Буратино әкиятенә сәяхәт
план-конспект занятия (старшая группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Буратино әкиятенә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_tr-se_kon-yna_mat-kadan_zan-ya.docx24.32 КБ

Предварительный просмотр:

Математикадан

Зурлар төркемендә кабатлау шөгыле

Тема: “Буратино әкиятенә сәяхәт”

Әзерләде һәм үткәрде тәрбияче : Губайдуллина Фәридә Ильдусавна.

 

    Максат: Атна көннәре, ай исемнәре, ел фасыллары турындагы белемнәрен исләренә төшерү; 10 эчендә алга һәм кирегә саный белүләрен ныгыту; 1-10 га кадәр  саннарны танып белүләрен ныгыту; мәсьәләләр чишә белүләрен  ныгыту; геометрик фигуралар турындагы белемнәрен үстерү һәм киңәйтү; балаларда  игътибарлылык, уйлый белүчәнлек, тапкырлык хисләре тәрбияләү.
  Методик алымнар: интерактив тактада эшләү, аңлату, сораулар, тулы җаваплар, күрсәтү, өстәл янында эш.
  Күрсәтмә материал: интерактив такта, йомшак уенчык - ташбака,тылсымлы таяк, флэшка (презентация, музыка өчен ), сораулар язылган чәчәкләр, алмагачтагы алмалар – мисаллар язылган  
Өләшмә материал: геометрик фигуралар  (түгәрәк, овал, өчпочмак, шакмак , турыпочмак).

       
Эшчәнлек барышы:

1.Исәнләшү, балалар белән танышу.

Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?

Сезне күрүемә мин бик шат.

  • Әйдәгез сезнең белән яхшы кәефне бүлешәбез.

Психогимнастика:

Бергәләп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк

Тырышып белем алыр өчен

Шөгелебезне башлыйк!

2.Төп өлеше:

  • (Ишеккә шакыган тавыш килә, почтальон хат алып килә.)

_Кемдер шакый, бер минут.

Тәрбияче хат ала һәм укый.

  • Исәнмесез, кәдерле балалар! Мине Карабас Барабас урлады һәм үзенең патшалыгына алып китте.Ул мине шунда ябып тота .Мин бик озак утырам инде монда, ничә көн, ничә төн  үткәнен дә белмим. Коткарыгыз зинһар,ул бик явыз һәм әшәке. Миңа бу шимбәдә театрда спектакльда булырга кирәк, сезгә ышанып калам!   (бу хатны кемнән икәненн белер өчен сезгә шушы пазлны җыярга кирәк).
       Балалар пазылны төзиләр.
                   -Балалар бу хат кемнән икән ?

-Ул Буратинодан.

         -Балалар, буратино бездән ярдәм сораган, сез ярдәм итергә әзерме?     -Әйе.

  • Без менә шушы тылсымлы таяк ярдәмендә Буратино иленә сәяхәткә китербез.
  • Ахалай, махалай,хопс!
  • Слайд 1
  • Слайд 2

  (Интерактив тактада Буратино әкиятеннән  рәсем барлыкка килә.)

-Без сезнең белән нинди әкияткә эләктек?    ” Буратино”әкиятенә.

-Әйдәгез буратиноны табырга тырышыйк һәм юлга чыгыйк,  ләкин аның янына барып җиткәнче төрле каршылыкларга очырарбыз.Сез шуңа әзерме? (Җаваплар тыңлана).

(музыка астында атлыйлар)

-Тэрбияче: Безгә чәчәкләр аланына килеп җиттек.

- Бу чәчәкләр тылсымлы. Аларның артларындагы сорауларына  җавап бирергә кирәк.

1.  -Кыш айларын әйтеп бирегез.

2.  - Атна көннәрен әйтеп бирегез.

3.  - Ел фасылларын әйтегез.

4.  -7 белән 9 саны арасында нинди сан урнашкан?

5.  - 4  саны артыннан соң  нинди сан бара?

6.  - Бер атнада ничә көн бар?

7.  - Бер елда ничә ай бар?

8.  - Хәзер кыш аеның кайсы  ае?

9.  - Сез кайсы төркем балалары?

10. - Сез кайсы Республикада яшисез яшисез?

Бик дөрес җаваплар бирдегез, рәхмәт сезгә!

-Юлыбызны дәвам итәбез. (музыка)

Менә безнең юлыбызда алмагач агачы очырый. Ул безне алга таба җибәрә әгәрдә сез аның тылсымлы алмалары артындагы мисалларын чишсәгез.

