"Авылларда каз өмәсе гөрли"
учебно-методический материал (старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий национального  праздника "Авылларда каз өмәсе гөрли" включает в себя песни, стихи, игры на татарском языке. Хороший материал для воспитания в детях любви к обычаям, культуре, традициям татарского народа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_avyllarda_kaz_omse_gorli_koyashkay.docx178.28 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ “ТР Биектау районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы”

«Авылларда каз

 өмәсе гөрли»

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме

 балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий)

Автор: Iнче квалификацион категорияле тәрбияче

                               Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

https://pickimage.ru/wp-content/uploads/images/detskie/goose/gus4.jpghttps://top-fon.com/uploads/posts/2023-01/1674689867_top-fon-com-p-fon-dlya-prezentatsii-sabantui-127.jpg

2023

Максат: Балаларның татар халык йолалары, элекке гореф-гадәтләре, уеннары,аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру  һәм бәйрәмнәре турында белемнәрен арттыру.

Бурычлар:

1.Белем бирү (укыту) бурычлары:

-балаларны татар халык милли бәйрәмнәренең берсе – “Каз өмәсе” бәйрәме белән таныштыру;

-сүз байлыгын тулыландыру һәм активлаштыру;

-бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2.Үсеш бурычлары:

-музыкаль-театральләштерелгән чара аша балаларда татар телендә ирекле аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү;

-балаларның иҗади активлыгын үстерү.

3.Тәрбия бурычлары:

-балаларда патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

- балаларда татар халкының мәдәни мирасын саклап калу һәм арттыру омтылышлары формалаштыру;

-балаларда милли тәҗрибәгә шәхси мөнәсәбәтләре нигезендә  карашларын формалаштыру.

Бәйрәм үткәрү урынын җиһазлау:

-авыл өе күренеше: өстәл (өстәлгә чигүле ашъяулык ябылган; өстәл өстенә милли ризыклар куелган);

-агач озын урындыклар;

-карават (борынгыча җыелып куелган, мендәрләр өстендә япмалар);

-мич (мичтә чуен);

- комган;

- каз түшкәләре (ясалма);

-табаклар;

-зур казан;

-бизәкле чиләкләр һәм көянтәләр;

-гармун;

- парлы каз канатлары (чын);

- май канаты (каз каурыеннан);

-чигүле сөлгеләр;

-зәңгәр җәймә (күл өчен)

Катнашучылар:

-кызлар һәм малайлар милли киемнәрдән;

-әби, бабай милли киемнәрдән (әти-әниләр арасыннан сайлана);

-алып баручы (тәрбияче) милли киемнән.

Әзерлек эше: 

-балалар белән “Каз өмәсе” бәйрәме турында әңгәмә уздыру;

-каз өмәсе турында рәсемнәр һәм видеолар карау;

-шигырьләр, җырлар, биюләр, сценарий сүзләрен өйрәнү.

-әти-әниләр белән өйне җиһазлау һәм милли ризыклар әзерләү.

Бәйрәм барышы:

(Әкрен генә татар халык җыры «Каз канаты»ның көе яңгырый.  Кызлар керәләр дә озын урындыкларга төзелешеп утыралар. Тәрбияче (алып баручы) чыга һәм шигырь укый)

Алып баручы (тәрбияче):

 Көзге байлык!

Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага –

Шау-гөр килә һәммәсе! (Кереп китә)

Әби: (үз-үзенә сөйләнеп керә) И-и-и, ничек күңелле! Авылыбызда каз өмәләре гөрләп тора. Минем дә казларым бик-бик күп булды. Өмәгә кызлар чакырдым әле. Безнең авыл кызлары бик уңганнар. Килеп җитсәләр, җин сызганып,эшкә тотынырбыз,боерган булса.

Кызлар: (бергә) Исәнме, Сания әби-и! Без килдек!

Сания әби: (куркып китә) Чү!И-и-и, рәхмәт яугыры! Килеп тә җиттегезмени, кызла-а-ар?!

Беренче кыз: Шундый матур иртәдә йоклап ятып булмый инде, әбекәй! Син үзең дә, әнә ,барысын әзерләп куйгансың. Казан астына да яктыңмы?

