Сценарий "Орчык өмәсе"
план-конспект занятия (старшая группа)

Ахметшина Айсина Хамитовна

Орчык өмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orchyk_omse.docx15.63 КБ

Предварительный просмотр:

Залда әкрен генә музыка уйный “Шәл бәйләдем”

Залда Ләйсән, Зәмирә, Самат, мин утырабыз.

Ләйсән, мин, Зәмирә җеп эрләп утырабыз. Самат агач эше белән шөгыльләнеп утыра.

Ләйсән : И-и-и  күрше, син гомер буе шулай тигез итеп, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләнгән оекбаш- биялиләр дә матур, җылы һәм чыдам була.

Әби(үзем булырмын): И-и-и күршекәем, аның бөтен сере - синең Саматың ясаган орчыкларда. Үзләре шундый җайлы, кулга ятып торалар.

Залга Әмирхан керә

Әмирхан:Әни, сез нишлисез?

Ләйсән:Кил әле , улым, яныма утыр. Менә бу , улым, орчык була. Элек Әбиләребез кич утырып, “Орчык өмәсе” уздырганнар.

Әмирхан: Ә нәрсә соң ул “Орчык өмәсе”?

Ләйсән: “Орчык өмәсе” – безгә әби - бабаларбыздан калган мирас ул, балам. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм - томнар көйли. Өмәгә күрше - күлән, дус - ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен - көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый.

Әби:Әйдәгез, балалар, уйнап алыйк әле. Самат улым синдә кер безнең янга.Әйдәгез,  “Орчык бөтерү” уенын уйнап алыйк. Уйныйбызмы?

Барысы бергә: Әйдәгез, әйдә.

 (Әкрен генә музыка уйный. “Орчык бөтерү” уены башлана. Орчык кемгә карап, туктап кала, шуңа җәза бирелә).

Орчык Әмирханга туктап кала, Әмирхан берәр шигырь сөйли.

Икенче әйләндергәндә орчык Ләйсәнгә туктап кала. Ләйсән җырлый.

Әмирхан:Бик күңелле уен булды, рәхмәт! Әнием, миңа “Орчык өмәсе” бик ошады. Алага таба да мине милли йолалар белән таныштырырсың әле.