2+2, 6-1, 4+1, 5-1, 5+2, 10*11, , 10 * 10, 5*9, 6*10.

(балалар бер-бер артлы алмаларны алып мисалларын эшлиләр)

_Безнең аланыбызга кемдер ашыга. Бу бик олы ташбака“Тортилла” “Буратино” әкиятеннән.

-Әйдәгез исәнләшик аның белән, кая юл тотканын  сорыйк.

_Исәнмесез!

- Балалар Тортилланың үзенең мәктәбе бар икән ул безне шунда чакыра һәм аның биремнәрен дөрес итеп үтәсәгез алга таба юлны күрсәтә.

 (Балалар өстәл артларына утыра)


Ташбака өстәлдән фигураларны алып килергә куша

1 -алып килегез миңа почмаклары булмаган фигураны (түгәрәк, овал)

2 -алып килегез миңа өч почмагы булган  фигураны (өчпочмак)

3 - алып килегез миңа дүрт ягыда бертигез булган фигураны (шакмак)

4 – алып килегез миңа ике капма-каршы ягы бертигез булган фигураны (турыпочмак).

Бармаклар өчен күнегү:

      Раз, два, три, четыре, пять,

      Будем пальчики считать!

      Крепкие, дружные,

      Все такие нужные!

      На другой руке опять

      Раз, два,три, четыре, пять,

      Пальчики быстрые, нужные

      И очень дружные.

Слайд  3   “Адашкан саннарны тап”

Балалар указка белән 1-10 кәдәр саннарны санап күрсәтәләр. Аннан 10-1гә кадәр кирегә саныйлар.

  • Слайд 4  “Кайсы кайда яши?” (гномнарның өйләрен күрсәт)
  • Слайд 7-9 Күзләр өчен гимнастика

-Тортилла, кая юл тотыйк инде?

-Әнә турыга, алга таба барыгыз, шунда Карабасның патшалыгы  күренер диде ташбака.

        Физкультминутка

Буратино өскә таба тартылды,

1 бөгелде, 2 бөгелде, 3 бөгелде.

Куллуарын як-якка сузды.

Тик барыбер ачкычны алалмады,

Ачкычны алу өчен безгә

Аяк очларына басарга кирәк.

3. Конструкцияләү өлеше. Геометрик фигуралар белән эш.

  • Слайд 10
  • Балалар, без бөтен җазаларны үттек, патшалыкка килеп җиттек, тик аны ачып керергә ачкычыбыз юк?
  • Мин сезгә ул ачкычны геометрик фигуралардан ясарга  тәгъдим итәм.
  • (Үрнәген күрсәтә)
  • Беренче нинди геом.фигураны куябыз? (Овал).
  • Икенче нинди геом.фигураны куябыз? (Турыпочмаклык).
  • Өченче нинди геом.фигураны куябыз? (Өчпочмак)
  • (Тәбияче аңлатканнан соң балалар, ачкыч ясарга керешәләр)

Балалар өстәлендә материал:

Геометрик фигуралар

     -Менә эшебезне тамаладык, хәзер бер ачкыч белән ачып карыйк.

  • (йозак ачыла, Буратино чыга.)

Слайд 11

Слайд 12

  1. Йомгаклау. Рефлексия.
    - Буратино үзен коткаруыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтә.
    - Буратиноны коткару өчен сез нәрсәләр эшләдегез балалар, ягез сөйләгез инде нинди авырлыклар аша үттегез, нәрсәләр эшләдегез аны коткарыр өчен?
  • Сорауларга җавап бирдек
  • Алмадагы биремнәрне эшләдек
  • Геометрик фигураларны таныдык
                  -    Бармакларга күнегүләр ясадык
                  -   1- 10 кадәр ,10-1 кадәр санадык
  • “Кем кайда яши” биремнәрен үтәде
  • Күзләр өчен гимнастика ясадык, биедек
  • Ял итеп алдык
                  -    Геометрик фигуралардан ачкыч ясадык.

Буратино:  Балалар сез шундый үскәннәр, җитезләр, акыллылар, матурлар. Ә хәзер миңа китергә кирәк мин ашыгам, саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Тема: “Күмәч” әкиятенә сәяхәт”

Тема:“Күмәч” әкияте буенча сәяхәтБурычлар:1. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, әвәләү алымнарын ныгыту.2.Гади диалогта катнаша белү,сүзләрне отып алу аша хәтерне,зиһенне үстерү;татар теленә кызы...

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....