Тема: "Ямьле яз килде"
план-конспект занятия (старшая группа)

Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлегеннән  күрсәткән   йомгаклау  шөгыле.

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру. Язгы чәчәк (ләлә) ясау.

Тәрбия бурычы: балаларда кошларга,табигатькә карата  сак караш һәм кайгыртучанлык  хисләре тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү, күчмә һәм кышлаучы кошларны танып аера белергә  өйрәтү. Балаларны татар милли бизәкләре белән кулланып келәм бизәргә өйрәтү. “Ләлә чәчәге” мотивындагы бизәкне кисәргә өйрәтү. Симметрик формадагы бизәкне кәгазьне урталай бөкләп кисүне үстерү. Бизәкне симметрияле урнаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үстерү, физик үсеш, иҗади сәнгать, музыка.

Сүзлек эш: умырзая, ләлә чәчәге, табигать уяна, җанлана, гөрләвекләр ага, боз сөңгеләре, көннәр озая, күчмә һәм кышлаучы кошлар.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, әңгәмә, аңлату, сораулар, табышмак чишү, үсендерү-мактау, сүзле-хәрәкәтле уен, практик эш, слайдтан рәсемнәр карау.

Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләр һәм кояш рәсемнәре, язгы күренешләр ясалган схема, сөенеч мизгеле, җылы яктан кайткан кошлар тавышы-УМК аудио-кушымта 4-5 яшь №45, УМК аудио дискасы №43 “Апрель” П.Чайковский “Балалар альбомы”; чәчәк һәм яфрак кисәргә өйрәткән схемасы, клей, төсле кәгазь, турыпочмаклык формасында А 4 форматта үрнәк рәсем, салфетка,  пумала.

Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын (хәрәкәтен, сүзләрен) , яз билгеләре  турында  әңгәмә үткәрү, кәгазьдән “язгы келәм” ясау, мнемотехника схемасы  буенча рәсемгә карап җөмлә төзергә өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Эмоциональ халәт тудыру,кереш мизгеле.

2. Табышмак әйтү.

3. Слайд карау:яз күренешләре турында рәсемнәр карау.

4.Схема буенча хикәя төзү. Кошлар тавышын тыңлау.

5.Игътибарлылык уены “Кошлар кайтты”

6.Сөенеч мизгеле:татар кызы Алсу курчак керә.

7.Үрнәк эшне күрсәтәм.Эш алымын  аңлату.

8. 1-2 бала эшләп карый.

9. Физкультминутка “Яз килде”

10.Продуктив эшчәнлек.  Төсле кәгазьдән  ләлә чәчәге һәм яфрак кисеп, язгы келәм ябыштыру.

11.Йомгаклау.Үзбәя.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру өлеше.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?

 Балалар: Яхшы, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бʏген бездә апалар, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та апаларыбыз , бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин!– Без сезнең белән бүген  язгы табигать  турында сөйләшербез

2. Табышмак әйтү.– Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган шигырь-табышмакны әйтеп китәм. Ул нинди ел фасылы турында язган икән.

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт. Я, әйтеп кара?

Балалар. Яз.

3.Слайд карау.

(Тәрбияче шул арада балалар каршына яз күренешләрен сурәтләнгән рәсемнәр  экранда күрсәтә) Картинада язның нинди  билгеләрен күрәсез? Бер-берегезне игътибар белән тыңлап утырыгыз, иптәшегезнең сүзен кабатламагыз.

Балалар, язгы кояш нинди?

Балалар. Сары, түгәрәк, җылы, ягымлы.

Тәрбияче. Ә кояш җылыткач, агачларда нәрсәләр барлыкка килә.

Балалар. Яшел бөреләр барлыкка килә.Аннары  яфракка әвереләләр.

Тәрбияче. Ә җир нәрсә белән каплана?

 Балалар. Җир яшел үлән белән каплана, чәчәкләр үсә.

Тәрбияче: Язның ин беренче нинди чәчәкләрен беләсез?

Балалар:Умырзая, тузганак, ләлә, нәркиз  чәчәге һ.б.

