Сценарий театральных постановок «Юные герои Великой Победы»
план-конспект занятия (старшая группа)
Сценарий Бөек Ватан сугышы чорында балалар батырлыгы турында. Аны патриотик тәрбия бирү максатында кулланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_teatralnyh_postanovok.docx | 17.62 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий
театральных постановок
«Юные герои Великой Победы»
Продолжительность: 20 минут
Участники: 6 человек (5/1)
Язык: Татарский
Автор: Каримуллина Мавлия Махмутовна, воспитатель
Начало: Вафира Гизатуллина – “Ай былбылым” (башы)
Переход: Военный мотив
Конец: Хәдичә Гиниятова – “Киек казлар китә”
Музыка: Җэйге атмосфера, кошлар тавышы.
Ямьле җәй көннәре. Күктә кояш балкый, донья яшеллеккэ кумелгән матурлыкта.
Сәхнә буш тора, кырыйда эскәмия булса ярый, яшеллек декорациясе.
Балачакның гүзәл вакыты күренеше башлана.
Киемнәр: Малайлар ак кулмәкләрдән, түбәтәй, жилетта, ялан тәпи. Кыз күлмәктә, башында яулык (татарча гади стиль).
1 бүлек: озак сузылмыйча тиз генә үтеп китә 5-6 минут
Малайлар көлешеп сәхнә уртасына йөгереп керәләр. Узара тыныч сойләшү алып баралар:
– Ә мин беренче!
- Мин икенче!
- Ә миндә таякчыклар бар. Әйдәгез уйнарга!
- Әйдәгез!
Кыз кеше яки бергә малайлар белән уйный, яки малайлар белән уйнашып арган сыман, кулъяулыгын алып, эскәмиягә чигү чигәргә утыра.
Малайлар “12 таяк” уенын уйныйлар, бер - берсенең артыннан куышып, көлеп күңел ачалар. Бер малай (Гали булсын ди) елмаеп кыз янына утыра, аның кулъяулык чиккәнен күзәтә. Алар бер - берсенә елмаеп карыйлар.
Соңыннан малайлар үзара пышылдап, су буена төшәргә уйлый:
- Ә әйдәгез су буена балык чиртергә!
- Ә ,бәлки, мылтыклар белән уйнаргадыр?
- Барысына да өлгерербез!
- Гали, әйдәгез!
Балалар бергә, йогерешеп, сәхнәнең икенче ягыннан чыгып китәләр.
2 бүлек: төп өлеш
Музыка: Шомлы тавыш башлана, шартлату, ату тавышлары.
Күкне кара болытлар уратып алган сыман, сәхнәгә дә караңгылык төшә.
Киемнәр: балаларның йөзләре пычрак, корымга баткан. Өсләрендә кайбер урыннары ертык күлмәкләр, телогрейка сыман киемнәр, башларында фурашка, кызда алга бәйләнгән яулык.
Бер яктан ике малай артларына карашып, йөгереп кереп, бик каты арып, авыр сулап сәхнә уртасында туктыйлар. Берсе авыр сулап чалынып егыла, икенчесе тезенә таянып еш сулый.
Шул ук вакытны сәхнәнең икенче ягыннан бер малай керә.
- Кем анда? – узе куренгәч, - Менә бит алар, монда! – дип артына борылып, башкаларга дәшә. Сәхнәгә кыз белән тагы бер малай тиз атлап керәләр.
- Ә Гали? Гали кайда соң? – дип борчылып дәшә кыз.
- Гали безнең арттан ук килергә тиеш иде.
- Качканда, без аны күздән югалттык!
- Мин монда, - Гали йогереп керэ. Башкалар җиңел сулый. – Авылны дошман басып бетергән!
- Таң атар алдыннан һөҗүм әзерләнә дип, дөрес аңладыммы мин? – үз колагына ышана алмагандай сорау бирә малай иптәшләренә.
- Әйе, шулай,- ди бергә булган дусты. – Каенлык янындагы елгадагы күпердән үтәчәкләр!
- Таң җитәргә купме генә вакыт калды бит, ни эшләргэ? – дип борчыла кыз.
- Башта командирга хәбәр җибәрергә кирәк, алар әзер торсын. Барысы да ул әйткәнчә барса, планны үтәргә кирәк булыр! – ди, кыз белән бергә килгән малайларнын берсе.
- Безнен армиягә караганда алар күбрәк бит.
- Димәк без планны үтәргә тиеш, – ди икенче малай, - Егетләр, сез бит снарядларны урнаштыра алдыгыз?
- Әйе, урнаштырдык, шартлатасы гына калды!
- Барабызда да шырпылар бармы?
- Ярый, димәк кузгалабыз! – балалар бергэ җыелып басалар.
Шул вакытта күктә кыр казлары тавышы ишетелә. Балалар бер рәткә тезелешеп, күккә карыйлар. Китәр алдыннан тынычлап кошларны күзләп җылы якка озаталар.
Музыка: Хадича Гиниятова – “Киек казлар китэ”
Тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий утренника, посвящённого 70-летию Великой Победы в подготовительной группе детского сада
Сценарий утренника, посвящённого празднованию дня Победы. Зал украшается в соответствии с тематикой: ширмы, плпкаты, мини-музей военной поры. На праздник приглашаются ветераны, труженники тыла, прадед...
КРОССВОРД «ТЕХНИКА, НАГРАДЫ И ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ»
КРОССВОРД «ТЕХНИКА, НАГРАДЫ И ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ»...
Сценарий праздника, посвященного 73 годовщины Великой Победы "Не забудем их подвиг великий"
Уважаемые коллеги, предлагаю Вашему вниманию сценарий праздника, посвященного Дню Великой Победы....
Конспект для занятия по нетрадиционной технике рисования для средней группы детского сада «Герои Великой Победы»
Данное занятие проводится с группой детей среднего дошкольного возраста по теме "Герои Великой Победы". Проводя с детьми данное занятие, мы расширяем представление о Великой Отечественной во...
Что для нас Победа? сценарий открытого досуга, посвященного годовщине Великой Победы. старшая – подготовительная группы
Что для нас Победа?сценарий открытого досуга, посвященного годовщине Великой Победы. старшая – подготовительная группы...
"История моего героя", посвященная памяти героям Великой Победы.
Проведена Акция «История моего героя» совместно с семьями воспитанников, изготовление альбома о свое прадедушке, участнике Великой Отечественной Войне.Родители стали активными участниками ...
"Юные герои Великой Победы"
В статье содержится материал о подвигах юных героев Великой Отечественной войны....