"Һөнәрләрне бакчадан..."
план-конспект занятия (средняя группа)
Балаларны кечкенәдән үк финанас грамоталыгына өйрәтү максатыннан оештырылган ачык эшчәнлек.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
финанс грамоталыгы | 18.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Һөнәрләрне бакчадан...
Белем бирү өлкәсенлә программаның эчтәлеген тормышка ашыру: танып белү, аралашу, социальләштерү, матур әдәбият.
Балалар эшчәнлеге төрләре: уен, коммуникация, танып белү-тикшеренүче, хәрәкәт.
Бурычлар: Балаларда төп икътисади белем формалаштыру өчен шартлар тудыру .
Белем бирү бурычы: Балаларның һөнәрләр дөньясы турындагы белемнәрен системалаштырырга, хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кеше һөнәре арасында бәйлелекне билгеләргә өйрәтү.
Үстерү бурычы: Балаларны «эш урыны», «эш вакыты», «хезмәт кораллары», «хезмәт предметы һәм продукты», «продукция»төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү. Барлык һөнәрләрнең мөһимлеге турында нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бирү бурычы: Балаларның ата-аналары һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Балаларны күңелгә хуш килерлек эш-зур уңыш дип уйларга этәрү . Кешеләр тормышында төрле һөнәрләрнең кирәклеген, аларның җәмгыять өчен кыйммәтен күрсәтү.
Сүзлек өсиендә эш: савыт-сабалар, кәстрүль, пешекче, имбирь печеньесы
Җиһазлау: проекторда дидактик уен: “Пешекчегә ниләр кирәк?”, балаларга пешекче киемнәре, имбирь печеньесы, имбирь камыры, йөзем җимеше, кису тактасы, камыр кискеч фигуралар, сюрприз момент- күгәрчен.
Барышы:
- Исәнмесез балалар, хәерле көн. Мин Рузалия Рүфәт кызы булам. Сезнең белән танышуыма мин бик шат. Мин Пучы авылыннан сезнен бакчага кунакка килдем.
- Ә сез бүген балалар бакчасына кем белән килдегез? (әти, әниләр белән)
- Ә алар сезне китергәч кая киттеләр? (эшкә)
- Әйе балалар, һәр кешенең дә үзенең сайлап алган, яраткан һөнәре була. Мин дә менә тәрбияче булып эшлим.
- Ә синең үскәч кем буласың килә? ( берничә баладан сорау)
- Һәкем үзенә ошаган һөнәрне сайларга тиеш балалар. Һәм бу һөнәр безгә файда китерерсен өчен тырышып эшләргә кирәк. Һәр эш тә акча белән бәяләнә.
- Балалар әйдәгез без дә файдалы эш белән шөгыльләник. Сез ризамы?
(Балалар барсы да альяпкычтан)
- Без бүген кечкенә пешекчеләр булырбыз. Ә пешекчегә ниләр кирәк микән, әйдәгез әле карыйк.
Уен: “Пешекчегә ниләр кирәк?”
- Балалар өстәлләр янына рәхим итегез, бүген без имбирь печеньесы пешерәбез.
Эш барышын аңлату:
(кулларны салфетка белән сөртү)
- Әзер камырны уч төбе белән изәбез, аннан формалар ярдәмендә фигуралар кисеп алабыз. Өстенә йөзем ңимеше дә куябыз.(тәрбияче эшләп күрсәтә)
Балаларның эше.
- Печеньеларны ясадык, хәзер аларны пешерергә кирәк, кайда пешерәбез? (мичтә)
- Печеньелар пешкәнче ял итеп алыйк.
- Әйдәгез бергәләп акчаларны саныйбыз.
1,2,3,4,5 –акчаларын саныйбыз
1,2,- бу акчага йорт салам
3- бу акчага кием алам
4- бу акчага ризык алам
5- бу акчаны саклыкка яшереп куям банкка.
Күгәрчен тавышы:
-Исәнмесез, балалар. Сез бик тырыш,уңган балалар икәнсез. Хезмәт сөючән балалар йөри икән бу бакчага. Гел шулай тырыш. Хезмәт сөючән булыгыз. Иллэребез тыныч, өстәлләребез мул булсын!
Тәрбияче: Рәхмәт, сиңа күгәрченкәй.
- Менә печеньелар әзер, пеште, бу печеньеларны нишләтергә була?
(балаларның җавабы)(кунакларны сыйларга, чәй эчергә, сатырга да була)
- Дөрес балалар, печеньелар бик тәмле, сатырга да була, ә аны саткан акчага кирәк-яраклар алырга була. Ә мин сезгә бергәләп чәй эчергә тәкьдим итәм. Бу сезнең беренче хезмәтегез. Бәлким үскәч эле кемдер, пешекче дә булыр.
- Рефлексия.
- Сез бүген нинди яңалык белдегез?
- Кайткач кемне печенье пешерергә өйрәтәсез?
- Рәхмәт балалар, сез бик актив булдыгыз.
- Бергәләп чәй эчерсез.
- Үзең эшләгәч тәмле
Кирәк эшләп ашарга....
-Балалар, кунак белән якыннанырак танышасыгыз киләме? Әйдәгез әле аңа матур сүзләр әйтик.