“Спорт белән дус яшибез!” чарасының сценарие.
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
“Спорт белән дус яшибез!” чарасының сценарие
Тәрбияче:
Шигаева Л.М
Алабуга, 2014 ел.
“Спорт белән дус яшибез!” чарасының сценарие.
Чараның максаты: спорт белән шөгыльләнүгә омтылыш тудыру.
Чараның бурычлары:
1) балаларның физик һәм акыл үсеше бердәмлеген тәэмин итү;
2) балаларда җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатларны булдыру өстендә эшләү;
3) олыларга ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләү.
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, җыелган барча кунакларыбыз. Үзебезнең җылы, матур залда сезне сәламләргә рөхсәт итегез! Безнең бүгенге бәйрәмебез “Спорт белән дус яшибез – Гөрләп бара эшебез” девиз-шигаре астында үтәчәк. Шиксез, төркемебездәге балаларның барысы да җитез, уңган, булдыклы, акыллылар. Аларда шушы сыйфатларны булдыруда сез, әти-әниләр, гаиләнең башка әгъзалары дә зур өлеш кертә. Ни рәвешле – бу турыда балалар үзләре сөйләп күрсәтерләр.
(музыка яңгырый, балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк хасил итеп басалар. Шигырь сөйләүче балалар уртага чыгалар)
1 нче бала:
Әтиемнән үрнәк алам,
Әтием зур һәм көчле.
Бик җитез башкара ала
Хәтта иң авыр эшне.
Көчле булуның серен
Әтием болай әйтә:
– Һәркөн иртән улым, ди, ул
Син яса физзарядка.
2 нче бала.
Һәр ел кышны көтеп алам,
Хәтта иң салкын чакта.
Әти, әни, абый һәм мин
Чаңгы шуабыз паркта.
Битләребез кызыл була,
Тик салкын түгел безгә!
Кышын авырмыйк дисәгез,
Чаңгы шуыгыз сез дә!
3 нче бала.
Әниемә сокланам мин:
Ул күбәләктәй бии.
Шундый оста биюче ул,
Аягы җиргә тими.
Әни әйтә, күп биесәң,
Булырсың сылу һәм төз,
Шуңа әни белән икәү дә
Еш кына биибез без.
4 нче бала.
Ә безнең өйдә тупның
Урыны бик почетлы.
Абыем футбол уйный бит,
Качмыйча да, качып та.
Әни әйтә, улым, күбрәк
Дәресләреңне кара,
Ә абыем, футбол уйнап
Призлы урыннар ала.
Алып баручы: Әйе, балаларыбыз барлык эштә дә без олылардан үрнәк алалар. Димәк, балаларыбызда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен булдыруда да безнең ролебез зур. Әйдәгез, берничә минутка гына рольләрне алмашып карыйк. Без балалар өчен түгел, ә алар безнең өчен үрнәк булсыннар! Балалар, зарядка белән шөгыльләнүдә кунакларыбыз өчен үрнәк була аласызмы?
Балалар: Әйе.
Алып баручы: Алайса, әйдәгез, ике түгәрәк булып тезелешик. Эчтәге кече түгәрәкне әти-әниләр хасил итәр, тыштагы олы түгәрәк балалардан торыр. Балалар үзләре белгән физик күнекмәләрне ясап күрсәтер, әти-әниләр һәм башка балалар шушы күнегүне кабатларлар.
(Музыка яңгырый, балалар, теләк буенча, иелү, кулларны өскә күтәрү-төшерү, ян-якка бөгелү, чүгәләп кире басу кебек күнегүләрне чиратлап күрсәтәләр, калган катнашучылар кабатлыйлар. Уен вакытында музыка яңгырап тора).
Алып баручы. Рәхмәт, кунакларыбыз! Рәхмәт, балалар!
(ишеккә шакыган тавыш ишетелә)
Алып баручы: Чү, кемдер ишек кага түгелме соң? Керегез, рәхим итегез!
(әби белән бабай керә)
Алып баручы: Гөлбикә әби, Сәлим бабай, сез түгелме соң бу? Безнең бәйрәмгә дип килдегезмени?
Сәлим бабай: Рәхмәт, балалар! Бәйрәмгә дип килми идек килүен. Менә оныклар шалтыраттылар, иртәгә килеп җитәбез диләр. Аларны бик сагындык, тәмле бәлешләр пешереп сыйларбыз дигән идек тә, авырыбрак киттек. Бакчабызда уңыш җыелмаган, оныкларны тәм-том артыннан кибеткә барылмаган.
Гөлбикә әби: Сезнең тавышыгыз шулхәтле көр, күңелле яңгырый, бабагыз әйтә, бу балалар булыша алмасмы икән соң, ди. Сез ни әйтерсез, балалар?
Алып баручы: Бабай бик дөрес әйтә, безнең төркем балалары бик тә уңган шул, Гөлбикә әби. Балалар, ярдәм итәбезме?
Балалар: Әйе. Әйдәгез, поездга утырып, әби белән бабайның авылына юл тотыйк.
(балалар 1 колонна булып тезеләләр, куллар – алда торган баланың билендә. Күңелле музыка яңгырый, “поезд” зал буенча бара, әти-әниләрнең берничә пары кулларны тотып басып “тоннель” хасил итәләр). Музыка туктый.