Сания әби: Әйе шул, кызлар, суым хәзер кайнап чыга. Исмәгыйль бабагыз казларны алып кергәнче, балакайларым, мин сезгә үземнең яшь чакларымдагы каз өмәсе ничек үткәнен сөйлим. Без яшь чакта каз өмәләре бик күңелле уза иде. Яз җитеп, бәбкә үләне үсеп чыккач, болын өстен каз бәбкәләре басып алыр иде. Шул бәбкәләр бөртек чәпләп, яшел үлән ашап, җәй буена матурланып үсәрләр иде. Барлык авыл казлары бәбкәләре белән инешләрдә, күлләрдә коенып, зифа казлар булып җитешерләр иде. Ә көз җиткәч, җирләр туңдыргач, беренче карлар яугач, авылда каз өмәләре гөрли башлый иде. Җиткән кызлар өйдән өйгә йөреп, хәтта күрше авылга барып та каз йолкышырлар, казларны су буена төшеп юарлар иде. Каз өмәсендәге җыр, бию, уен-көлке күп булыр иде. Андагы күңеллелек, сөйләп аңлата торган түгел! Кечрәк балалар канат-каурый сыдырырлар иде. Мичтә каз ите белән бәлеш пешеп, тәмле ис чыгарып утырыр иде.

Икенче кыз:И-и-и, Сания әби, бигрәк матур сөйлисең! Хәтта, каз бәлешен дә ашаган кебек булдык! (Кызлар көлешәләр)

Исмәгыйль бабай: (Казлар тотып керә) Безнең уңган күрше кызлары кереп тә җиткәннәр, рәхмәт яугыры! Менә сезгә казлар, жырлый-жырлый, армыйча эшләгез. (Чыгып китә)

Сания әби: Балакайларым, каз йолку тәртибен беләсезме, онытмадыгызмы? Өченче кыз: Үзем сөйлим, үзем! (Бер кыз бала сөйли) Иң элек муеннарын җеп белән бәйләргә кирәк, каннары тамып, каурыйларны, мамыкны пычратмасын өчен.

Дүртенче кыз: (Дәвам итә) култык астыннан канатларын йолкып алыйк. Аннары яндырырбыз.

Бишенче кыз: Алар җидәү була һәм аларны хәрәм канаты,- дип йөртәләр, шуңа күрә ул каурыйларны яндыралар.

Алтынчы кыз: Менә казлар да һәм кызлар да әзер, пешекләп, йолка башларбыз. (Кызлар көлешәләр)

Сания әби: Бигрәк акыллы инде үзегез, күз тимәсен!

 Кая әле, кызларым, һәрберегезгә каз бирәм, йолка башлагыз.

(Кызлар казлар йолкып утыралар һүм чираттан шигырь укыйлар)

Беренче кыз: 

Казларыгыз бигрәк матур,

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

Икенче кыз:

Сания әби иртә-кичен

Нык карады аларны.

Тилгәннәрдән, каргалардан

Көне буе саклады.

Өченче кыз:

Үсә төшкәч, су буйларын

Бигрәк якын иттеләр.

Күрше казлар белән бергә

Дуслашып та киттеләр.

Дүртенче кыз:

Һәркем белә,

Каз ярата елганы.

Йөзә дә ул, чума да ул,

Су үстерә бит аны.

Бишенче кыз:

 Су коенып, үлән ашап,

Матур булып үскәннәр!

Сания әби казлары

Симерешеп беткәннәр!

(Кызлар көлешеләр)

Алтынчы кыз:

Сания әби  казларыннан

Бәлешләр пешерәдер.

Авыз итсәң, һичшиксез,

Төшләреңә керәдер!

Сания әби: Бигрәк тә җор телле инде үзегез, кызлар! Картым, ал әле гармуныңны, кызлар жырлый-жырлый эшләсеннәр.

(Исмәгыйль бабай гармунын ала да татар халык җырын “Каз канаты” н уйный, кызлар җырлый)

Татар халык җыры: “Каз канаты”

Исмәгыйль бабай: (кызлар янына килеп) Карчык, кара әле, бу кызлар, җырлый-җырлый, казларны йолкып та бетергәннәр. Ничек шәп эшлиләр, күз тимәсен!

Сания әби: Әйе, кызларның куллары кулга йокмый, бик өлгерләр. Бар картым, бар, казан астына тагын ягып җибәр, баш-аякларын пешекләрбез.

(Исмәгыйль бабай чыгып китә)

Сания әби:  Балалар, казларның мамыгын аерым, каурыйларын аерым салыгыз. Аллаһы боерса, быел каз мамыгыннан мендәр ясыйм. Исмәгыйль бабагыз яңа, йомшак мендәр сорый. (Барысы да көлешәләр). Каз мамыгыннан гына торган мендәр… Аңа яту белән эреп китәсең инде. Без кияүгә чыкканда әти-әниләр бирнәгә ястыкны каз мамыгыннан гына ясыйлар иде. Хәзер андый зур ястыклар юк инде... Шушы каз мамыкларыннан җыйнак кына ике мендәр ясыйм, алла боерса.

 Кызлар, йолкып бетергән  казларны әнә теге өстәлгә куярсыз. Үзем эчләрен алып, эшкәртеп бетерермен.

Исмәгыйль бабай:  (Гармун тотып керә). Әйдәгез әле, кызлар, тагын берәр җыр җырлап алыгыз. 