4. Схема буенча хикәя төзү .(Мнемотаблица буенча)

Тәрбияче. Карагыз әле экранга.Монда схемаларга карап хикәя төзергә кирәк.

Менә яз җитте.Кояш ныграк җылыта башлады.Гөрләвекләр ага.Карлы-яңгырлар ява.Агачлар да бөре чыгара башладылар.Язның беренче чәчәге –умырзая  калкып чыга.Бөҗәкләр уяна.Җылы яктан кошлар очып кайталар.(2-3 бала сөйли)

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар.Әйдәгез әле җылы яктан кайткан кошлар тавышын тыңлап китик.(Тавышларны тыңлау).

5.Игътибарлылык уены “Кошлар кайтты”

Тәрбияче шигырьне укый, балалар, күчмә кошларның исемнәрен ишеткәч, кул чабалар:

Мондый кошлар кайттылар:

Күке, казлар, аккошлар,

Сандугачлар, песнәкләр,

Ябалаклар, ләкләкләр,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Карлыгачлар, торналар.

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

Исәнмесез,балалар! Мин чәчәкләр җыярга яратам. Язгы чәчәкләрдән матур келәмнәр ясыйсым килә. Бәлки ясарга  ярдәм  итәлмәссезме  икән?

Тәрбияче:Ярдәм итәбезме балалар? Без хәзер язның тагы бер  чәчәге “Ләлә” чәчәген   яфрак белән  кисеп ябыштырырга өйрәнербез.Ләлә чәчәге -татар милли бизәге дә ул.  Игътибар белән тыңлап утырыгыз.Эш тәртибен аңлатам.

7.Үрнәк эшне күрсәтәм.Эш тәртибен аңлатам.

1)Турыпочмаклыкны урталай бөклибез.

2) Бөкләнгән өлешне сул кул белән тотып уң яктан астагы  почмакны түгәрәкләп кисәбез.Сул якның өске өлешеннән кисеп бетермичә генә өчпочмаклап кисеп алабыз.

3)Яфракны  кисәр өчен турыпочмаклыкны урталай бөклибез.Бөкләнгән өлешендәге аскы почмактан өске почмакка таба  ярым түгәрәк формада кисеп алабыз.

4) Альбом битенә бер-берсенә симметрик формада беркетәбез.Матур келәм килеп чыга.

8. 1-2 бала эшләп карый.

9.Физкультминутка “Яз килде”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Елмаеп тора кояш ( кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр. (иелеп күрсәтү)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре)

10.Продуктив эшчәнлек.Алсу курчакка  ләлә чәчәкләреннән келәм эшләү.(музыка  куела)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик.

-Кайчыны ничек тотабыз? Иптәшеңә кайчы белән төртергә ярыймы?  (балалар җавабы).Кайчы белән сак эшләргә кирәк .

 -Барыбызда кулга кәгазьне алдык, эшли башлыйбыз.

Алсу курчак:Рәхмәт сезгә балалар бик матур булган.Саубулыгыз балалар.

11.Йомгаклау.Үзбәя.

Тәрбияче:Балалар без сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләштек?

Балалар:Яз билгеләре турында сөйләштек.

-Бүген без нәрсә эшләдек?

-Кемгә  ярдәм иттек ?

Тәрбияче:Өйдә дә  абый-апаларыгызны,әти-әниегезне  өйрәтерсез.Барыгыз да шөгыльдә актив катнаштыгыз, булдырдыгыз балалар.Шуның белән шөгылебез тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_turynda_utkrgn_achyk_zanyatie_konspekty.docx24.4 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Ямьле яз килде”

                                                            Гибадуллина Ләйсән Хөсәен кызы

                                                           Актаныш районы  Актаныш № 5 балалар бакчасы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыш килде.

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына эшчәнлек....

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Конспект интегрированного занятия по экологическому воспитанию «Яз килде» (Познание, коммуникация, чтение художественной литературы, татарский язык , музыка )

Муниципальное учреждение  “Управление дошкольного образования ”Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...

Яз килде

Конспект занятия...

Җиңү килде.

Стихотворение " Җиңү килде" ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...