“Юлбарыс Юлдаш Африкага юл эзли”
план-конспект занятия (средняя, старшая, подготовительная группа)
Конспект непосредственно образовательной деятельности по обучению детей Правилам дорожного движения в средней и старшей группе дошкольного возраста
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
pdd.docx | 339.95 КБ |
Предварительный просмотр:
Конспект непосредственно образовательной деятельности по обучению детей Правилам дорожного движения в средней и старшей группе дошкольного возраста
Тема: “Юлбарыс Юлдаш Африкага юл эзли”
Подготовила: Хабибуллина Алина Фанисовна,
воспитатель высшей квалификационной категории
2023
Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләренә уеннар аша өйрәтү, юлда хәвефсез хәрәкәт итү буенча булган белемнәрне ныгыту
Бурычлар:
- Транспорт төрләрен искә төшерү;
- Юл билгеләрен кабатлау;
- Махсус транспорт белән танышу;
- Юл аркылы дөрес чыгарга өйрәнү;
- Ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлату;
- Велосипедта ничек, кайда куркынычсыз хәрәкәт итүне искәртү;
- Авто-креслога дөрес утыру, каешларны эләктерү күнекмәсен кабатлау, искәртү.
Җиһазлар: юл билгеләре, “Зебра”, светофор, транспорт ясалган карточкалар, рәсемнәр, мольберт, магнитлар, “Медицина пункты” уен зонасы, маймыл уенчыгы, велосипед, автокресло, проектор, экран.
Кереш өлеш:
Ишек шакылдаган тавыш.
- Ая-яй! Кая килеп эләктем соң мин?! Минем өйгә кайта торган юлны табасым килә... Исәнмесез балалар! Мин Юлдаш, Африкадан килдем.Сездә ничек матур икән. Мин балалар бакчасына килеп чыктым ахры. Сез “Юл хәрәкәте патруле” шулай бит? Димәк, сез миңа Африкага кайту юлын табарга булыша аласыз?!
- Әйе, булышабыз, Юлдаш! Без бакчада Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
- Юлда хәрәкәт иткәндә кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк, шулай бит?
- Әйе. Кагыйдәләрне, юл билгеләрен белергә кирәк!
- Алай икән, мин дә сезнең белән Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерим әле, бәлки өйгә кайту юлын да тизрәк табарбыз! Балалар, мин балалар бакчасына җәяү килеп җиттем, кем бүген бакчага җәяү килде?
- Мин! Мин!
- Балалар җәяү өйргән кеше кем була инде?
- ҖӘЯҮЛЕ
- Ә кем бүген автомобильгә утырып килде?
- Мин, мин!
- Автомобильгә утырган кешеләрне ничек атыйлар?
- ПАССАЖИР.
- Балалар автобуска утырганыгыз бармы?
- ...
- Мин монда килгәндә үткән юлымны сөйлим әле. Дөрес эшләдем микән? Дөрес эшләсәм - кул чабыгыз, дөрес түгел булса – аякларны тыпырдатыгыз!
Мин юл уртасыннан йөгереп бара идем. Дөрес эшләдемме мин?
Машиналар кычкырта башлады.
Сикереп автобуска утырдым.
Автобуста кычкырып сөйләшә башладым, сикердем рәхәтләнеп.
Олы кешеләргә урын бирдем.
Тукталышта төшеп калдым.
- Һай балалар, мин хәзер нәрсә ярый, нәрсә эшләргә ярамый икәнен белдем инде. Рәхмәт сезгә!
Төп өлеш
- “Транспорт төрләре”
- Балалар! Мин Африкадан өч төрле транспортка утырып килдем, ләкин исемнәрен оныттым, сез миңа аларны әйтеп күрсәтегез әле, монда ниндидер рәсемнәр ята. Нәрсә дип атала алар?
- Транспорт.
- Әйдәгез, һәрберегез рәсем сайлап алыгыз да, аның нәрсә икәнен һәм кайда хәрәкәт иткәнен әйтәбез, мольбертка тиешле урынга беркетеп куябыз.
- “Юл билгеләре”
- Балалар сезнең монда экран бар икән, анда ниндидер карточкалар? Бу нәрсә?
- Бу юл билгеләре! (экранда юл билгеләре күрсәтелә, балалар юл билгесен атыйлар, стенага беркетелгән билгеләр арасыннан тиешлесен табып алалар)
(“Сак булыгыз балалар”, “Җәяүлеләрнең чыгу урыны”, “Велосипед юлы”, “Автобус тукталышы”, “Медицина ярдәме күрсәтү пункты”, “Велосипедта хәрәкәт итү тыела”)
- “Светофорны төзәтәбез”
- Бу нинди прибор балалар? Миңа әйтегез әле!