(Урам якта капка тавышы ишетелә. Бер-бер артлы малайлар керәләр) 

Беренче малай:

 Шыгыр-шыгыр капканы

Шыгырдатмый япмабыз.

Каз өмәсе булган җирдән,

Беребез дә калмабыз. 

Икенче малай: Исәнмесез, барыгыз! Бездән сәлам алыгыз.

Өченче малай: Сәлам Сания әбигә;

Дүртенче малай: Сәлам Исмәгыйль бабайга;

Бишенче малай: Сәлам матур кызларга;

Алтынчы малай: Өмә күрке – казларга. 

(Көлешәләр)

Исмәгыйль бабай: Ай-һай телгә оста икәнсез!

Беренче  кыз: Мин бит күрше егетләрен үзем чакырган идем. Онытмаганнар, рәхмәт, килгәннәр. Кызлар, әйдәгез, казларны монда куйыйк. Сания әби эчләрен алганчы, уйнап-җырлап алыйк. 

(Казларны өстәлгә, урындыкларын ян-якка алып куялар. Малайлар, кызлар кара-каршы басалар, җырлыйлар)

Татар халык җыры: “Дүдәк-дүдәк”

Бию: “Парлаштык” (Күмәк парлы бию  башкарыла) 

Сания әби: Балакайларым, казлар әзер, барыгыз, су буена төшеп чайкап менегез.

Кызлар бергә:Ярый, ярый!

 (Казларны көянтәләргә элеп күтәрәләр, малайлар булышалар. Кызлар түгәрәккә басалар,“Су буена төшәләр”)

Җыр: “Каз өмәсе “ (Илфат Дәүләтшин көе,Шәмсия  Җиһангирова сүзләре)

(Кызлар түгәрәк буенча бии-бии йөри. Идәнгә зәңгәр төстә  җәймә җәелә (Күл). Килеп җиткәч, кызлар каз чайкыйлар)

Икенче малай:

Каз чайкыйлар безнең кызлар,

Куллары эшкә ята.

Мактаудан башка бер сүз юк

Бу кызларга карата.

(Кызлар туңдыра башлады бит эле, биеп алыйк булмаса, - диешәләр. Казларны бәке читенә куеп бииләр).

Бию: “Каз канаты”( татар халык җыры «Каз канаты» көенә)

(Кызлар пар канатлар тотып бииләр)

Беренче кыз: Казларыбыз да чистарды, кызлар. Җылынып та алдык. Әйдәгез, кайтабыз.

(Казларны алып түгәрәккә басалар. “Каз өмәсе” көе астында кайталар)

Исмәгыйль бабай: Карчыгым, безнең өмәчеләребез кайтып киләләр түгелме? Әйдә, капканы ачыйк.

(Әби белән бабай капкаларны ачалар)

Икенче кыз: Әбекәй, казларыңның эшен бетердек, чистарттык, бәкедә чайкадык.

Исмәгыйль бабай: Кайтып та җиттегезмени, балакайларым?! Кая казларыгызны алып куйыйм әле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз! Рәхмәт яусын сезгә!

Сания әби: (казларны карап). Бәракалла, күр әле, бигрәк симез булганнар. Тынычлык, иминлек белән ашарга насыйп итсен инде Ходай. Бигрәк булган кызлар инде үзегез, күз тимәсен! Мин әле коймакларымны да пешереп бетермәдем.

Өченче кыз: Борчылма, Сания әби, без уйный торабыз.

Уен: “Канат сыдыру”

(Табакларга канат каурыйлары салынган, һәрбер кыз табакны ала һәм утыра.)

Өченче кыз: Әйдәгез әле, кем остарак сыдырыр икән?!

(Малайлар,кызлар такмаклар җырлый-җырлый эшлиләр)

Өченче малай:

Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Җырлап-биеп алыгыз.

Дүртенче малай:

 Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола-

Татарның каз өмәсе.

Дүртенче малай: 

Шаулап, үтә, гөрләп үтә

Каз өмәсе авылда

Казлар белән аерлышу

Шатлыклы да, авыр да.

Бишенче малай: 

Кумәк хезмәт, уен-көлке

 Була каз өмәсендә.

 Кызлар-егетләр жыела

Зур шатлык hәммәсенә!

Алтынчы малай:

 Каз канатлары йолкасыз,

  Йолкып ни майтарасыз?

  Бу өйләрдә җырлап-көлеп,

   Кемнәрне юатасыз?

Кызлар бергә:

Каз канатларын йолкабыз,

Йолкып, эш майтарабыз.

 Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,

  Күңелне юатабыз.

Беренче малай:

Каз канатларын алырсыз,

 Сыдырып-сыдырып салырсыз.

 Бик авырсыз, бик сабырсыз,

 Ахры, ятка калырсыз.

Кызлар бергә:

Каз канатларын алырбыз,

 Сыдырып-сыдырып салырбыз.