Алып баручы. Менә без Сәлим бабай белән Гөлбикә әби торган авылга килеп тә җиттек. Балалар, юлда арымадыгызмы, әби белән бабайга булышырга әзерме сез?
Балалар: Әйе!
Гөлбикә әби: Алайса, сез иң элек алма җыеп кайтыгыз, оланнар. Мин кичкә тәмле варенье кайнатырмын.
Алып баручы: Бер дә борчылмагыз, әби, бабай. Тизрәк җыеп кайтыр өчен, балалар ике командага бүленеп эшләрләр. Ә без карарбыз, кайсы команда эшне җитезрәк башкарыр икән?
(Уен: алма җыю. Балалар ике командага бүленеп басалар. Һәр командага бау тагылган уенчык йөк машинасы бирелә. Һәр катнашучы машинага 1 алма салып, машинаны баудан тартып икенче якка хәтле алып барырга тиеш, шунда чиләккә бушатыр. Кайсы команда тизрәк ташып өлгерә?)
Сәлим бабай: Һай, оланнар, шуның хәтле дә уңган, җитез булсагыз булырсыз икән, рәхмәтләр яусын! Инде кибеткә дә барып кайтыгызчы!
Алып баручы: Балалар, һәр командага бер сумка бирелә, катнашучылар кибеткә хәтле йөгереп барырга тиешләр, кибеттә 1 әйбер алып, сумкага салырга һәм сумканы алдагы катнашучыга эстафета буенча тапшырыга тиеш. (“Кибет” һәр командага аерым төзелә, моның өчен конфет, сөт шешәсе, муляж җиләк-җимешләр куелган өстәлчектән файдаланырга мөмкин).
Гөлбикә әби: Рәхмәт, балалар, оныкларыбыз сөенер инде! Шундый күп тәм-том алып кайткансыз ич!
Сәлим бабай: Әбисе, балалар бик җитезләр, ә менә тапкырлар микән? Әйдәле, анысын да сынап карыйк. Без сезгә табышмаклар әйтсәк, чишә алырсызмы икән?
Алып баручы: Бабакай, безнең балалар бер эштә дә сынатмыйлар алар! Әлбәттә, җавап бирәчәкләр!
Сәлим бабай: Яхшы, тикшереп карыйк тапкырлыкларын. Игътибар белән тыңлагыз:
Узган елны Сания
Утыртты ике агач,
Быел аның әнисе
Утыртты өч алмагач.
Калмыйк инде белмичә:
Агачлар булды ничә?
Балалар: Биш.
Гөлбикә әби: Булдырдыгыз, балалар. Алдагы табышмак:
Алсу бакчага бара,
Кулларында өч алма.
Үзе ашаса берсен,
Берсен ашаса Гөлсем,
Калыр ничә алмасы,
Җавапны табасынмы?
Балалар: Бер алма кала.
Сәлим бабай: Бик яхшы, тагын бер табышмакны чишеп карагыз әле.
Күрше кызы Хәдичә
Конфет ашый, сок эчә.
Шуңадыр, төшә теше,
Әй, көлә бөтен кеше!
Унике тешнең берсе
Тагын төште бит кичә,
Я әйтегез балалар,
Калды соң теше ничә?
Балалар: Унбер!
Сәлим бабай: И-и, бу балалар, чынлап та бер яктан да сынатмыйлар! Гел шундый булып калыгыз, оланнар! Ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Әбиегез сезгә күчтәнәчкә дип бер кәрзин алма әзерләп куйды, сыйланырсыз!
Алып баручы: Рәхмәт, әби, рәхмәт, бабай, балалар алмалардан авыз итәрләр! Ә сезгә оныкларыгыз белән күңелле ял итәргә теләп калабыз!
Гөлбикә әби: Рәхмәт, балалар, сау булыгыз!
Алып баручы: Менә шулай, кадерле кунаклар, балаларыбыз спорт белән дус яшәгәч, бер эштә дә сынатмыйлар. Юкка гына борынгы бабаларыбыз “Сәламәт тәндә – сәлмәт акыл” димәгән шул! Ә безгә шушы урында күңелле чарабызны тәмамларга вакыт та җиткән икән. Без барчагызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куаныч-шатлык теләп калабыз, әлеге кечкенә бәйрәмебезнең девиз-шигарен искә төшереп, аны “Дус яшәгез спорт белән, Эшегез барыр гөрләп!” дигән сүзләр белән тәмамларга рөхсәт итегез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"
Конспект развлечения для старшей группы...
Сценарий спортивного праздника "Спорт - здоровье, спорт - игра, в спорте папа, мама, я!"
Сценарий спортивного праздника...
“Бердәм эшлибез, дус яшибез”
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы...
“Бердәм эшлибез, дус яшибез”
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы...
Публикация "Без онытмыйча яшибез".
Публикация "Без онытмыйча яшибез"....
Спорт, спорт, спорт! сценарий спортивного развлечения подготовительная группа №11"Незабудки".
Цель :укреплять физическое здоровье детей дошкольного возраста. Задачи: воспитывать доброту, отзывчивость, взаимовыручку. Способствовать развитию ловкости, внимания, быстроты реа...
Сценарий спортивного праздника для старших и подготовительный групп: "Спорт,спорт,спорт!" 2022г.
Сценарий спортивного праздника для старших и подготовительный групп: "Спорт,спорт,спорт!"...