сәләмәтлек дәресе
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Тохбатова Гульнар Нигматзяновна

Балаларны  сәләмәт яшәү рәвеше белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл selametlek_derese.docx19.09 КБ
Файл slamtlek_drese.pptx1.68 МБ

Предварительный просмотр:

Мэктэпкэ эзерлек торкеме

Тэрбияче: Тохбатова Г.Н

Тема:Сэламэтлек  иленэ сэяхэт

Максат: сәламәт яшәү рәвеше алып бару турындагы  күзаллауларын формалаштыру; чисталыкның сәламәтлекнең нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү; сәламәтлеккә кагылышлы сүзләр белән сүзлек байлыгын арттыру.

Белем бирү өлкәләре: Сәламәтлек, аралашу,физик тәрбия.

Җиһазлау: слайдлар , проектор, сөлге, көзге,сабын, мунчала, тарак, теш щеткасы, карзина, алмалар, курчаклар:микроб, патшабикә

Алдан эшләнгән эшчәнлек:  сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрү; мәкаль-әйтемнәр өйрәнү; сәламәтлек турында матур әдәбият уку

Эшчәнлек барышы

Балаларга смс хат килә “ Балалар , мин сезне үземнең Сәламәтлек иленә  кунакка чакырам. Хөрмәт белән Сәламәтлек иле патшабикәсе”.

Тәрбияче. Балалар , әйдәгез, бергәләп Сәламәтлек иленә юл алыйк. (Балалар түгәрәк буенча атлап баралар) Балалар , менә Сәламәтлек иленә килеп тә җиттек. Бүген сәламәтлек илендә кунаклар да бар икән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Исәнләшкәч, бер-беребезгә нәрсә телибез?

1 бала. Исәнлек телибез

2 бала. Саулык телибез

3 бала. Сәламәтлек телибез

Тәрбияче: Ни өчен саулык, сәламәтлек телибез?

Балалар: Чөнки исәнлек, сәламәтлек булмаса безнең кәеф булмый, авыртабыз.

Тәрбияче: Балалар, сәламәтлек турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез.

1 бала. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

2 бала. Сәламәтлек - иң зур байлык.

Тәрбияче. Балалар, инде кунаклар белән дә исәнләштек, сәламәтлек турында да сөйләштек, ә Сәламәтлек иле патшабикәсе һаман да юк. Кайда икән ул? Сез күрмәдегезме? Әйдәгез урындыкларга утырыйк та, шунда көтик, бәлки килер.

(Балалар утыралар. Микроб керә)

Микроб. Көтегез, көтегез...Ләкин ул килмәячәк. Монда хәзер мин хуҗа. Илнең исеме дә Сырхау була. Менә сезгә беренче закон.

-соң ятыгыз(попозже ложитесь)

-соң торыгыз (попозже вставайте)

-артык хәрәкәтләр белән үзегезне борчымагыз( лишним движением себя не утруждайте)

Тәрбияче: Балалар, сезнең Сырхау  иленең яшәүчеләре буласыгыз киләме?

Балалар .Юк.

Тәрбияче.  Минем дә килми. Балалар, авыртмас өчен нишләргә кирәк соң безгә?

Балалар. Сәламәтлек иленең законнарын сакларга кирәк.

Тәрбияче. Беренче нинди закон соң , балалар?

Балалар. Сәламәт булырга теләсәң-көндәлек режимны сакла.

Микроб. Нәрсә соң ул режим?

1 бала. Көндәлек режим безгә:кайчан торырга,

2 бала. Кайчан ашарга,

3 бала.Кайчан эш башларга, яки уйнарга икәнне әйтә.

Микроб. Нәрсәгә ул ниндидер режимга буйсынырга?

Тәрбияче. Балалар, без ни өчен режимны сакларга тиеш?

Балалар. Көндәлек режим безгә сау-сәламәт булыр өчен кирәк.

Тәрбияче. Ә көндәлек режимны үтәмәгәннәр нишли?

Балалар. Алар еш авырталар.

Тәрбияче. Балалар, Микроб безгә аз хәрәкәтләнергә, күп йокларга куша . Сез  моның белән килешәсезме?

Балалар: Юк, без килешмибез.

Тәрбияче. Әйдәгез икенче законны искә төшерик.

Балалар: Хәрәкәттә- бәрәкәт

Тәрбияче:Дөрес, балалар.! Кем күп хәрәкәтләнә, физкультура ясый, андый кеше аз авырта. Без дә, балалар, авыртмас өчен иртән нәрсә ясыйбыз?

1 бала. Иртән без зарядка ясыйбыз.

2 бала. Физкультура дәресендә шөгыльләнәбез.

3 бала. Хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, без дә уйнап алыйк.

(“Арттан кабатла” уены)

Микроб. Бөтен авыртулар да  микробтан диләр, бу дөрес түгел. Минем, мәсәлән , бөтен бәлам дә сабын, шампунь, теш пастасыннан. Сабын әчеттерә, шампунь күзгә керә, теш пастасы кадый.

Минем сезгә тәкъдимем бар :

Бер кайчан да кулны, битне, колакны юмагыз.Бу бит кирәкмәгән эш.

Вакытыгыз әрәм була . Ул бит тагын пычрана.

Тәрбияче. Балалар, Микробның тәкъдимен кабул итәбезме?

Балалар. Юк, кабул итмибез.

Тәрбияче. Ни өчен кабул итмисез?