 Сабыр төбе – сары алтын,

 Үз теләгәнгә барырбыз.

Дүртенче кыз: Кызлар,канатларны сыдырып та бетердек бит!

Бишенче кыз: Сания әби, менә сиңа коймак майларга, май канаты да булды.

(Май канаты бирә)

Сания әби: Рәхмәт яусын! Хәзер –хәзер коймакларым да пешә, каз мае белән майлыйм.

Алтынчы кыз: Әйдәгез, табышмаклар әйтешәбез. Без әйтәбез, ә малайлар җавапларын әйтсеннәр.

Уен: “Табышмаклар әйтешү”

Беренче кыз: Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?

Беренче малай: Каз, үрдәк.

Икенче кыз: Соскы борын-бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык.

Икенче малай:  Үрдәк.

Өченче кыз: Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып баргысын, уята барысын.

Өченче малай: Әтәч.

Дүртенче кыз: Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач.

Дүртенче малай: Күк, ай, йолдызлар.

Бишенче кыз: Ач, дисәң, ачыла; яп, дисәң, ябыла.

Бишенче малай: Авыз.

Алтынчы кыз: Яратканга да ябышкан, яратмаганга да ябышкан. (Исем)

Алтынчы малай: (җавапны белми)

Кызлар:Белмиләр, белмиләр! Җәза бирәбез. Ата каз кебек биеп күрсәтсеннәр. Әтәч булып кычкырсыннар.

(Малайлар бергәләп җаза үтиләр)

Беренче кыз: (җилкенеп, дәртләнеп). Их, менә ичмасам, бу —бәйрәм! Мондый бәйрәм  булганда, биемичә, җырламыйча ничек түзәргә кирәк. Әйдәгез, биибез!

Бию: “Сөлге белән бию”

Уенлы җыр: “Чума үрдәк, чума каз” (Татар халык җыры һәм уены)

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып төзеләләр, парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Гүзәл үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илмирны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Гүзәл), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илмирны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. (Уен шулай дәвам итә)

Исмәгыйль бабай: Карчыккаем, коймагыңны пешереп бетердеңме? Әйдә, яшь чакларны искә төшереп, без дә балалар белән уйнап алыйк.

Сания әби: (Коймаклар күтәреп чыга һәм өстәл өстенә куя). Яшь чакларны искә төшерик дисеңме, карткаем? Ярар, ярар, уйныйк! Нәрсә уйныйбыз?

Икенче кыз:  Әйдәгез, “Базарлы” уйныйбыз.

(“Базарлы” уены уйныйлар)

Уен: “Базарлы яки канат сату уены” 

Балалар кара-каршы басалар, бер якта кызлар,кулларына канат тотканнар, икенче якта егетләр. Такмаклар әйтә-әйтә, кызлар каз канатларын саталар, егетләр сатып алалар.

Беренче кыз: 

Канат сатам, канат сатам

Ап-агын сайлап, карап.

Кемгә кирәк, алыгыз

Ничек акча ягыгыз?

(Малайлар канатларны карыйлар).

Беренче малай: Канатыгыз кыйммәтме?

Икенче кыз:  Канатыбыз бер алтын.

Икенче малай: Кыйммәт икән: бер алтын!

Малайлар бергә: Канатлар сездә калсын.

Өченче кыз: 

Егет саран булмасын,

Акча жәлләп тормасын.

Өченче малай: 

Әйдә, сезнеңчә булсын.

Акчабыз да юк-югын.

Дүртенче кыз:

 Ник аптырап торасыз!

Җырлап, түләп алырсыз!

(Парлашып эскәмиягә барып утыралар)

(Малайлар җырлый)

Җыр: “Аккош йөзә, дәрья гизә”(Татар халык көе, Мидхәт Миншин сүзләре)

Бишенче кыз:

 Канат сату - кызык уен
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне иске йола.
Алтынчы кыз: Әйдәгез, биеп алабыз.
Бию: “Бас, кызым,Әпипә” (Татар халык җыры)

Сания әби: Балакайларым, әйдәгез, коймаклар суынып бетә. каз майларына манып, коймак ашыйк, чәй эчик әле.

(Барысы да өстәл артына утыралар. Мактый-мактый коймак ашап, чәй эчәләр)

Беренче кыз: 

Гөрләп үтте, шаулап үтте

Авылда каз өмәсе.

Бу айларны, бу көннәрне

Көтеп ала һәммәсе.

Беренче малай:

 Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

 Икенче кыз: 

Каз өмәсе-иске йола,

Ул безне дуслаштыра.

Матурлыкны күңелләрдә

Мирас итеп калдыра.

Алып баручы (тәрбияче): Каз өмәсе азагына да якынлашты. Казларыгыз күп булсын. Йортларыгызда бәрәкәт артсын, тынычлык һәм дуслык булсын. Бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!