- Бу светофор!
- Ул нәрсә өчен кирәк?
- Ул автомобильләрнең хәрәкәтен көйли! Кайчан туктарга, кайчан хәрәкәи итәргә икәнне күрсәтә. Аның өч уты бар! Туктата һ.б.
- Нинди төсләр ул? Ул төсләр нәрсәне аңлата?
- Кызыл ут янса – алга юл ябык! Сары ут янса- игътибарлы бул! Яшел ут янса – алга үт, юл ачык!
- Светофор ватылган ахырысы. Әйдәгез бергәләп төзәтик. (Балалар светофорның утларын төзәтеп куялар)
- “Зебра”
- Ә бусы нинди сызыклар?
- “Зебра”.
- Нинди юл билгесе куелган?
- “Җәяүлеләрнең чыгу урыны”!
- Монда юлны аркылы чыгарга ярый бит?
- Әйе, юлны аркылы чыгабыз!
- Юл аша чыкканда, балалар башта сулга, аннан уң якка карыйбыз, автомобильләр юкмы дип!
- Светофорның нинди утына юл аша чыгабыз?
- “Яшел” утка юл аша чыгарга ярый!
- “Беренче ярдәм”
- Карагыз әле, минем дустым маймыл кызы Мәрьямгә нәрсә булган?
- Ул велосипедтан егылган!
- Балалар монда бит билге тора, ул нинди юл билгесе?
- “Велосипедта хәрәкәт итү тыела”. Анда велосипедта йөрергә ярамый!
- Мәрьям аягын авырттырган, аңа ничек ярдәм итәбез?
- Аны больницага озатабыз!
- Юл йөрү кагыйдәләре белмәсәң имгәнергә мөмкин икән бит. Аяк-кулыбыз, башыбыз авыртырга мөмкин!
- Мульфильмнан өзек карау “Алсу велосипедта” “Сакла” интернет-порталыннан алынды
- Алсу нишләде? Ул кая килеп чыкты? Велосипедта балаларга кайда йөрергә ярый? Кайда ярамый?
- ...
- Хәрәкәтле уен “Махсус транспорт”
- Кызык уен уйныйбыз, мин уеннар яратам. Сез хәзер автомобильләр булырсыз. Машинаны кабызабыз. Киттек!
- Син нинди автомобиль?
- (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, полиция, трактор, йөк машинасы)
- “Авто-кресло”
- Бу нинди урындык? Анда болай утыралармы? Аны кая куялар?
- Бу авто-кресло, аны машинага куялар!
- Ничек итеп дөрес утырырга аңа, миңа күрсәтегез әле?!
- ...
- Сез авто-креслога утырасызмы?
- Әйе! Мин автомобильдә утыргычта утырам.
Йомгаклау өлеше
- Балалар! Бу нинди урын икән рәсемдә?
- Бу аэропорт, самолетлар очып китә торган урын!
- АЭРОПОРТ! (кабатлау)
- Мин моннан Африкага очы алам бит! Димәк миңа, аэропортка барырга кирәк! Дусларым, миңа юлны табарга булышканыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Миңа сездә бик ошады, уеннарны да кызык булды.
- Сезгә кайсы уеннар ошады?
- ....балалар җавабы.
- Чемоданымда сезгә дигән бүләкләр – яктылык кайтаргыч наклейкалар, аларны өске киемнәрегезгә ябыштырыгыз, юл хәрәкәтендә сезне ерактан ук күреп торырлар! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кырмыска узенэ дуслар эзли
( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)- Балалар, сез мине таныдыгызмы?- Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...
Әтәч дуслар эзли
Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...
“Кояш, Су һәм Һава– безнең белән гел юлдаш”
Зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру эшчәнлегенә план-конспект....
«Аю баласы дусларын эзли» конспект НОД
Конспект НОД по формированию целостной картины мира на татарском языке...
Керпе малае дуслар эзли.
Спектакль өчен сценарий....
«Кояш, су һәм Һава– безнең белән гел юлдаш»
Саф һава һәм кояш тәнебезне чыныктыра, көч өсти.Ләкин кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң, сәламәтлеккә зыян килергә дә мөмкин. Шуңа күрә озак итеп кояшта кызынырга ярамый, урамга чыкканда баш киеме ...
"Керпе малае дуслар эзли"
Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...