Балалар. Чөнки  кулдагы пычрак белән организмга микроблар үтеп керә, без авыртабыз.

Тәрбияче. Аз юына торган , пычрак кешеләрне кем дип атыйлар?

Балалар. Шапшак диләр.(грязнуля )

Тәрбияче. Шапшак булмас өчен нишләргә кирәк?

Балалар. Шапшак булмас өчен юынырга кирәк.

Тәрбияче. Балалар, Сәламәтлек иленең 3 нче законы ничек ?

Бала. Сәламәт булыр өчен –чиста булырга кирәк.

Тәрбияче. Мин сезгә  уен тәкъдим итәм.  “Табышмакның җавабын чиш һәм эзләп тап”

  1. Янына килдем- үземне күрдем.

                                        Көзге.

  1. Ышкый-ышкый юа юл

Сабын белән дус та ул.

                                                   Мунчала.

  1. Тешләре күп- ашамый,

Минсез эшен башламый.                                         Тарак.

Иртә торгач кулыңа ал ,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап-ак итеп тешеңне                        Теш щеткасы                                    

  1. Битне-кулны югач,

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам

Әйтсин, тизрәк.               Сөлге                        

  1. Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа.                          Сабын                            

Тәрбияче. Ә хәзер, физкультминутка

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без:

Кулларны без юабыз,

Аннан  битне  юабыз,

Тешләрне чистартабыз.

Аннан  зарядкага басабыз.

Уңга-сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз .

Микроб. Балалар, мин сезгә күчтәнәчләр алып килдем.Бәлки минем бүләкләрем сезгә ошар да сез минем янымда яшәргә калырсыз ( чипсы, кола, сухарики күрсәтә). Алыгыз, алыгыз инде, алар мин дә күп.

Тәрбияче. Рәхмәт инде сина, Микроб. Балалар, әйдәгезуйлап карыйк әле, бу күчтәнәчләр безгә файда китерәме?(Юк, алар зарарлы) Әйдәгез дүртенче законны искә төшерик.

Балалар. Дөрес туклану- сәламәтлек нигезе.

Микроб. Ә минем ашау дөрес түгел мени ?

Тәрбияче. Юк, билгеле.

Микроб. Ә ничек дөрес?

Тәрбияче. Әйдә балалардан сорап карыйк.

1бала. Иртән иртәнге аш ашыйбыз.

2 бала. Уйнап туйгач, төшке аш.

3бала. Йоклап алгачтын көндез

             Ашыйбыз көндезге аш.

4бала. Ә кич җиткәч без, кичке аш ашыйбыз.

Микроб. Ник ашагыз мин алып килгән әйберләрне иртә дә,көндез дә, кич тә.

Тәрбияче. Юк, ашамлыклар файдалы булырга тиешләр.

Балалар, әйдәгез “Файдалы ризыклар кибете” уенын уйнап алабыз.

Микроб. Күрәм, минем монда патша булырга бер мөмкинлегем дә калмады. Китәм.

Тәрбияче. Тукта, кая барасың? Ә патшабикә кайда.

Микроб. Хәзер.( үз-үзенә сөйләнә, кулларын болгый. Сәхнә артыннан патшабикә чыга. Кулында кәрҗин)

Патшабикә. Рәхмәт , балалар. Сез Сәламәтлек иленең законнарын законнарын бик яхшы беләсез икән. Миңа тагын  бер әйтеп күрсәтегез эле.

1бала. Сәламәт булырга теләсәң, көндәлек режимны сакла.

2бала. Хәрәкәттә- бәрәкәт.

3 бала. Сәламәт булыр өчен- чиста булырга кирәк.

4 бала. Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе.

Патшабикә. Минем законнарны яхшы белгән өчен минем сезне файдалы ризыклар белән сыйлыйсым  килә. (Кәрҗин белән бирә)

Тәрбияче. Балалар, режимны бозмас өчен, безгә кайтырга вакыт. Сау бул, патшабикә, сау булыгыз кунаклар.

Балалар. Саубулыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Балалар , мин сезне Үземнең Сәламәтлек иленә кунакка чакырам. Хөрмәт белән Сәламәтлек иле патшабикәсе ”.

Слайд 2

Страна Здоровья Сәламәтлек иле

Слайд 3

Сырхау иле законнары : -со ң ятыгыз; -соң торыгыз; -артык хәрәкәтләр белән үзегезне борчымагыз.

Слайд 4

Сәламәт булырга тел әсәң , көндәлек режимны сакла

Слайд 6

Хәрәкәттә- бәрәкәт

Слайд 8

Микробның тәк ъдиме : Беркайчан да битне, кулны, колакны юмагыз. Бу бит кирәкмәгән эш. Вакытыгыз әрәм була . Ул бит тагын пычрана.

Слайд 9

Сәламәт булу өчен - чиста булырга кирәк

Слайд 10

Көзге

Слайд 11

Мунчала

Слайд 12

Тарак

Слайд 13

Теш щеткасы

Слайд 14

Сөлге

Слайд 15

Сабын

Слайд 17

Физкул ьтминутка

Слайд 18

Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе

Слайд 19

Туклану сәгате

Слайд 21

Страна Здоровья Сәламәтлек иле

Слайд 22

-С әламәт булырга теләсәң, көндәлек реж имны сакла. -Хәрәкәттә-бәрәкәт. -Сәламәт булыр өчен –чиста булырга кирәк. -Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе

Слайд 23

Страна Здоровья Сәламәтлек иле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...