белән җырлана).

Бәйрәмнең икенче өлешенә күчәбез.

Ата-аналар ике командага бүленәләр.

  1. Исем, девиз – аны якларга.
  2. «Сәламәтлек агачы»н яшелләндерергә кирәк. Сәламәт буллу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? Әзер яфракларга тиешле сүзләрне язып, аларны агачка беркетергә.
  3. Сорау - җавап:
  • Олимпия уеннары  эмблемасын тасвирларга. Ул нәрсәне аңлата? (төрле төстәге биш боҗра биш континент спортчылар дуслыгын аңлата).
  • Кышкы олимпиадада спортның кайсы төрләре буенча ярышлар уздырыла? (чаңгыда узышу, хоккей, фигуралы шуу, биатлон, сноуборд, бобслей…).
  • Җәйге олимпиадада спортның нинди төрләре буенча ярышлар уздырыла? (авыр атлетика, җиңел атлетика, су спорты, футбол, баскетбол, гимнастика, мылтыктан ату, грек-рим көрәше, бокс...).
  • Нинди җәнлек 1989 елда Мәскәүдә уздырылган олимпиада билгесе буларак тарихка кереп калды? (аю).
  • Спортның нинди төрендә груша кулланыла? (бокста).
  • Кайсы туп авыррак – баскетбол, волейбол, әллә футбол тубымы? (баскетбол).
  1. «Иң матур (олимпиада билгесе булган) аю»ны ясау.
  2. Капитаннар ярышы. Бауның баш башына таяклар бәйләп куела. Бауның нәкъ уртасында төсле басма беркетелә. Сигнал булгач, капитаннар бауны таякка чорный башлый. Тасмага алданрак килеп җиткән капитан очко ала.
  3. Спорт кирәк-яраклары алу өчен акча саный белү.
  4. Һәр командага шар бирелә. Шушы парны бер-берегезгә күчереп, бию хәрәкәтләре ясарга кирәк. Тигез хәрәкәтләргә югары бәя бирелә.
  5. Музыкага туры китереп, хәрәкәтләр ясау.
  6. Дару үләннәренең исемнәрен атау. Бер дару үләне турында сөйләү.
  7.  «Күңелле футбол». Күзне бәйләп, туп тибү.
  8.  «Чаңгычылар» уены. Пластмасса шешәләрдән ясалган чаңгылар белән ярышу.
  9.  Мылтыктан ату.
  10.  «Иң яхшы маска тегүче» конкурсына йомгак.

Жюри әгъзаларына сүз бирелә, бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шофёр буласым килә!"

Кечкенәләр төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий...

Солдат буласым килә.

Хочу стать солдатом. Стихи для детей дошкольного возраста ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Күл буена килсәгез

Сәхнәләштерелгән әкият -тамаша....

Сәламәт буласың килсә

"Сәламәт буласың килсә" темага  бу шөгыль балаларның файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, витаминнарның әһәмияте һәм ашказаны эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан үткәрелде....

«Кем буласым килә»

Конспект ОД...

«Кем буласым килә»

Конспект образовательной деятельности...